Ах, Оренбур кала
«Халык җырлары безнең киләчәктә мәйданга киләчәк әдәбиятымызга, бер дә шөбһәсез, нигез булачактыр».
Габдулла Тукай
Ах, Оренбур кала
(Татар халык җыры)
Ах, Оренбур кала, сәхра-дала...
Күккә тиеп тора манара.
Сау булыгыз, дуслар, без китәбез,
Бәлки, күрешә алмабыз тиз ара.
Ах, Оренбур кала, сәхра-дала...
Күккә тиеп тора Тора тау.
Сау булыгыз, дуслар, без китәбез,
Бәлки, күрешә алмабыз исән-сау.
Ах, Оренбур кала, сәхра-дала...
Елкылары чыккан бәйгегә.
Сау булыгыз, дуслар, без китәбез,
Бәлки, күрешә алмабыз мәңгегә.
XVIII гасырдан ук билгеле булган бу җыр 1994 елда Оренбургта дөнья күргән «Борынгы милли җырлар» дигән җыентыктан (төзүчесе – Мәдинә Рәхимкулова, рәссамы – Мидхәт Подмарев, ноталарны язучылар – Татьяна Колпакова һәм Диләрә Позднякова) алынды. Әлеге җыентыкны 2016 елда «Безнең мирас» редакциясенә язучы Айдар Хәлим тапшырган иде. Җыр текстының орфографиясе сакланды.
Илле өч җырдан (мәсәлән, «Турай ат», «Акчыл-кукчыл», «Дим буе көе», «Кердем кара урманга», «Әбделмән купец», «Усман паша», «Тубылгы» һ.б.) торган ошбу җыентыкта «Ах, Оренбур кала» беренче итеп урнаштырылган.
Җыентыкның төзүчесе хакында берничә сүз.
Җәмәгать эшлеклесе, тарихчы, публицист, мөгаллимә, галимә, төбәк тарихын өйрәнүче, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, СССР география җәмгыятенең хакыйкый әгъзасы (1952) Мәдинә Фәтхетдин кызы Рәхимкулова 1916 (кайбер чыганакларда 1915 дип язылган) елның 30 июнендә Уфа губернасының Бәләбәй өязендәге Җилдәр волостена караган (хәзерге Башкортстанның Миякә районы) Олы Кәркәле авылында туган. Мәдинәнең әнисе Фатыйма Гомәр кызы Козлова-Рәхимкулова, 1909-1911 нче елларда Иж-Бубига барып, Мөхлисә Буби мәдрәсәсендә укыган. Әтисе Фәтхетдин Галиметдин улы заманында Мисырның Искәндәрия һәм Каһирә шәһәрләрендә медицина белеме алган.
Мәдинә Рәхимкулова 1943-1953 нче елларда Оренбург шәһәре һәм Оренбург өлкәсе мәктәпләрендә, 1953-1971 нче елларда Оренбург авыл хуҗалыгы институтында укыта.
Ул татарлар арасында беренче мөстәкыйль химия дәреслеген язып бастырган Габдулла Шнасины «Зур Совет энциклопедиясе»нә керттерүдә зур тырышлык куя. Мәдинә Рәхимкулова Оренбургта яшәгән чагында, биредәге өлкә телевидениесендә һәм радиосында татарча тапшырулар, Х.Ямашев исемендәге шәһәр китапханәсен ачуда, Дәрдемәнд һәм Р.Фәхреддин яшәгән йортларга истәлек такталары куйдыруда, Оренбург педагогия көллиятендә татар-башкорт һәм гарәп-фарсы телләрен өйрәнү төркемнәрен оештыруда башлап йөри.
1994 елда, Санкт-Петербургка күчеп, кызы Диләрә гаиләсендә яши башлый. Ул 2004 елның 15 февралендә вафат булды.
«Ах, Оренбур кала» җыры, беркадәр үзгәртелеп, җырчылар Фердинанд Сәлахов, Салават Фәтхетдинов, Фәдис Ганиев, Гөлүзә Зыятдинова һәм Ислам Кәлимуллин башкаруында яңгырый.
Сәхифәне Ләбиб Лерон әзерләде.
"Безнең мирас". – 2024. – №1. – Б.106-107.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА