Журнал «Безнең мирас»

"Ә мин бүген алтмыш тугыз тапкыр..."

Ә мин бүген алтмыш тугыз тапкыр
Казан урамнарын әйләндем.
Күңелемнән генә синең юлны
Үземнеке белән бәйләдем.

Кисешмәдек...бәлки, параллельләр
Булып үткән узган сукмаклар.
Юлдашлардан сорыйм: "Кайда ул?", - дип.
Ишетмиләр, әллә чукраклар.
Казан йоткан сине, яшергәндер,
Асыл кошлар монда җитәрлек...
Тик Казанда, белмим, бармы Сиңа
Шигъри юллар бүләк итәрлек.
Ә мин бүген алтмыш тугыз тапкыр...
Иртәгә дә йомгак сүтәрмен.
Әкият булсын, хыял... тик МИН чатта
Юллар кисешүен көтәрмен.
Укып чык та елмай, төн кергәндә,
Якты уйлар җаның биләсен.
Аңлап бетермисең СИН үзең дә,
Кайдан ишелеп БӘХЕТ киләсен.
Ә мин бүген...
Фәридә Хәсәнова
Фото: pixabay

Теги: Фәридә Хәсәнова Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру