Журнал «Безнең мирас»

Йомры җөмләләр

DSC_0038
Милләтнең бәхетсезлеге – хәтерсезлектә.
***
Тарихка кайту – кунакка кайту түгел ул.
***
Без шундый халык: без сатылмыйбыз, безнесатып кына алалар.
***
“Милләт! Милләт!” – дип кычкырудан гына милләтнең хәле яхшырмый.
***
Кешене үткәнгә хәтере алып кайта.
***
Хәтере барның әйтере бар.
***
Синең татарча әйткәнеңне ишетмәмешкә салышкан кеше үз телен белмәгән татар булыр.
***
Билем, билем, дия торгач, илем барлыгын да онытканмын.
***
Үткәнемә карасам, киләчәгем күз алдыма килә.
***
Нәсел-ыруын барлаган – яшәү мәгънәсен аңлаган.
***
Манкорт татарга чит тел якынрак.
***
Рус телен иң камил белгән кеше үз телен белмәгән татар булыр.
***
Авыру илдә сәламәт яшәп булмый.
***
Алдакчы илдә алданмыйча яшәү мөмкин түгел.
***
Балаларың, оныкларың туган телендә сөйләшмәсә, “Мин – татар!” – дип лаф оруыңнан ни файда?!
***
Тәхеттәге бәхетнең гомере дә ләхет белән чикләнә.
***
Туган якның иң гади сые да чит илнең иң затлы ризыгыннан тәмлерәк.
***
Ватан өчен нәрсә эшләгәнеңне халык әйтер.
***
Бу илдә самолетсыз да очарга мөмкин.
***
Мәхәббәт шигырь дә, бала да тудырырга сәләтле.
***
Әгәр ләззәт өчен түләргә кирәк икән, бу нинди ләззәт инде.
***
Өйләнгән ир – көйләнгән ир.
***
Кияүдән кайтып килгән хатынны чәчәк тотып каршыламыйлар.
***
Янымда син булсаң, мин үземнең тышкы кыяфәтем өчен оялмыйм.
***
Мәхәббәтем шулхәтле көчле, тик тәгаен кемне яратканымны гына белмим.
***
Кияү – калымсыз, кәләш талымсыз иде.
***
Ялгызлыкның пары юк.
***
Бер белмәгән кызга өйләнгәнче, кабат үз хатыныңа өйләнүең күпкә яхшырак.
***
Иренең сөяркәсенең ире белән төн уздыргач, ир-ат халкына аның бөтенләй ышанычы бетте.
***
Күзләреңә карап, йөкле икәнемне белдем, дип әйткән ди бер гашыйк кыз сөйгәненә.
***
Өйләнсәң – яшьли өйлән, картайгач, кире уйлавың бар.
***
Сөям, дип әйтүгә, селәгәе агып төште.
***
Кызларны үзеңә карату өчен тылсымчы булу мәҗбүри түгел.
***
Тозсыз хатынга караганда, баллы хатын яхшырак.
***
Өйләнмәгән ир үзенең нинди хайван икәнен белмичә яши.
***
Армиядә “бабай” булуга караганда, гаиләдә бабай булу барыбер күңеллерәк.
***
Тәрбияле гаиләдә матчага кыстырылган талчыбык та тәрбияли.
***
Сөйгәненә мәхәббәтен аңлаткан вакытта кайберәүләр телсез генә түгел, сукыр да була.
***
Чит-ят хатыннарның ысылдавына караганда үз хатыныңның өрүе җанга якынрак.
***
Язучының азганы – шәп әсәрләр язганы.
***
Тукайдан ераклашкан саен без Тукайга якынаябыз.
***
Чакырып-чакырып та илһам килмәсә, аның каршысына үзең бар.
***
Иҗат итү өчен шартларны яхшыртам, дип йөри торгач, иҗатка бөтенләй вакыт калмады.
***
Затлы нәселнең гомере – китаплы.
***
Аккош күле – сихри күл, шагыйрьләргә – шигъри күл.
***
Плагиат булу өчен укый-яза белү үтә мөһим.
***
Шагыйрь теле – шигъри тел, шигырь теле – сихри тел.
***
Мин тәгаен хак беләм: ак кәгазьгә язып булмый ак белән.
***
Гашыйк булган саен шигырь язса, кәгазь җитмәс иде шагыйрьгә.
***
Аксакал булу өчен сакаллы булу мөһим түгел.
***
Сүз боткасында май булмый.
***
Китапханә киштәсендәге китап кибет киштәсендәге китаптан бәхетлерәк.
***
Җөмләсе булса, ноктасын гына куярга урын табылыр.
***
Муза килгән көнне илһам килмәсә дә ярый.
***
Китапсыз өй тәрәзәсез өйгә тиң.

Теги: Ләбиб Лерон Яңалыклар

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру