«Уйнагыз, гармуннар!» Казанны гөрләтте
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Уйнагыз, гармуннар!» фестивалендә катнашучы яшьләрнең берсе — Пермь краеннан килгән IX сыйныф укучысы Максат Мустаевка тальян гармун бүләк итте.
Казанда «Уйнагыз, гармуннар!» Республика халык иҗаты фестивале узды. Быел 40нчы тапкыр үткәрелгән фестиваль Россиянең 20 төбәгеннән 30 музыкаль коллектив һәм Татарстан районнарыннан фольклор ансамбльләрне җыйды.
Гармунчылар фестивале 30 август – Татарстан Республикасы көне һәм Казан шәһәре көнендә үткәрелгән күркәм вакыйгаларның берсе булды.
Халкыбыз моңнарын яңгыраткан фестиваль Казан үзәгендә – Г.Камал исемендәге театрның элекке бинасы алдындагы мәйданда башланып китте. Анда катнашучыларны һәм бәйрәмгә җыелган халыкны Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев сәламләде һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән котлауларын ирештерде. Ул 26-28 август көннәрендә дөньяның төрле илләрендә, Россия төбәкләрендә сибелеп яшәүче татарлар катнашында «Милләт җыены» узуын искәртте. «Казан сезне, бәйрәм көннәрендә генә түгел, һәрвакыт көтә. Горурлык белән бергә алга барырга насыйп булсын», — диде Васил Шәйхразыев.
Милли Шура рәисе мәдәният өлкәсендә югары казанышларга ирешүчеләргә дәүләт бүләкләре тапшырды. «Мәдәният өлкәсендәге казанышлары өчен» медале белән бүләкләнүчеләр арасында 41 ел дәвамында Әтнә районы Олы Мәңгәр мәдәният йорты директоры вазифасын башкаручы Гөлсинә Шакирова да бар иде. Бүгенге көндә Олы Мәңгәр мәдәният йорты гөрләп эшли. Күптән түгел «Чулпан» фольклор ансамбленә халык исеме бирелгән. Алар быел «Чатыр тау», «Җиз самавыр», «Сөлгеле капка» фольклар фестивальләрендә катнашкан. Шулай ук мәдәният йортында оештырылган «Бәхетле балачак» балалар бию коллективы, «Яшьлек» бию ансамбле дә фестивальләрдә лауреат исемнәре яулаган. «Моң чишмәсе» гармунчы егетләр коллективы, «Мәңгәр егетләре» ансамбле төрле фестивальдә дипломнарга ия булган. Моннан тыш, Әтнә районында узган «Без тарихта эзлебез» дигән шәҗәрә конкурсында 95 яшьлек Мәсгут ага Шакировның нәсел агачын төзеп уңышлы чыгыш ясаганнар. Гомумән, Олы Мәңгәр мәдәният йорты сәнгать коллективы районның мәдәниятен алга җибәрүдә үзенең өлешен кертә.
Казанда кырыгынчы тапкыр оештырылган фестивальдә 700дән артык музыкант катнашты. /С.Камалетдинов фотолары.
Бөтендөнья татар конгрессының спорт программалары бүлеге җитәкчесе Зөфәр Вәлиәхмәтев фестивальдә елданел яңа коллективлар катнашуын, аларның Казанга килеп дәрт, илһам алып китүләрен әйтә. «Коллективларга яшьләр тартыла. Төбәкләрдә яшь баянчыларны өйрәтү дәресләре алып барыла. Әйтик, Киров өлкәсе, Төмәндә, Перьм якларында...», – дип сөйләде ул.
Башкортстанның «Ак калфак» татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы каршында оештырылган «Туймазы мәрҗәннәре» фольклор ансамбле «Уйнагыз, гармуннар!» фестиваленә беренче тапкыр килгән. Иҗади эшчәнлекне биш ел элек башлап җибәргән ансамбль татар халык җырлары, композитор Фәнир Галимов көйләрен бик яратып башкара. Самара өлкәсенең Гали авылында үтә торган «Халкым минем» фольклор фестивалендә, Уфа «Нур» татар театрында, Башкортстанның төрле районнарында еш чыгыш ясый. Быел коллектив Туймазының «Бабай утары»нда сигезенче тапкыр үткәрелгән «Җырлыйк әле» төбәкара фольклор фестивалендә гран-прига ия булган. «Фәнир Галимов ышыгында рәхәтләнеп иҗат итәбез», – ди «Туймазы мәрҗәннәре» фольклор ансамбле җитәкчесе Равия Фархитова.
Төмән өлкәсеннән «Чимгатура» гармунчылар ансамбле җитәкчесе Ислам Сафин белән дә аралаштык. Алар ел саен «Уйнагыз, гармуннар!» фестивалендә катнаша. «Казанга ашкынып торабыз. Татарстан башкаласы безне илһамландыра. Биредә башка коллективлар белән аралашып, тәҗрибә уртаклашабыз. Төмәнгә кайткач, халкыбызның яңадан-яңа көйләрен өйрәнәбез, төбәктә милләтебез мәдәниятен күрсәтергә тырышабыз. Алай гына да түгел, ансамбль вәкилләренең күбесе балаларга дәресләр бирә, аларны милли моңнарыбыз дөньясына алып керә, ансамбль дә яшәреп тора», – диде ул.
Чиләбе өлкәсенең Нязепетровск районы Арыслан авылында 42 ел элек оештырылган «Ләйсән» фольклор коллективы халкыбызның тамбур чигеше белән бизәлгән җете төстәге борынгы киемнәре белән җәлеп итте. Алар Казанны бик сагынып килгән. Коллектив халык уен коралларында да моңлы көйләребезне башкара, берничә ел элек «Түгәрәк уен» фестивалендә гран-прига ия булганнар. «Башкаларның иҗатын күрдек, милләтебезнең үрнәк итеп алырдай мәдәнияте белән таныштык», – диде ансамбльнең солисты Әлфирә Сөнгатова.
«Уйнагыз, гармуннар!» халык иҗаты фестивалендә катнашучы гармунчылар, фольклор коллективлары – барлыгы 700дән артык кешедән торган парад тирә-юньгә гармун көйләре, җыр-моңнар яңгыратып Бауман урамы буйлап Казан кирмәненә үтте. Иң алдан Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе, ТР Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров, Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова, эстрада җырчылары Ришат Фазлыйәхмәтов, Гүзәл һәм Илназ Баһавиевлар атлап барды. 1 Май мәйданында иҗат коллективлары Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашты.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен «Вконтакте» төркеменә кушылыгыз.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА