Татар гаме рубрикасы буенча яңалыклар
-
Укытучы-депутатка уңышлар телик!
Бөтенроссия мәгърифәтче остазлар җәмгыятенең Татарстан Республикасындагы региональ координаторы, Казан энергетика көллиятенең информатика укытучысы Раил Шәмсетдинов Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты мандатын алды. Кичә Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе утырышында Татарстан Дәүләт Советы депутатының вакантлы мандатын тапшыру турында карар кабул ителде. Тиешле карар кабул ителгәннән соң, Раил Шәмсетдиновка сайлану турында таныклык тапшырдылар. Яңа теркәлгән депутат үз эшен Татарстан Республикасы Дәүләт Советының чираттагы утырышында ук башлаячак. -
Кече күңелле олы галим
Күренекле галим Зөфәр Рәмиевнең гомер чишмәсе Кама Тамагы районының Уразлы (Иске Каратай) авылыннан башлана. Ул 1938 елның 24 июнендә колхозчы гаиләсендә дөньяга килгән. Әтисе Зәйнелгабидин һәм әнисе Фәхрелбанат, хезмәт сөючәнлекләре, уңганлыклары өстенә, сәләтле затлар да булган. Әнисе гарәп, латин, кирилл графикаларында укый-яза белгән, гармунда да уйнаган. Авылдашларын тегүче буларак та куандырып яшәгән ул. Әтисе, кулына ни тотса, шуны булдырган, тирә-юньдә пыялачы буларак та танылган. -
Туган ягым яшел бишек
Арчаның “Казан арты” тарих-этнография музее Ветераннарның җирле иҗтимагый оешмасы белән берлектә 2022 елда гражданлык җәмгыятен үстерү өчен Татарстан Республикасы грантларын бирү конкурсында җиңү яулады. “Туган ягым – яшел бишек” проектының төп чаралары Арча ягының тарихын һәм әдәби мирасын саклауга багышлана. Проект район мәктәп укучыларына, студентларга, туристларга юнәлтелгән. Ә иң мөхтәрәм катнашучылар – өлкәннәр. Алар – район үсешен, тарихны, чын кыйммәтләрне яшьләргә җиткерүчеләр. Проект кысаларында тарихи урыннар буенча автоэкскурсияләр, велоэкскурсияләр һәм җәяүле походлар, шулай ук әдәби, тарихи кичәләр, конкурслар үткәрү күздә тотыла.
