Казанда Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәдә көндезге бүлек шәкертләре арасында бәйге-викторина узды. «Безнең мирас» журналының баш мөхәррир урынбасары, мәдрәсә мөгаллиме Ленар Гобәйдуллин алып барган әлеге чара бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 140 еллыгы һәм быел Казанның ислам дөньясы мәдәни башкаласы дип игълан ителүе кысаларында үтте.

Интеллектуаль биремнәргә бәя биргән арада, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, ТР Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Илгиз Халиков, ТР Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Камил Ногаев, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Марс Тукаев, «Мәдәни җомга» газетасы һәм «Безнең мирас» журналының баш мөхәррире Ләбиб Лерон (ул жюри рәисе дә иде), драматург һәм имам-хатыйп Данил хәзрәт Салихов катнашындагы жюри шәкертләрнең чыгышларын тыңлады. Шәкертләр Габдулла Тукай һәм аның замандашлары турында белемнәрен сынады һәм бөек шагыйрьнең әсәрләрен яттан сөйләде. Аеруча Аллаһы Тәгалә, Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.), дингә мөнәсәбәтле шигырьләр игътибар үзәгендә булды. Оештыручылар әйтүенчә, имам булачак һәр шәкерт Тукай иҗатын күпмедер дәрәҗәдә яттан белергә һәм аны вәгазьләрендә файдаланырга тиеш.
Йомгаклау тантанасында мәдрәсә директоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин билгеләп үткәнчә, мәдрәсәдә күренекле дин галимнәре, зыялылар һәм галимнәрнең иҗаты һәм тормыш юлына багышланган бәйгеләр һәм викториналар даими үткәрелә. Алар арасында Габдулла Тукай аерым урын алып тора. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә шәкертләр шагыйрьнең мирасын өйрәнә, аның шигырьләрен ятлый һәм каберен зиярәт кыла.
Тукай кичәсе «Туган тел»не башкару белән тәмамланды.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала