Шагыйрь Мөхәммәт Шәйхи (Мөхәммәтвәли Шәйхетдин улы Шәйхетдинов) 1949 елның 25 сентябрендә Татарстанның Мамадыш районындагы Еники-Чишмә (Түбән Кыерлы) авылында дөньяга килә. Басылып чыккан китаплары: «Ак буран» (2001), «Якты чишмә» (2015) һ.б. 1996 елның 16 февралендә вафат була. Тууына – 77, вафатына – 30 ел.
ӘТИ БЕЛӘН СӨЙЛӘШҮ
Ул якларга хәбәр бармый, әти,
Тик үзләре китә кешеләр...
Соңгы араларда
Бик еш менә
Син керәсең минем төшемә…
Әллә нинди сәер төшләр алар,
Саташумы чиксез-чамасыз? –
Акбүз атта чабып,
Безнең якка
Күз дә салмый үтеп барасың.
Чакырсам да,
Никтер эндәшмисең,
Безгә синең нинди үпкәң бар?
Аңламыйбыз, ахры:
Шулай бездән
Йөз чөерә микән киткәннәр?
Үткәннәрне тузан-туфрак күмә,
Телләр сүнә кайчак, ил яна.
Ата белән бала аңлашыр сүз
Бетеп бара мәллә дөньяда?!
Китми булмас җирдән,
Бер китәрбез,
Вакыт дәшеп алыр үзенә...
Калганнарны уятырбыз микән
Төшләренә кереп без менә?
МИН БИЛӘРДӘ БУЛДЫМ
Мин Биләрдә булдым.
Аяз көндә
Якты нурлар алда уйнап тора.
Үткәннәргә кайтып булмаса да,
Уйлар үткәннәргә гел тартыла...
Һәм үткәнне күзли, күзли кеше
Хәрабәләр аша, көлләр аша...
Хаталана кайчак шулай кеше,
Чынлыкка да шулай якынлаша.
Яшәгәндә уйланмыйча булмый,
Уйланганга уйлар, һай, күп алар!..
Җир бәгъренә җәрәхәтләр уеп,
Ник ашкына кеше, кая бара?!
Гөлләр үсәр җирне көлләр итеп,
Мәнсезлеккә сарыф итә көчен...
Мин Биләрдә булдым,
Аяз көнле
Бүгенемнең кадерен белер өчен...
КҮРЕШҮ
Күңел гел ашкына. Җанда сагыш.
Уйлар урый Болгар тирәсеннән.
...Болгар кызы – минем әби, ахры,
Карап тора миңа тирмәсеннән.
Карап тора, әллә таный инде,
Моңсу караш яктыргандай була.
Кабаланып ала чиләкләрен,
Чишмә юлы серле җырга чума.
Су юлында җырлый көмеш чиләк,
Хәтта ул да сөенә мин килгәнгә...
...Үткәннәрдә кунак булып кайту
Эләгә икән ул кемнәргә!
Барган саен кунак булып кайтам,
Җанга нурлар төйим сыйган кадәр.
Кыен булсын, барыбер җанга рәхәт,
Барыр үткәннәрең булса әгәр...
ШИГЫРЬ УКУ
Үз-үземә шигырь укып чыктым,
Озын чагы иде төннәрнең.
Урам тутырып чабып йөргән җилләр
Кинәт тынып калды бермәлне.
Өй артына сузылып ап-ак көртләр
Тын да алмый шигырь тыңлады.
Уйга чумган дөнья кылларында
Шигъри аһәң ярсып зыңлады...
Уйлата да шигырь, елата да,
Керсен генә шигырь җаныңа,
Ияртә дә китә үз артыннан,
Карамыйча малың, даныңа…
Шигырь уты көчле. Чын шигырьләр
Бервакытта да бушка атмаган.
Юкка гынамыни шагыйрьләрнең
Җанын кыйган явыз патшалар…
Шагыйрьләрдән котылырга була,
Ә шигырьдән, белмим ул ягын…
Үз-үземә шигырь укыдым да,
Һәм үземне-үзем тыңладым...
Күңелләрнең китек чагы иде,
Авыр чагы иде дөньяның.
Ишетә белүчеләр ишеткәндер,
Тыңлый белүчеләр тыңлады...
...Үз-үземә шигырь укып чыктым,
Озын чагы иде төннәрнең.
Ә аннан соң укыр шигырем бетте,
Күңел түренә үрелеп эзләндем...
Тик бер генә шигырь калган анда,
Ләкин әле аңа иртәрәк...
Мин укырмын аны, соңгы чикнең
Соңгы сызыгына җитәрәк...
Нинди булыр алкыш, әйтә алмыйм,
Йә, кайсыгыз ачык әйтә ала?!
Һәрбер адәм яза торган җыр ул –
«Яшәү-үлем» диеп атала…
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала