Журнал «Безнең мирас»

Байгара яланында төче күмәч

...Байгара кырларында жнейка белән без өчәү бодай чабабыз. Бездән өч яшькә олы Папай Нигъмәте жнейкада «старший», мин «памушник», ә Хирахау Халите безнең «куних»: атларны карый, ашарга пешерә.
Жнейкага өч ат җигәбез: Захмай, Әмәт, Даружный. Иртәгә – Корбан бәйрәме. Өйләдән соң яңгыр ява башлады. Нигъмәт, өч яшьлек, сыер кебек кызыллы-аклы төстәге Ала Тайга атланды да, жнейканың сынган ике шатунын алып, авылга кайтып китте.
-М ин өйдә кунармын. Бет­ләтте, мунча керәм. Иртәгә сезгә Корбан бәйрәме күчтә­нәчләрен алып килермен. Пәрәмәч, коймак-кыстыбыйлар... Көтегез. Азрак он бар анда, төче күмәч әтмәлләгез.
Байгарага килгәнгә өченче көн генә китте. Бригадир Бакыйр Сәвәләй безгә эшне «кисеп» тоттырып китте:
– Ике көннән хатыннар көлтә бәйләргә килә. Көн-төн чабыгыз бодайны, аларга эш җитәрлек булсын!
Көн-төн бодай чабабыз. Шунлыктан, куыш та әтмәлләп тормадык.
Нигъмәт кайтып киткәч, вак кына яңгыр сибәли башлады. Жнейка платформасын күтәртеп терәүләр куйдык та, астына кереп яттык. Үтереп ашыйсы килә. Шунда Халит әйтә миңа:
– Карале, бер төче күмәчлек он бар. Син тал арасыннан коры-сары алып кил, мин камыр басыйм. Жнейка астында, бик кыздырмыйча гына учак ягып, шул төче күмәч камырын көлгә күмик.
– Яңгыр бит...
– Булса соң! Жнейка платформасы калайдан – янмый ул.
Шулай эшләдек тә. Халит камыр баса, мин тал корысын ягып, жнейка астында учак ягам. Бик күп булмаса да, утлы күмер төште. Халит, камыр изеп, түгәрәк кенә бер төче күмәч ясады. Шул төче күмәчнең камырына бер чыбык белән аркылыга сызык сыза.
– Нигә инде ул сызык?
Халит камырга, сызыкның бер ягына «Зәки» дип, икенче ягына «Халит» дип язды.
– Менә бүлдем төче күмәчне. Яртысы – синеке, икенче яртысы – минеке.
– Пешкәч тә урталай сындырыр идең әле.
– Юк инде. Пешкәндә үк кем ашыйсын белеп пешсен!
Һәм... төче күмәч, чыннан да, кем ашыйсын «белеп» пешкән икән. Халит, учак көлен читкә чыбык белән этәреп, төче күмәчне кулына ала башлады. Тик күмәч кайнар иде. Ул төче күмәчне сызык буенча урталай сындырды. «Зәки» дип язылган яртысын миңа биреп, «Халит» дигән яртыны үзенә алды.
Ачыктырган – күмәч бик тәмле иде. Халит үзенә тигән өлешне кабып карады да, чәйнәүдән туктады.
– Аша, Хирахау! Нигә туктадың чәйнәүдән?
– Пешмәгән бит бу. Чи. Синеке пешкәнме?
– Пешкән.
– Бирәле, кабып карыйм.
Кечкенә кисәк сындырып бирәм. Кабып чәйни.
– Пешкән синеке, әй! Ә минем як – чи, камыр гына. Ашарлык түгел.
Үземнең кисәкне урталай сындырам да яртысын Халиткә сузам.
– Тот! Аша!
– Үзеңә әз кала бит!
– Без бит, Халит, дуслар! Шулай булгач, азаккы кисәкне дә бүлешергә тиешбез. Тот, аша!
Ашап бетердек, туймадык. Шул ярым ач хәлдә жнейка платформасы астында ятып йокладык. Иртән Нигъмәтулла абый тавышына уянып, үрмәләп чыгып аякка бастык. Ул, бер зур ашъяулыгына төреп, безгә бәйрәм күчтәнәчләрен күпләп алып килгән: коймак, кыстыбый, вак эчәк бәлешләре...
Атлап йөрмәслек итеп, корсакны тәмле ризык белән тутырдык та, акрын гына кыймылдап, Нигъмәт абый җитәкчелегендә куыш корырга тотындык...


***
Бик күп еллар үтте. Гомеремнең шактый өлешен читтә, хәрби хезмәттә уздырдым. Кайткан-киткән чакларда – Халит белән очрашабыз. Берсендә искә ала бу:
– Исеңдәме, Зәки. – ди. – Байгара яланында жнейка платформасы астында учак ягып, соңгы оннан төче күмәч пешергән идек.
– Исемдә. Син аңа, аркылыга сызып, бер ягына «Халит» дип, икенче ягына «Зәки» дип язып, кайнар көлгә күмгән идең.
Халит, миңа карамыйча гына, сүзен дәвам итә:
– Ы-ы! Сызган идем шул. Сине алдалап... Мин бит анда хәйләләдем. Төчекүмәчнең ярты ягын калын итеп ясап, шул якка «Халит» дип яздым. Янәсе үземә күбрәк итәм инде. Ә синең якны юка иттем. Аллаһы Тәгалә минем комсызлыкны карап торган да: «Мә, сиңа Хирахау Халите! Комсызланганың өчен!» Минем як учакта пешмәгән! Чи калган! Синең як – юка, пешкән!
Исем китеп, өнсез калып, Халиткә карап утырам.
– Менә син мине шуннан соң дус диген инде, йә?!
– Ярар ла, Халит! Ач идек бит! Соң булса да, сөйләдең бит инде. Үкенгәнсең бит.
– И-и, Зәки дус! Үкенү генә дисеңме? Шуннан бирле мин, Аллаһы Тәгаләдән куркып, шүрләп, аңа табынып яшәдем, яшим. Гомерем буена калхузда кара эштә булдым. Калхузныкын, кеше күрмәгәндә, «суккаладым» инде. Калхузныкын урлаудан гөнаһ юк – безне талаган хөкүмәтнеке бит ул. Әмма дә кешенекенә тимәдем, әй! Күз кыза башласа, Байгара яланын, жнейка платформасы астын исемә төшерә идем. Син бит, әй, шунда да комсызланмыйча, үзеңнең «Зәки» дип язган ярты төче күмәчеңне, урталай сындырып, миңа бирдең. Чын дус син, Зәки!

Теги: Зәки Зәйнуллин Яңалыклар

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру