Егерме икенче тәрбия
Китаб-әт-тәрбия
Егерме икенче тәрбия
Ишеттем ки: бер фәкыйрь дәрвиш ачлык утында көйгән, бер-берсе өстенә җамаган кием кигән. Дустларыннан берсе әйтте: «Ник утырасаң? Ошбу шәһәрдә фәлән кеше бар, мохтаҗларның хаҗәтен үтидер. Әгәр синең дә хәлеңне белсә, хәлеңә шәфкать кыйлыр иде», – диде. Ул фәкыйрь әйтте: «Тик тор. Фәкыйрьлектә үлмәк кешегә хаҗәт белән бармактан хәерлерәктер», – диде.
Каюм НАСЫЙРИ (1825-1902)
«Безнең мирас». – 2024. – №11. – Б.2.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА