Журнал «Безнең мирас»

Фин мунчасы

Ике куллап «трехлинейка» винтовкасын кысып тоткан Сәлимгәрәй урман эчендәге алан кырыеннан салынган сук­мактан атлый да атлый. Свирь елгасы ярына утырган Лодейное Поле исемле каладан егерме өч чакрым ераклыкта, Канома елгасы ярындагы окоплы, таш йортлы урынга сугышка килеп эләкте ул. Бирегә аны 1941 елның октябрь азагында ки­тергәннәр иде, инде менә өченче айга китте. Урыс әйтмешли, бу сугыш аның өчен: «Кому — война, кому — мать родная!»


— Мин сугышка килеп эләктем! — дип әйтергә Сәлимгә­рәйнең теле дә әйләнми. Алар «сугышып яткан» зур гына алан­ны икегә бүлеп, Канома елгасы ага. Тирәнлеге дә, киңлеге дә метр ярымнан артмас. Бу инеш 1939 елга кадәр СССР белән Финляндия арасындагы чикне билгеләгән. Аланның теге ягын­да — финнар, ә бу ягында кызылармеецлар. Сугыш башлангач, 1941 елның августына кадәр финнар Кызыл Армия гаскәрлә­рен шушы элекке чиккә кадәр куып китергәннәр дә бу якка чыкмыйча туктап калганнар. Август урталарыннан бирле, мон­да сугыш та, атыш-үтереш тә юк. Финнар да, кызылармеецлар да тыныч кына, бер-берсенә тимичә, бер-берсен күрмәмешкә салышып яшәп яталар. Финның тамагы тук, ә совет сугышчы­лары ярымачлар. Ярый әле урман бар, анда төрле җәнлек, кош-корт җитәрлек. Шулай очын очка ялгап яшиләр. Ара-тирә Лодейное Полодан да аз-маз ипи, тоз, бәрәңге китергәлиләр. Тәмәке, аракы да күренгәли, атыш юк — яшәсен шушындый сугышлар! Тик бер ягы...


Барлык сугышчыларны бет басты. Старшина Никодимов әйтмешли, «ядреная вошь!» Башы япон пулясы кебек тупак, арт саны очлы, сырты кара. Канны эчәр өчен махсус яратыл­ган. Кайберләре бармак башы кадәре бар инде, каһәр. Иртәнге аштан соң да, кичке аштан соң да данлы кызылармеецларның төп эше — бет үтерү! Ә ул, Ходай тарафыннан солдатның кан туганы итеп яратылган мәхлук җан, көннән-көн күбәя, көннән-көн үрчи.


Дистәләгән әзмәвердәй ирләрнең өстәл артына, мич янына тезелешеп утырып, тактага салып шарт та шорт бет үтергән­нәренә инде Сәлим тыныч кына карый да алмый. Араларында урыс ялкаулары җитәрлек, постка чыгасылары килми. Бет үтерсә үтерә, өйдә ятса ята — чыкмый. Бигрәк тә җырларга һәвәс Коновалов фамилиялесе.


Сәлим күбрәк вакытын сакта уздыра. Старшина әйтмешли, «воля» монда, ягъни ирек-иркенлек. Бетләрен дә чишенеп шунда каккалый. Чөнки Устав таләпләре юк монда, сакчы тәрәзәдән күренеп тора. Бет койгач, Сәлим янә аланны уратып салынган сукмак белән атлый да атлый. Атлый һәм үзе өчен, күңелен басып, җырлап та җибәрә. Итек табаннары белән тапталган сукмак урман кырлап килә-килә дә, кискен борылыш ясап, Ка­нома ярына чыга. Шулай да ярга ук барып җитми, ике-өч метр ара калдырып, яр буйлап сузылып китә...


Бүген җомга! Мөселманның изге көне! Әнисе мунча яккан­дыр инде. Кичен мич төбенә таба белән пәрәмәчләр куйган­дыр. И-их! Бер генә кичкә авылга кайтырга иде дә ике себер­кене бетергәнче эссе ләүкәдә чабынырга иде! Ә инде мунча­дан чыккач, кайнар пәрәмәч ашап, сөтле чәй эчеп, йөрәккәйләрне йомшатырга иде...


Сукмактан атлаулары рәхәт! Җил кузгалып, буран күтәрелә башлады. Наратлар, ботак-бүрекләрен селки-селки каядыр куз­галып китәргә теләгәндәй, чайкала башладылар. Ә киң итәкле чыршылар аскы, куе, зур ботаклары белән тирэ-якларын тырышып-тырышып себерергә тотындылар.


Сәлим толыбының якасын күтәрә биреп, буран шавына кушылып, моңлы тавыш белән җыр суза башлады:


Агыла ла болыт, ай агыла,


Каен башларына кагыла шул,


Каен башларына кагыла.


Сагындыра йөргән сукмаккайлар,


Күреп булыр микән тагы да.


Егет карт наратка аркасы белән сөялде. Күңеле тулды. Сугышка китәр алдыннан, курка-курка гына, кызара-кызара гына тоткан күрше кызы Нәфиганың тыгыз тәне исенә төште. Кө­тәр микән?!


Арттан, калын наратлар арасыннан, бик тә акрын гына, кинәт татарчалап эндәштеләр:


— Әй, егет! Әссәламегаләйкем!


Һич тә көтелмәгәннән Сәлимгәрәй дертләп сискәнеп кит­те. Шалтыратып мылтык затворын тартты. Тик шул ук татар­чалап әйткән тавыш аны туктарга мәҗбүр итте:


— Син ата башлама тагын. Тынычлан! Мөселман бит мин! Сәлим мылтык затворыннан кулын алмыйча, аның көбәген аска каратты да карлыгып чыккан тавыш белән сорады:


— Син кем?


— Татар кешесе мин, синең кебек. Мөселманмын. Тик фин солдаты мин. Синең белән сөйләшәсем килә. Ас мылтыгыңны аркаңа яисә кулбашыңа. Хәзер чыгабыз яныңарак. Икәү без.


Сәлим азрак икеләнеп торды да мылтык каешын уң як кулбашына киде. Шул ук мизгелдә бурап-бурап әйләнгән кар пәрдәсе эченнән бер-бер артлы атлаган ике гәүдә күренде. Дүрт-биш адымдагы наратлар артында гына посып торганнар икән. Икесе дә муеннарына немец автоматлары асканнар. Капюшонлы, җылы кыска тун кигәннәр, кулларында да мех перчаткалар. Икесе дә яхшы спортчылар, ахрысы, җиңел атлыйлар. Үзләре елмая, күзләре елтырый. Сәлим янына җитәргә берничә адым кала, икесе дә тукталды. Алдагысы татарча сөйләвен дәвам итте:


— Башта сөйләшик. Аннан соң инде, безгә ышансаң, куллар биреп күрешербез.


Тавышы күкрәк түреннән гөрелдәп чыккан чын татарныкы иде. Үзе дә кара күзле, алсу йөзле чын мөселман егете.


— Мин инде атнадан артык йөрим монда, синең җырларны тыңларга. Син шушы зур нарат төбендә туктарга яратасың. Җырларың бигрәк моңлылар инде. Үзләренең сүзләре дә матурлар. Шәп җырлыйсың!


— Сез кемнәр?


— Мин татар егете Хәмидулла Яппаров. Әтием — Пенза ягы татары. Большевиклар патшаны аткач, Финляндиядә калган. Сәүдәгәр. Инде менә Финляндияне яклап, сезнең белән очрашырга да туры килде...


— Әллә иптәшең дә татармы?


— Түгел. Фин. Исеме Альфонс. Безнең командир бүген синең белән сөйләшергә ялгызымны җибәрмәде. Ышанычлы иптәш булсын, диде. Мин инде сезнең белән утыз тугызынчы елдан бирле сугышам. Үзем яшәгән Финляндия җире өчен.


Сәлим аптырап сорады:


— Ә миннән сезгә нәрсә кирәк?


Мин татары көлеп куйды:


— Монда сугыш юк. Ә Мәскәү янында сезнең гаскәрләрне немец бик каты кыса. Безнең, мондагы финнарның, сезгә тәкъдимебез бар. Сезнең яктагы Канома елгасы ярында фин мунчасыбар. Финнарча ул сауна атала. Сез дә якмыйсыз ул мунчаны, безнең дә йөргәнебез юк. Ике як та курка ягарга. Ә ул төзек, ягарга яраклы. Әйдәгез, килешеп эш итик. Иртәгә, бер ягабыз саунага. Аннан соң ике көн сез ягасыз...


_ Әллә сезне дә бет бастымы?


— Без юк бездә. Бетне үтерә торган дезинфекция машинасы бар безнең. Немецлар бирде. Саунада, эссе парда утырасы килә. Тәнгә кирәк.


Сәлим генә җавап бирмәде. Бераз уйланып торды.


— Син, Хәмидулла иптәшең белән моннан китми тор. Мин үзебезнең старшинаны алып килим әле. Бик акыллы абзый ул.


— Безне алдамассың бит инде?


— Юк! — диде Сәлимгәрәй, ныклы тавыш белән.— Мин дә синең кебек мөселман бит.


Сәлим старшинаны тышка чакырып алып чыкты да кыска гына итеп фин солдатлары белән очрашканын сөйләде. Стар­шина, чаларган башыннан бүреген салып, чәчләрен сыпырды, кире киде. Азрак каушаган күзләрен Сәлимгә текәде:


— Кайда алар?


Сәлим карт наратлар ягына кулы белән күрсәтте:


— Әнә шунда инде, безне көтәләр.


— Киттек әйдә. Сөйләшик чынлап.


Алар наратлар янына килеп җиткәндә, агачлар артыннан финнар өчәү чыктылар. Өченчесе таза гәүдәле, утыз биш яшьләр чамасындагы кеше иде. Үзе белән таныштырды:


— Ихталайнен. Лейтенант.


— Никодимов. Старшина.


Фин офицеры урысча яхшы сукалый иде...


Шул төнне очрашып сөйләшкәннән соң, Канома елгасы буендагы саунаны алмашлап ягып, мунча керә башладылар. Ике көн финнар якса, бер көн ял иттергәч, урыслар ягалар. Урыс­лар дип әйтелә генә инде. Мунча ягу, су ташу, барысы да Сәлим өстенә йөкләтелде. Ике-өч атна үтүгә, сугышчылар арасында бетнең әсәре дә калмады. Тик беренче кышны, каен себеркесе булмаганнан, чыршы, нарат ылысларыннан ясалган миннекләр белән чабындылар. Тәннәре тимгел-тимгел булып яргаланса да, нык чабындылар, ләззәт таптылар. Бет ашаган эзләр дә юкка чыкты, тәннәре шомарды. Мунча эчендә, кайнар суда эчке күлмәк-ыштаннарын юдылар, элеп киптерделәр. Бу яктан эшлә­ре җайга салынды. Ияләнә төшкәч, бер-берсен күчтәнәчләр белән сыйладылар. Финнар күпләп колбаса, ыслаган балык, чучка салосы, ә бу як күбрәк аракы, спирт калдырды.


Финнар үзләренең сауналарында чабына белмиләр икән лә, тик эсседә парланып кына утыралар икән. Кемгә нәрсә ошый бит инде.


Сталинград сугышы кызганнан-кызып, ноябрь урталары җитеп килгән бер төнне тыштан акрын гына тәрәзә кактылар. Ак халат кигән озын буйлы фин солдаты икән. Кабалана-кабалана, пышылдап хәбәр салды:


— Безнең фин фашистлары, сигураннар килде бүген. Сигез кеше. Бүген төнлә белән сезне юк итмәкчеләр. Чарасын күре­гез!


Әлеге кеше төнге караңгылыкка кереп юк та булды...


Тавыш чыгармыйча, ут яндырмыйча хәзерлек уздырдылар. Ике кул пулеметы, байтак гранаталар алып ак маска-халатлар киделәр. Йортның көнчыгышка караган бер тәрәзәнең рамын алып, мылтыкларын күтәреп, карлы аланга төштеләр. Йортны урап чыгып, чыршы ботаклары астына постылар. Ярты төн уз­гач, старшина һәрберсенә йөзәр грамм спирт салып, берәр кисәк колбаса тоттырды...


Ауга чыккан бүреләр кебек тонык ай яктысында финнар ягыннан актан киенгән шәүләләр күренде. Алар үтә нык сак­лык белән бер-берсенең эзенә басып атлыйлар иде...


Бәрелеш кыска һәм кискен булды. Ике кул пулеметының ут сиптерүенә гранаталар шартлавы, мылтыклардан атулар кушылды. Автоматтан ата башлаган өч фашистны да юк ит­теләр. Җәрәхәтле ике сигуранны штыклар белән чәнчеп үтер­деләр. Өченчесен йорт эченә алып керделәр. Бот төбендәге җәрәхәтен кысып бәйләп канын туктаттылар да, ашлык ташый торган алашаны чанага җигеп, Лодейное Полога озаттылар...


1944 елның кышында, азрак салмыш СМЕРШ капитаны җитәкчелегендә өч кеше килеп төште. Капитан фин сигураны түгел, шунлыктан үзе сугышырга, башын пулялар астына куяр­га җыенмый иде. Старшина Никодимовны каршына бастырып боерык кына бирде:


— Бүген төнге бердә барлык сугышчыларың белән барып финнарны юк итәсез. Аларны кырып бетергәч, бер сугышчыңны мине алырга җибәр. Мин барып карармын. Аңладыңмы?


Старшина капитанга бик тә тырышып честь бирде:


— Так точно, аңладым! Слушаюсь! Башларга рөхсәт ите­гез. Мин сиздерми генә наблюдательләр куйыйм.


— Рөхсәт.


Старшина борылып күрше бүлмәгә кереп китте дә Сәлимгәрәйне ияртеп йорттан чыкты.


— Сәлимгәрәй! Бар, урман эченә кереп, ярты сәгать чамасы яшеренеп ят. Артыңнан күзәтмиләрме, тикшер! Аннан дустың фин-татар янына ычкын. Җиткер, шулай-шулай, сезне бүген төнлә белән юк итәргә кушалар. СМЕРШлар килде, диген. Үзләре түгел, безгә кушалар, диген. Китсеннәр тылга...


Сәлимнең тәрәзә чирткәненә Хәмидулла чыкты. Аның ар­тында командирларының олпат гәүдәсе күренде...


Ике татар егете башкача очрашмаячакларын белеп кочаклашып хушлаштылар. Хәмидулла, кулындагы сәгатен салып, дустына тоттырды:


— Истәлегем булсын сиңа, Сәлимгәрәй. Хуш, дус!


Сәлим аңарга чалгыдан үзе ясаган агач саплы пәкесен сузды:


— Минем сиңа бүләк итәрлек әллә нәрсәм юк инде. Шу­шыны булса да ал...


Финнарны юк итәргә киткән төркем командиры старшина җибәргән кечкенә буйлы солдат СМЕРШ капитанына доклад ясады:


— Иптәш капитан! Финнар юк анда. Казармаларын таш­лап, чаңгыларын киеп тылга тайганнар...


Өстәл артында эчеп утырган СМЕРШник ачулы күзләрен каршысында басып торган солдатка текәп, өч катлы итеп сүге­нергә тотынды...


2002

Теги: Зәки Зәйнуллин Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру