Казанда Буа якташлар җәмгыяте урнашкан бинада атаклы рәссам һәм сынчы Бакый Урманченың дәвамчылары һәм якын туганнары – аерым алганда, улы Айдар һәм Бакый аганың әнисе Мәхҗүбә Кәлимулла кызының бертуган сеңлесе Рабиганың оныклары, оныкчыклары – төп чыгышлары белән Балтач районыннан булган сиксән биш яшьлек Кануга Госман кызы Юлдашева (бүгенге көндә Чабаксарда яши, «Мәдәни җомга» газетасын һәм «Безнең мирас» журналын өенә алдырып укый икән), Эльвира Сөнгат кызы Казакова (Түбән Новгородта яши), Эльвира Вадим кызы Рәхимова (Казанда яши) белән очрашу булды.

Очрашуда Буа якташлар җәмгыяте җитәкчесе Ирек Мөнир улы Закиров, җәмгыять әгъзалары Тәүфикъ Камартдин улы Сәгыйтов, Рәшит Изаһетдин улы Фәсхетдинов, Казандагы сынлы сәнгать музее директоры Рузалия Миргалим кызы Нургалиева, Бакый Урманче тормышын һәм иҗатын тирәнтен өйрәнеп, саллы китаплар бастырган галим Зөфәр Мөхәммәтшин, «Мәдәни җомга» газетасының баш мөхәррире Ләбиб Лерон катнашты. Әлеге күркәм очрашу һәм Урманче нәселе дәвамчылары хакындагы тулырак язманы киләсе саннарыбызның берсеннән укый аласыз.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала