Журнал «Безнең мирас»

Ислам. Дини сүзлек

🏷 Admin

Гыйддәт

 

Гыйддәт (гарәпчә – беркадәр, бераз вакыт). Ислам йоласы буенча, хатыннарның, иреннән аерылган яки ире үлгән очракта, өч тапкыр айлыгы узмыйча, яңадан элекке иренә кайтырга яки башка иргә чыгарга хакы юк. Бу чор гыйддәт чоры дип атала. Гыйддәт тоту хатынның үзен аерган яки үлгән иреннән балага узу-узмавын ачыклау өчен зарур. Әлеге йола баланың атасы кем икәнен билгеләү өчен кирәк. Мөселман кануннары буенча, балага ана гына түгел, иң беренче чиратта, ата да хуҗа.

 

Гүр

 

Гүр (фарсыча) – гүр, кабер.

 

Гүр сәдакасы

 

Гүр сәдакасы – мәрхүмнең якыннары тарафыннан «җанлы мал» белән бирелә торган сәдака. Бу – Идел-Урал буйларында чагыштырмача соңрак барлыкка килгән йола. Ул 1917 елга кадәр дин белгечләре тарафыннан «бидгать» (гөнаһ санала торган «яңалык», ересь) дип гаепләнгән.

 

 

Язманы, «Ислам. Белешмә сүзлек»  (төзүчесе – Заһид Шәфигый, фәнни редакторы – Равил Үтәбәй-Кәрими)

китабын (1993) файдаланып, Ләбиб Лерон әзерләде.

"Безнең мирас". – 2023. – №8. – Б.49.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру