Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулу уңаеннан, Татарстан радиосында каһарман шагыйрьгә багышланган әдәби-музыкаль атналык әзерләнде. Ул 2026 елның 9 февраль, дүшәмбе иртәсендә, шагыйрьнең әсәрләренә язылган җырлардан төзелгән концерт белән башланып китә һәм 15 февральдә – туган көнендә «Моңлы бер җыр» әсәре (Т.Миңнуллин) буенча куелган радиоспектакль белән йомгаклана. Шулай ук радио тыңлаучылар игътибарына Муса Җәлилнең «Хат ташучы» поэмасы буенча эшләнгән радиокомпозиция, Шәйхи Маннурның «Муса» романыннан өзекләр, «Татарлар елмаеп үлделәр» дип исемләнгән әдәби-музыкаль композиция тәкъдим ителә. Концертларда атна буе Җәлил шигырьләре һәм аларга иҗат ителгән җырлар яңгырый. Программада Мирсәет Яруллинның «Сандугач һәм чишмә» симфоник поэмасы, Нәҗип Җиһановның «Җәлил» операсыннан фрагментлар концерты да бар. (12+)

Композитор Александр Ключарев, шагыйрь Муса Җәлил, театр белгече Хәсән Гобәйдуллин, композитор Җәүдәт Фәйзи (баскан).
Игътибарга тарихи әһәмияткә ия дип бәяләп була торган радиотапшыруның эчтәлеге белән танышырга тәкъдим итәбез. Татарстан радиосы өчен «Муса Җәлил һәм татар музыкасы» дип аталган бу тапшыру 1981 елда танылган музыка белгече Зәйнәп Хәйруллина тарафыннан әзерләнгән. Текстны яраткан артистыбыз Шәүкәт Биктимеров укыган.
Шагыйрь, журналист, җәмәгать эшлеклесе Муса Җәлилнең бай иҗаты, күпкырлы хезмәте татар совет музыка сәнгате белән аерылгысыз бәйләнгән. 1920 елларның азагында Мәскәүдә чыга торган «Октябрь баласы» журналында композитор Латыйф Хәмидинең ике әсәре – «Уңыш бәйрәмендә» һәм «Лагерь җыры» басылып чыга. Муса Җәлил шигырьләренә язылган бу җырлар татар музыкасы тарихында беренче пионер җырлары буларак урын алалар. Сүз уңаеннан шунысын да әйтеп үтик: «Уңыш бәйрәмендә» – татар музыкасында вальс ритмында язылган беренче җыр иде. Шуңа күрә бу җырны еш кына «Беренче вальс» дип тә йөртәләр.

Шагыйрь Муса Җәлил (уңнан беренче), композитор Нәҗип Җиһанов, «Васильево» ял йортының директоры Афзал Хөсәенов. 1940 ел, июнь. «Алтынчәч» операсын иҗат иткән вакыт.
1930 елларның башында Муса Җәлил Мәскәүдә татар телендә чыккан «Коммунист» газетасының әдәбият һәм сәнгать бүлеге җитәкчесе булып эшли. Шул вакыттан башлап, ул музыка дөньясындагы һәр яңалык белән ныклап кызыксына, бер генә концерт та аның игътибарыннан читтә калмый. Алар турындагы фикерләрен газета укучылары белән уртаклаша. Үсеп килүче татар композиторларын халыкка таныту эшен алып бара. Җәлил яшь талантларның биографияләрен генә сөйләп чикләнми, һәр композиторның аңарга гына хас үзенчәлекләрен, иҗат юнәлешен күрсәтеп бирә. Болардан тыш, ул татар дәүләт опера һәм балет театры һәм аның аерым спектакльләре турында мәкаләләр яза. Татарстанда Композиторлар берлеге төзү, китап нәшриятында махсус музыкаль редакция булдыру кебек мәсьәләләрне дә күтәрә.
Музыкаль сизгерлеге булган, югары культуралы, алдынгы карашлы Муса Җәлил музыка турында профессиональ белгечләрчә дөрес, тирән фикер йөртә. Аның аерым композиторлар, җырчылар һәм, гомумән, татар музыкасына кагылышлы фикерләре безнең өчен бүген дә кыйммәтле. Җәлил композитор Салих Сәйдәшевнең иҗатына дөрес бәя бирә. «Татар совет музыкасын үстерүгә куелган хезмәтнең күп өлеше талантлы композиторыбыз Салих Сәйдәшев өстенә төшә», – ди ул мәкаләләренең берсендә.

Зәйнәп Хәйруллина
Муса Җәлил татар музыкасы рус һәм Европа классикларының, совет композиторларының бай иҗади
тәҗрибәсен өйрәнү нигезендә генә уңышлы үсә алуын яхшы аңлый.
1935 елны Муса Җәлил Мәскәү консерваториясе каршындагы татар студиясенең әдәби бүлеге белән җитәкчелек итә башлый. Булачак Татар дәүләт опера һәм балет театры өчен репертуар әзерләү эшенә керешә. Студия тирәсенә танылган шагыйрьләрне, драматургларны туплый. Фәтхи Бурнаш, Әхмәт Фәйзи, Мәхмүт Максуд, Әхмәт Ерикәй татар опералары өчен либреттолар язалар, рус һәм Европа классик композиторларының опера текстларын татар теленә тәрҗемә итәләр. Муса Җәлилнең тырышлыгы белән кыска гына вакыт арасында «Кармен», «Чио-Чио-Сан», «Борис Годунов», «Севилья чәчтарашы», «Су кызы», «Евгений Онегин» операларыннан аерым пәрдәләр, арияләр татарчага тәрҗемә ителә. Җәлил үзе бөек немец композиторы Моцартның «Фигароның туе» операсы либреттосын тулысынча татарчалаштыра. Классик операларны тәрҗемә итүне ул гаять җитди һәм кирәкле эш дип саный.

Татар музыкасы белгече, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, «Татарстан» радиосының әдәбият-сәнгать тапшырулары мөхәррире Зәйнәп Хәйруллина (1916-2010). /Фото – Татарстан радиосы архивыннан.
Мәскәүдәге татар опера студиясе яңа җырлар тудыруда иҗат лабораториясе булды, дип әйтергә мөмкин. Монда Муса Җәлил һәм студия тирәсенә тупланган башка шагыйрьләр җыр текстлары яза, ә студиядә укучы талантлы яшьләрдән Заһид Хәбибуллин, Җәүдәт Фәйзи, Фәрит Яруллин, Нәҗип Җиһанов һәм иҗатлары белән зур хөрмәт казанып өлгергән Салих Сәйдәшев, Мансур Мозаффаров ул җырларны музыкага сала, җырчылар аларны шунда ук җырлап та карый. Шагыйрь, композитор, җырчы – өч иҗатчы бергә киңәшләшә, бәхәсләшә. Әнә шундый иҗади бәхәсләрнең җимеше булып яңа әсәрләр туа. Каникул вакытларында исә Казанда хисап концертлары оештырыла. Аларда төрле жанрга караган әсәрләр музыка сөючеләр хөкеменә тапшырыла.
Әйткәнебезчә, Муса Җәлил шагыйрьләр, язучылар белән композиторлар арасында чын иҗади дуслыкны беренче булып урнаштырган әдип. Аның инициативасы белән Язучылар берлегендә композиторлардан Салих Сәйдәшев, Нәҗип Җиһанов, Александр Ключаревның, яшь җырчы Мөнирә Булатова һәм башка солистларның иҗат кичәләре оештырыла. Еш кына татар музыкасы концертларын, әдәби кичәләрне Җәлил, аңа гына хас ашкыну, күтәренкелек белән, үзе алып бара.
Җәлилнең гаять музыкаль халыкчан поэзиясе татар композиторларының җыр, романсларында киң урын ала. Аның татар опералары өчен әдәби нигез – либреттолар язуда куйган хезмәтләре аерым игътибарга лаек.
1939 елның 17 июнендә Татар дәүләт опера һәм балет театры ачыла. Муса Җәлил – ул театрны оештыруда, аңа милли репертуар тудыруда иң зур хезмәт салган сәнгать эшлеклеләренең берсе. Аның якыннан торып җитәкчелек итүендә «Качкын», «Ирек» операларының либреттолары, «Шүрәле» балетының әдәби нигезе эшләнде. Җәлил үзе исә дәүләт премиясе белән бүләкләнгән «Алтынчәч» исемле героик операның либреттосын иҗат итте. Студиядә һәм теартда эшләгән елларда Муса Җәлил композиторларның һәм җырчыларның киңәшчесе, иҗат дусты булды. Бик күп опера җырчыларыбыз аның ярдәме белән олы сәнгать юлына аяк басты. Шуңа күрә дә 1956 елда Татар дәүләт опера һәм балет театрына шагыйрь Муса Җәлил исеме бирелүне театр коллективы һәм бөтен республиканың музыкаль җәмәгатьчелеге зур канәгатьләнү һәм дулкынлану белән каршылады.
Композитор Нәҗип Җиһанов белән Муса Җәлил дуслыгы татар музыкасы тарихында матур сәхифә булып калачак. Бу турыда Муса Җәлил 1941 елның май аенда радиодан ясаган чыгышында болай дигән иде: «Нәҗип Җиһанов белән без соңгы ике елда ике опера иҗат иттек. Шагыйрь һәм драматург буларак, минем өскә бу ике операның либреттоларын, ягъни сүзләрен һәм вакыйгаларын язу бурычы төште. Ә композитор Җиһанов музыкаларын язды. Аларның берсе – «Алтынчәч», икенчесе – «Илдар». Бу операларның һәр икесе минем һәм композитор Җиһановның бер-беребезгә бик якыннан торып, бер-беребезнең иҗатын тирән төшенеп, чын мәгънәсендәге иҗат дуслыгы белән эшләвебез җимеше булып тудылар».
Муса Җәлил һәрвакыт ил язмышы, халык язмышы белән яшәде. Халыкның уен, теләген җырга, шигырьгә салып, көчле итеп әйтә белде. 1941 елда, сугышның беренче көннәрендә, Муса Җәлил һәм Фәрит Яруллин «Соңгы көрәшкә» дигән сугышчан, патриотик җыр тудырды. Әсирлеккә төшкәч, авыр тоткынлык шартларында да Җәлил музыкага булган мәхәббәтен сүндерми. Аны көрәш коралы итә. Туган илгә кайнар мәхәббәт, фашизмга нәфрәт белән сугарылган ялкынлы шигырьләрен яза. Туган илне искә төшергән татар халык көйләрен мандолинада уйнап, хор белән җырлатып, әсир совет солдатларында Ватанга бирелгәнлек тойгыларын үстерә. Аларны фашист биргән коралны дошманның үзенә төзәргә өнди. Шагыйрьнең гаҗәеп музыкаль поэзиясе, аеруча фашист тоткынлыгында иҗат иткән ялкынлы әсәрләре бүген дә композиторлар өчен бетмәс-төкәнмәс иҗат чишмәсе булып тора ала.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала