Журнал «Безнең мирас»

Исемнәр мәҗмугасе

Кулымдагы йөзегемнең

Сүз әйтмәгез кашына.

Дусларча бер төртик әле

Дуслар кабыргасына.

 

Кулымдагы йөзегемнең

Исеме – Бәшир, сүз дә юк.

«Намус» булгач, селкенми дә,

Што за намуссызлык!

 

Кулымдагы йөзегемне

Гариф Галиев, димен.

Җырларында билчән шаулый,

Эх, кайчан үсәр иген?!

 

Кулымдагы йөзегемнең

Исемнәре – Иделле.

Кибеп бетә күрмә, җаным,

Инешкә калдың инде.

 

Кулымдагы йөзегемнең

Исемнәре – Батталым.

Сулга барып тия кайчак

Уңга төзәп атканың.

 

Кулымдагы йөзегемнең

Исемнәре – Ләбибә.

Аягүрә йоклап йөрмә,

Кер, булмаса, бәллүгә.

 

Кулымдагы йөзегемнең

Исемнәре алтында.

Оч, Абдулла Әхмәт абзый,

Пингвиндай талпынма.

 

Кулымдагы йөзегемнең

Исемнәре – Арслан.

Слишком громко! Пожалуй, бу

Куелгандыр язмыштан... 

 

Кулымдагы йөзегемнең

Исемнәре – И.Туктар.

Исеңдәме исемнәрең

Шау-гөр килгән минутлар?

 

Кулымдагы йөзегемнең

Исемнәре – Нур Гайсин.

Утызынчы елда да шул,

Хәзер дә шул бер «Гайсин».

 

Йөзегемнең исемнәре

Абдулла Гомәр кебек.

Андыйларга литбездетность

Налогы чыгар кебек.

 

Кулымдагы йөзегемнең

Исеме – Илдар якташ.

Сүзгә, моңга интекмәбез,

Да здравствует Такташ!

 

Кулымдагы йөзегемнең

Исеме – Хатип Госман.

Эх: «Мин күккә күтәреләм», –

Дигән иде... Оныткан.

 

Кулымдагы йөзегемне

Афзал Шамов дидем ник?

Ташлар булгач, ник башладың?

Ихлас кебек идең бит!

 

Кулымдагы йөзегемнең

Исемнәре – Дәүли лә.

Таланты да, кирелек тә,

Мин-минлек тә дәү генә.

 

Кулымдагы йөзегемнең

Исеме – Шәүкәт Гали.

«Карлыгачлар» очмаганда,

«Дилбегәләр» саткалый.

 

Кулымдагы йөзегемнең

Исеме – Әхмәт Юныс.

Арбаң шыгырдый башлады,

Бер чара күрсәңче, дус!

 

Кулымдагы йөзегемнең

Исеме – Мәхмүт Хәсән.

Сигез сыер файда итмәс,

Симезен үрчетмәсәң.

 

Кулымдагы йөзегемнең

Исеме – Самат кына.

Сакал, үсеп, билгә җиткән,

Үсми тик канат кына.

 

Кулымдагы йөзегемнең

Кашлары төшкәне бар.

Уян, Кашшаф, дияр идем,

Авызым пешкәне бар.

 

Кулымдагы йөзегемнең

Атыдыр – Сибгат Хәким.

«Күп һәм төрле шагыйрь кирәк,

Минемчәрәк яз ләкин...»

 

Йөзегемнең исемнәре

Хөсни белән Әпсәләм.

Һай, шәп булыр иде сезне

Берләштерсәң, мәсәлән!

 

Йөзегемнең исемнәрен

Ник кабатлап торыйм гел.

Хөснидә – тел, синдә – колач,

Ә калганын үзең бел!

 

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру