Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты каршында оешкан Аксакаллар шурасы рәисе Рәүф Хәсәнов байтак еллар инде изге рамазан аенда Казанның Нариманов урамындагы «Милләт йорты» кафесында Шура әгъзаларын, зыялыларыбызны, Конгресс хезмәткәрләрен җыеп, ифтар мәҗлесе уздыра. Быел да бик күркәм, тирән мәгънәле, дини-милли мәҗлес булды ул.

Рәүф Хәсәнов «Милләт йорты»нда ифтарга җыйды. /Л.Лерон фотосы.
Түрдә Рәүф Хәсәнов үзе, ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев, аның урынбасарлары, Г.Камал театрының мәшһүр артисты Әзһәр Шакиров, җырчы-педагог Миңгол Галиев, әдәбиятчы галим Хатыйп Миңнегулов һ.б. урын алды.
«Апанай» мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров: «Рамазан ае – җәһәннәм ишекләре ябылган, җәннәт ишекләре ачылган, шайтаннар богауда торган вакыт ул», – дип ураза ае хасиятләре турында бик үтемле вәгазь сөйләде, ахшам намазы укытты. Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев рамазан аенда илебезнең төрле төбәкләрендә җирле хакимият башлыклары, Конгресс канаты астында эшли торган милли-мәдәни оешмаларыбыз җитәкчеләре белән очрашып «рамазан дипломатиясе»н тормышка ашырулары турында әтрафлы хисап тотты. Мәҗлескә килгән кунаклар, әйтик, Чувашиянең Яңа Чабаксар шәһәре мәчете имам-хатыйбы, Конгрессның җирле бүлеге җитәкчесе Минкадыйр хәзрәт Рәҗәпов кебек аксакаллар үз теләк-догаларын җиткерде. Шулай да миңа иң истә калганы Идел буе таможня идарәсенең Казандагы бүлеге вәкиле, полковник Рөстәм Әхмәровның чыгышы, дөресрәге, вәгазе булды. «Рамазан ае – нәфесне тәрбияли торган мәдрәсә ул», – диде ул. Баксаң, дини белем алган ир-егет икән ифтар кунагы. «Казандагы Россия ислам университетында мин аның әтисе – Ульян өлкәсе Кулаткы районының баш казые, «Әнвәр» мәчете имам-хатыйбы Сәерхан Әхмәров белән бергә укыдым, улым Райнур аның улы Рөстәм Әхмәров белән бергә «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә гыйлем алды», – дип ачыклык кертте соңыннан Рәүф Хәсәнов.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала