Кирпеч ясаучы Шапур 

Аннан әмир боерды, төшерделәр, ике аягын бәйләп, җәза мәйданына илттеләр. Әмир шулай фәрман бирде: ике кулыннан дарга асып куйсыннар, бүтән аска төшермәсеннәр, череп төшкәнче торсын, халыкка гыйбрәт булыр, башкача аның кебек эшкә батырчылык итмәсләр.

 

Кыскасы, Шапурны базар эчендә дарга астылар. Халык тирәсенә җыелды, шау-шу күтәрделәр:

— Болай эшләүдән ни файда? Бу бит таныклык бирмәде, гаебен танымады. Гел юк өчен адәмне үтерүнең ни мәгънәсе бар? Боның кебек газаплау шәригать канунына да, диван канунына да сыймый. Әгәр дә бу эш хәлифәгә ишетелсә, шелтәсенә вә ачуына дучар булырбыз, — диделәр, Шапурның бавын кистеләр.

Шапур җиргә төште, бер сәгать һушсыз ятты. Аннан торды, абына-сөртенә өенә кайтты. Мозаффар кызы җаны урынына күргән сөеклесен бу хәлдә күргәч, елады.

— Минем өчен күпме газаплар чиктең, мин сине үземнән җибәрмәм. Атам һәм кардәшләрем мине сөяләр, бәлки дәгъваларын бетереп, онытырлар, гафу итәрләр, бәлки шулай җае белән генә бетсә, әлхәмдүлилләһи, яхшы булыр иде. Әмма, шулай да, тагын бер сылтау табу, шуның турында уйлау кирәктер, — диде.

Шапур гадәтенчә мунчага барды, аннан өйгә кайтты, бераз ял итәргә, ятып торырга булды. Әмма кинәт казый килде, тагын күп нәсыйхәтләр итте, әмма файда булмады. Ахырда Шапур әйтте:

— Әй, казыйларның падишаһы! Сүзне хөрмәт белән сөйләү тиештер, шәригатькә сыймаган нәрсәләр сөйләүнең ни мәгънәсе бардыр? Син мине кияү булырга тиң түгел, дип сөйлисең, сиңа минем хәлем кайдан мәгълүм булды, атам вә анамны кайда күрдең вә бу хәлләрне кайда ишеттең? Алар бит асыл зат булуда мең Мозаффарга торалар, син бу сүзләрне хыял итеп, уйлап чыгарып кына сөйлисең, казыйлык шулай булырмы фарсы илендә?! Атам данлыклы, мәшһүр Хуҗа Габдулладыр, анам казый Рокнеддин кызы Нәсыйхәдер, абзам Хуҗа Мәсгуд Кәзирунидер, аның изге эшләре, язган китапларының даны көнчыгыштан көнбатышкача таралгандыр. Әмма язмыш бардыр, мине Хиҗазга бару нияте биләп алды, бик күп мал-мөлкәт белән юлга чыктым, юлда куркыныч бер вакыйгага очрап, малымны юлбасарлар алды, үземне җәрәхәтләп киттеләр. Шушы шәһәрдән ары китә алмадым, колымны атама хәбәр итү өчен күндердем. Менә хәзер мин атамнан мал-мөлкәт килгәнне көтәм, ә син «динарларны ал, юлга кер», дип аптыратасың.

Казый бу сүзләрне ишетте, бераз йомшарды. Шундагы җәмәгатькә:

— Башка сүз юк, әмма ышаныч өчен тагын бер эш кылу кирәк, — диде. Аннан Шапурга әйтте:

— Син әйтәсең: «Атама кеше күндердем, аннан кәрван килер», — дип. Кайчан килер, ничә көнгә кадәр көтәргә мөмкин, дөресен әйт, — диде. Шапур әйтте:

— Егерме көнгә кадәр килер.

Казый әйтте:

— Әгәр килә икән, бик яхшы, әгәр килми икән, вәгъдә бир: хатынны талак кыласың!

Шапур бу эшкә ризалык бирде, гадел шаһитлар каршында килешенүне дәфтәргә яздылар.

Шапур торды, өенә кайтты, хәлне сөйгәненә белдерде. Кыз әйтте:

— Һич куркыныч түгел, әле озак вакыт бар икән.

Бәс, Шапур кыз өендә һичкая чыкмыйча, аулакта ятты. Кыз һәр көн яхшы ризыклар әзерләр иде, бөтен кирәк-яракны китертер иде.

Болар торган өйнең тәрәзәсе Диҗлә [1] елгасы ягына ачылыр иде. Шапур шул тәрәзә төбенә утырып, рәбаб чалыр иде һәм һәр пыяла эчкән саен моңлы бер җыр җырлар иде. Үкенечкә каршы, белер иде: һәр сөйләгән нәрсәсе – ялган, хәйлә һәм вакытны сузарга сылтау иде. Чөнки Кәзирунда ни атасы, ни анасы, ни дус, ни дошман бар иде, кирпеч ясый торган калыптан башка нәрсәсе юк иде.

Әйтер иде:

— Күз йомып ачканчы ул егерме көн үтәр, казый хатынга талак бирдерсә, Шапурны мәҗлес капкасыннан эт кебек куарлар, — дияр иде.

Шул рәвешчә унҗиде көн үтте. Унсигезенче кичтә гадәтенчә тәрәзә төбенә утырып, шәрабын эчеп, рәбабын чалып, аерылышу турында моңлы җырлар көйләр иде.

Алланың тәкъдире белән шулай булды: бер кичтә мөэминнәрнең әмире Һарун әр-Рәшид үзенең вәзирләре Яхъя Бәрмәки һәм Гобәдә белән сөйләшеп утыралар иде. Хәлифә әйтте:

— Шуны ишеттем: халык кичләрен көймәдә йөреп тамаша итә икән. Миндә дә шундый теләк уянды, яшерен рәвештә, һичкем танымаслык итеп йөрергә чыгам. Бу кичә бик якты, тамаша кылып йөрергә мөмкинлек бар, — диде.

— Фәрман сездән! — дип өчесе дә тордылар, килеш-килбәтләрен, киемнәрен үзгәртеп, башкага алыштырып, бер көймәгә менеп йөрделәр, елгага карап торган йортларны, тәрәзәләрне карап йөрделәр.

Шулай туры килде ки — бер тәрәзәгә килеп җиттеләр — Шапур тәрәзәсе икән. Хәленә көенеп җырлаган авазын ишеттеләр. Туктадылар, белделәр: чалынган саз рәбаб икән, җырланган көй фиракънамә [2] икән.

Бераздан ул аваз тынып калды, кычкырып, зарланып елаган тавыш ишетелде. Гаҗәпләнделәр:

— Бу нинди гаҗәп хәл икән? — диделәр. — Бу хәлдән хәбәрсез булу тиеш түгел, нинди юл белән булса да моның серен ачу кирәк, — дип көймәчегә әйттеләр:

— Көймәне ярга чыгар, әнә шул тәрәзә төбенә бәйлә, шунда тор, беркадәр вакыттан монда килербез, — диделәр.

Сарайның капкасына килделәр, боҗрасын ордылар. Шапур йөгереп аска төште, бусагадан тавыш бирде, «кем ул?» диде. «Кунакбыз», диделәр. Капканы ачты, кунакларны эчкә алды, шәм янына китерде: өч егет, чибәрләр, олылыклары, затлылыклары маңгайларыннан нур булып бөркелә, йөзләрендә дәүләт нуры бар. Шапур кунакларга кадер-хөрмәт күрсәтте, сыйларга тырышты. Алар моның күңеле өчен бераз капкаладылар. Аннан Шапур бер пыяла эчте, кунакларга сузды. Каршы килми алдылар, эчтеләр.

Аннан рәбабны кулына алды, кылларын рәтләде, фиракънамәдән ике бәйт [3] җырлады. Җылый башлады, күз яшьләрен түгеп, беразга тынып калды.

Гобадә нәдим [4] сорады:

— Әй дус, ни өчен елыйсың?

Шапур әйтте:

— Кыйссам озындыр, сөйләсәм, күңелсезләнерсез, арырсыз, артык файда булмас, — диде. Өчесе бердән әйттеләр:

— Арымабыз, бик файдалы булыр, — диделәр. Шулвакыт Шапур тәмле тел белән тәмам хикәяне сөйләде, ахырда әйтте:

— Казый каршында ялган һәм буш сүз сөйләнелде, әмма вакыт үтте, нибары ике көн калды, шуннан соң җефетемә талак биреп, аерылып китәргә мәҗбүр булам, — диде, елады, шулай итеп әңгәмәдәшләренең йөрәкләренә ут салды. Шул мәлне пәрдә артыннан бер хатынның үксегән авазы ишетелде. Сорадылар:

— Ул елаган кемдер? — диделәр. Шапур әйтте:

— Хатыным, Мозаффар кызы, миннән аерылмаска тырышуы минекеннән артыграктыр, диде. Кызны яннарына чакырдылар:

— Моның хатыны булып калырга ризамысың? — диделәр. Кыз әйтте:

— Аның өчен җанымны бирермен! — диде.

Әйттеләр:

— Күңелегезне Тәңрегә баглагыз, Алла теләсә, эшегез сез теләгәнчә тәмам булыр, — диделәр, тордылар, киттеләр.

Юлда барганда үзара сөйләштеләр:

— Бу егетнең эшен кайгырту кирәк, алар ниятләгәнчә башкарып чыгу кирәк, — диешделәр.

Мөэминнәрнең әмире әйтте:

— Хәзинә ишекләрен ачсыннар, кырык дөя йөге Кәзирун комачы, җәймәләр, япмалар, чалмалар, яулыклар, кыйммәтле тукымалар чыгарсыннар, алтын белән чигелгән яулыклар, кыйммәтле тукымалар чыгарсыннар, күзләре кара, алтын белән баштан-аяк бизәлгән кырык курчакны дөяләргә атландырсыннар, биш төркем голәм дөяләрне җитәкләсеннәр. Мозаффарның кияве булган Шапурның атасы Габдулла авызыннан бер хат язсыннар, эчтәлеге шул булсын: «Әй, сөекле углым! Минем күз алдымнан син югалганнан бирле, сабырым һәм чыдамым калмады, кайтыр, дип өмет итә идек. Инде ярый, исәнлегең хакында безгә хәбәр килеп иреште. Безне ташлап, ул җирдә өйләнү ниятең бар икән. Зинһар, бу уеңны башыңнан чыгарсаң икән, өеңә юнәлсәң икән. Ә инде һич булмаса, шулай кирәк икән, өйләнер булсаң, бер олы йорттан җефет ал, насыйп ярың булсын. Аннан шуны бел: егетлек вакытында Багдад шәһәрендә булып, әмире-л-мөэминин [5] белән якынлыгыбыз бар иде, минем хакымда күп яхшылыклар иткән иде. Тагын бер хат белән аңа синең хәлеңне белдердем, мөгаен, сиңа нигъмәтләр бирер, сине газиз күрер. Аның хезмәтендә ышанычлы бер кешем бар, Җәүһәр исемле, ул да сиңа ярдәм итәр. Синең өчен кырык йөк төрле тукымалар йөкләтеп кырык дөя җибәрдем. Кайтырга ниятең бар икән, кайтырсың, әгәр инде, Алла сакласын, өйләнеп калачак булсаң, безгә хәбәр итәрсең. Тагын нинди кирәгең, хаҗәтең булса, җибәрербез, ниебез булса — синекедер. Үзең хат язып җибәр, зинһар тиз безгә хәлеңне белдер, чөнки күңелебез билгесезлектә тынгысызланып тора. Вәссәлам!»

Һарун әр-Рәшид тагын боерды:

— Хуҗа Габдулла авызыннан бер хат — васыятьнамә язсынар, болай дип: «Хәлифә хәзрәтләре! Шапур колыгызга игътибар итсәгез икән, аңа мәрхәмәт итеп, минем улым икәнлеген олыларга белдертсәгез икән». Тагын да шул хакта аңлатып берничә сүз язсыннар: Хуҗа Габдулла хатында күрсәтелгән әсбапларны бу көн әзерләсеннәр, — дип вәзирләренә күрсәтмә бирде.

Хәлифә сараенда бер күркәм сурәтле хезмәткәр бар иде, күп нәрсәләргә хуҗа иде, үзен һичкемнең күргәне юк иде. Аны катына чакырды, ул ике хатны кулына бирде:

— Бу төндә дөяләрне йөкләт, тагын биш төркем голәм әзер булсын. Шәһәрдән чыгыгыз, дала юнәлешендәге капкадан шәһәргә керерсез, качырыңа менеп алдан йөр, Хуҗа Мозаффар һәм Шапурны сораш, «Кәзируннан килдем, Хуҗа Габдулла колымын, аның углына килдем, бу дөяләр аныкыдыр», дип әйттеп йөр, — диде.

Хуҗа Җәүһәр аңлы кеше иде, хәлифәнең теләген, максатын белде, бу эшләрнең һәммәсе хәлифәнең яшерен сәдакасы, ярдәме икәнен төшенде. Ничек боерылса, шулай эшләде.

Бу якта хәлифә белән Яхъя кичәге төндәге кебек тордылар, көймәгә менделәр, Шапурның тәрәзә төбенә килделәр. Килеп капканы кактылар. Шапур кире чыкты, үзен үзе тыеп, тыныч булырга тырышып, кунакларны эчкә алып керде. Болар:

— Хәлең ничек, кичәге кайгы-хәсрәтләрең бетмәдеме әле? — диделәр. Шапур, гафулар үтенеп, ризык китерде, ашадылар. Аннан соң шәраб эчәргә мәшгуль булдылар. Шапурдан сорадылар:

— Дошманнарың белән эшләр ни хәлдә? — диделәр. Шапур әйтте:

— Бер көнем калды, инде берсекөнгә вакыт тәмам чыгар, мине Багдад капкасыннан тышка куярлар, — диде. Тагын күз яшьләрен агызып елады. Кунакларның эче көенде, Шапурны үгетләделәр:

— Хәсрәтләнмә, Тәңре юмарттыр, эшең теләгәнеңчә булыр, нигә елыйсың?! — диделәр. Шапур:

— Рас әйтәсез, яхшылыклар иясе Ходайдан үзгәгә һич өметем юктыр. Нигә генә инде Казый тирәсендә җыен ялган, уйдырма сөйләдем, Кәзируннан чыккан чагымда бер кирпеч калыбыннан башка нәрсәм юк иде, аны да саттым, нишлим, ниләр генә кылыйм?! — диде.

Алар әйттеләр:

— Күңелеңне Ходайга багла, Аллаһны күр: нишләтер, — диделәр, күңелен юатып киттеләр.

Ул төнне иртәнгә тикле кыз белән Шапур кайгырышып, борчылып сөйләшеп чыктылар, туктаусыз еладылар, качу чарасын да уйлап карадылар, башкара алмадылар, Шулай төн үтеп китте.

Шапур иртән мунчага барып кайтты, кайтып, ишек катында меңнәрчә борчулы уйларга чумып утырганда, тыштан шау-шу авазы ишетелде. Шапур бу авазга колак тотып, тышка чыкты, бераздан күрде: кызның якыннары, шатлык-куаныч белән балкытып, яныннан Җәүһәр белән сөйләшеп киләләр.

— Кайда алар? — дигән сорау да ишетелде.

Йортта булган хезмәткәрләр Шапурның исемен белмиләр иде, аны эзләп төрлесе төрле якка йөгерештеләр. Килделәр, Шапурның кулын үптеләр.

(Шулай була бит ул: әгәр берәр файдасы тияр кешенең эшен рәтләр өчен берәүгә бер алтын бирсәң, җан вә тән белән мактап туя алмас.) Шапур күңелендә:

— Моның кебек эшләр күп булыр, әмма миңа карата мондый мөнәсәбәт кайдан килсен, ялгышканнардыр, башка берәү белән бутый торганнардыр. Мин кайдан да, дөяләр башлыгы Җәүһәр кайдан?! Кәзирунда каргага атар ташым юк иде, бу ни хәлдер?! — дип уйланып торганда, Җәүһәр килде, Шапурның кулын үпте, хатны бирде:

— Атаң-анаң сиңа сәлам әйтеп калдылар, якыннарың, карендәшләрең кулыңны үбәрләр, йөзеңне күрергә телиләр, күзләре-колаклары юлдадыр, — диде.

Җәүһәр бу сүзне сөйләгәндә Шапур гаҗиз булды:

— Эш гаҗәп якка борылырга мөмкин, әгәр бу мал иясе дөяләр килгәнен ишетсә, килер, таварын алыр, мин бик каты оятлы булып калырмын, – дияр иде, дүрт якны күзәтер иде. Бу хәлдә Җәүһәр әйтте:

— Әй, әфәндем! Боер, йөкләрне эчкә куйсыннар, дөяләрне карасыннар, юл йөреп арыганнардыр, уйланып тору вакыты түгелдер. Атаң әмире-л-мөэминин җәнабенә хат язып җибәрде, сине аңа васыять итте, күп бүләкләр җибәрде. Мин барыйм, хатны һәм бүләкләрне тапшырыйм, — диде.

Мозаффарның хезмәтче егетләре, уллары, дөячеләре йөкләрне өйгә куйдылар, тәртипкә алдылар, дөяләрне бер җиргә оештырып, ашарларына бирделәр, дөя куучыларны кунак иттеләр

Әмма Шапур бик нык борчылды, йөзе караңгыланды, әле ярый кич җитте, гадәттәге эшенә мәшгуль булды, әмма күз яшьләрен, зарларын арттырды.

Кинәт әүвәлгечә капка ачылды. Шапур чыкты, күрде: төнге әңгәмәдәшләре басып тора. Керделәр, баягы җиргә утырдылар, ашау-эчүгә мәшгуль булдылар. Шапурга:

— Дошманнарың белән эшләрең ни хәлдә? — диделәр. Шапур сөйләде:

— Хәлемне сорасагыз, хәлем шулдыр: бер гаҗәп нәрсә килеп чыкты, андыйны һичкем күрмәгәндер вә ишетмәгәндер. Бу көн иртән утырыр идем, шау-шу пәйда булды. Чыктым, күрдем: капка төбенә халык җыелган, миңа беравыздан кычкырдылар:

— Шатлан, атаң колы Җәүһәр килде, дөяләр белән йөкләр, әсбаплар китерде, — диделәр. Аптырап калдым, бераздан Җәүһәр килде, кулыма хат сузды. Габдулла сәүдәгәр үз углына язган икән, шулай-шулай дигән, хәлифәгә мине васыять иткән, бу Җәүһәрне аңа бүләк итеп биргән икән. Бу вакыйгадан уйга калдым, әгәр дә бу җибәрелгән әйберләрнең чын иясе килеп чыкса, миңа бик каты оят була, миңа буйсынганнар мине куалар һәм мин аерылышу ачысы белән җәфаланам. Тагын шуннан куркам ки: бу эшләр әмире-л-мөэминингә ишетелсә, тикшертә, ачыклый һәм мине җәзаларга боера. Башта кайгым бер иде, хәзер ике булды, — диде. Тагын елый башлады. Болар юаттылар:

— Артык кайгырма, уйланма, барча эшләрнең ахыры Ходадандыр, Ходасы булганның ни кайгысы бар, — диделәр. Бераз эчтеләр, хәерле теләкләр белән китеп бардылар.

Шапур ул төндә авыр уйлардан йоклый алмады. Иртән кызның атасы һәм карендәшләре килделәр, утырдылар, гафу үтенделәр, кичкән эшләр өчен оялуларын белдерделәр. Шапур үзе оят тиренә батып утырганда кинәт чаушлар [6], сәрһәңнәр [7] капкадан эчкә килеп керделәр:

— Хәлифә сәлам әйткән иде, Хуҗа Габдулла дустыбыздан бер васыятьнамә килде, Шапурны миңа тапшырган, яхшы киемнәрен киеп килеп, хатын күрдек, инде үзен күрик, авыр хәлендә ярдәм итәрмен, — диде.

Шапур бу дәһшәттән, бу куркудан тетрәде, чарасыздан киемнәрен киде, тышка чыкты, күрде: өстенә алтын-көмеш җепләр белән чигелгән япма түшәлгән, иярләнгән качыр хәзер тора. Ияр катында торучы качыр йөртүче качырның аягын үпте, Шапур качырның тезгенен үпте. Шапурны качырга мендерделәр, җәмәгать яныннан җәяү бардылар, чаушлар хөрмәт белән, олылап капкага илттеләр.

Эчкә керделәр. Шапур күрде, таныды: үзендә кунак булган өч егет утырганнар. Берсе хәлифәлек урынында, икесе тезләнеп әдәп белән утырышканнар. Шапурның, боларны күргәч, акылы китә язды, һушсыз-сүзсез калды, берникадәр хәйран булып торды.

Аннан тиз генә түргә таба үтте. Сарай уртасында туктап йөзен җиргә куйды, елады. Яхъя торды, янына килеп кулыннан алды, хәлифә катына китерде, «кулын үп!», — диде. Шапурның тәненә калтырау төште, үзен көчкә кулга алып, хәлифәнең җиңе очын үпте, тезләнеп, башын келәмгә салды. Аннан торды, әүвәл торган урынына кире килеп торды. Яхъя Шапурны үз янына чакырды, янына алды:

— Күрдеңме: ни булды! Күңелеңне хуш тот, каршылыклар китәр, әмире-л-мөэминин дошманнарыңа үч итеп, сиңа нигъмәтләр бирде. Бу серне яшер, эчеңә биклә, Тәңрегә шөкер ит, алга таба бу эшеңдә ниләр булыр — күрерсең. Моннан соң хөрмәтең күккә чыгар, күп кешеләр сиңа ярдәм итәргә торырлар, — диде.

Шапур шунда булып үткән хәлләрне уеннан кичереп, мәсьәләне аңлады, тәмам тынычланып калды, көенечләре юкка чыкты.

Аннан соң аны тәмам мал-мөлкәт белән өенә озаттылар. Шапурның эше югары ашты, казый һәм әмир бу эшне, бу хәлне күреп, тиешле бүләкләрен алып, Шапурга илттеләр, гафу үтенделәр. Каенатасы һәм аңа мөнәсәбәтле якыннары, дус-ишләре һәм чит-ятлар да аның ярдәменә мохтаҗ булдылар.

Ә ул кызның әүвәлге ире һәм аның якыннары, бу хәлләрне күреп, нишләргә дә белмәделәр, бик нык рәнҗеш чиктеләр.

Һәр кә у кәнәд кәр накәрдәни,
Галие бәйәдәш хурәд нахурдани.
(Ул кем итәр тиеш булмас эшләрне,
Гамьдән җияр [8], «җимәм» дигән эшләрен.)

Бу төрле эшләр падишаһ белән әңгәмәдәш булып утыру аркасында булды, диделәр. Ә падишаһларның рәхимле карашы бик сирәкләргә тия, диләр. Хак Тәгалә бер капканы япса, башка капкаларны ачар.

Рәхмәт төшсен кичерә белә торган кешегә, кем, кызып китеп, хатынына тиз үк талак бирмәс, чөнки талак үтәлүе мәҗбүри булмаган бер кагыйдәдер, мөмкин булганча аннан саклану кирәк.

Афәрин бу китапны язганга, күчереп язучысына, укучысына һәм тыңлаучыга булсын!

Текстны басмага Нәҗип Нәккаш-Исмәгыйль әзерләде.

Ред.: әсәрнең журналдагы исеме — «Кирпеч ясаучы Шапур һәм Хуҗа Мозаффар хикәяте»

Хикәятнең башын укыгыз: Кирпеч ясаучы Шапур

__________________
Ахыры. Башы 3 нче санда.
1. Диҗлә – Багдад уртасыннан ага торган зур елга (Тигр).
2. Фиракънамә – гашыйкларның аерылышу җыры.
3. Бәйт — ике юллык шигырь.
4. Нәдим — шаһ янында киңәшче; фаворит.
5. Әмире-л-мөэминин — мөэминнәрнең әмире (Һарун әр-Рәшид).
6. Чауш — офицер.
7. Сәрһәң — полковник.
8. Җияр — татыр, ашар.

Комментарий язарга