(Бергәләп көлик)

Чир
Дәрдемәнд үзендә нинди авырулар барын белер өчен тыйб энциклопедиясен сатып ала. Чирләр турында барлык мәгълүматны укып чыккач, шагыйрь китапларны бер кырыйга куя да:
– Эчем тулы чир икән! – ди.
Рабит БАТУЛЛА. Казан.
«Прәме пайдуш, уңга борылаеш...»
(Уразбахты авылы мәзәге)
Мамадыш районының Урыс Кирмәне авылындагы Иван исемле кеше, үз авылында юкә кабыгы салырлык сулыклар булмагач, күрше татар авылына китә. Уразбахты авылына керүгә, бер бабай очрый моңа.
– Скажите, пожалуйста, как мне найти у вас озерко? – ди икән бу.
Карт булса да, Гариф абый югалып калмаган:
– Прәме пайдуш, уңга борылаеш, сулга каерылаеш, чирис дөбер-дөбер пройдуш, путум умираллар зираты буеннан найдуш! – дип рус кешесенә кабык күлен өйрәтеп җибәргән ди.
Равил МОСТАФИН. Мамадыш.
Тапкыр малай
(Карамалы авылы мәзәге)
Карамалы авылыннан Тәзкирә апа биш яшьлек улы Рифкать белән балалар бакчасыннан кайтып килә икән. Шунда малайның күзе әнисенең тешләренә төшә дә: «Әни, нишләп синең тешләрең ямьсез?» – дип сорап куя.
– Улым, менә үскәч, син миңа матур тешләр куйдыртырсың әле, яме? – ди әни кеше.
Шунда малай, гаҗәпкә калдырып: – Әле нинди хатын туры килә бит! – дип әйтеп куймасынмы.
Әшрафулла ЗАРИПОВ. Сарман.
Шомырт чәчәк атканда
(Авыл мәзәге)
Май аеның матур көннәренең берсендә – шомыртлар чәчкә аткан вакытта, җитмеш биш яше тулган Галимулла абзыйны кияүләре видеога төшереп китә.
Күпмедер вакыт үткәч, видеотасманы телевизордан карап утырганда, аны-моны абайлап бетермәгән Галимулла абзый үзенең бакчасындагы шомыртларга сокланып:
– Бар да соң дөньяда матур җирләр! – дип әйтеп куйган.
Фәнис НУРЕТДИНОВ. Чаллы.
Бөек сүзләр тарихка калсын!
(Язучылар мәзәге)
Башкорт язучылары Хәким Гыйләҗев белән Әхъяр Хәкимов татарның мәшһүр шагыйре Хәсән Туфанны каршыларга вокзалга төшәләр. Күрешү өчен Хәсән Туфан ике кулын Хәким Гыйлаҗевкә суза. Хәким, кочагын җәеп:
– О-о, Туфан ага, һин кояшым минең! – дип кычкыра.
Шунда арттарак басып торучы кыска буйлы Әхъярга таба борылып Хәким болай дип әйтергә өлгерә:
– Шәп әйттемме, Әхъяр? Язып куй, амавыз! Һуңыннан онытыла ул бөек һүззәр! – ди.
Рабит БАТУЛЛА. Казан.
«Козгыннар оча алмас инде...»
(Авыл мәзәге)
Урам тып-тын. Ичмасам бер җил әсәре дә юк. Эре-эре кар бөртекләре, һавадан туп-туры төшеп, авыл урамын бизиләр. Югары очта торган Сания апа, эре кар бөртекләрен куллары белән тота-тота, түбән очка төшеп бара. Баскыч төбен себерүче олы яшьтәге апаны күреп, ул: «Гөлбикә апа, ябалак-ябалак кар ява», – дип эндәшә. Гөлбикә апа да, озак уйлап тормыйча: «Козгыннар оча алмас инде», – дип куя.
Алар, бер-берсенә карашып алалар да, рәхәтләнеп көлешәләр.
Борынгыдан калган гадәт буенча авылда һәр гаиләнең үз кушаматы була. Гөлбикә апаларның кушаматы «Ябалак» булса, Сания апаларныкы «Козгын» иде...
Фәрит МӘДИЯРОВ. Казан.
Никах
(Тукайга ияреп)
Казан шәһәренең бай гына бер өендә никах мәҗлесе бара. Салих мулланың янәшәсенә егетнең һәм кызның ата-аналары, туганнары утырган. Егет белән кыз – чаршау артында.
Менә Салих хәзрәт никах укый башлый. Ә Нәҗип мулла исә өйләнешүчеләрнең ризалыгын белү өчен кызның атасына сорау бирә:
– Син, кем, Шәмсемөхәммәт ибне Шәмсерахман, кызың Диздамонаны Төхбәтелислам ибне Төхбәтулла углы Маузерга бирдеңме?
– Бирдем, хәзрәт, бирдем.
– Кем, син, Төхбәтелислам ибне Төхбәтулла, углың Маузерга Шәмсемөхәммәт ибне Шәмсерахман кызы Диздамонаны алдыңмы?
– Алдым, хәзрәт, алдым.
Менә мулла никахны тәмам итеп дога кыла.
Хәерлегә булсын Хәмидәнең никахы!
Раушания НИЗАМОВА. Аксубай, Яңа Дума авылы.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала