Дини китапларның хаталы тәрҗемәләре һәм аларның Россия китап базарында киң таралуына багышланган түгәрәк өстәл оештырылды.

Dumrt.ru фотосы.
ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә республика мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин рәислегендә узган җыелышта мөфти урынбасарлары, нәзарәтнең Голәмалар шурасы әгъзалары, имамнар, дин галимнәре һәм теологлар, юристлар катнашты. Мөселманнарның күпсанлы мөрәҗәгатьләре һәм шикаятьләреннән соң Казанның төрле кибетләреннән сатып алынган китапларны тикшерү нәтиҗәләре шушындый фикер алышуга этәргеч булган. Халыкта дини әдәбияттагы рус теленә тәрҗемәләрнең дөреслеге сорау уята һәм капма-каршы аңлатмалар бирелүе аптырата икән. Чыннан да, вазгыятьне күзаллау өчен сатып алынган китаплар арасында түбән сыйфаттагылар, каршылыклы фикерләрне алга сөргәннәр шактый, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте.
Мөфти Камил хәзрәт оригиналь мөселман текстларына, шул исәптән Коръән һәм хәдисләргә ирекле аңлатмалар бирү гадәте киң таралуына игътибар итте: «Ике телне белү генә теләгән һәркемгә, мәсәлән, медицина яки башка фәнгә кагылышлы китапларны тәрҗемә итү хокукын бирми. Ислам әдәбиятына килгәндә исә, җитәрлек гыйлеме булмаган тәрҗемәчеләр терминнарны белмәү һәм теманы аңламау аркасында төшенчәләрне бутый, авторларның оригиналь тезисларын төшереп калдыра, тупас хаталар җибәрә. Китапны тәрҗемә итү өчен гарәп һәм рус телләрен белү генә җитми – кешенең тахассусы булуы зарур, ягъни аның дини фән өлкәсендә сайланган белгечлеге булырга тиеш. Алай гына да түгел, фикһ яки гакыйдәне яхшы белү дә әле синең теләсә нинди хәдисне дөрес тәрҗемә итә алуыңа нигез бирми. Ә мәгънәне бозып һәм теманы аңламыйча тәрҗемә итү – җинаять ул. Асылда тәрҗемәче – икенче автор, һәм аның җаваплылыгы да шул ук дәрәҗәдә».
Россия Фәннәр академиясе Көнчыгышны өйрәнү институтының фәнни-аналитик мәгълүмат үзәге өлкән фәнни хезмәткәре Ринат Патеев күтәрелгән проблема белән килеште һәм «Тәрҗемәләр үрчи, ай саен басыла, һәм бу эшләрне кемнәр алып баруы да билгесез» дип, вазгыятьне күз уңыннан ычкындырырга ярамаганлыгын билгеләп үтте.
– Дини текстлар – бик катлаулы әйбер. Бер генә тәрҗемә дә оригиналь гарәп текстын тулысынча чагылдырмый. Шул ук вакытта бүгенге көндә әдәбиятның бик тиз, аңлашылмый торган шартларда, күп күләмдә кем тарафыннан һәм кайда тәрҗемә ителүе белән бәйле сораулар тудыра торган вазгыять урнашты. Болар барысы да китап базарына, интернетка, массакүләм мәгълүмат чараларында тарала. Һәм еш кына әлеге тәрҗемәләр дә, дини чыганакларның билгеле бер аңлатмалары да деструктив була, – диде ул.
Ринат Патеев хаталы тәрҗемәләр таралуның нинди нәтиҗәләргә китерүен искәртте – болар төрле радикаль, экстремистик, террорчылык төркемнәренең эшчәнлеген активлаштыра. Шул ук вакытта ул бу мәсьәләдә тыю чараларының гына нәтиҗәле булмаячагын әйтеп, дин өлкәсендә абруйлы галимнәрне гади мөселманнар өчен аңлаешлы, сыйфатлы, дөрес дини китаплар әзерләп бастырып чыгарырга өндәде. «Дини китапларны тәрҗемә итү һәм аларга аңлатмалар бирү буенча системалы эш кирәк», – диде ул.
Бу фикерне Татарстанның Изге Коръән һәм Пакь Сөннәтне өйрәнү үзәге директоры Фәрит хәзрәт Сәлмән дә хуплады.
– Бүген хаталы тәрҗемәләрнең күп булуы гына түгел, ә дөрес тәрҗемәләрнең бик аз булуы борчый. Шуңа күрә мөселман китап базары сыйфатсыз продукция белән тулган. Һәм шуннан проблемалар килеп чыга да инде: дөрес булмаган тәрҗемәне укыган кеше ислам фикерен дөрес аңламый, ул бозык фикерләр белән «агулана». Бу начар нәтиҗәләргә китерә, – диде Фәрит хәзрәт.
Голәмалар шурасы гыйльми сәркатибе, ТР Диния нәзарәтенең шәригать мәсьәләләре бүлеге җитәкчесе, Казан казые Булат хәзрәт Мөбарәков исламны тәрҗемә ителгән китаплар буенча өйрәнергә ярамый, дип белдерде һәм аларны тарату икенче бер проблема тудыруына игътибарны юнәлтте:
– Хәзер бездә мәчеткә йөрүче һәр икенче кеше шушы тәрҗемәләрне укый да, нинди дә булса аять яки хәдис белән таныша да, үзен мөҗтәхид дип белә башлый. Мөҗтәхид – ул шәригать фәннәрен өйрәнүдә, танып белүдә иң югары дәрәҗәгә ирешкән, беренчедән, ислам фәннәренең формалашу контекстын, икенчедән, бу ислам фәннәренең методологиясен аңлаган, ягъни шул фәннәрне белгән галим. Әмма тәрҗемәләрне нәкъ менә дини гыйлеме булмаган кешеләр укый. Алар хәтта хәдисләрне аңлата башлый, гәрчә хәдисләрне дә, аятьләрне дә контекстны белмичә аңлату, шәрехләү, бигрәк тә гамәлдә куллану мөмкин түгел. Контекст – ул имам-мөҗтәхидтә булган белемнәр, күнекмәләр җыелмасы. Тәрҗемәләрне һәм аңлатмаларны киң катлам укучылар укысын өчен түгел, ә белешмә материал итеп файдалану өчен генә әзерләргә була.
Түгәрәк өстәлдә, сыйфатсыз китаплар таралмасын өчен, дини оешмаларга дәүләт белән уртак эш алып барырга кирәк, дип белдерделәр.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала