Сихәтле мирас рубрикасы буенча яңалыклар
-
Алабута дәвалый
Каюм Насыйри (1825-1902) алабутаның дәвалау үзенчәлекләре турында болай дип язып калдырган: «Үзлеге: йомшаклык бирүче һәм тынычландыручы, эчне йомшартучы. Шешләргә пешереп япсаң, шешне йомшартыр һәм бетерер. Алабута ашау өчен дә кулланыла, ягъни ашлык уңмаган елны орлыгын икмәккә кушып ашыйлар. -
Түндербаш дәвалый
Каюм Насыйри (1825-1902) агулы үләннең, ягъни түндербашның дәвалау үзенчәлекләре турында болай дип язып калдырган: «Бу үләнне бик каты ютәлләргә һәм тамыр авыруларына кулланалар, әфьюн файдасын бирә. Шулай ук каты шешләргә һәм корсак катканга кулланыла. Кулланылу юлы будыр: күренекле агу үләнен сыгып, суын җиңелчә уртача булган утта кайнатып куертырга кирәк. аннан соң әз-әз кулланалар». -
Абага дәвалый
«Абага үләне (папоротник) – билгеле үләндер, гарәпчә – сәрхәс, фарсыча – килдар һәм төркичә козгын уты, диләр. Яфраклары калын. Тамыры бик озын, төпкә чаклы җәелеп үсәр. Бу төр абаганың камылы юктыр, каләм сыман яфраклары бер аршын һәм чирек аршын кадәр үсә. Яфракларының төбе киң, очына таба тар һәм нечкә, өсте шома, асты бераз төклерәк, орлыклары яфрак өстендә күз-күз тезелеп тора. Һәркайсы урманнарда бар, июль-август айларында чәчәк ата.