Республикада Уку өчен 2 минут

«БАЛКЫШ» спектаклен карагач...

Күптән түгел Түбән Каманың Туфан Миңнуллин исемендәге Татар дәүләт драма театры үсмерләр арасында буллинг темасына багышланган «Балкыш» спектакле (12+) премьерасын тәкъдим итте.

 

«Балкыш» спектакленнән (12+) күренешләр. Спектакль «Бердәм Россия» партиясенең «Кече Ватан мәдәнияте» («Россиянең кече шәһәрләре театрлары» юнәлеше) федераль проекты ярдәмендә куелды. /n-theatre.ru фотолары.

 

 

Бүген балалар, яшүсмерләр арасындагы буллинг актуаль мәсьәләләрнең берсе булып тора. Сыйныфта, коллективтагы бер баланың башкалар тарафыннан мыскыллау-кыерсытылуы сәбәпле фаҗигагә тару очраклары турында әледән-әле ишетелеп тора. «Балкыш» спектакле Түбән Кама районында буллинг кебек күренешләрне кисәтү юнәлешендә башланган махсус программа кысаларында сәхнәгә куелган. Әлеге программа балалар өчен генә түгел, ә ата-аналар һәм педагоглар өчен дә куркынычсыз мохит булдыруга ярдәм итәргә тиеш, дип көтелә.

 

Спектакльне карарга килүчеләр тамаша залында түгел, сәхнәдә үк куелган утыргычларда урын алды. Мистик драманы Псков өлкәсе Великие Луки шәһәреннән килгән режиссер Анна Потапова сәхнәләштергән. Әсәрнең авторы – белорус драматургы Влада Ольховская.

 

 

 

Вакыйгалар автобус эчендә бара. Яшьтәшләрен җәберләгән өчен, бер төркем яшүсмерне, мәҗбүриләп, пансионатка тәрбияви семинарга алып баралар. Төн уртасында «җәһәннәм читенә» бару, әлбәттә, яшьләргә ошамый. Үзләрен озатып баручы психолог бездән «песи балалары» ясарга уйлыймы әллә, дип, алар тискәре фикерләрен дә белдерә.

 

Рита, Марат, Диләрә һәм Адель – замана балалары. Алар үзләрен бернинди чикләү, чама хисе юк кебек тота. Яшьтәшләрен җәберләүнең нинди генә ысулларын кулланмый һәм бу гамәлләрен дөрес дип кабул итә. Психолог белән дә бик дорфа сөйләшәләр, әйтерсең ул аларның яшьтәше…

 

 

 

Кинәт автобус, ватылып, туктап кала. Психолог, хәлне ачыклау өчен, 5 минутка гына автобустан чыга. «Пәри туе» дәвам итә. Һәркайсы үзенең «батырлыклары» турында горурланып сөйли, «буллер» (ягъни башкаларны мыскыллаучы, эзәрлекләүче) булуы белән горурлана. Бер-берсенә кушамат тагу, кимсетү – болар өчен нормаль күренеш. Кайчандыр бик яхшы билгеләргә укыган Маратка бүген Айдарны автобус утыргычыннан тибеп төшерү, Диләрәне чәченнән сөйрәп йөрү – берни түгел, хәтта ул моннан үзенә рәхәтлек ала, башкалар да каршы бер сүз әйтми.

 

Кинәт автобус эче яктырып китә: бу табигать могҗизасы – күктә төньяк балкышы таралган икән. Төньяк риваяте буенча, күктәге утларны төлке кабыза. «Төлке утлары» – төньяк балкышының бер атамасы. Рита балкыш турында риваятьне искә төшерә. Төньяк риваяте буенча, күктәге утларны Кумихо (күк төлкесе) кабыза, бу аның эзләре. Төлке, йөз яшенә җиткәч, кеше кыяфәтенә керә, алар белән идарә итә, әшәке, явыз кешеләрне акылга утырта, имеш. Яшүсмерләр баштарак, автобус эчендә безгә берни булмаячак, дип мактанса да, бераздан куркуга кала. Төлкегә корбан кирәклеге турында бәхәсләшә башлыйлар, араларыннан иң әшәкене эзләргә тотыналар. Кинәт кемдер психолог блокнотындагы исемлекне исенә төшерә, анда барлыгы 5 фамилия була, ә автобуста 6 яшүсмер... Димәк, кеше кыяфәтенә кергән төлке алар арасында булырга мөмкин, тик кем?.. Тамашачы монда детектив ролен уйный: экрандагы QR-код (КуАр-код) аша төлкене табарга булыша.

 

Шушы бик кыска гына тоелган вакыт эчендә яшүсмерләр коточкыч тетрәнү кичерә, берсенең дә корбан буласы килми. Алар төлке каршында үзләренең куркыныч гамәлләрен бүтән кабатламаска, төзәлергә мөмкинлек бирүләрен ялварып сорый...

 

Рольләрне театр артистлары гаҗәеп оста башкарды. Алар өчен «Балкыш» яңа иҗади сынау булгандыр, дип уйлыйм. Тамашачы кул сузымы ераклыкта гына утыра, алар һәр деталь, хәрәкәт, йөз чагылышы, күз карашы, һәрбер үзгәрешне игътибар белән күзәтеп тора, бәяли.

 

Рита (Эльвира Әсәтова, Нурсәнә Хөсәенова), Марат (Юрий Павлов), Диләрә (Ләйсән Әхмәтҗанова, Сабира Чебан), Ирек (Динар Терентьев), Адель (Тамчыгөл Сәләхова, Таңсылу Сибгатуллина), Айдар (Алмаз Хөсәенов) бүгенге чор яшүсмерләрен ышандырырлык итеп уйнаулары белән тамашачыны шаккатырды. Айдар, яклау эзләп, тамашачы итәгенә менеп утыра, рәхәтләнеп елап та ала. Яшүсмерләрнең үз-үзләрен тотышы, кыланышы, «кәттә» жаргоннары, бертуктаусыз сагыз чәйнәү, гаджет-компьютер белән җенләнүе, киенү рәвеше, Адельның битендәге татуировкасы – барысы да ышандырырлык иде. Сәхнә киемнәрен әзерләүдә Түбән Каманың 1 нче Балалар сәнгать мәктәбе укучылары да катнашкан. Премьерадан соң режиссер Анна Потапова костюмнарны, бүгенге заман яшүсмерләре образларын тудыруда ярдәм иткән һәр укучы балага Грамота һәм Рәхмәт хаты тапшырды.

 

Артистлар, чынлап та, рольләрен гаҗәеп дәрәҗәдә оста башкарды. Психолог ролендә Раушан Әсәтов һәм Татарстанның атказанган артисты Альберт Ибраһимов уйный. Психолог балаларның һәрберсе белән ягымлы сөйләшә, аларга ярдәм күрсәтергә тырыша, бу эшенең нәтиҗәле булуына чын күңелдән ышана. Психолог – кеше күңелен дәвалаучы, дип белмичә әйтмиләрдер. Ул сүзе, яшүсмерләргә мөнәсәбәте белән тәрбияви йогынты ясарга сәләтле. Каты буллинг-җәберләү өчен җәзага тартылганнарны ярдәмгә мохтаҗ балалар дип атый. Яхшыны яманнан аерырга теләмәгән йөгәнсез яшьләргә уйланырга, дуслашырга киңәш итә. Ә менә автобус йөртүче Гали Нуруллович (Рафил Зәйнуллин), киресенчә, балалар белән дорфа сөйләшә, аларны үзләре кебек усал кешеләр генә җиңә ала, дип уйлый.

 

Бер сәгать чамасы барган тамаша уйландыра, сискәндерә, тетрәндерә, шомландыра да. «Балкыш» мистик драмасында бүгенгебез һәм киләчәгебез өчен актуаль булган проблема күтәрелә. Россиядә балаларның 54 проценты диярлек бер тапкыр булса да яшьтәшләре тарафыннан кыерсыту корбаны булган диләр. Сыйныфташлары, яшьтәшләре тарафыннан кыерсытылуга дучар ителгән баланың алдагы язмышы ничек булыр? Башка мәктәпкә күчү проблеманы хәл итә аламы? Кыерсытуның сәбәпләре нидә? Бүген бу сораулар киң җәмәгатьчелекне бик нык борчый.

 

«Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи