Суфия Бәдретдинова автор яңалыклары
-
Музыка аның өчен шатлык hәм бәхет чишмәсе иде
1952 ел Фасил өчен – символик ел. 17 яшьлек авыл егете Казанга зур өмет, хыял белән килде. Башкаланы үзенең виртуоз, оста уены белән әсир итәргә, үзенең ихлас музыкасы белән таң калдырырга теләде ул. Тәүге адымнар, укулар бик авыр булып күренде, кыен барды. Стипендия аз, бер фатирдан икенче фатирга күчеп йөрүләр туйдырды. Үзенең музыка коралы булмау сәбәпле, төнгә хәтле хөкүмәт баянында, фортепианода гаммалар, яңа әсәрләр өйрәнү, күнегүләр ясау... Йокысыз төннәр, конспектлар, җиңел бирелми торган алман теле... -
Музыка аның өчен шатлык hәм бәхет чишмәсе иде
Бүген сүз РФнең М.Глинка, ТРның Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләкләре иясе, яраткан композиторыбыз, хөрмәтле шәхесебез Фасил Әхмәтов турында булыр. Кызганыч, бакыйлыкка иртәрәк китте, ләкин җырлары hәм романслары, симфоник hәм инструменталь әсәрләре концерт залларында, мәктәп кичәләрендә, радио hәм телевидение тапшыруларында, Сабан туе бәйрәмнәрендә бүген дә яңгырый, тормышка яктылык сирпеп балкый. Хәзерге буын сәнгать әhелләре өчен дә аның әсәрләре илhам бирүче, үзенчәлекле осталык мәктәбе булып кала.