Шәхесләребез Уку өчен 3 минут

Хәтердән җуелмас мизгелләр

Шагыйрь һәм журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Гаяз Исхакый исемендәге премия лауреаты Рөстәм Фәйзуллин (әдәби тәхәллүсе – Рөстәм Акъегет) тууына 75 ел.

 

Рөстәм Габдрахман улы Фәйзуллин (Акъегет) (1951-2000).

 

 

Рөстәм Фәйзуллин 1974 елда Казан дәүләт университетын тәмамлагач ук, Татарстан радиосында эшли башлый һәм гомеренең соңгы көннәренә чаклы тыңлаучылар күңелендә милли үзаң, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү юнәлешендә фидакярләрчә хезмәт куя. Игътибарыгызга шагыйрьнең бала чагына һәм яшьлек елларына бәйле истәлекләреннән фрагментлар тәкъдим итәбез. Биредә аның шәхес буларак формалаша баруы күзәтелә.

 

Агачлар өйләрдән биек иде… 

 

 

Тәкъдир юллары Әтине бер эштән икенчесенә, аның белән бергә безне дә, каладан калага, саладан салага йөртте дә йөртте. Шулай бертуктаусыз күченеп йөри торгач, Казанга – Әмәт тау итәгенә озаккарак килеп төпләндек. Менә анда инде агачлар өй түбәләреннән биек иде! Ул агачлар җәйләрен үзләренең бишек-ябалдашларында зәңгәр күкне тирбәтте, ә көзләрдә – ук булып өскә үрләгән яшъ тармаклары белән һава ярып, безнең өскә килгән соры болытларны куалады.

 

 

Татарстан радиосының әдәби-нәфис тапшырулар редакциясе. Сулдан: Гөлнара Сәлмәнова, Рамил Һидиятулла, Дания Гайнетдинова, Рөстәм Фәйзуллин (баш мөхәррир), Екатерина Пермякова, Гөлназ Гыйльми, Әлфия Гыйлаҗи, Гөлназ Садыйкова. 2007 ел.

/Фотолар – Татарстан радиосы архивыннан.

 

 

Җәйнең якты иртәсе иде. Әни мине «Суконка»га – Сәкләр бистәсенә ияртеп китте. Мәчет тирәсенә җиткәч, юан бүрәнәләрдән буралган ике катлы йорт янында тукталдык. Күп серләр ачылды миңа ул көнне. Бу бит Әниемнең туган йорты икән, үзенең яшьлеген ул менә шушында каршылаган. Шомлы 37 нче еллар килгәч, йорт хуҗасын – Әнинең кардәшен Беломорканалга куалаганнар, бу аның мәңгелеккә китеп баруы булган. Шуннан Әни авылга сыенган. Афәт килүен сизенеп, бабам белән әбием алданрак кайтып урнашкан булган...

 

 

Шигъри кичәләр

 

Университетта укып йөрүче абыем (Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин – ред.) янына атнага бер тапкыр төрле вузлардагы дуслары – әдәбият сөюче студентлар җыелыша. Аларның кайберләре еллар узгач татар әдәбиятында күренекле каләм ияләре булып танылды. Илдә әле «Хрущев җепшеклеге». Алар бер-берсенә үз шигырьләрен укый, тыелган татар язучыларының әсәрләре, татар теленең кысылуы, шәһәрләрдә милли мәктәпләрнең ябылуы турында кызып-кызып сөйләшә. Мин исә, кулыма китап алам да, укыганга сабышып, бер читтә тын гына утырам, ишеткәннәрне күңелгә сала барам. Тел очында торган сораулар күп күбен, тик әйтмим, түзәм, чыгарып җибәрерләр дә, бүтән кертмәсләр дип куркам. Алардагы ихласлык, хисләр җетелеге, фикер батырлыгы, көрәш дәрте, дөньяны паклау өчен чын йөрәктән янып-көюләре сокландыра иде. Ничек яшь, никадәр саф булганнар алар, омтылышлары да нинди чиста булган! Исерткечләр белән шаярганнарын да, хатын-кыз турында гайбәт сөйләшкәннәрен дә хәтерләмим.

 

Мин ул елларда бик күп укыдым, кулыма ни килеп керсә, шуны укыдым, яшереп кенә шигырь яздым һәм университетка керергә хыялландым. Тик бу хыял бер елга соңарып тормышка ашты. Мәктәптән соң җәһәннәм тишегендәге Нефть базасы ягында – агач эшкәртү комбинатында эшләргә туры килде.

 

 

Татарлыкларыннан гарьләнмиләр иде…

 

Менә мин дә студент булдым. Казан университеты филология факультетының рус-татар бүлегенә укырга кердем. Мәктәптә чакта Джек Лондон белән мавыккан булсам, студент елларында Бунин, Чехов, Горький, Купринны тулысынча укып чыктым. Бу әдипләрнең каләм кодрәте таң калдыра иде. Бигрәк тә Чехов. Аннары яшь чакка яшәү мәгънәсен эзләү хас бит. Кешеләрне тану, аларның холкын аңлау, тормыштагы вакыйгаларның асылына төшенү җәһәтеннән, Горький әсәрләре җайлы гына итеп күп нәрсәгә өйрәтте. Горький тагын бер ягы белән якын: көн саен диярлек аның эзләре калган урыннар буйлап атлый идем бит. Ул чакта әле Казанның борынгы өлеше үзгәрешсез диярлек саклана иде. Автовокзал янында бөтен шәһәргә нибары ике тугыз катлы йорт булып, алары да минем күз алдында төзелде.

 

Горький вакытындагы кебек үк булмаса да, ул елларда әле Татар бистәсендә татар теле өстенлек итә иде. Бала-чага ана телендә сөйләшүдән гарьләнми, картлар мәчеткә чалма-чапан киеп бара иде, татар мәктәбе эшләп килде. Кыскасы, милли тормыш рәвешен сакларлык мохит яши иде. Әмма бу миллилек чаткыларына мөнәсәбәт елдан-ел кырыслана барды. Татар мәктәпләре бетерелде диярлек, татар теле почмакка кысрыклап кертелде. Чалма-чапанлы бабайлар да зират капкасыннан кереп, гаип булды…

 

 

Абыйның бүлмәсе миңа калды

 

Абый өйләнеп, фатир алды, аның бүлмәсе миңа калды. Хәзер инде анда минем дуслар җыела. Бәйрәмнәр, туган көннәр еш кына бездә уза. Никадәр мәрхәмәтле, сизгер күңелле, зирәк булгансың икән бит син, и, минем кадерле Әнием! Тыйнак кына тормыш итсәк тә, минем дусларны һәрчак якты йөз, тәмле сүз, пәрәмәчле кайнар чәй белән каршы алдың, мохтаҗлыкта калган иптәшләрем өчен безнең өй сыеныр урын булды.

 

Дуслар тагын шунысын да белә: бәйрәм җитсә, бездә аларны бәлеш көтә. Ә инде бәлешне минем Әниемнән дә тәмлерәк итеп пешерә алган кеше юктыр ул!

 

Әй, ул Әмәтнең якты кышлары! Тәрәз каршындагы агач ботакларына, алсу алмаларны хәтерләтеп, кызылтүшләр кунган. Зәмһәрир суыкларда дөнья ап-ак бәскә төренә дә, Әмәт гүзәл бер кышкы бакча килбәтенә керә. Хәер, кыш артыннан язларга да юл ачыла. Язгы яңгырларда саф тамчылар тәрәз каршындагы каен чукларын сәйләндәй сырып ала да, төнге фонарь яктысында әллә нинди тылсымлы чигешләр булып җемелдәшә. Зирәк акыл белән яратылган бу табигать! Исәрләндергеч яз һавасы күкрәккә, күзәнәкләргә генә түгел, яшь күңелгә дә тула. Менә хәзер, менә шушында нидер булыр, ниндидер тәкъдири кискен үзгәреш килер кебек тоела. Тагын берничә атнадан төнге Әмәт күгендә торна тавышлары ишетелә. Һәм шуннан соң сөйләп-тасвирлап булмастай хәлләр башанып китә. Алмагачлар, чияләр, шомыртлар чәчәккә күмелеп, бакчалар ап-ак төскә керә. Ачык тәрәзәдән үрелеп кенә, сирень өй эченә хуш исен тарата. Йортлар агач ябалдашлары куенына кереп югала.

 

Ул чакларда аның җәйләре дә ашыкмыйча гына үтә иде бит. Әкрен генә алмалар, грушалар сусыллана. Тупыл бураннары әллә никадәргә сузыла, күктә талу белмәс чатлыкойрыклар чөкердәшә. Әмәттә тынлык хөкем сөрә. Сирәк-мирәк кенә йә боз төшеп, йә күк күкрәп, бу тынлыкны бозып ала да, аннары тагын, гүя вакыт акрыная, Әмәт татлы йокыга тала.

 

Шулай йокымсырый торгач, ул, җирән мәчедәй посып кына көз якынайганын сизми дә кала.

 

Нишлим, яшълегем эзләре калган Әмәтне мин гел якты төсләр белән генә сурәтләдем менә. Әлбәттә, аның кара-караңгы буяуларга манчылган яклары да булды, ул һич кенә дә әкияттәге илаһлар атавы түгел, ә фани дөнья тәртипләре белән яши торган гадәти бер бистә иде. Исерекләрнең канга батып сугышканнарын да, башка явызлыкларны да күрергә туры килде. Әмма безнең яшь йөрәкләр вәсвәсәгә бирелмәде – андый кырын эшләргә кушылып китмәдек. Моның өчен без Ходайга мең рәхмәтле.

 

Татарстан радиосында Рөстәм Фәйзуллинның «Тел күрке – сүз» тапшыруының оешуына багышланган мәкаләсеннән өзекне тыңларга тәкъдим итәбез.

 

 

«Мәдәни җомга» газетасы 

 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 5
  • 1
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи