Мәдәният Уку өчен 3 минут

Татар җырының нигезе

Татар җырының нигезе

Бүгенге көндә болгар-татар халкының җыр сәнгате сәбәпләре аңлашылмаган ниндидер торгынлык хәлен кичерә. Бөек шәхесләребез дә һәрвакыт татар җырының торышына борчылганнар. Тукай, Исхакый һәм тагын йөзләрчә акыл ияләребез, җыр сәнгатенең тәрбияви көченә зур өметләр баглап, үзләренең бәяләп бетергесез теләк-фикерләрен әйтеп калдырганнар. Бүгенге зыялыларыбыз да җыр сәнгатендә нәрсәнеңдер дөрес түгел икәнен сизәләр, борчылалар, әмма нәрсә дөрес түгел икәнен беребез дә белмибез.

Нәрсә ул татар җыры? Аның тарихи тамыры кайда? Нинди сыйфатларга карап, татар җырының үзенә генә хас үзенчәлекләрен ачыклый, аңа бәя бирә алабыз? Әлеге сорауларга җавапны бер-ике җөмлә белән генә биреп булмый. Бу тема искиткеч катлаулы һәм аның сәбәпләре бик тирәндә ята. Биредә болгартатар халкының нинди этнослардан барлыкка килүен дә, дини каршылыкларның да, Болгар, Казан, совет чоры дәүләт җитәкчеләренең булдыксызлыгын, әлеге төркемнәр арасында уртак милли сәясәтнең булмавын, тәрбия-аңлату эшенең алып барылмавын да тарихи һәм дөньяви фактлар белән дәлилләргә кирәк әле безгә. Элек бербөтен булып яшәгән халык ни өчен бүгенге көндә таркау, үзенең милләтенә, сәнгатенә битараф? Үзләрен мөселман дип санаган татарлар керәшен һәм чуаш мәдәниятләрен кабул итмиләр. Шулай ук татар, чуаш һәм башкортлар да бер-берләренең җырларын җырламаска, киемнәрен кимәскә тырышалар, бу мәдәният безнеке түгел дип карыйлар. Җыр һәм кием сайлаганда күңелләрендә ниндидер каршылыклар килеп туа. Болгар-татар җыры бүгенге көндә яши, әмма төрле төркем җырлары булып яши. Каян килә ул? Максатым – әлеге сорауларга җавап табу, сәбәпләрен аңлау.

 

Җыр сәнгате ул – конкрет фән һәм халык иҗатының музыкаль-поэтик төркеменә керә, тулы бер халык характерын чагылдыра һәм шул халыкның традицион гореф-гәдәтләре нигезендә генә яши. Аның үзенә генә хас тарихы, үзенчәлекләре, хокуклары, таләпләре бар. Әле тагын «логик фикерләү», «тоемлау», чагыштыру» кебек халыкчан алымнарга да таянмыйча булмый. Әйтик, һәр чорның җыр-көйләрен ноталарга салып калдырмаганнар. Тарих агышында ничек хәрәкәт иткән, үзгәргән, камилләшкән ул? Әйдәгез, бергәләп ерак тарихтан башлыйк әле.

 

Беренче уен кораллары да, җыр-биюләр дә тик торганнан килеп чыкмаган, алар аллалар, рухлар белән сөйләшү өчен, изге символлар буларак барлыкка килгәннәр. Баштарак димчеләр, кам һәм шаманнар үзләү һәм тулгау алымнарын, уен коралларын кулланып, тәңредән муллык, тынычлык, саулык сораганнар. Халык көчсезлектән-чарасызлыктан, үзе генә белгән ниндидер көйгә охшаган чеңләү, әрбагый, тулгау, касыйдә кебек эндәшләр аша тәңрегә дәшкән. Тәңре ярдәме белән илгә тынычлык, муллык килә дип санаганнар.

 

Димче үзенең дөңгере белән бар халыкны бер ритмга, бер халәткә китергән. Ритуал йола, җыр алымнары, бию хәрәкәтләре, уен кораллары акрын гына халык тормышына керә башлый. Бишек җырларының, вакытсыз үлгән мәет янында башкарылган яисә ярәшелгән кыз бала янындагы чеңләү һәм сыктауларның, күптөрле келәү-эндәшләрнең көе дә, сүзләре дә тулысынча импровизациягә корылган. Биредә никадәр иҗат. Шул рәвешле, бабаларыбыз тормышында дастан, бәет һәм мөнәҗәт жанрлары, сәнгать төрләре барлыкка килгән. Бер тирәдәрәк яшәгән төрки кабиләләрнең телләре, йолалары, диннәре охшаш булган кебек, җырлары да үзара охшаш, бер стильдә булган дип фаразлый алабыз. Әйтик, кулланылышта булган җыр-көйләр арасында бер исемдә, бер характерда булган, бу борынгы җыр дип әйтерлек үрнәкләр сакланган. Тәңречелек чорына караган әлеге төр җырларның көйләре төрле булса да, стиле, формасы, сүзләренең эчтәлеге, вазифасы каһанлык чорында ук йола җырлары буларак тәгаенләнгәннәр. Тагын да алдарак чорларны без белмибез. Игътибар итик әле, Урта Азия җирләрендә шушы чорларда яшәгән, төпләнеп калган һәм, безнең кебек, тарихның төрле чорларында биредән төрле якларга күченеп киткән этник төркемнәрнең бары тик шушы төбәккә генә хас җыр-биюләре, йола һәм гореф-гадәтләре, милли киемнәренең борынгы үрнәкләре, кемнең кайда яшәвенә карамастан, бүгенге көндә дә үзара охшаш бит. Мондый охшашлык бүтән бер генә төбәктә дә, шул исәптән, көнчыгыш, кавказ һәм гарәп дөньясында да юк.

 

Борынгы болгар җырлары – характеры белән ягымлы, хисле җырлар. Аларда барлык төркиләргә дә хас биш тавышлылык, пентатоник лад өстенлек итә. Кыллы уен коралларында ике кыллылык, кварта-квинта көйләнелеше дә бик борыннан килгән төрки халыкларга гына хас алымнар. Әмма, тора-бара, Урта Азия җирләрендә дә зур үзгәрешләр күзәтелә башлый. Биредә яшәп калган үзбәк, төрекмән, каракалпак һәм азәрбайҗаннарга, соңыннанрак аерылап чыгып киткән кырым татарларына һәм төрекләргә гарәп мәдәнияте керә, музыкада ярты, чирек тонлы авазлар кулланыла, җыр-көй озатылышында бәрмә уен кораллары, ритм өстенлек итә башлый. Гарәпләрдән төньяк-көнбатышта – читтәрәк яшәүләре, шулай ук биредән иртәрәк күченеп китүләре сәбәплеме, болгар кабиләләренә гарәп мәдәниятенең йогынтысы тимәгән диярлек. Бәлки, шуңадыр да, башка төрки халык музыкаларына караганда, болгар-татар музыкасында төркилек күбрәк сакланып кала алган да. Кавказ тирәсендә яшәгән кумык, балкар, чиркәс, карачай, чечен кебек төрки халыклар кавказ-тау музыкасын кабул иткән. Ерак Көнчыгыш музыкасының да үзенә генә хас йөзе бар. Ул нинди дә булса музыкаль күренештә чагыла. Әйтик, уен кораллары ярдәмендә ат кешнәве, табигать күренешләре кебек тасвирламалар көнчыгыш музыкасының йөзен билгели. Әле тагын арбау, тулгау, үзләү кебек җыр алымнары да бары тик аларга гына хас, ә болгар-татар музыкасында боларның берсе дә юк. Татар музыкасы көйнең матурлыгына, төзеклегенә корылган.

 

 

Нардуган җыры (пенза мишәрләре)

 

 

 

 

И, кызыл да төлке (урал буе татарлары)

 

Төрки дөньяда билгеле булган гыйбрәтле, халык арасында гына йөргән сөйләм төрләреннән болгар шагыйрьләре тора-бара югары сәнгать әсәрләре иҗат иткәннәр. Идел-Урал аралыгы җирләрендә, бер тирәдә аралашып яшәгән татар, башкорт, ырынбур, әстерхан, себер һәм урал буе халыкларының иҗатларында барыбызның да рухына якын, Урта Азия мәдәнияте белән бәйле тирән эчтәлекле сюжетларга корылган «Шан кызы», «Сак-Сок», «Кузы Көрпеш», «Йосыф-Зөләйха», «Ләйлә белән Мәҗнүн», «Алпамыш», «Баян һәм Сусылу», «Таһир-Зөһрә», «Идегәй» һәм әле тагын күп кенә дастан, бәет, әкият, риваять, җыр һәм йола үрнәкләре шул рәвешле барлыкка килгәннәр. Кайберләренең үзенә генә беркетелгән җыр-көйләре дә бар. Алар, һәр заманга, яшәү шартларына яраклашып, әлеге  халыкларны үзара якынайтучы, борынгы мәдәниятебезне саклаучы, танытучы, берләштерүче бөек көч булып тора.

 

Хикмәт бит нинди җыр җырлауда түгел, ә кылган гамәлеңнең, җырлаган җырыңның бөек көченә ышануда. Һәр иҗатчы чын йөрәге белән сәнгатьнең рухи көченә, беренче чиратта үзе ышанмый торып, ничек инде тамашачасын ышандыра алсын?! Үзең ышанмый торып, намаз укып була димени?! Һәр җырчы җырлаган җыры аша Бөек көчтән ил-җиребезгә азатлык, иминлек, муллык, үзебезгә һәм гаиләбезгә саулык, күңелләребезгә иман, килеп туган авырлыкларны җиңеп чыгарлык акыл, көч сорамыймы? Ул яшь буынга үзенең милләте белән горурланырлык, каһарман рухлы тәрбия бирә аламы? Бүген без җырлаган җырларның күпчелеге мәхәббәт һәм туган авыл турында. Яшь сәнгатькяр әлеге сыйфатларга иманлы, үз эшенең вазифасын аңлаган укытучылар ярдәмендә һәм үзе яшәгән тирәлекнең тәэсире аша ирешә ала. Кеше күңеленә илһам бирердәй тирән эчтәлекле җырларыбыз бар, әмма, ни сәбәпледер, безнең аларны җырлыйсыбыз килми. Тырыш, эзләнүчән җырчыларыбыз да бар, әмма алар бик аз. Яшь буынга акыллы, дөрес милли тәрбия бирә алырдай укытучыларыбыз юк диярлек! Милләт өчен әлеге сораулар бик җитди, әмма без бу хакта уйлап та карамыйбыз. Җырлыйбызмы – җырлыйбыз, биибезме – биибез, милли киемнәребезнең дә нигезен белмибез. Шулай итеп, халык иҗатының рухи тәрбия ягы, ягъни алтын баганасы акрын гына авып бара. Шуңа да татар җыры бүгенге халәттә гомум болгар-татар өчен милли символ була алмый. Аның өчен әле күп эшләр эшлисебез бар.

 

Ни сәбәпледер, без әлегә кадәр халык иҗатын стиль үзенчәлекләренә нигезләп өйрәнмибез. Югыйсә халык иҗатының барлык тупланган байлыгы (җыр-бию, кием, йола, гореф-гәдәт, орнаментлар һ.б.) тулысынча стильләргә бүленә. Бары тик шушы стиль үзенчәлекләре аша өйрәнгәндә генә, әлегә кадәр аңлашылып бетмәгән күп сорауларга җавап табарга мөмкин.

 

Стиль ул – халык иҗатының бер характердарак булган милли үзенчәлеге, эчтәлеге, охшашлыгы, тарихи үсеш закончалыклары белән башкалардан аерылып торуы. (Краткий музыкальный словарь. Ленинград: «Музыка». – 1988 г. – 276 стр.

 

Игътибар белән күзәтсәк, бүгенге көндә халыкның яратып җырлый торган җырлары ике стильгә һәм дүрт төркемгә бүленә. Болар:

 

борынгы тамырларыбыздан килгән болгар җырлары (беренче стиль);

күп тавышлы дини, көнкүреш, казаклыкка күчкәч барлыкка килгән керәшен җырлары (беренче стиль);

мөслим һәм башкорт төркемнәре куллана торган, мелизмнарга бай җырлар (икенче стиль);

ике стиль җырларының бер-берсенә йогынтысы нигезендә барлыкка килгән «катнаш» җырлар. Шушыларның кайсысы чын татар җыры?

 

Борынгы болгар җырлары үзенең характеры, төзелеше, лады, үлчәмнәре, рифмасы, формасы, сулышы, яңгырашы, ягъни техник характеристикалары буенча, нинди этник төркемнәргә керүенә карамастан, үзара охшаш һәм үзләренә генә хас бер стиль хасил итәләр. Бу төр җырларга бишек, нәүрүз, сөрән, туй, уңыш теләү, яңгыр теләү кебек йола җырларын кертеп була.

 

Әле тагын «Сак-Сок бәете», «Пар-пар үрдәкләр йөзәләр» (керәшеннәр җырлый) кебек йөзләгән көнкүреш җыр үрнәкләре дә кичә-бүген генә язылган җырлар түгел. Бу җырлар – халыкның үзе кебек күпме газап-михнәтләр кичереп, фаҗигале тарихи тормыш юлын үтеп, шушы халыкның шатлыгын-өметен уртаклашып, аннан бер генә мизгелгә дә аерылмыйча, бүгенгә кадәр килеп җиткән йола җырлары. Беренче стиль җырлары алар – татар җырының нигезе! Әлеге җырларга хас сыйфатлар:

 

– бу төр җырлар Идел буе төркиләренең барлык төркемнәрендә дә бар һәм бернинди этник, дини, техник сыйфатлар белән дә бер-берләреннән аерылмыйлар;

 

– аларның яңгырашында да бернинди этник, дини аерма юк. Әлеге җырларга шушы мәдәнияткә генә караган, йөрәккә ятышлы аһәң, ягымлы яңгыраш хас. Форма, рифма, темп һәм үлчәм үзенчәлекләренең төрлелеге, һәммәсенең дә шулкадәр камил, килешле булуы гаҗәпләндерә;

 

– сүзләрнең әйтелешендә, эчтәлегендә дә бернинди этник, дини аерма юк. Вакыт аралыгы зур булу сәбәпле, җырның сүзләре күп үзгәрешләр кичергән булса да, сүзләрнең әйтелешендә, җөмлә төзелешендә борынгы уртак чалымнар сакланган;

 

– җырның ахыргы фразасы бетәр алдыннан соңгы тактлардагы тетрахорд интерваллары (секунда, секунда, терция) төрле вариантларда үзара чиратлашалар һәм күп очракта тигез озынлыктагы ноталар аша хәрәкәт итеп, бары тик түбәнгә, тоник авазга киләләр. Биредә моңлы җырларга хас бизәкләр (мелизм) юк дәрәҗәсендә. Җырның мондый төзелеше беренче стильгә хас төп үзенчәлекләр булып тора.

 

Керәшен төркеме җырлары. Тарих агышында болгар-татар җыры берничә урында аеруча зур үзгәреш кичерә. Иң беренче үзгәреш, бүленеш VII гасырда берничә кабиләнең православие диненә күчүе була. Әлеге хәл болгар тарихында тирән эз калдыра. Болгар халкының һәм аның мәдәниятенең бүлгәләнү процессы шушы мизгелдән башлана. Акрынлап әлеге төркем музыкаларында чиркәү җырына хас күп тавышлылык, диатоник лад аралыгы, тамак төбе белән кычкырып җырлау, соңрак казаклыкка күчкәч килеп кергән ят алымнар күзәтелә башлый. Борынгы болгар музыкасында әлеге сыйфатларның берсе дә юк. Бүгенге керәшен, чуаш халык җырлары дип йөртелгән җырларның күбесе чын дөреслектә борынгыдан килгән болгар җырлары, алар йомшак, ягымлы җырлар һәм тулысынча беренче стильгә карыйлар. Рәхмәт керәшен кардәшләргә, алар, бернигә игътибар итмичә, төркемнәргә аермыйча, әлеге җырларны «үзебезнеке» дип җырлыйлар, бииләр, ата-баба йоласын да үтиләр.

 

Яңа җырлар иҗат ителсә дә, җырның шигырь төзелеше, формасы, лады, стиле төгәл сакланган. Борынгы җыр белән бүгенге җыр арасында үсеш, импровизация юк дәрәҗәсендә диярлек. Шул сәбәпле, керәшен һәм чуаш музыкаларында борынгы болгар музыкасының якынча дөрес үрнәкләре, яңгырашы сакланып кала алган да.

 

Мөслим һәм башкорт төркемнәре куллана торган мелизмнарга бай җырлар. Мин бу төр җырларны икенче стиль җырлары дип атыйм. Х гасырдан соң, болгарның ислам кабул иткән төркемнәрендә моңарчы билгеле булмаган яңа төр җыр стиле барлыкка килә башлый. Тора-бара бу төр җырлар бабаларыбыз тормышында бик әһәмиятле урын ала. Моның сере нәрсәдә? Урал-Җаек-Агыйдел аралыгындагы җирләрдә бөек күчеш чорында җыйнак кына бер төркем һун кабиләләренең яшәп калган булулары бик мөмкин. Болгар музыкасына «моң», моңлы итеп җырлау алымы да шушы чорда, шушы халыклар белән аралашу нәтиҗәсендә кергән дияргә нигез бар. Шулай булмаганда, болгарга моң алымы каян килгән? Җырның техник характеристикалары буенча, әлеге стиль – бу яклар өчен бөтенләй ят стиль. Әмма, ни сәбәпледер, халык аны кабул иткән. Галим Мәхмүт Нигъмәтҗанов моның сәбәпләрен күпмедер дәрәҗәдә эпос жанры аша аңлатып үтә. Әйтик, борынгы Ерак Көнчыгыш мәҗүси мәдәнияте белән мөслим төркеме эпос әсәрләрендәге рифма, үлчәм (өчкә-дүрт), ямб ритмикасы кебек охшашлыкларның булуы турында әйтә. (Татарские народные песни. – Казань: ТКИ, 1984 г. – 16-18 стр.) Ул безнең якка гына хас эпос жанры Ерак Көнчыгыш традицияләре нигезендә Җаек – Агыйдел аралыгындагы җирләрдә барлыкка килгән булуын искәртә. Дөрестән дә, бары тик татар һәм башкортларга гына хас моңлы җыр кебек якын-тирәдә билгеле булмаган үзенчәлекле бәет, мөнәҗәт, көйләп дини китаплар уку кебек сәнгать төрләре дә бары тик биредә генә барлыкка килгән һәм акрынлап болгар иленә, мөслим төркемнәренә таралган. Икенче стиль җырлары татар җыр сәнгатендә үзләренә генә хас катлам тәшкил итәләр.

 

 

Уел җыры

 

 

Икенче стиль җырлары («Әллүки», «Зөбәрҗәт», «Сакмар», «Сибелә чәчәк» һәм тагын йөзләгән җырлар) яңгырашы, көйнең йомшаклыгы, лад, ритмик үзенчәлекләре, җырны моңлы итеп башкарып булуы белән беренче стиль җыркөйләреннән аерылып торалар. Көй, зур интерваллар ясамыйча, пентатоник биш аваз ноталары аша аска яисә өскә хәрәкәт итеп, җырның азагында вак бормалар, мелизмнар ясап, соңгы тоник авазга килә һәм моң алымын көчәйтә. Әлеге җырларда «моң», «өстәмә бизәлеш» алымнары – беренчел. Аларга лирика хас, тетрахорд интервалларының әһәмияте юк. Музыка белгечләре татар һәм башкорт музыкасына моң алымы гарәптән кергән дип саный. Моңлы җыр алымы ул һәр халык музыкасында да бар. Әмма биредә барлыкка килгән татар һәм башкорт моңының яңгырашы, характеры бөтенләй башка. Шулай ук безнең якларда гына әйтелә торган бәет, мөнәҗәт көйләре һәм аларның яңгырашлары да гомум ислам музыкасыннан аерылып тора. Моң алымы гарәптән кергән дип саныйбыз икән, моңлы итеп җырлау алымы ни өчен гарәп илләренең берсендә дә, бигрәк тә көндәлек халык музыкасында юк? Гарәпләрдә азан әйткәндә яңгыраган аһәң ул тавыш, тембр һәм көйнең импровизацияле уртак яңгырашы гына. Берничек тә болгар-татар моңы түгел. Ни генә дисәк тә, Болгарда яңа төр үзенчәлеккә ия булган тыйнак, әдәпле, ягымлы тагын бер җыр стиле барлыкка килә.

 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 3
  • 0
  • 1
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи