Журнал «Безнең мирас»

Үткәннән хатлар

«Исәнмесез, Афзал абый!
Сезгә Әлмәттә яшәүче әдипләрдән сагынычлы кайнар сәлам. Язган хатыгыз һәм командировка өчен дип җибәрткән акчагыз өчен бик зур рәхмәт. Мин инде, Союзның җае булмады бугай ахрысы, дип, газеталар өчен кечерәк парчалар язарга утырган идем. Шул сәбәпле роман (сүз «Хәзинә» турында бара, ахрысы. – Л.Л.) бераз туктап торган иде. Сездән акча килүгә, шатланып, тагын шуңа тотындым. Инде менә машинкада яртысын басып та бетердем. Июль ахырына бөтенләе белән басып бетереп, Казанга алып барам. Анда ничегрәк булыр икән? Проза секциясенең берәр кешесе өйдәме, әллә барысы ялга китеп беттеләрме? Мин Казанда торган чакта җәен язучылар ялга китеп бетә торган иде. Минем килеп йөрүем файдалы булырмы, юкмы, шуны әйтеп языгыз әле, зинһар.
Беләсе килгән тагын башка нәрсәләр дә бар. Партия өлкә комитетында язучылар белән киңәшмә үткәрелгән икән. Прозаиклар белән шагыйрьләрне чакырганнар, дип ишеттек. Моннан берәр ай элек драматургларны чакырулары турында, «Бүгенге көн һәм поэзия» дигән темага сөйләшү үткәрелүе турында хәбәр булган иде. Газеталарда язуларына һәм шул киңәшмәләрдә катнашкан иптәшләрнең бер-ике сүз белән хәбәр итүләренә караганда, киңәшмәләрнең һәркайсы бик кызыклы үткән икән.



Үзегезгә мәгълүм булганча, безнең нефть районнарында актив эшләүче йөзгә якын яшь язучы бар бит инде. Әнә шул яшьләр Әдәби берләшмә бюросыннан, ягъни Әдиптән, Рафаилдан һәм миннән сорыйлар:
– Язучылар союзы идарәсе иптәш Хрущев мәкаләсеннән соң нинди конкрет чаралар билгеләде? Нишләп безгә шуны аңлатмыйсыз? – диләр. Әнә шул чаралар белән якыннан таныш булмаганлыктан, без аларга җавап бирергә кыенсыныбрак калдык.
Афзал абый, сөйләшү нәтиҗәсендә бүген эшләнәсе, кичектергесез нинди эшләр өскә калкып чыкты? Язучылар союзы моның буенча зуррак җыелыш үткәрдеме, үткәрергә җыенамы? Өлкә комитетында булган сөйләшүнең стенограммасын укырга мөмкин түгелме? Драматургиянең артта калуы турында шактый хәвефле хәбәрләр әйтелә матбугатта. Киңәшмәдән соң Идарә драматургияне үстерү буенча ниндирәк чаралар күрә?
Бу сораулар безне борчып тора.
Әлмәт әдәби берләшмәсе – Язучылар союзының аерылгысыз кисәге бит инде. Берләшмәнең эшен тагын да җанлырак, файдалырак итү өчен Союзның нинди киңәшләре, күрсәтмәләре булыр.
Хәзергә хушыгыз.Эшегездә уңышлар, Үзегезгә сәламәтлек телим: Гариф Ахунов.


R.S. Безне сораган барлык иптәшләргә сәлам әйтегез.
5 июль, 1961 ел.»
Искәрмә: ахырдан кемдер «Җавап язылды.10.07.61» дип язып, имза куйган.
Хатны Ләбиб Лерон укыды.

Теги: Гариф Ахунов Яңалыклар Дөнья хәбәрләре

Галерея

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру