Журнал «Безнең мирас»

Кече күңелле олы галим

Күренекле галим Зөфәр Рәмиевнең гомер чишмәсе Кама Тамагы районының Уразлы (Иске Каратай) авылыннан башлана. Ул 1938 елның 24 июнендә колхозчы гаиләсендә дөньяга килгән. Әтисе Зәйнелгабидин һәм әнисе Фәхрелбанат, хезмәт сөючәнлекләре, уңганлыклары өстенә, сәләтле затлар да булган. Әнисе гарәп, латин, кирилл графикаларында укый-яза белгән, гармунда да уйнаган. Авылдашларын тегүче буларак та куандырып яшәгән ул. Әтисе, кулына ни тотса, шуны булдырган, тирә-юньдә пыялачы буларак та танылган.

 

Балачак һәм яшүсмер еллары Бөек Ватан сугышы һәм сугыштан соңгы елларга туры килгән буынга тормышта үз урынын табу җиңел булмый. Гаилә тормышының бар авырлыгын җилкәсенә салган тол хатыннарның куенына сыенып калган әтисез балаларга, олы хыялларын читкә куеп, бу көнне исән калу мәсьәләсен хәл итәргә, өлкәннәр белән бергә тормыш арбасына җигелергә туры килә.

 

Зөфәр аганың да язмышы шул буынныкыннан аерылгысыз. «Соңгы мәртәбә кулына алып чөюе 1943 елның җәендә булган иде бугай», – дип яза ул хатирәләрендә әтисе турында. Бу вакытта, сугышта алган яралары төзәлеп беткәнче, бераз гына туган йортында булып китәргә мөмкинлек чыккан була Зәйнелгабидин агага. 1945 елның мартында хатыны Фәхрелбанатны тол иткән, ун яшькә дә җитмәгән олы улы Әнәс, аннан кечерәк Зөфәр, яшь ярымлык Хамисне әтисезлек кайгысына чорнаган «похоронка» кәгазе килә. 

 

Шулай итеп, мәктәп бусагасын үзе кебек ятим яшьтәшләре белән бергә атлап керә Зөфәр атлы бала. Белемгә булган зур омтылышы, әнисенең тырышлыгы, Әнәс абыйсының теләктәшлеге белән, ярты юлда туктап калмый ул. (Бу елларда, кияр киемнәре булмаганлыктан, мәктәпкә бара алмаучылар да күп булган бит.) Урта белемне Олы Карамалы урта мәктәбендә ала. Аннан, Казанда техник училище тәмамлап, заводта фрезерчы булып эшли.

 

Зөфәр Рәмиев 1957 елда Казан дәүләт университеты тарих филология факультетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә читтән торып укырга керә. Бер елдан хәрби хезмәткә алынып, ил алдында изге бурычын үтәп кайта.

 

Университетта уку аны әдәбият һәм фән дөньясына якынайта, һөнәри юнәлешен билгели. Иң элек, туган төбәге Кама Тамагында чыга торган «Кызыл байрак» газетасында әдәби хезмәткәр булып эшли, аннан туган авылында укытучы, соңрак шул ук райондагы Олы Бортас сигезьеллык мәктәбенең директоры була.

 

1970 елда ул Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтының әдәбият бүлегенә кече фәнни хезмәткәр буларак эшкә килә. Зөфәр ага бу вакытта инде, үзе кебек үк, гомерен әдәбият фәненә багышларга йөз тоткан Казан дәүләт университеты мөгаллимәсе Резеда Кадыйр кызы Ганиева белән гаилә корып җибәргән була. Шулай итеп, алар, кулга-кул тотынышып, тормышта бәхетшатлыкларны да, борчу-мәшәкатьләрне дә бүлешеп, татар фәненә хезмәт итү юлына кереп китәләр.

 

Зөфәр Рәмиев 1973 елда – кандидатлык, 2002 елда докторлык диссертациясен яклый. Бу аралыкка егерме тугыз еллык ару-талусыз, туктаусыз эзләнүләр тулы хезмәт юлы кергән. Яшь галимнең беренче эзләнүләре татар әдәбиятында зур урын тоткан шәхес һәм шагыйрь Сибгат Хәким поэзиясен өйрәнүдән башланып китә. Филология фәннәре кандидаты дәрәҗәсенә якланган диссертациясе дә «Сибгат Хәким поэзиясе» дип атала. Шигърият дигән серле дөньяның ишекләренә ачкыч табу аны яңадан-яңа ачылышлар юлына алып керә. Шәйхи Маннур, Әнвәр Давыдов кебек шагыйрьләребез иҗатын җентекле анализлап язылган хезмәтләре, иҗат әһеле һәм аның әсәрләренең мохит, иҗтимагый чор белән тирән бәйләнешенә аеруча игътибар биреп, һәр әсәрнең кечкенә булса да үз тарихы барлыгын, авторны әлеге әсәрне язарга этәргән хисләр дулкынын тоемлап эш итүе аерым авторларның иҗат портретларын тудыру чикләрен узып, тулы әдәби процессның яңа үзенчәлекләрен күзалларга мөмкинлек бирә.

 

Гаять бай татар әдәбияты мәйданында өйрәнүне көтеп яткан, әле бик өстән генә күз салып үтелгән өлкәләрнең күп икәнлеген күреп торган галим әдәби мирасыбыз төпкелләренә торган саен тирәнрәк үтеп керә. Холкына хас күзәтүчәнлек, төгәллек, һәр фактны энәсеннән җебенә кадәр тикшергәннән соң, чагыштырулар, эзләнүләргә нигезләнеп кенә нәтиҗә ясау һәрвакыт аның ярдәмчеләре була. Кайда гына булса да, кем белән генә очрашса да, ул күргән һәм ишеткәннәрен хәтеренә сеңдерергә һәм теркәп барырга тырыша. Мәсәлән, Үзбәкстан якларында фәнни командировкага баргач, күренекле шагыйрь Нәҗип Думавиның хатыны Нурлыһода Тактамышева һәм улы Чыңгыз Нәҗип улы Тактамышев, шулай ук ХХ гасыр башы татар шагыйрәсе Зәйнәп Сәгыйдә белән күзгә-күз очрашып сөйләшә, күп кенә кызыклы һәм кирәкле фактларга юлыга галим.

 

Зөфәр Рәмиев әдәбият тарихында «алтын чор» буларак бәяләнеп йөртелгән ХХ гасыр башы әдәбиятын өйрәнүгә аеруча зур өлеш кертте, дисәк тә, хата булмас. Бу өлкәдә тарихи чыганакларны өйрәнү, шул чор әдипләренең мирасын халыкка җиткерү һәм пропагандалау юнәлешендә ул алыштыргысыз хезмәт куя. Остазлары һәм хезмәттәшләре белән бергәләп, Габдулла Тукай, Мәҗит Гафури, Галиәсгар Камал, Фатих Әмирхан һәм Гаяз Исхакыйның күптомлык әсәрләрен дөньяга чыгара.

 

З.Рәмиев, Н.Думави, С.Сүнчәләй, Г.Сөнгатиләрнең тормышы һәм иҗаты турындагы мәгълүматны һәм әдәби мирасын өйрәнеп, Н.Думавиның «Тормыш сәхифәләре» (Р.Ганиева белән берлектә), С.Сүнчәләйнең «Әсәрләр һәм хатлар», «Г.Сөнгатинең шигырьләре һәм прозасы» китапларын халык хөкеменә тапшыра. 2004 елда «Татар шигърияте: 20 нче йөз башы. Лирика» антологиясен укучыга җиткерә. Моннан тыш, төрле фәнни-гамәли конференцияләрдә, вакытлы матбугат, телевидение һәм радио аша киң массаларга халкыбызның әдәби-мәдәни мирасын җиткерү өлкәсендәге хисапсыз чыгышлар – һәммәсе дә галимнән дәвамлы, эзлекле хезмәт таләп итә.

 

Зөфәр Рәмиевнең ХХ гасыр башы әдәбиятын өйрәнүгә керткән өлеше турында сүз алып барганда, Тукай иҗатына булган аерым хөрмәтенә, аны халыкка бөтен тулылыгы белән җиткерүнең зарурилыгын күреп эш итүенә һәм «Тукай энциклопедиясе»н төзүгә керткән олы хезмәтенә махсус тукталмый мөмкин түгел.

 

1996 елда Тел, әдәбият һәм тарих институтында «Тукай энциклопедиясе»н төзүне башлап җибәргән Кулъязмалар һәм текстология бүлеге мөдире Нил Юзиев вафат булгач, бүлек белән идарә итү Зөфәр Рәмиевкә тапшырыла. Шул елдан алып ул бу саллы хезмәтне башкарып чыгуга да җитәкчелек итә башлый. Бүлек мөдирлеген башка кулга тапшырганнан соң да әлеге эшкә җитәкчелек аның карамагында кала. Егерме елга якын сүзлек өчен кирәкле материалны язарга авторлар табу, ул материалны дөреслеккә зыян килмәслек итеп төрле чыганаклар белән чагыштырып, кат-кат редакцияләү, Тукай шәхесенә, иҗатына кагылышлы һәр яңалыкны энциклопедиягә кертү өчен туплап бару, энциклопедия өчен күпсанлы мәкаләләр язу кебек зур хезмәт башкара Зөфәр Рәмиев. Ниһаять, 2016 елда татар дөньясында беренчеләрдән булган, Габдулла Тукайга багышланган шәхси энциклопедия дөнья күрә.

 

Алда санап үтелгәннәр – фидакяр шәхеснең татар әдәбияты тарихында аеруча зур әһәмияткә ия булган, халкыбызның мәдәни мирасын барлау һәм саклау юлында тарихка кереп калган олы хезмәтләре. Моннан тыш, һәр галимнең зур фәнни хезмәтләренә нигез булып торган, туктаусыз эзләнүләр таләп иткән, үз юнәлешен тудырган өлкәсе була. Бу яктан караганда, Зөфәр Рәмиев – текстология тармагы фәнен үстерүгә зур өлеш керткән галим.

 

«20 нче йөз башы татар әдәбияты: авторлык, төп текст һәм хронология мәсьәләләре», «Текстология татарской литературы ХХ века», «Әдәбиятчы текстолог язмалары» дигән монография һәм җыентыклары аның бу өлкәгә керткән хезмәтенең нәтиҗәсе буларак туган. Әлеге фәнни-гамәли эзләнүләр нәтиҗәсендә ясалган ачышлар язучыларның академик басмаларын, күптомлык әсәрләрен нәшер итүнең нигезенә салына.

 

Зөфәр Рәмиев эшчәнлеге – киң тармаклы, бай, нәтиҗәле хезмәт. Ул татар әдәбиятының күп кенә олы шәхесләре, аларның иҗаты турында үз фикерен әйткән, аларны өйрәнүгә үз өлешен керткән шәхес. Г.Тукай, Г.Ибраһимов, Г.Исхакый, Ф.Әмирхан, З.Бәшири, Н.Думави, С.Сүнчәләй, М.Укмаси, З.Сәгыйдә, Гыйффәт туташ, К.Тинчурин, Ф.Сәйфи-Казанлы һәм М.Җәлилләр иҗатына мөнәсәбәтле язмалары аның әдәбиятыбыз тарихын иңләп эшләвен дәлилләп тора.

 

Зөфәр ага – үзе ирешкәнннәр белән бик теләп бүлешә, фәннең киләчәге яшьләр кулында икәнлеген аңлап яши торган гыйлем иясе. Бу яктан алар Резеда Кадыйр кызы белән дә бик охшашлар. Шуңа күрәдер, алар фатирыннан һәрвакыт шәкертләре өзелмәде. Зөфәр абый җитәкчелегендә биш диссертация якланган һәм аның бу шәкертләре фәндәге эшчәнлекләрен әле дә булса дәвам итә. Шуның өстенә, ул 14 ел буена (1988-2002 нче еллар) институтның диссертация советы гыйльми сәркатибе вазыйфаларын да башкара. Бу елларда якланган 100 кандидатлык, 17 докторлык диссертациясе дә аның кулы аша уза.

 

Тормышны яратып, аның һәр мизгелен йөрәге аша үткәреп яшәгән, якыннарына гына түгел, гомумән, кешеләргә битарафлык күрсәтә белмәгән Зөфәр Рәмиевнең гыйльми эшчәнлеге һәрвакыт җәмәгать эшләре белән үрелеп бара. Ул аларның һәркайсын зур җаваплылык белән, җиренә җиткереп башкара. Моның күркәм нәтиҗәсе булып, галимдә институт дирекциясе, партия бюросы, профсоюз комитеты тарафыннан бирелгән дистәләп Мактау грамотасы, Рәхмәт хатлары саклана. 50 елга якын Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында (1997 елдан – Тел, әдәбият һәм сәнгать институты) эшләү чорында кече фәнни хезмәткәрдән баш фәнни хезмәткәргә кадәр үсә Зөфәр ага. Дүрт елга якын институт директорының фәнни эшләр буенча урынбасары, ундүрт ел дәвамында институтның диссертация советы гыйльми сәркатибе, төрле елларда бүлек мөдире вазыйфаларын башкара ул.

 

Хезмәтен хөкүмәтебез югарылыгында бәяләп бирелгән бүләкләре дә шактый. 1998 елда – мәдәният өлкәсендәге казанышлары өчен, Зөфәр Рәмиевкә Татарстан Республикасы Президенты Указы белән «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре», 2009 елда «Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе» дигән мактаулы исемнәр бирелә. 2013 елда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшинның Рәхмәт хатына ия була. Шул ук елны «Россия халыклары әдәбияты (татар әдәбияты)» белгечлеге буенча профессор дигән дәрәҗәгә лаек була. 2015 елда Татарстан фәннәр академиясенең «Фәндәге казанышлары өчен» көмеш медале һәм «Китап елының истәлекле медале» белән бүләкләнә галим.

 

2016 елда, «Гаяз Исхакыйның унбиш томда «Әсәрләр» җыентыгы: татар әдәбияты классигының тарихи-мәдәни мирасын кайтару һәм фәнни әйләнешкә кертү» дигән хезмәте өчен Зөфәр Зәйни улы, хезмәттәшләре белән беррәттән, Татарстан Республикасы Президенты Указы белән, Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасының дәүләт премиясенә лаек була.

 

Зөфәр аганың Идел белән Кама очрашкан матур табигатьле Уразлы (Иске Каратай) авылыннан башланып киткән гомер сукмагы аны зур юлга алып чыга. Аның фидакяр хезмәте нәтиҗәсендә, халкыбыз тарихына яңа сәхифәләр, гыйльми ачышлар, фәнни хезмәтләр өстәлә. Ул гына да түгел, тагын дә әһәмиятлерәге – галимлеккә, хезмәтләре белән төрки дөньяда танылуга ирешкән бу шәхес гадилеге, ихласлыгы, кешеләргә булган хөрмәте, игелеклелеге, һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер торуы белән дә хөрмәткә лаек.

 

Олы галимлек дәрәҗәсенә ирешкән җәмәгате Резеда Кадыйр кызы белән фән юлыннан да янәшә атлады алар. Уллары Булат һәм кызлары Халидәне дә үзләре кебек зыялы итеп тәрбияләп, олы тормыш юлына чыгардылар. Булат Рәмиев инде үзе дә танылган физик, профессор – Төркиядә яши, җәмәгате Илсөяр Равил кызы (Окан университеты мөгаллимәсе) белән өч кыз үстерә. Кызганыч ки, Халидә генә озын гомерле булмый – 2006 елда, юл һәлакәтенә очрап, фаҗигале рәвештә һәлак була.

 

Тормыш юлының сикәлтәләрен, сынауларын үтә-үтә, олы сабырлыкка ия булуын, көчле рухлы икәнлеген раслап, Зөфәр абый бүген дә яраткан хезмәте белән шөгыльләнә, институт белән бәйләнешләрен дә саклый. Кирәк чакта тәҗрибәсе, белеме белән уртаклашырга әзер.

 

Соңгы елларда, инде мәрхүмә булган Резеда апаның рухына тугры калып, аның тормыш юлын һәм хезмәтләренең басылмый калганнарын туплап, саллы ике китабын чыгарды ул. Туган авылы тарихын җентекләп өйрәнеп, авылдашларының нәсел җепләрен барлап язган китаплары якташлары өчен аеруча кадерле. Сүз арасында Зөфәр аганың үзе турында да китап әзерләвен әйткәне бар. Әлеге китабы белән ул тормышының матур да, катлаулы да мизгелләрен тагын да тирәнрәк итеп ачып салыр.

 

 

"Безнең мирас". – 2023. – №10. – Б. 50-54.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру