Изге җан... (Гариф Ахунов ядкаре)

Язучы, җәмәгать эшлеклесе, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык язучысы, Татарстан Фәннәр академиясенең шәрәфле әгъзасы Гариф Ахунов (1925-2000).
Агымдагы елның 18 сентябрендә күренекле сүз остасы, Татарстанның халык язучысы, җәмәгать эшлеклесе, прозаик, публицист Гариф Ахунҗан улы Ахуновның тууына 100 ел тулды. Шул көнне язылган мәкаләмне укучыларга тәкъдим итәм.
Мин Алабуга пединститутында эшләгән чорда Гариф Ахунов белән аралашып яшәдем. Казанга кайтып, дәүләт университетында Татар филологиясе, тарихы һәм шәрык телләре факультетын гамәлгә кую, кандидатлык һәм докторлык диссертацияләрен яклау советын оештыру мәшәкатьләре белән йөргәндә дә киңәшләр сорап, аңа еш мөрәҗәгать иттем. Харис Әшрәфҗанов кандидатлык хезмәтен яклаганда, утырышта Гариф Ахунов та катнашып, чыгыш ясап, советыбызның эшенә уңай бәя бирде. Ул, ифрат игътибарлы һәм гадел кеше буларак, үземне дә, иҗатымны да күз уңыннан төшермәде. 1993 елда «Замана балалары» исемле истәлекләр, уйланулар китабым басылып чыккач, ул фикерен белдереп: «Мин боларны укып чыккач, Тәлгат каләмдәшемә әйттем, синдә прозаик елап ята икән, дидем. Тиздән аның очерклар китабы – «Дәгъва» басылды. Аннары бер-бер артлы «Тәүбә», «Элмәк» романнары дөнья күрде... Сәет Сакманов образы – безнең әдәбиятта яңа образ, һәм ул Тәлгат Галиуллинның ачышы!» – дигән иде.
Гариф Ахуновның минем иҗатка багышланган фикерләре 1998 елда язылган «Эшләгән эшләре таулар кадәр» дигән, мәкаләсеннән алынды. Аның әлеге бәясен, үзеннән рөхсәт алып, «Шигърият бакчалары» җыентыгыма да керттем. Гариф Ахунов иҗатына һәм шәхесенә мөнәсәбәтемне «Мөхәммәт Мәһдиев йолдызлыгы» дигән истәлекләр китабымның «Гариф абый» (121-134 битләр) дигән бүлегендә аның олы җанлы һәм игелекле шәхесен ачуга омтылыш ясадым. Кәефем артык «кыты» чакларда «Әдипләребез» белешмәлек китабында Гариф Ахуновка багышланган битне ачып куям, фотосурәттәге аның елмаюлы йөзе үк яшәү рухын көчәйтә. Ул чын мәгънәсендә олы, зыялы шәхесләребезнең берсе иде.
Олы шәхес дип, һәр тарафтан җитлеккән, мәгънәле, милләтенә, гаиләсенә бирелгән, камил кешегә әйтәләр. Гариф абыйны искә алганда, нәкъ шул сүз телгә килә. Татарстан Язучылар берлеге идарәсенең мин белгән җитәкчеләре арасында ул күңел сафлыгы белән аерылып торды. Аның кемгәдер аяк чалып, әсәрен хурлап йөргәне, масайганы да булмады дип беләм. Чыңгыз Айтматов, Кайсын Кулиев, Давыд Кугультинов, Мостай Кәрим кебек СССР сәясәте тудырган бөекләр белән дуслыгын яшермәде. Татарларны гына кимсетмәсеннәр! Таләбе шул гына иде.
Рәсүл Гамзатовка җылы мөнәсәбәте турындагы сөйләкне ишетми калган язучы, әдип булмагандыр. Гариф Ахунов: «Мин бер күрешүдә, Гамзатовка: “Рәсүл агай, сез ифрат халыкчан талантка ия шагыйрь, үзегезнең “Мой Дагестан” китабыгыз белән халкыгызны дөньяга таныттыгыз...” – дигәч, ул бүлдереп: “Гариф дорогой, ты об этом не мне, а с трибуны говори”», – дигән.
Үзебезнең язучылар белән аралашуда килеп чыккан мәзәк хәлләрдә кешене рәҗетмичә, көлеп алу мөмкинлеген дә ычкындырмый иде Гариф ага. Бер мәҗлестә өстәлгә урман чикләвеге куялар. Шагыйрь, заманында популяр җырлар авторы Мәхмүт Хөсәен белән урыннары янәшә туры килә. Гариф әкә торып басып, сүзен әйткән арада, “шайтан таягы” чикләвек кабыкларын аныкылар янына өеп, авызын ерып: «Җәмәгать, игътибар итегез, өстәлдәге чикләвекнең күбесен Гариф ашап бетергән», – ди.
Бу яланы җавапсыз калдырса, ул Гариф Ахунов та булмас иде.
– Җәмәгать, Мәхмүт Хөсәен чикләвекне кабыгы белән ашый икән. Чирләп китеп, бәласы безгә булмасын, чикләвекне алдыннан алып куегыз! – дигән.
Ул юмор хисенә бай гына түгел, һәр вакыйга-хәлгә бәясен алдан әзерләп куйгандай өздереп әйтә иде.
Яшьрәк буынны сынап, «шаккатырган ачышын» бераз үзгәртеп, яңартып кабатлау да аңа килешә иде.
– Егетләр, миңа бик кыен, чөнки абзагызны яшь кызлар үлеп ярата, артымнан калмыйча, йөреп аптыраталар.
Тыңлаучыларның берсе аның сүзенә ихлас ышанып:
– Соң алар төшемле рәислегеңнән өмет итәләр, утыртып йөртсен дип, «Волга» машинаң өчен зурлыйлар.
Гариф әкә бәйләнмәгән салам көлтәсе кебек як-яккка салынып төшкән чәчләрен «тәртипкә чакыра» да, башын артка чөеп, эре, ак тешләренә ирек куеп, көлеп туйганнан соң, болай ди:
– Бер дә башыгызны эшләтәсегез килми. Миннән ком коелып бара, биек үкчәле кызлар бозлавыкта таеп егылмас өчен, миңа якынрак барырга тырышалар.
Аның Көнчыгыш романтиклары дәрәҗәсендә хатынына, шулай ук язучы Шәһидә апага мәхәббәте, җылы мөнәсәбәте турында беришесе сокланып, кайберләре көнләшеп чыгарылган сөйләкләр шактый иде. Һәр мәхәббәтнең үз тарихы булган шикелле, студент елларында Шаһидә Максудова шактый вакыт шул ук курс студенты Ахуновны бөтенләй күрмәгәнгә салышып йөри. Тәмам пошаманга бирелгән егет, инде бер кичәдә Фатыйх Кәримнең «Кемгә сөйлим серләремне» шигырен, авторын әйтмичә, яттан укып бирә.
Кемгә сөйлим серләремне,
Йөрәгем ялкын кебек.
Ялкынланган йөрәгемә
Берәү бик якын кебек.
Кыз әлеге сүзләрне үз исәбенә алып, кичен аңа күңел гөле бөреләрен ача. Әнә шул көннән башлап, аларның бер-берсенә мәхәббәтләре, семинарларда чыгыш ясаганда, имтиханда берберсе өчен ут йотып утырулары! Чын мәхәббәтләре гомерләренә җитә. Шул ук вакытта сүздән дә төшмиләр. Бездә бит гаиләңдә тәртип булмаса да, халык теленә керәсең, артык дус-тату яшәсәң, «хатын табаны астында көн күрә», дигән мыскыллы бәягә лаек буласың! Үзләре матур гаилә кора алмаганнары Ахуновлар арасындагы җылы мөнәсәбәтне ироник яссылыкка күчереп тел чарладылар.

Гариф Ахунов белән Шәһидә Максудова
Гаилә булып яши башлагач, алар өйдә дә, эштә дә (берсе идарә рәисе, икенчесе китапханә мөдире) бергә, бик якын булулары чын мәхәббәт ләззәтен татымаганнарга беркадәр гаҗәбрәк тә тоела. Бигрәк тә Гариф абыйның четерекле мәсьәлә килеп чыкканда, гадилеге белән: «Китапханәгә кереп, Шәһидә апагыз белән киңәшеп карагыз әле», – дигән сүзләре гайбәт эзләп йөрүчеләрнең миенә төшкән орлык, шытып чыгып, мул «уңыш» бирә. Берсе: «Егетләр, фатир ягым бик хөрти әле. Түбәсеннән су саркып торган почмак өчен 500 сум түләп торам. Гариф Ахуновка ярдәм сорап керергә җыенам». Мәзәкнең «шытуын» гына көткән икенче берәү: «Син, “кортлы баш”, әүвәл китапханәгә кереп, Шаһидә апа белән киңәш, төкерегеңне сөртеп булса да, күзләреңнән яшь чыгар! » – ди. Тегесе килешми: “Миңа китап түгел, ә фатир кирәк, нишләп мин анда керим”, – ди. Кызык көтеп утырган өченчесе: «Ахунга керсәң дә, Гарифына кагылсаң да, сине үзе үк Шәһидәсе янына кертеп җибәрәчәк», – ди.
Шаяртсаң да, үртәсәң дә, хәтта арттырыбрак мактап җибәрсәң дә, тормыш җилләрен – шатлану, тетрәнүләрен тоеп, үзе аша уздыра белде Гариф абыебыз хатыны Шәһидә апа белән уртаклашып.
Күренекле шагыйрь Равил Фәйзуллин Гариф Ахуновка багышланган бер уйлануын «Егет әдип» (1985) дип атаса, вафаты уңаеннан язылганына «Зураеп калу» (2000) дигән мәгънәле исем бирә. Мәгълүм булганча, язучының исеме игътибардан төшеп калмау, талантына, варисларының игътибарына һәм җәмгыятьнең фикри, фәлсәфи үсеш дәрәҗәсенә бәйле. Ә безгә, аңардан соң яшәүчеләргә, Гариф абый кебек шәхесләребезне зурлап, үрнәк алып, аларның изге гамәлләрен саклау, үстерү бурычы гына кала.
2025 ел, 18 сентябрь.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА