Мәдәният Уку өчен 4 минут

Китәсең, моңсыз итәсең...

Күңелләрнең якты моңга сусаган бер чагы иде. Озак кына көттереп, зарыктырып, йөрәкләрне Луиза Батыркаеваның көй-­моңнары биләп-яулап алды. Алар бөтереп үзе белән күчмә кошлар – торналарга ияртте, су буйларына алып төште... Күңелләребез сизгерләнеп, сафланып калды. Хәтта офыкка карап, торналарны көтә башладык. Әнә, фәлән авылда торналар күргәннәр, фәлән районда борчак кырына төшкәннәр...

 

Композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Луиза Миңнегали кызы Батыркаева. /Р.Гали фотосы, «Татар­-информ».

 

 

Һаваларда торна тавышлары,

Ишетелә канат кагышлары...

 

Композитор Луиза Батыркаева белән шагыйрь Марсель Галиев иҗат иткән «Кайту» җыры кемне генә битараф калдырыр икән?! Бу җыр битарафлыктан арыну турында да:

 

...Кошларда да кеше язмышлары,

Чит җирләрдән кайтып барышлары...

 

Без кайту чорында яшибез. Үлгәннәр, үтерелгәннәр, язмышлары тапталганнар, нинди очракта да чын кеше булып кала алганнар кайта. «Кайту»ның сүзләренә, көенә дә әнә шул мәгънә салынган.

 

Югыйсә, Марсель үзе Луизага шаяртып кына: «Менә, балакай, минем сүзләргә дә көй язып кара әле», – дигән иде. Бу шигыре – иң яратканнарыннан. Ул аны күп кенә композиторга биреп караган иде, тик әллә аңламадылар, әллә ошатмадылар.

 

«Бу сүзләрнең үз көе бар, син шуны тап», – дигән иде шагыйрь композитор кызга. Көтелмәгән тәкъдимнән Луиза каушап калды. Бу көннән ул җан тынычлыгын җуйды. Укыганы бар, белә ул тирән мәгънәле бу шигырьне, көйгә салырга батырлыгы гына җитми иде. Колакта торна тавышлары, кеше язмышлары, йөрәк сагышлары, туган илгә кайту тантанасы...

 

Ул елны яз иртә килде. Шомырт, алмагач, чияләр, ак күбеккә коенгандай, ашыга-­ашыга чәчәк атты. Бөек Җиңүнең 40 еллыгын бәйрәм итәргә Казанга ветераннар җыелды. Җандагы моңга табигать аклыгы, орден-медальләрнең чыңы кушылды. Ул көннәрдә Луиза хастаханәдә була. Табиб: «Әле бер айсыз да чыгара алмам», – дип фаразлый.

 

Күңел касәсендә хисләр ташып түгелергә торганда иҗат итми түзеп кара әле син?! Юк, түзәлми Луиза, хастаханә киемнәрендә килеш өенә йөгереп кайта да, соңгы көчен җыеп пианино янына утыра. Дөньяга әле моңа кадәр билгесез илаһи моң тарала. Кат­-кат, туйганчы рәхәтләнеп уйный ул. Көйне ак кәгазьгә төшереп алгач, матур күлмәген, яраткан туфлиен киеп, урамга чыга. Нишләргә, шундый зур шатлыкны кем белән уртаклашырга? Дуслары күп, ләкин кайсына барырга? Җырчы Римма Ибраһимовага китә. Ишек төбендә керергәме­юкмы, бәлки үзләре күренмәсләрме, дип озак басып тора. Керергә батырлыгы җитми, килештермәсләр кебек, кире борыла. Зөһрә Сәхәбиева да якын дусты. Аларга юл ала. Зөһрә Луизаны пианино янына утырткач, өй эче якты моң белән тула. Күрше бүлмәдән чыгып баскан Хәйдәр Бигичев, Зөһрәсе зиһенен җыйганчы: «Бу җыр – минеке, үзем җырлыйм», – ди.

 

Зур сәхнәдән җырны беренче булып Хәйдәр Бигичев башкара. Аннан соң Хәмдүнә Тимергалиева һәм башкалар...

 

Марсель исә һаман да шаяртмакчы: «Син шуннан да яхшырак җыр яза алмыйсың», – ди. Үзенең яздырасы килә, ничек кенә әле. «Су буеннан әнкәй кайтып килә» шигырен Марсель Галиев Луиза өчен яза. Башка беркемгә дә күрсәтми, тәкъдим итми. «Бу көйне бары тик син генә яза аласың», – ди. Шагыйрьнең шушы сүзләре – композитор иҗатына иң зур бәя түгелмени?

 

Менә шушы ике генә җырын язса да Луиза музыка сәнгатендә олы мирас калдырыр иде. Җырлары күп аның. Гөлшат Зәйнашева сүзләренә язган «Бөтен нәрсә сине хәтерләтә» дигән җыры да, Наил Касыймов сүзләренә язганнары да җырлап, тыңлап туйгысыз.

 

Луиза китап нәшриятында редактор булып эшләп алды. Шагыйрәләр Фирая Зыятдинова, Шәмсия Җиһангирова һ.б. белән дус булды, аларның сүзләренә матур­-матур көйләр язды, халыкка танытты. Редактор булып җыр китаплары чыгарды. Композитор Луиза Батыркаеваның да халык яратып өлгергән 26 җыры китап булып дөнья күрде. Гадилеге, самимилеге белән Луиза барыбызның да яраткан композиторы иде.

 

Җырчылар, шагыйрьләр, композиторлар, барыннан да бигрәк җыр сөюче халкы белән бергә-бергә яшисе, иҗат итәсе иде дә бит, тик китәләр... Китүчеләр арасыннан Латыйф ага Хәмиди искә төшә. Гомере Алма­-Атада туган җирен сагынып үтә. Казакъ вальсына әйләнгән «Күңелле яшьләр» дигән җыры үзе генә ни тора. Бер китсәң, кайту авыр шул, гомер кыска.

 

Талантлы композитор көн дә туып тормый. Рәхмәт яусын Луизаның әти­-әнисенә. Кызларына дүрт яшь тулгач, аның талантын сиземләп, алга таба укыту өчен Свердловск өлкәсеннән Казанга күченәләр. Көчләрен дә, вакытларын да кызганмыйлар.

 

Үзбәк егете Абусәет Нәбиев та талантлы композитор. Никадәр генә үз милләтен яратса да, Абусәет үзенә караганда Луизаны ныграк ярата. Талантына баш ия, хөрмәт итә. Шуңа да ул, консерваторияне тәмамлагач, Казанда кала. Әлеге дә баягы – яшәргә уңайлы шартлар булмау талантларны сүндерә, читкә этәрә. Кешенеке төслерәк фатир, телефон сорап, Луиза ары сугыла, бире сугыла. Музыка тавышы өчен күршеләр белән ачуланышып бетә.

 

Әнә шундый тормыш ыгы­-зыгысы, ваклык­-түбәнлекләрдән саклап каласы килгәнгә, Абусәет, Казанда 5 ел яшәгәннән соң, Ташкентка күченә. Анда шәһәр уртасыннан болын кебек йорт бирәләр.

 

Беләм, кемдер: «Майлы икмәккә алданып китмәсеннәр», – диячәк. Ләкин композиторга күршеләр булган йортта иҗат итеп булмаслыгын үз башына төшкәннәр генә белә.

 

Композиторлар берлегендә дә Луиза Батыркаеваның иҗатын тулысынча бәяләп бетермәделәр. Берлеккә кабул итәр өчен дә Сара Садыйкова яшенә җиткәнен көтәргә булдылар кебек.

 

Мәдәният министрлыгында да Батыркаеваның үтенеченә колак салырга бик ашыкмадылар. Үтенече халык өчен иде. Җырларын җырлап, пластинка чыгару өчен бер хат-­рөхсәт яздырып алу иде. Булмады, бирмәделәр. Луиза Ташкентка китәр алдыннан Композиторлар берлегенә саубуллашырга керә. «Китмә», – дигән сүзне ишетәсе килә аның. «Хәерле юл»,– диләр. Кайберәүләр китүенә хәтта сөенеп калгандыр кебек.

 

Китте Луиза. Талантларны зурлый, кадерен белә торган яклар да бар. Беләм, Ташкентта аңа иркен, затлы фатир да, яшәү, эшләү шартлары да булыр. Кайда да югала торган түгел, эшләр, иҗат итәр, балалар үстерер. Ләкин талантларны зурларга үз халкы, үз җирлеге кирәк. Читтә никадәр зур булсаң да, онытыласың. Моңа тарихта мисаллар күп.

 

Луиза сәнгать осталарына гына түгел, ул халыкка, Татарстанга кирәк. Кайда гына яшәсә дә, әнә шул сүзләрне исеннән чыгармасын иде. Әйтергә теләгән сүзләрем кайту турында түгел, ә талантларны җибәрмәү һәм югалтмау турында.

 

Ул чакта Луиза китте. Сагынуга чыдый алмый тагын кайтты. Тагын китте. Кайтты. Яңа җырлар язды, китаплар чыгарды, авырды. Көрәште. Җиңде.

 

«Кайту» дигән җыры өчен Луиза Батыр-­Болгарига Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләген бирделәр. Ишеткәч, җиргә ятып (бакчада кишер чәчә идем), рәхәтләнеп еладым.

 

 

КАЙТУ

Марсель Галиев сүзләре

Луиза Батыр-Болгари көе

 

Олы юлдан яуга киткән чакта

Таң җиленнән томан таралды.

Авыл башындагы куш наратка

Атлар да бит борылып карады.

 

Һаваларда торна тавышлары,

Ишетелә канат кагышлары.

Кошларда да кеше язмышлары,

Чит җирләргә китеп барышлары.

 

Туган якның хәбәрләрен белдек

Ызаннардан искән җилләрдән.

Күпләребез олы юлдан кире

Кайталмады ерак илләрдән.

 

Һаваларда торна тавышлары,

Ишетелә канат кагышлары.

Кошларда да кеше язмышлары,

Чит җирләрдән кайтып барышлары

 

 

СУ БУЕННАН ӘНКӘЙ КАЙТЫП КИЛӘ

Марсель Галиев сүзләре

Луиза Батыр-Болгари көе

 

Су буеннан әнкәй кайтып килә,

Каз каурые алган кулына.

Чәчләренә, җылы карлар булып,

Тал мамыгы ява тын гына.

 

Хәтерлиме әнкәй күпме еллар

Шушы сукмаклардан узганын?

Эзләп төште микән сагынып ул

Чишмәдән су алган кыз чагын?..

 

Шул чакларга алып китәр сыман –

Атлар уйнап чаба үзәннән.

Туган җирләр әнкәй белән бергә

Бик үзгәргән инде, үзгәргән.

 

Су буеннан әнкәй кайтып килә,

Каз каурые алган кулына.

Эзләренә, җылы карлар булып,

Тал мамыгы ява тын гына...

 

«Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 47
  • 2
  • 0
  • 0
  • 1
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи