Журнал «Безнең мирас»

Дин дәресләре

Егерме сигезенче дәрес

Биш вакыт намаз

 

Мөгаллим: Менә без намаз укый беләбез инде. Намаз уку ул – мәҗбүри эш, дигән идек. Моны шәригатьчә итеп әйтсәк, фарыз дигән сүз була. Бәндәләрнең Аллаһы Тәгаләгә шөкерана йөзеннән намаз укулары – фарыз гамәл. Аллаһы Тәгалә безгә көненә биш мәртәбә намаз укуны фарыз иткән. Ул намазлар: иртәнге намаз, өйлә намазы, икенде намазы, ахшам намазы һәм ястү намазы. Йә, Гариф, син әйтеп кара әле.

 

Шәкерт: Иртәнге намаз...

 

Мөгаллим: Иртәнге намаз ул иртә белән, таң аткач укыла. Өйлә намазы төш авышкач укыла. Икенде намазы – кояш баерга бераз вакыт калгач, ахшам намазы кояш баегач укыла. Ястү намазы кояш баеп сәгать ярым-ике сәгать киткәч укыла. Йә, миңа намаз вакытларын кем сөйләп бирә ала? Йә, Габдуллаһ, син әйт әле!

 

Шәкерт: Иртәнге намаз...

 

Мөгаллим: Хәзер инде мин сезгә бу намазларның ничәшәр рәкәгать укылганлыгын сөйлим. Иртәнге намаз ул – ике рәкәгать, өйлә, икенде намазлары һәр икесе – дүртәр рәкәгать. Ахшам намазы – өч рәкәгать. Ястү намазы да, өйлә, икенде кебек, дүрт рәкәгать. Йә, Сабир, сөйлә әле: кайсы намазлар икешәр, кайсылары өчәр, кайсылары дүртәр рәкәгать?

 

Шәкерт: Иртәнге намаз – ике, ахшам намазы – өч, калганнары – дүртәр рәкәгать.

 

Мөгаллим: Афәрин, дөрес әйттең! Әтиеңнең намаз укыганын күргәнең бардыр бит?

 

Шәкерт: Юк, минем әти ястү намазын күп итеп укый.

 

Мөгаллим: Бик дөрес әйттең. Ул дүрт кенә рәкәгать укымый шул. Аңа ястү намазы дүрт кенә рәкәгать фарыз булса да, ул, Аллаһы Тәгаләгә якынлыгын тагы да арттыру өчен, Аңа тагы да ныграк ошау өчен, фарыз намаздан тыш та, намаз укый. Пәйгамбәребез (с.г.в.) дә шулай фарыз намаздан артык та намаз укыган. Сезнең аталарыгыз да, пәйгамбәребезгә (с.г.в.) ияреп, үзләренә фарыз булмаса да, бәгъзе бер намазлар укыйлар. Ул – бик яхшы, бик саваплы эш. Аның белән Аллаһы Тәгаләгә якынлык арта гына. Тик ул фарыз түгел, ягъни аны укымау белән сиңа бер гөнаһ та булмый, укысаң, зур савап языла. Мондый фарыз намазлардан элек яисә соң укыла торган намазларга «сөннәт» намаз диләр. Әле сез бик бәләкәй, сөннәт намазларны киләсе елларда өйрәнербез әле.

 

 

Текстны бүгенге язуга 1919 елда «Сабах» нәшриятында һәм «Өмид» типографиясендә

иске имля белән дөнья күргән басмадан Мәдинә Әбделганиева күчерде. 

"Безнең мирас". – 2024. – №4. – Б. 54.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру