Журнал «Безнең мирас»

Алма абый (Фарсель ага Зыятдиновка)

Бирешерлек түгел әле Остаз,
Күңелкәе белән яшь егет!
Еллар белән ул узышка чыккан,
Иптәш итеп алган яшьлеген!
Бакча юлын, уку йорты юлын
Җәяү йөрде гомер буена.
Икътисадта олы доктор булса,
Бакчаларда патша - ул гына!
Әллә нинди сортлар уйлап тапты,
Бөреләрдән алма яралды.
Ир затының бакчалары буйлап
Шул алманың исе таралды.
Түп-түгәрәк алма түгел тормыш -
Мең сыналды остаз, сынмады!
Эзләнүләр, иҗат диңгезендә
Йөзә һаман, һич тә тынмады!
Намус белән тырыш хезмәт итеп,
"Халкым", - диде. Диде: "Татарым!"
Уңышларның гаҗәпләре синдә,
Алтын алмасы син Татарның!
Тән сихәте насыйп булсын, Остаз,
Җан рәхәте аңа кушылсын.
Бакчаларны ятим итә күрмә,
Ризыкларың алда күп булсын.
Сиңа әле кызлар борылып карый,
Якын итеп һәркем эндәшә.
Еллар буйсындырмас гали зат син -
Илне сөендереп мең яшә!
Фәридә Ибраһим

Теги: Фәридә Ибраһим Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру