Журнал «Безнең мирас»

Мирсәет Сөнгатуллин: «Җылы бирсен җырым»

🏷 Admin

Җыр тормышта, яшәештә зур бер урын тота, ул – адәм балаларының гына түгел, барлык табигать балаларының да гомерлек юлдашы. Җыр кешеләрне хезмәткә, көрәшләргә рухландыра, кыенлыкларны җиңеп чыгарга ярдәм итә. Безнең авыр кайгыларыбызны уртаклаша, шатлыкларыбызны тагы да арттыра, кешеләрне берләштерә, туганлаштыра. Кем белә, бәлки, табигатьнең бүтән балалары белән дә нәкъ шулайдыр.

 

Җыр ул – сихри дөнья. Җырлаган кеше белә инде: моңланган саен җан күбәләк сыман җиңеләя бара, күңел канатлана, тәндәге һәр күзәнәк яшисе килү теләге белән сулый. Җыр әнә шулай бетмәс-төкәнмәс яшәү көче, яшәү дәрте бирә, шатлыкка төрендергәнеме – барыбер. Безгә, гомерен җырга багышлаганнарга, шушы халәтне башкаларга да җиткерү, аларны да Җыр дигән илаһи дөньяда йөздерү кебек үтә җаваплы һәм дә мактаулы бурыч йөкләнгән. Җыр диңгезендә булып, анда рәхәтләнеп колач җәеп йөзә алуым белән мин үземне бик бәхетле саныйм.

 

***

 

Бик күпләр минем кайсы яклардан булуым, туган-тумачаларым белән кызыксына. Тумышым белән Әлки дигән төбәктән мин. Россиянең һәм Татарстанның халык артисткасы Галия Булатова, легендар шагыйрь Нәби Дәүли, Татарстанның атказанган артисты Әзәл Яһудин, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, шагыйрь Шамил Маннапов, шагыйрь, әдәби тәнкыйтьче, нашир Мөдәррис Вәлиев (Салих Маннапов), Россиянең атказанган һәм Татарстанның халык артисткасы Исламия Мәхмүтова, Татарстанның халык артисткасы Рузия Мотыйгуллина, агроном һәм үзенчәлекле шагыйрь Илгизәр Солтан, Татарстанның атказанган артистлары – Әсгат Хисмәтов, Әнәс Галиуллин һәм Резеда Төхвәтуллина, чуашның классик әдибе Педер Хузангай һ.б. шушы яктан, дисәм, Әлкинең нинди төбәк булуы киңрәк аңлашыла төшәр кебек.

 

Олы әдибебез Нәби Дәүли менә болай дип язды:

 

«Әлкием, Әлкием, бәллием,

Син мине таң белән уяттың.

Язмышым бу җирдә башланды,

Син мине дөньяга озаттың...»

 

Миңа көен композитор Зиннур Гыйбадуллин язган әлеге җырны зур сәхнәләрдән башкару бәхете тиде.

 

***

 

Мәктәптә укыган елларымда әнинең Казанга махсус барып, «тәлинкә»ләр куеп җырлату мөмкинлеге дә булган «Рекорд» радиоалгычы алып кайтуы һич күңелдән чыкмый. Ул чактагы куануымны белсәгез иде. Радиоалгыч алып кайткан төнне шатлыктан йоклый алмыйча чыктым. Кайчан таң атар да, кайчан җыр тыңлармын икән, дим. Илһам абый Шакиров, Әлфия апа Авзалова, Рәшит абый Ваһапов, Гөлсем апа Сөләйманова, Таһир Якупов башкаруындагы җырларны шуннан тыңладым, җырларымның байтагын шунда күңелгә сеңдереп калдым да...

 

Иң беренче тапкыр җыр бәйгесендә мин бишенче сыйныфта укыганда катнаштым. Безнең мәктәптән берничә баланы, чаналарга утыртып, Юхмачыга алып киттеләр. Урман аша, көрт ерып шактый озак бардык. Атлар да хәлдән тайды. Әмма барып җиттек, балалар байтак җыелган иде. Араларында җырчылар, биючеләр, нәфис сүз сөйләүчеләр дә бар. Миңа да чират җитте. Бүгенгедәй хәтерлим: сәхнәгә бик нык каушап чыктым, манма тиргә баткан идем анда, «Чистай вальсы» дигән җырны ничек башлап, ничек тәмамлаганымны хәтерләмим дә. Ә менә озаклап кул чапканнары, укытучы апа әйткәч, сәхнәгә берничә тапкыр чыгып баш июем хәтердә. Баянсыз җырладым мин ул җырны...

 

Минем әтием – төп Борнай кешесе. Әнием борынгы Болгар туфрагында урнашкан Чәчәкледән, Спас районына керә торган авылдан. Әниемнең әтисе Сәлахетдин тирә-якта дан тоткан гармунчы булган. Борнайда әнинең апасы Нәбирә апа яшәде. Менә шул димләгән аларны бер-берсенә. Әниләр, хәерчелек, нужа күреп, дүрт бала үскән. Ачлы-туклы яшәүләрен, сигез яшендә инде колхоз эшенә йөрүләрен сөйли башласа, күз яшьләрен тыя алмый. Әтиләре яшьли үлә, әниләренә дүрт бала калалар. Сугыш елларында әниләре дә үлә. Минем әни укый да, яза да белми. Менә шулай булса да, мине Казанга укырга урнаштырырга әни алып килде.

 

***

 

Бер елны Чаллы Сабан туенда чыгыш ясадык. Мин халык көен башкардым. Сәхнәдән төшеп, Сабан туе читенә таба атлый башлаган идем, микрофоннан: «Үзешчән җырчы Мирсәет Сөнгатуллин, сине трибуна янында көтәләр», – дип игълан иттеләр. Нәрсә булган, кем икән, дип, трибуна янына килдем. Эчкә алып керделәр. «Син мине таныйсыңмы?» – диде шунда бер агай. Дөресен әйтим, танымый идем. Минем җавапны да көтмәстән, абый сүз башлады: «Нәҗип Җиһанов дигән композитор булам мин. Консерватория ректоры. Тавышың матур, көчле, буй-сының әйбәт. Укырга кирәк сиңа. Консерваториягә кил». Бу сүзләр мине канатландырып җибәрде.

 

Консерваториягә кергәндә җырчыларны Нәҗип абый үзе тыңлый иде. Бу егеттән яки кыздан җырчы чыгамы-юкмы, аның бик тиз аера торган гадәте бар иде. Бу минем генә фикер түгел, Нәҗип абый белән аралашкан һәркем аның шул талантына соклана иде. Бәһалап бетермәслек композитор да, оештыручы-җитәкче дә, тәрбияче дә. Мин «Тәфтиләү»не җырладым һәм ректор миңа: «Булдырдың, энекәш, консерваториягә укырга керүчеләрдән «Тәфтиләү»не күптән ишеткәнем юк иде инде, – диде. – Башка җырлап тормасаң да була...»

 

***

 

Хәзер җырчы һәм җырлаучы төшенчәләре бутала башлады. Начар җырчы һәрвакыт үзе башлап кул чабарга тотына, дигән гыйбарә бик дөрес бит. Игътибар итәсездер инде: җырлый башлап җырының уртасына да җитмәгән килеш, сәхнәдән торып, тамашачыны көчләп-көчләп кул чабарга өндәүчеләр күбәйде. Тамашачы, мескен, нишләсен, шулай кирәктер дип чаба инде кулны. Такмакны, базар җырларын хуплавыннан түгелдер, ничарадан-бичарадыр дип беләм мин бу хәлне. XX гасырның татар җыры патшалары Илһам абыйның, Әлфия апаның үтенеп кул чаптырганнарын күргәнегез бармы?

 

Шәхсән үзем җырчы булып китүемә авылыбызның искиткеч матур табигате дә йогынты ясагандыр дип уйлыйм. Уйлап кына да калмыйм, шулай. Мәктәптән кайтуга, авылыбызга терәлеп үк диярлек торган урмандагы аланга чыгып китә идем. Менә шунда инде бөтен көчкә рәхәтләнеп җырлыйм, җырның кайтавазын тыңлыйм. Аннан Якты күл янына киләм. Монда тагын бер искиткеч хозурлык: балыклар сикерешә, сизелер-сизелмәс кенә дулкын күзаллана. Җырламыйча йөрәк ничек түзсен! «Арча», «Сарман», «Минзәлә», «Наласа» җырлары да менә шулай тугандыр инде...

 

Җырчылар, сәнгать әһелләре бергә җыелса, кайвакыт: «Аяныч, үкенеч», – дигән сүзләр кабатлана. Вакытсыз, әле җир җимертеп эшләп йөрер чагында арабыздан китүчеләрне сагыну-юксыну катыш әйтелә бу сүзләр. Әй бу тормыш, әй бу язмыш... Һич көтмәгәндә-уйламаганда, соңгы елларда гына да композитор Рафаэль Билаловны, халык җырчысы Габдулла Рәхимкуловны, Илфак Смаковны, Гали Ильясовны, Рәхилә Мифтахованы югалттык. Хәйдәр белән Таһирны әйтегез. Исән чакта бер-береңне күрмәмешкә салышуның әллә ни авырлыгы юк, әмма шул халәт, еллар үткәч, үкенечкә кала. Хәзер инде менә, кадерен белмәдек, дип лаф орабыз.

 

«Бәлки, безне кемдер искә алыр,

Бәлки, онытылмас бу җыр...»

 

– дип язды Рәдиф Гаташ. Әйе, җиһан киң ул – искә алучылар бар...

 

(Мирсәет Сөнгатуллинның «Җылы бирсен җырым» дигән китабыннан, 2001)

 

***

 

Элек-электән әби-бабаларыбыз, әти-әниләребез халык җырларын җырлап үскән. Бу җырларны халыкка калдырып, мәхәббәт уятып, телебезне, динебезне, гореф-гадәтләребезне онытмас өчен, аларны башкару мөһим. Сабан туйларында төрле илләрдә булырга туры килде. Шуны һәрвакыт әйтә килдем: «Милләттәшләр! Телегезне, динегезне, гореф-гадәтләрегезне онытмагыз. Балаларыгызга төшендереп, аңлатып калдырыгыз. Аларны татар теленә өйрәтегез. Туган телебез татар теле булгач, алар да татар телен белергә тиеш», – дим. Бала русча сөйләшергә өйрәнә. Ә менә татар теленә ул үсә төшкәч өйрәнә алмаячак. Өйрәнергә теләсә дә, сөйләшергә курка, русча сүзләр кыстыра. Шуңа күрә халык җырларын тыңлап үсәргә кирәк. Аның өчен Казанда Фольклор үзәге булдыру мөһим!

 

Кайчандыр Мәскәү өлкә филармониясендә Рифкать Сәйфетдинов белән «Бәйрәм» ансамблен оештырып җибәргән идек. Ансамбльдә иң беренче мин җырлап йөрдем, музыкантлар тупладык. «Уел», «Олы юлның тузаны», «Кара урман» һ.б. җырларны башкара идек. Заллар халык белән шыгрым тулы иде. Без «Бәйрәм» ансамбле белән бөтен СССРны әйләнеп чыктык...

 

«Чит илдә солтан булганчы, үз илеңдә олтан бул!» – дип, Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәймиев Казанга кайтырга күндерде. Казанда яшәргә урын булмавын әйткәч, бу мәсьәләне хәл итәргә вәгъдә бирде. Шуннан соң Казанга кайттым. Хәния Фәрхи белән күрештем. Аның театрдан киткән вакыты, эшсез калган. «Мәскәүдә урын бар, «Бәйрәм» ансамбле калды. Мин аннан киттем. Теләсәң, Мәскәүгә бар», – дидем. Аның белән шулай берничә тапкыр сөйләшеп утырган булды. Аннан соң Хәния Мәскәүгә китте, ансамбль белән шунда җырлый башлады. Соңрак «Бәйрәм» ансамбле Казанга кайтты. Алар белән мин 1986-1989 нчы елларда эшләдем.

 

Казанга кайткач, М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрына эшкә алдылар. Өч ел эшләдем. Аннан соң Милли-мәдәни үзәккә күчтем һәм... пенсиягә чыктым.

 

***

 

Сара апа Садыйкованың бик күп җырларын башкардым. Залында фортепиано алдына утырып, үзенчә яңа җырны җырлап күрсәтә, кайда ничек җырларга кирәк икәнлеген өйрәтә, аңлата. Аннан соң мин җырлап карыйм, Сара апа фортепианода уйный. Яңа җырны шулай өйрәтә иде.

 

Әнвәр абый Бакировның да өенә чакырганы булды. Аның «Әниемнең җылы кочагы» дигән җырын башкардым. Рөстәм абый Яхин да, өенә чакырып, «Әй гармун!», «Керим әле урманнарга» дигән җырларын өйрәтте.

 

***

 

Хәзер бөтенесе үзе яза, үзе җырлый. Без Нәҗип Җиһанов, Әнвәр абый Бакиров, Фасил абый Әхмәтов, Рөстәм абый Яхин, Зиннур абый Гыйбадуллин, Фәрит Хатыйпов һ.б.ның җырларын җырладык. Ул вакытта һәр композиторның үз стиле бар иде. Хәзер бөтенесе бертөрле. Көе дә, аранжировкасы да...

 

***

 

Аллаһка шөкер, тормышымнан канәгать, исәнлектә-саулыкта яшәргә, яраткан тамашачыларым белән юбилеема багышланган концертларда күрешергә язсын!

 

(Мирсәет Сөнгатуллинның журналист Зилә Мөбарәкшинага («Сәхнә» журналы өчен) биргән интервьюсыннан, 2023)

 

Язмаларны журналга Ләбиб Лерон әзерләде.

"Безнең мирас". – №9. – Б. 100-105.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру