Журнал «Безнең мирас»

Йорт җанлы Туфан

Туган авылын, туган нигезен җаны-тәне белән яратучы татар баласы (үзе әйтмешли!) иде ул. Сагына иде авылын. Язганнарының күпчелеге тикмәгә генә авыл һәм аның кешеләре турында булмагандыр. Бер «Әлдермештән Әлмәндәр»е генә ни тора!Заманында Мәрәтхуҗадагы үз йортларында яшәп тә алды кебек. Кечкенә трактор (кайбер як халкы аны «Беттем-беттем» дип атап йөртә. – Л.Л.) сатып алуы, Туфан абыйның аны йөртеп азап­лануы, артка чигә алмыйча иза чигүе хакында каләмдәш дусты Марсель Галиев мәзәк итеп тә язды...


Әйе, ярата иде ул авылны. Шуңадырмы, гомер кояшы баеп килгән бер вакытта, ягъни соңгы елларда, Туфан абый төрле җирдә йорт салу яисә салдырту белән мавыгып алды: кайсын – кызык өчен, кайсын – ял итү өчен, кайберсен – яшәр өчен, бакчасында казыныр өчен. Чын авыл баласы бит – ничек эшсез торсын инде Туфан!


Кайчандыр ул да, калага килгән күпчелек авыл баласы шикелле, фатирсызлык белән интеккән. Яңа фатирга өмет итүләр кая, искесе булса да ярар иде дә бит кана... Хәер, аның иске дигәнендә яшәве дә кайчак үзе бер газапка әйләнә...


Минем архивымда Туфан абыйга турыдан-туры кагылган, аның үз кулы белән язылган бер язма саклана. Ул – язучы, драматург, берлек әгъзасы, 34 яшьлек Туфан Миңнуллинның Татарстан Язучылар союзы (ул чакта «берлек» дип аталмый иде әле. – Л.Л.) идарәсенә язган үтенече:


Татарстан Язучылары союзы идарәсенә Язучылар союзы члены 
Миңнуллин Туфаннан


Үтенеч.
Мин бүгенге көндә хатыным һәм балам белән бер бүлмәле (20 кв.м.) иске фатирда яшим һәм эшлим.Уңайлыклары юк: гомуми коридор, санузел юк, караңгы – көндез дә ут белән утырырга туры килә.
Шул сәбәпләр аркасында иҗат итүе кыен. Фатир бирүегезне сорыйм.
Имза.
6 январь, 1969 ел


Үтенеч астына кемдер «Халитов (Яхъя Халитов, дип уйларга кирәк. – Л.Л.) квартирасы бирелде. Март, 1969» дип язып куйган. Кем әйтмешли, иске фатирдан – иске «яңа» фатирга! Ул чорда шактый танылган тәрҗемәче-редактор Яхъя Халитов кадәр Яхъя Халитовның фатиры булгач, ул әллә ни начар булмагандыр әле. Яктырак, иркенрәк фатир булгандыр...


...Вафатына берничә ай калып барганда, эшкә якынрак булсын дип, Туфан абый Дәүләт Советы бинасы янындагы яңа бер таш йортка күчкән иде. Гаиләсе белән, әлбәттә. Ләкин ул фатирда озын-озак еллар иркенләп яшәргә, дәртләнеп иҗат итәргә язмады шул аңа: 2012 елның 2 май көнне Туфан ага Миңнуллинны Ходай үз хозурына – Мәңгелек йортына алды. Җирдә эш бетмәс, кайт әйдә, дигәндер инде...


Теги: Ләбиб Лерон Яңалыклар

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру