Сәнгати мирас Уку өчен 2 минут

Татар җырының киләчәге – катнаш җырларда

Борынгы болгар халкының, Идел Болгарстанына кадәр, бер характердарак булган этник төркемнәрдән торуын беләбез. Х гасырларда һәр төркемнең дә күпмедер өлеше – православие, икенче бер өлеше ислам диненә күчә башлый. Без хәзер кемнең кайсы төркемнән – керәшен яисә мөслиммөслимә булуыбызны инде белмибез дә.

Шул рәвешле, әлеге төркемнәрнең элеккеге исемнәре дә, этник үзенчәлекләре дә акрынлап онытыла, Болгарда яңа дини бүленеш башлана. Дин алыштыру халык күңеленә, аның мәдәниятенә әйтеп бетергесез тирән йогынты ясый. Элек бер этнос булып яшәгән кабиләләр моңарчы билгеле булмаган рухи тормышта яшәргә мәҗбүр булалар. Әмма, болгар халкының үзәген тәшкил иткән ислам динендәге мөселманнар да, кыпчак диалектында сөйләшүче бортаслар да, православие динендәге керәшеннәр һәм чуашлар да бер үк халык булып яшәүләрен дәвам итәләр, бары тик диннәре генә үзгәрә.

 

 

«Сорнай» ансамбле солистлары: Лилия Зәйнуллина, Әлфия Гыйләҗева һәм Зәйнәп Фәрхетдинова

 

 

Болардан тыш, болгар халкының бер дингә дә күчмәгән, тәңре динендә калган өлеше дә бар бит әле. Алар әлеге төркемнәрнең икенче дингә күчүләренә игътибар итмәгәннәр, халык саны буенча да күбрәк булганнар, күңелләренә ошаган үз җырларын җырлаганнар. Биредә христиан һәм ислам диннәрендәге кебек тыюлар да юк дәрәҗәсендә. Ул мөслим, керәшен, күрше халык җыр үрнәкләренең дә кирәкле сыйфатларын үзенә сеңдергән, болгар илендә төп тәрбия чыганагы булып торган. Бу төр җырлар арасында аеруча игътибар итәрлекләре бар. Мәсәлән, «Ай, әле еракта идек без», «Бер алманы бишкә бүләек», «Кара урман», «Аерылышу җыры» кебек йөзләгән җырның нигезендә беренче стиль ята. Күп очракта без аларны керәшен җыры дип карыйбыз. Һич юк! Әле тагын: «Чатырлар» – сарытау – бортас җыры; «Оч, оч, кәк-күк» – чуаш җыры; «Бишмәтеңдә биш төймә», «Илче бага», «Безнең ил», «Туган тел», «Күбәләгем», «Диде Муса», «Илкәем», «Татарстан гимны», «Борынгы кыпчак гимны» да бу төркемгә керә. Әлеге җырлар тарихның төрле чорларында язылганнар. Алар төрле этник төркемнәргә карасалар да, техник характеристикалары буенча бер-берләреннән аерылып тормыйлар, болгар-татар җыр сәнгатенең эталоннары булып торалар. Әлеге җырлар керәшен төркеме, шулай ук мөслим төркеме җырларына охшамаганнар, үзләренә генә хас традицион үзенчәлекләре бар. Димәк, борынгы каһанлык чорында формалашкан халык музыкасы, керәшен, мөселман дини мәдәниятләре барлыкка килгәч тә, параллель рәвештә үзенең яшәвен дәвам итә, тагын да камилләшә, яңа – заманча җырлар барлыкка килә.

 

Тарихның төрле чорларында иҗат ителгән һәм җыйналып килгән шушыларга охшаш киң кулланылышта булган тагын меңнәрчә җырда лад үзенчәлекләре, көйнең төзелеше, үлчәмнәре, музыкаль авазларның тотрыклылыгы-пөхтәлеге, интервалларның чагыштырмача зур, үзенчәлекле булуы кебек сыйфатлар күзәтелә. Биредә төгәллек, иркенлек кебек җыр алымнарына да мөмкинлекләр бар. Бу төр җырларга югары илаһилык, горурлык, географик колачлау хас. Әлеге җыр-көйләрнең үзәгенә аңлатып булмый торган һәр кешенең йөрәк бәгырен әсәрләндерердәй үзенә бертөрле «болгар моң»ы, үзенчәлекле аһәң, тойгы салынган. Аны без белгән «моң» дип тә әйтеп булмый, моңлы итеп җырлап та булмый. Мелизмнар сирәк көйләрдә генә кулланыла. Ә менә «өстәмә бизәлеш» алымын һәр җырда да файдаланырга мөмкин. Биредә керәшен һәм чуаш җырларындагы кебек күп тавышлылык, кычкырып җырлау алымнары да юк һәм алар сакланып калган көнкүреш җырлары буларак кадерле.

 

Борынгы болгар кабиләләренең мәдәниятләре, беренче тапкыр дәүләт булып оеша башлаган көннәреннән үк, этник, дини, дөньяви каршылыклар белән үрелеп барган дидек. Бик мөмкин. Әмма гади халык мондый чикләүләргә игътибар итмәгән, үзенчә иҗат иткән. Бу аның җырларында чагыла. «Субаш авылы җыры», «Арча», «Шахта», «Ак Яр авылы җыры», «Җомга» һ.б. йөзләрчә җырларны сез барыгыз да бик яхшы беләсез. Алар бүгенге Татарстан җирендә яшәүче мишәр, мөселман, керәшен төркемнәре җырлары дип йөртеләләр, тарихның төрле чорларында язылганнар. Ләкин мондый җырларны техник характеристикалары буенча берничек тә этник һәм дини төркемнәргә аерып булмый. Мәсәлән, мөселман төркеме дә, без ислам динен кабул иттек дип кенә, гомер буе җырлаган җырларыннан алай ансат кына ваз кичмәгән. Ул күңеленә хуш килгән, үзе белгән җырларны башкарган, шул ук вакытта яңа җырлар иҗат иткән. Шул рәвешле, икенче стильгә тартым, ягъни моң, өстәмә бизәлеш алымнары нигезендә үсеш алган, төрле жанрларга караган катлаулы, салмак, эпос, тиз, урам, уен җырлары да барлыкка килә. Мәсәлән, «Су буйлап» – салмак җыр, «Зәңгәр шәл» – катлаулы җыр, «Кыйссаи Йосыф» – китап җыры, «Челтәр элдем читәнгә» – уен җыры һ.б. җыр-көйләр – шундыйлардан. Шулай итеп, яңгырашы белән икенче стильгә караган моңлы, техник характеристикалары буенча беренче стильгә караган катнаш җыр-көйләр кулланылышка килеп керә.

 

Бүгенге көндә киң кулланылышта булган бию үрнәкләре һәм аларның көйләре аша да әлеге охшашлыкларны күреп була. «Борынгы бию», «Бишле бию», «Чабата», «Кай-кай, Ивана», «Чын-чын әйтәмен», «Шәл бәйләдем», «Әпипә» бию көйләренең үлчәмнәре, формасы, темпы, характеры бер үк. Без әлеге биюләрне татар, керәшен, чуаш, башкорт биюләре дип бүлгәләсәк тә, борма, аякны шудыртып яисә төеп – бу бию хәрәкәтләрен әйтеп үткән көйләрнең һәрберсен дә сәнгатьле итеп башкарып була. Ягъни һәр этник төркемнең дә бию сәнгате тулысынча беренче стильгә карый, һәм ул этник, дини үзенчәлекләргә бүленми.

 

Халык музыка уен кораллары да әлеге җырлар белән бер вакытта барлыкка килгән. Беренче стиль җырларына кушылып уйнау өчен курай, кыл кубыз, гөслә, думбыра, дәф кебек уен кораллары туры килә, һәм шушы яңгыраш җырның чын музыкаль тембрын билгели. Керәшеннәр бу стильне сакларга тырыша. Ә менә мөселман татар мәдәнияте формалаша башлаган вакытыннан ук, хан, дин дәүләт күзәтүе астында яши һәм аерым өстенлекләргә ия була. Шул сәбәпле, беренче стильгә караган традицион болгар мәдәнияте икенче сортлы мәдәнияткә әйләнә. Шуңа да, санап киткән уен кораллары, киемнәре, җырлары да икенче сортлы булып, дәүләт күзәтүеннән читтә калалар да.

 

Күргәнебезчә, тарих аралыгында җыйналып килгән җырлар арасында һәр төркем яратып җырлый, үземнеке дип саный торган искиткеч тәрбияле, затлы җырлар бар. Авторлар җыр иҗат иткәндә әлеге өч юнәлешне дә истә тоткан, алардан тайпылмаска тырышкан. Бүген дә бик сыйфатлы җырлар иҗат ителә. Халык арасында киң кулланылышта булган заманча керәшен һәм мөселман җырлары да, һәр этник төркемдәге эстрада җырлары да катнаш җырларга карый. Соңгы йөз ел аралыгында тормыш шартларының кискен үзгәрүе сәбәпле, катнаш җырларның характеры, тематикасы, жанр төрләре тагын да тизрәк темпларда төрләнә, үзгәрә башлый. Болгар-татар халкы тулысынча йә православие, йә ислам диннәренә күчеп бетә. Бу процесс искиткеч катлаулы һәм ул аңлашылып бетмәгән бер феномен булып тора. Ни өчен яшьләрнең ата-бабадан килгән ике стиль җырларын да җырлыйсылары килми, катнаш җырларга, шоу-эстрадага тартылалар? Соңгы берничә дистә ел эчендә ике классик җыр стиленә дә караган җырлар иҗат ителмәгән диярлек. Булса да, бармак белән генә санарлык. Сәбәп нидә? Совет чорында профессиональ дигән композиторлар да тулысынча катнаш җырлар иҗат итте. Боларның берсе дә юктан түгел. Гомумән, милләтнең киләчәге, халык иҗаты, сәнгате «тупик»ка килеп төртелеп бара. Бәлки, болар Аллаһы Тәгаләнең кисәтүедер? Бәлки, безгә бүгенге милли торышны яңача, стиль үзенчәлекләрен истә тотып өйрәнә һәм тигез итеп куллана башларга вакыт җиткәндер? Бәлки, шуңа күрәдер дә әлегә кадәр болгар-татар мәдәниятен, аның символларын дәрәҗәле үз урынына куя алмыйбыздыр? Җыр, бию, милли кием ул – халыкның җаны. Кисәкләргә бүлгәләнгән җан да, милләт тә яши алмый. Яшәсә дә, ул инде гарип милләт. Җыр сәнгате ул – тулы җанлы организм, система, фән. Үз рухыбызга үзебез гадел булыйк! Менә шушы урында алга зур бер проблема килеп баса да. Кайсы стильне нигез итеп алырга? Бәлки, борынгы тамырларыбыздан килгән катнаш җырлар барлык төркемнәрне дә берләштерә алыр? Үтә дә әһәмиятле әлеге мәсьәләне чишү өчен, мөселман, керәшен, чуаш, мишәр, башкорт төркемнәренең җитәкчеләре, галимнәре, сәнгать эшлеклеләре, җәмәгатьчелек очрашып, уртага салып сөйләшеп, үзара уртак фикергә килергә кирәктер. Минемчә, әлеге мәсьәләне фәнни нигезләп, үзара килештереп кенә чишеп була.

 

XIX гасырга кадәр болгар, соңрак казан халкының күпчелек өлеше үзләренең нинди дин тотуларын ачыклап бетерә алмый, халыкның байтагы мәҗүсилек дине (тәңречелек) тәртипләренә нигезләнеп-таянып яши. Шуңа да, православие динен соңрак кабул иткән чуаш, керәшен җыр-көйләрендә дә, ислам динен кабул иткән мөселман төркеме җырларында да борынгы болгар традицияләре катнаш җырларда соңрак вакытларга кадәр сакланган һәм алар – яңгырашы белән йомшак, ягымлы, халыкның иң күп куллана торган җырлары. Әлеге җырлар – болгар тарихының нәкъ үзәгеннән үсеп чыгып, тарих агышында тагын да чарланып-камилләшеп, бүгенгә кадәр килеп җиткән җырлар. Бу төр җыр-көйләр һәр этник төркемгә дә кадерле, гомум болгар-татар милләтен берләштерүче «алтын багана», милләтнең символы булырга хаклы!

 

Дөрестән дә, һәр төркемнең катнаш җырлары ике стиль закончалыкларына да нигезләнгән. Моны, табигый рәвештә, халык үзе булдырган һәм ул халык тормышында хәзер дә яши. Ләкин безнең, ни сәбәпледер, әлеге каршылыкларны хәл итәргә уйлаганыбыз да юк. Һәр төркем үз җырын җырлый, бии, милли киемен кия, чөнки, «автоном» гына дип аталса да, шушы көчле, зур кабиләләр территориаль берәмлекләргә бүлгәләнгән, һәр автоном өлкә үзен «без аерым халык» дип саный.

 

Катнаш җырлар иҗат иткәндә ике классик стильне дә нигез итеп, иң яхшы үрнәкләрне генә кыюрак, күбрәк кулланырга кирәк безгә. Шулай булганда, катнаш җырлар аша үзара якынаеп, җырның уртак милли йөзен билгеләп була. Гади халык шулай эшли дә. Әлеге мәсьәлә гомум болгар-татар мәдәниятендә күптәннән хәл ителмәгән, ямьсез бер тап булып тора, аны чишмичә, җыр сәнгате тулы җанлы була алмаячак.

 

Күңелне күптәннән борчып йөргән, аңлашылып бетмәгән тагын бер зур мәсьәлә бар. Без бүгенге керәшеннәр, чуашлар җырлаган җырларны, биегән биюләрне, кигән киемнәрне керәшен, чуаш халык җыр-биюләре дип атыйбыз. Һич юк! Күргәнебезчә, аларның барысы да – борынгы традицион болгар-татар җыр-биюләре. Алар безнең һәммәбезнеке дә. Бик борынгы заманда, бәлки, әлеге җырларның бер-икесен минем бабам иҗат иткәндер, ни өчен ул җыр хәзер керәшен яисә чуаш җыры дип аталырга тиеш?

 

Күргәнебезчә, борынгы Болгар чорыннан башлап бүгенгә кадәр яшәп килгән җыр сәнгате әлегә кадәр формалашып бетмәгән. Аның проблемалары хәл ителмәгән. Үзебез үк, аңлы рәвештә, стиль үзенчәлекләрен аерабыз. Шул сәбәпле, бербөтен җыр сәнгате этник җырларга, төркемнәргә бүлгәләнергә мәҗбүр, халык әлеге җырларның кайсысы үзенеке икәнен белми, ә үзе җырлый. Менә шушы сәбәпләр бүгенге гомум болгар-татар мәдәниятендә буталчыклыклар китереп чыгара да.

 

Халык җырына кагылышлы, бүгенге көндә дөрес чишелеш тапмаган җыр стиленең тагын берничә үзенчәлеген ачыклап китәргә кирәк: болгар-татарларның күрше удмурт, мордва, мари, урыслар белән аралашып көн күрүләрен беләбез. Үзара килешеп тел-лөгат, гореф-гадәт, килен-кияү алмашып яшәүләре дәверендә, әлеге халыкларның тормыш итү алымнарында, йолаларында, җыр-биюләрендә үзләренә генә хас уртак охшашлыклар, җырлар барлыкка килгән. «Сәрдәбаш», «Арча», «Шахта», «Безнең ил», «Бер алманы бишкә бүләек», «Илкәем», «Кайкай, Ивана», «Әй, кара каш, кара күз», «Баламишкин», «Эх, сез матур кызлар», «Калинка», «Во поле береза стояла» (бу җырның авторы – татар кешесе) һәм әле тагын йөзләгән җырларның кайсысы болгарныкы, керәшеннеке, мишәрнеке, чуашныкы, удмуртныкы, урысныкы икәнен өзеп кенә әйтеп тә булмый. Бу төр җырлар, барлык характеристикалары буенча да, каһанлык һәм болгар чорларыннан килгән катнаш җырлар белән аваздаш. Бары тик аларга башкару стиле, өстәмә бизәлеш алымнары һәм соңыннан язылган сүзләр генә өстәлгән. Күргәнебезчә, 700 ел аралашып яшәү чорында үзенчәлекле уртак мәдәният формалашкан.

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 3
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи