Журнал «Безнең мирас»

Европада татарча сөйләшегез! М.Мәһдиев эксперименты

“Европага тәрәзә тишкәндә...” исемле мәкаләдән өзек.
Скрипка белән аккордеон шуны сөйли иде ахрысы. Төн уртасында Латвия җиренә кердек диделәр. Бер станциядә туктап торабыз.



 Киоскларга таралдык. Бу станцияне дә бездән гаскәр саклый иде.Конфет сатып алдык, «Лайма» фабрикасы. Кәгазенә сыер рәсеме төшерелгән. Дөресен әйтим, моңарчы мин кабып караган конфетлар конфет та булмаган икән... Вокзал мәйданында су ала торган фонтан бар. Ике метрлы рычагы агачтан. Бер латыш хатыны шуны баса алмыйча газаплана. Ул минем әнигә охшаган. Күңелем тулып китте дә, йөгереп барып, рычагка ябыштым, ярдәм итәргә булдым. Рәхмәт ишетим әле бер. Ләкин карчык йөземә күтәрелеп карамыйча, дәшмичә генә мине рычаг яныннан этеп чыгарды. Иске ботинкалы, иске телогрейкалы, буй-буй халатлы тагын бер эшелон халыкның үз иленә килеп керүенә әби шатланмый иде, ахрысы. Киосклар янында да байтак ачыш ясадык. Русча эндәшәбез инде, алар телен белмибез бит. Алар исә читкә борылалар. Шунда Расим исемле иптәшем белән бер киоск янына килеп бастык та мороженое алмакчы булдык. Киоск авызына килеп җиткәч, үзара татарча сөйләштек. Аннан мороженое сорадык. Сары чәчле, зәңгәр күзле, калку күкрәкле латышка безгә мороженое гына түгел, астан ике шешә «Рижское» сыра да алып бирде.


Моны мин нәкъ утыз ел үткәч тагын бер сынап карадым. Яшьлегемне сагынып 1980 елда Юрмаладагы иҗат йортына (Дубулты) путевка алдым. Поездда барганда гаиләмә әлеге мөнәсәбәт турында сөйләдем. Бу ситуация белән улым бик кызыксынды. Эссе көн иде, вагонда бөркү. Сизәм, менә-менә Латвия чиген үтәчәкбез. Беренче станция Себеж булырга тиеш. Менә шунда без улым белән эксперимент уздырмакчы. Менә поезд таныш станциягә керде, әнә ике төрле язулар, ике телдәге исемнәр. Халык перрондагы киоскларга таралды. Бөтенесе сыра, лимонад эзли, минераль су сорый.


— Юк.


— Юк.


— Юк...


Сатучыларның җавабы шул гына. Менә безнең дә чират җитте. Юри татарча сөйләшәбез.


— Их, бер-ике шешә лимонад алырга иде хәзер,— дигән булам мин улыма.


— Юктыр инде, булса бирер иде,—ди анысы да, тишек борын, артистлана.
Шунда мин сатучы хатынга татарча:


— Ике шешә лимонад, пожалуйста,— дим.


— Что вы говорите?


— Две бутылки лимонада не найдется?—дим болай да ходай биргән акцентымны көчәйтеп.


Ә улым һаман әле татарча ләкелди минем белән.


— У вас авоська есть?


Булмыймы соң? Совег илендә яшәгән кешенең авоська-сы булмыймы? Шундук чыгарып бирәм. Астан ул авыраеп менә. Мин авыз ерып:


— Палдиез,— дигән булам (рәхмәт).


Сары чәчле хатын да елмаеп:


— Лудзу, лудзу,—ди (пожалуйста).


Купега керәбез. Челтәрне бушатабыз. Ходавәндә! Салкын кара шешәле сыра. Дүртәү. Лимонад. Өчәү, һәм өч шешә минераль су. Минем эксперимент расланды.

Теги: Мөхәммәт Мәһдиев Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру