Сәнгати мирас Уку өчен 3 минут

Татарның яшәү формуласы

Аллаһ сүзе Аллаһ Тәгалә җир йөзендә яшәгән барлык бәндәләренә саваплы, гаделдөрес гамәлләр кылып яшәүне һәм пәйгамбәрләребезнең (г.с.) хак юлыннан тайпылмауны фарыз кыла.

 

Казанның Тынычлык бистәсендәге Сабан туе күренеше. Владимир Васильев фотосы. 2023 ел

 

 

Ата-баба сүзе

 

Һәр ата-баба үзенең баласына үзара дустату, бер милләт булып яшәүне тели. Васыять итеп, яшәү кануннары буларак, алтын һәм җәүһәрләргә тиң рухи мирасын калдыра.

 

 

Ил-ватан

 

Һәр халыкның максаты, изге хыялы – бер милләт, ил-дәүләт төзеп яшәү. Дәүләтчелекнең нигезе – матурлык, булдыклылык, гаделлек, батырлык. Әлеге сыйфатларга өстәп, әле бездә иман, акыл, рух та булса, әлеге максатка ирешә дә алыр идек.

 

– Аллаһ сүзен тыңлыйбызмы?

– Ата-баба сүзен тыңлыйбызмы?

– Шул сәбәпле, Ил-дәүләтебез дә

– Кем гаепле? Бары тик үзебез!

 

Гомер-гомергә һәр кешегә, тулы бер халыкка, беренче чиратта, кигән киеменә, сөйләгән сүзенә карап бәя бирәләр, аннан соң гына эшләгән эшенә карап озаталар. Бу – борынгыдан килгән, бик әһәмиятле, дөрес сынамыш. Һәр кешегә, тулы бер халыкка, беренче чиратта, Акыл, Иман, Рух кирәк. Шушы сыйфатлар булса, калганын ул үзе дә таба-булдыра. Элек милли тәрбия белән һәркем үзе өчен генә шөгыльләнгән. Зур осталык та кирәк булмаган, җаны теләгәнчә төзегән, җырлаган, уйнаган, биегән. Балаларын үзе генә белгән гореф-гадәтләр нигезендә тәрбияләгән, киендергән, милли ризыклар пешергән. Шул рәвешле, милли йолалар буыннан-буынга саклана алган да. Ә хәзер нәрсә күрәбез? Кем өчендер тырышып җырлыйбыз, биибез, кычкырабыз, сикерәбез. Элек тир түгеп эшләп үскән басуларыбыздан, кемнәрдер килеп икмәк үстереп, җыйнап алып китә. Зур-зур торак комплекслар төзеп, туган өебезгә үзебез үк чакырып китереп, килмешәкләрне кертеп утыртабыз. Балаларыбызны радио-телевидение, интернет тәрбияли. Кая карасаң, ялган, куркыту, шоу программа. Шушындый шартларда ничек исән калырга? Миңа: «Синең язганнарың ул сүздә генә, син аларны, тарихи чыганакларны исбатлап, «йомшак» кына итеп яз», – диләр. Минемчә, беркемгә бернәрсә дә исбатлап торырга кирәкми. Мине дөрес аңлагыз, мин бары тик милләт язмышына кагылышлы борынгы чорлардан алып бүгенгә кадәр җыйналып килгән, хәл ителмәгән, үз көчебез белән чишәргә бер читенлеге дә булмаган проблемаларны гына кабаттан искә төшерәм. Алар мин уйлап чыгарган проблемалар түгел. Бездә, татар исемен йөрткән бәндәләрдә, җаваплылык, кыюлык, каһарманлык кебек сыйфатлар бер генә дә калмадымыни соң? Оят бит! Санап киткән, милләт язмышының нигезе булган өч-дүрт проблеманы да хәл итә алмыйбыз икән, халыкка хезмәт итәбез дип йөрүебездән ни файда?! Максатым гаеп эзләү түгел, ә җәмгыять алдына куелган сорауларга җавап табу. Әгәр сорауны дөрес куя белмәсәк, аңа дөрес җавапны, чишелеш юлларын таба алмаячакбыз. Халык иҗатының бүгенге фаҗигасе турында юкка гына борчылмыйм. Кеше ашау өчен эшләп, эшләү өчен ашап кына яши алмый. Кеше ул – яшәешнең символы, бөек көч. Аның иҗат итәсе, балаларын үстерәсе, аларны кеше итәсе, тәмле ашыйсы, матур киенәсе, файдалы итеп ял да итәсе килә. Без хәзер чагыштырмача рәхәт тормышта яшибез. Аллаһка шөкер, барысы да бар. Рәхмәт дәүләткә, дәүләт үзенә файдалы эшләрне начар башкармый. Әмма санап киткәннәрнең рухи ягы кешегә тагын да кадерлерәк. Ни өчен дәүләт халыкның рухи көчен үстерүгә, яшәүгә, матурлыкка, затлылыкка омтылышына булышмый? Әллә җитәкчеләр арасында милли тәрбия эшен аңлаган бер генә кеше дә юкмы, булып та булдыра алмыйлармы яисә теләмиләрме? Мәсьәлә бик җитди!

 

 

Якутларның милли бәйрәме Ысыах күренеше. Владимир Васильев фотосы. 2022 ел

 

 

Халык иҗатының барлык юнәлешләре дә әлегә кадәр үзбелдекле эшмәкәрләр, зыялыларыбыз тырышлыгы белән генә яшәп килде. Ә хәзер замана, яшәү шартлары бөтенләй башка. Милләтнең милли йөзен зур сәхнәләрдә, югары осталыкта, затлы итеп күрсәтү, таныту өчен мөмкинлекләр бар һәм моңа ирешү аеруча мөһим! Шулай булмаганда, халыкара аренадан төшеп калу, юкка чыгу бик ансат. Килеп туган нинди генә милли проблемаларны хәл итәргә алынсак та, бернәрсәне дә дәүләт ярдәменнән башка башкарып чыгып булмый, чөнки дәүләт үзенә кирәкле сәясәтне шулай корган. Татарның рухы, иманы көннәнкөн зәгыйфьләнә, күпмесе имансызга әйләнә, саныбыз кими. Әлеге эшләрне кем эшләргә, оештырырга тиеш? Нәрсәдән башларга? Минемчә, татар халкы, аның этник төркемнәре фәкать Якын Көнчыгышта формалашканлыгын һәм шушы мәдәният бүгенге татар халкының мәдәни нигезе булып торуын бердәм кабул итәргә кирәк! Кайчандыр барлык кабиләләр бергә тупланып яшәгән дәүләтебез юк. Бүгенге көндә гомум олуг мәдәнияттән аерым кисәкчекләр генә кулланылышта йөри. Тел, йола, гореф-гадәт, җыр-бию, уен кораллары, кием үрнәкләренең тарихи тамырларын белмибез. Яңадан торгыза башласак, кайсы чорны нигез итеп алырга? Каһанлык, Болгар, Казан чорынмы? Безнең эрага кадәр яшәп, кайдандыр килеп чыккан «татар» төшенчәсен ишетсәк, без бик борынгы халык икән, дип сокланабыз. Болгар акчасы яки чүлмәк ватыклары тапсак, безнең тарих болгарга тоташкан икән, дибез. Меңнәрчә ел яшәгән татар авылын, урысның перепись кенәгәләрендә искә алынуына карап, бу авылга 18 нче йөздә генә нигез салынган икән, дибез. Кечкенә калфакны, бала итәкле күлмәкне, купшы кием, бизәнү әйберләрен Нижгар ярминкәсе белән бәйлибез. Халык иҗатының һәр юнәлешендә дә шушы хәл. Мишәр, керәшен, себер, урал буе, ырынбур, әстерхан этник төркемнәре, чуашлар белән уртак бәйләнешләр дә Каһанлык чорында башланган һәм шуннан килә. Әгәр без үзебезнең нинди кабиләләрдән чыкканыбызны, әлеге кабиләләрнең тарихи үткән юлын, алардан килгән гомум халык мәдәниятен, йола һәм гореф-гадәтләрен белмибез, белеп тә кабул итмибез, танымыйбыз икән, кем булабыз инде без?! Тарих фәне бу сорауларның берсенә дә конкрет җавап бирми. Сүз дә юк, тарихта әле төгәл булмаган, аңлашылып бетмәгән, ачыклыйсы нәрсәләр күп. Тик менә халык аларны ачыклаганны көтеп ята алмый. Әлеге санап киткән «кирәк»ләр татарга үз җирендә тулы җанлы милләт булып яшәү өчен бүген кирәк. Сакланып калу, балаларыбызны болгар-татар итеп тәрбияләү өчен кирәк.

 

Икенчедән, дөнья халыклары арасында үз урыныбызны билгеләгәндә, милли югары сәнгатебезне булдырганда, иң беренче эш итеп сибелеп яшәгән таркау татарның үзенә генә хас тарихи үткән юлын, яшәү шартларын, фольклорын эзлекле тәртиптә бербөтен тулы полотно итеп өйрәнеп, тәгаенләп кую һәм дөрес, үтәлерлек максатлар куеп төзелгән милли үсеш стратегиясе, план-проект кирәк. Ләкин бу план-проект Мәдәният министрлыгына хисап (отчет) бирү өчен генә язылырга тиеш түгел, ә милләт үсешенең фундаменталь нигезе булырга тиеш. Әлеге проблеманы тарихчы-галим Г.С.Сабирҗанов үзенең «Народы Среднего Поволожья и Южного Урала в панораме веков» (Казань: Изд-во «Магариф», 1995 г.) дигән хезмәтендә һәркемгә дә аңлаешлы итеп, тарихи яктан аңлатып язган. Татар халкының Яңа эра башыннан XХ гасырга кадәрге тарихи үткән юлы әлеге хезмәттә бик ачык чагыла. Шушы хезмәтне нигез итеп алып, аның һәр чылбырын халык иҗаты, сәнгате, хуҗалык итү, этнография, филология, археология һ.б. өлкәләрдә табылган хезмәтләр белән тулыландырып, бербөтен полотно төзергә, тәгаенләп куярга мөмкин бит. Шушы очракта гына тулы җанлы үсеш юлын күзаллап, аеруча катлаулы, мөһим, кичектергесез чишелешне сорый торган мәсьәләләрне дөрес, катгый фән аша чишеп була. Мондый план-проектны төзегәндә болгар-татарның барлык этник төркемнәре дә, барлык катлаулары да катнашырга тиеш. Шул очракта гына бердәнбер дөрес җавапны табып, татарның барлык төркемнәрен килештереп, берләштереп, бердәм болгар-татар милләтен төзи алабыз. Без киләчәк өчен яшибез. Бүгенге көндә гомум уртак, тулы җанлы болгар-татар милләте юк, үзләренә генә хас йолалары, гореф-гадәтләре булган этник төркемнәр генә бар. Шуңа да безне бүлгәләргә, юк итәргә бик ансат.

 

Өченчесе, татарның бүгенге көндә үз дәүләте, ватаны, артында терәге юк. Без читтән бернинди ярдәм көтә алмыйбыз. Хәзерге яшәү шартлары мәҗбүр иткәнчә, милли үзаң, каһарман рух һәр кешенең эчке дөньясында, гаиләсендә генә формалаша һәм яши ала. Әмма бүгенге татарны үзенең эчке дөньясында гына бикләнеп яшәү канәгатьләндерми. Һәр кылган гамәлебез бөек милли рух тәрбияләү өчен булырга тиеш, чөнки бүгенге татар беркемне дә бөек итеп санамый, бернәрсәне дә изге итеп күрми, табынмый. Халыкта, бигрәк тә җитәкчеләрдә бөек илаһи тойгы юк, шулай булгач, милли рух та була алмый. Көчле милли рух булганда гына көчле рухлы әйдаманнар үсеп чыга. Үзеңнең кайсы этник төркем вәкиле булуыңа карамастан, ата-бабаларыбызның милли традицияләрен, сәнгать үрнәкләрен төгәл саклап, гаиләдә һәм тормышта дөрес кулланып, аларны сак кына камилләштереп, милләт өчен аеруча кирәкле тел, дин, гимн, тугра, җыр, кием һ.б. юнәлешләрдә уртак милли символларыбызны булдырудан башласак иде! Безнең барыбызны да авыр тарихи юл, уртак фаҗига, битарафлыгыбыз шушы хәлгә китереп җиткергән. Милли символлар халык тормышында әйтеп бетергесез көчкә ия. Ләкин бүгенгә кадәр болгар-татар халкының, шулай ук борынгы Болгарның, Казанның да халык теләгән милли символлары юк дәрәҗәсендә. Ниндидер шикле бәндәләр безнең халыкка бер катнашы булмаган хәшәрәт символлар булдырганнар яисә урнаштырырга телиләр. Моңа да болгар-татар милләтен дөнья халыклары арасында үз урынына куя алмаучы тарихчы галимнәребез гаепле. Башта галимнәр татар тарихы турында үзләренә уңайлы булган фикерләрен язалар яисә дәшмиләр. Дөнья халыклары шуңа ышана һәм безне түбәнсетергә, файдаланырга тели. Аннан инде шушы ук галимнәр, алай түгел, болай ул, дип, бәхәсләшә, аклана башлыйлар.

 

Милли рух һәм милли символлар бер-берләреннән аерым яши алмый! Хикмәт бит нинди җыр җырлауда, биюдә, милли кием киюдә түгел, ә җырлаган җырыңның, башкарган биюеңнең, үтәгән йолаларыңның бөек рухи көченә ышануда. Хикмәт бөек Затка, аның символларына ышануда. Бәлки, безне Аллаһ үзенең рәхмәтеннән шуңа күрә ташлагандыр? Ни өчен без башкалар сүзенә ышанабыз, ә Аллаһ сүзенә юк? Шуңа да безгә, беренче чиратта, әлеге символларның вазифаларын аңлап, шушы максатка ирешү юлларын эзләргә, булдырырга кирәк.

 

Яшәешнең символы – кеше һәм аның гомере. Бүгенге көндә күпме кешенең гомере бер гөнаһсызга өзелә, күпмесе имансызга әйләнә. Безнең өчен изгеме кеше гомере? Һич юк! Татар милләтенең символы – татар җыры дибез. Җырыбызның символы – Гимн. Гимныбызның сүзләрен кайсыбыз яттан белә? Айһай! Телебезнең, әдәбиятыбызның символы ул – Аллаһ биргән бөек Тукай. Аңа күрсәтелгән хөрмәтне һәркем Тукай урамына барып карый ала. Милли рух һәм аның символлары халык иҗатының һәр юнәлешендә дә булырга, без аларны олыларга, югары рухта тотарга тиеш!

 

Аллаһы Тәгалә кешене, «үзең теләгәнчә яшә», дип, җир йөзенә иңдерә. Җирдә яраклашып яшәү кешегә һәр чорда да әйтеп бетергесез катлаулы. Шуңа да кеше үз рухына туры килгән төркемнәргә, дәүләтләргә берләшкән, яшәү шартларын, нормаларын булдырган. Шул рәвешле тел, дин, йолалар, ягъни барлык милли кануннары булган этнослар, милләтләр формалашкан. Димәк, кешегә яшәү өчен иң беренче милләтен булдыру кирәк. Халык бер милләт булып яшәгәндә генә үзен иркен, көчле, бербөтен итеп тоя. Тел, дин, йолалар алар – милләтне милләт итеп яшәтү кораллары. Шуңа да динне милләттән өстен куярга ярамый. Дин ул Аллаһ кушканча яшәү, милләт эчендә үзеңне билгеле бер әдәп кысаларында тоту, халыкта милли рух тәрбияләү өчен кирәк. Диннәрнең барысы да бертигез.

 

Болгар-татарның Х гасырга кадәр үк формалашкан искиткеч бай халык иҗаты катламы бар. Мин аны беренче стиль мәдәнияте дип атыйм. Үзләрен көчле санаган күп халыкларның мәдәниятләрендә мондый байлык юк. Бабаларыбыз бөртекләп җыйнап булдырган шундый зур мирасны бер керәшен яисә чуашныкы гына дип санау бер кысага да сыймый. Алар – безнең уртак болгар-татар мирасы! Мөселман булдык дип кенә, безнең әлеге мәдәнияттән берничек тә читләшергә хакыбыз юк. Бары тик шушы мәдәниятләрне үзара килештергән, уртак нигез итеп алган очракта гына уртак символларыбызны булдырып, гомум уртаклыкка ирешә алабыз. Әлегә, кайсы гына галимнең язган хезмәтләрен, җәмәгатьчелек фикерен укысаң да, иң беренче күзгә ташланган нәрсә – тарихи бербөтен болгар-татар мирасын таркату, бер-берсеннән читләштерү, аерып алу, үзеңнеке генә итәргә азаплану сизелә.

 

Татар – тирән тамырлы, зур, көчле халык, әмма таркау. Таркаулык – борын заманнардан ук, барлык төрки халыкларга да хас ямьсез сыйфат. Ни өчен Болгар һәм Казан дәүләтләре яши алмады? Чөнки вакытында әлеге дәүләтләр эчендә уртак, көчле, бердәм милләт оештыра, мин-минлегебезне җиңә алмадык. Югыйсә, көчле булу өчен, үзара берләшергә кирәк икәнен «мәнди анасы» да белә. Шушындый глобализация чорында без тагын да ваграк төркемчәләргә бүлгәләнергә азапланабыз. Милләт өчен аеруча мөһим мәсьәләләрне тиз арада хәл итмибез икән, болгарны болгатып, татарны таркатып, кечкенә генә мәсьәләләрдә дә үзара сүзләшеп, ямьсезләнеп, тагын берничә дистә ел гына яшәвебез бик мөмкин. Санап киткән җитешсезлекләрне һәммәбез дә бик яхшы беләбез, күрәбез, борчылабыз. Әмма кем оештырырга, эшләргә тиеш әлеге эшләрне? Шакир абый яки дядя Ванямы? Яисә турыдан-туры оештырып, башкарып чыгу өчен дәүләт тарафыннан махсус булдырылган Мәдәният, Мәгариф һәм фән яки башка министрлыклармы?!.

 

Татар дөньясында күпме галим, дәүләт эшлеклесе, сәнгатькяр, укытучы, журналист бар. Һәммәсе дә нәрсәдер эшли, чаба, кичкә эт булып арып, өйләренә кайтып егыла. Алар бит бары тик яшәү өчен акча табу артыннан гына йөрмиләр. Халык, милләт өчен дә нәрсәдер эшләп калдырасылары килә. Бу табигый! Балаларны табу, ашатып һәм киендереп үстерү генә түгел, аларның киләчәк язмышлары өчен дә борчылу, нәрсәдер эшләп калдыру – безнең бурыч, вазифа!

 

Милли йола һәм гореф-гадәтләребезне, җыр-биюләребезне, кием үрнәкләрен кайтарабыз дип сөйлибез, язабыз. Мин белгән илле ел буе шулай. Азрак зыялырак, затлырак, кыюрак булсак иде. Бу эшләрне кемнәрдер эшләргә дә тиештер бит?! Һәр язган яисә сөйләгән сүзебезгә үзебез үк җавап бирмибез, ахырына кадәр башкарып чыкмыйбыз, көндәлек тормышта кулланмыйбыз, дәүләт җитәкчеләреннән тиешле җавап ала алмыйбыз икән, нигә кирәк мондый эшчәнлек?! Депутатлар, галимнәр, журналистлар әлеге хәл ителмәгән мәсьәләләрне хәл итеп, акыллы тәрбия, пропаганда эше белән дә шөгыльләнсәләр иде. Без әлегә кадәр «халык иҗаты» дигән төшенчә тирәсендә генә бөтереләбез, сөйлибез, фәнни хезмәтләр язабыз. Ә халык иҗатының асылы, нигезе, аны көнкүрешкә кайтару турында уйлаган кеше дә юк. Бу – милләт язмышының ХХI гасыр башында килеп туган зур фаҗигасе! Хәзерге көндә болгар-татар җәмәгатьчелеге алдында торган, хәл ителмәгән иң төп проблемалар – менә шушы!

 

Бүгенге чор һәр милләт өчен дә куркыныч. Әллә ни булды заманга, дөньяның барлык халыклары да сәяси һәм рухи депрессия кичерә. Кемнең дус, дошман икәнен белмибез, хәтта беләсебез дә килми. Нәрсәнең дөрес, нәрсәнең ялган икәнен дә аермыйбыз. Күп халыклар, дәүләтләр битарафлык, куркаклык, сәяси тотрыксызлык чире белән чирли. Үзләрен вакытында кулга алган милләтләр генә сакланып кала ала мондый бозык чорда. Милләтнең киләчәк язмышы халыкның үзеннән дә тора. Булдыра ала торган кечкенә генә эшләрне дә эшләмибез. Тугрылыклымы без ата-баба васыятенә?!

 

Туган телебез бетә дип борчылган булабыз, үзебез, гаиләбездә генә булса да, туган телебездә сөйләшмибез. Җыр-моңнарыбыз онытыла, дибез, ә үзебезнең үк сәхнәләрдә, гаилә мәҗлесләрендә халык җырларын җырлыйсыбыз да килми. Туй-никах, балага исем кушу кебек гаилә бәйрәмнәрендә дә, хәзрәтнең никах, Коръән укуыннан кала, бернинди миллилек юк. Милли киемнәребез көнкүрештән төшеп калып бара. Хәтта сәхнәләрдә генә булса да затлы, милләтнең символы булырдай дөрес кием үрнәкләрен торгыза алганыбыз юк.

 

Күргәнебезчә, халык иҗатының барлык өлкәләрендә дә бер милләт булып формалашу процессы бик авыр бара. Моңа ирешү аеруча мөһим, чөнки шушы сыйфатлар тулысынча сакланган һәм аларны кулланган халыклар гына тулы җанлы милләт булып яши ала. Яшәү өчен ризыкны безгә Аллаһы Тәгалә биргән. Калганын үзебез таба-булдыра белергә тиеш. Аллаһ боерса, килер ул көн! Әмма әлегә безгә һәрвакыт уяу, барысына да әзер булып торырга кирәк!

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 2
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи