Республикада Уку өчен 1 минут

Игелекле башлангычлар

ТР Диния нәзарәтендә халыктан юлланган бер генә мөрәҗәгать тә игътибарсыз калмый. Мөселман активистлары, җәмәгать эшлеклеләре ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин янына теләк-тәкъдимнәре белән уртаклашу өчен килә.

Очрашуда мөһим темалар, шул исәптән сөннәтне торгызу, тарихи мәчетләрне саклау, хәйриячелек һәм волонтерлык хәрәкәтен үстерү хакында фикер алышынды, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

 

Тарихчы һәм туган якны өйрәнүче Гүзәлия Сәйфуллина мөфтигә Кукмара мөхтәсибәтенең Түбән Үрәс авылы Җәмигъ мәчете турында сөйләде. 1907 елда төзелгән таш мәчеткә 2027 елда 120 ел тулачак. Узган ел бинага төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас булуы хакында белешмә такта куелган иде. Гүзәлия ханым авылда фәнни һәм дини даирә катнашында рухи һәм тарихи мирасны саклауның актуаль мәсьәләләренә багышланган түгәрәк өстәл яисә конференция уздыру планнары турында сөйләде. Мөфти белән тарихи бинаны саклау һәм реставрацияләү мәсьәләләре буенча фикер алышты.

 

Аннары Россия ислам институты мөгаллиме, финанс белгече Йосыф хәзрәт Йосыпов үзенең «Хәләл гадәтләр» марафоны проектын тәкъдим итте. «Коръән һәм Сөннәт принципларын тормышка ашыру турында уйланып, мин көн саен эшләнә торган гадәтләргә игътибар итәргә һәм шуннан башларга кирәк дигән нәтиҗәгә килдем: болар – ашау, йоклау, ял итү, хәрәкәт һ.б. Боларны сөннәт буенча эшләргә тырышу мөһим. Аларны сөннәт буенча үтәргә гадәтләнүдә – бу дөнья өчен файда һәм әҗер-савап бар», – дип билгеләп үтте ул. Проект тиздән эшләп китәр дип көтелә. Аны җанлы аралашулар рәвешендә һәм читтән торып та үткәрү ниятләнә. Йосыф хәзрәт әлеге башлангычны тормышка ашыру өчен мөфтинең фатихасын алды.

 

Ә менә Зәйнәп Фазлыева «Шаг к благому» волонтерлар командасы турында сөйләде, аның кысаларында балалар йортларында, ерак авылларда яшәүче балалар һәм авыр тормыш хәлендә калган гаиләләр өчен хәйрия чаралары, төрле уеннар, викториналар һәм мөселман бәйрәмнәре оештырылачак. Ул шулай ук бу башлангыч кысаларында Яшел Үзән районының Норлат балалар йортында уздырылган чаралар һәм Корбан бәйрәме вакытында үткәрелгән гаилә бәйрәмнәре турында сөйләде. Мөфти бу башлангычларны ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге һәм нәзарәтнең «Зәкят» хәйрия фонды белән берлектә дәвам итәргә тәкъдим итте.

 

Аннары шагыйрә, язучы һәм автор-башкаручы Римма-Карамниса Арсланова үсеп килүче буында татар-мөселман үзенчәлекләрен саклау, шулай ук татар мәчетенең архитектур йөзен һәм аны Тукай районының Колыш авылындагы мәчет мисалында өстәмә бина – Мәгърифәт үзәге сыйфатында саклау мәсьәләләре турында фикер алышты.

 

«Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи