Журнал «Безнең мирас»

Кирпеч ясаучы Шапур

Хикәяттә китерделәр:
– Кәзирун [1] шәһәрендә күркәм йөзле, һәйкәл кебек зифа сынлы, нечкә табигатьле Шапур атлы бер егет бар иде. Аның атасыннан мирас булып калган һөнәре кирпеч ясау иде. Һәркөн өйләгә тикле эшләр иде, акчасын алыр иде.
Вә бу егетнең гадәте шул иде: эшеннән чыккач, Кәзирун шәһәренең уен-көлке мәҗлес яратучыларына кушылып, алар белән бергә утырыр иде, рәбабны [2] күркәм чалыр иде, төрле көйләр уйнар иде. Һәркем аны сөяр иде, ансыз ул шәһәрдә мәҗлес булмас иде. Шул сыйфатлары белән, шул рәвешчә гомерен хушлыкта, рәхәттә кичерер иде.
Беркөн мәҗлесендә бер егет Багдад шәһәрен сыйфатлап, аның бик ямьле, күңелле шәһәр булуын мактап сөйләде. Аның сөйләве Шапурны кызыктырды, ул Багдадны барып күрергә теләде. Хаҗ вакыты килеп җиткәч, билен баглады, Багдадка йөз тотты. Багдадка барып җитте, ишеткәненә караганда мең артык булды. Бер өйдә бер хөҗрә тапты. Хәленә ярашлы рәвештә киенде, ясанды, һәркөн иртәдән кичкә кадәр базарда, кибетләрдә, солтан мәйданында йөрер иде, күзенә нур, күңеленә яктылык табар иде. Төн җитәрәк ике кешелек табын өчен азык-төлек һәм шәраб әзерләп куяр иде. Бер күңел юаткыч кыз табып, аны хөҗрәсенә китереп, йөзен ул айга тотар иде, рәбабын кулына алып, һәр пыяланы эчкәнче бер сүз әйтеп, бер газәлне [3] көйләп бирер иде. Исерә башлагач, ул кыз белән бер ястыкка баш куяр иде...
Беркадәр вакыт шул рәвешчә көн итте. Менә берзаман хаҗга киткән ватандашлары әйләнеп кайттылар. Бу Шапурны үгетләделәр: «ватанга кайт», – диделәр. Моның бераз динарлары бар иде, шуны тотып бетермичә кайтып китүне кирәк тапмады, «киләчәк кәрван белән китәрмен әле», дип уйлады.
Шулай күңел ачып йөри торгач, акчалары җилгә очты, ачлыктан көч-хәл белән, абына-сөртенә йөри башлады, китәргә кәрван да булмады. Багдадта хәерче булып калды. Эш эзләп карады, таба алмады. Шул хәлгә җитте ки — бер мәчет почмагында урын табып, шунда тора башлады. Ул мәчет җәмәгате моңа көн дә ике ипи сәдака итеп бирәләр иде, шуңа канәгать булып утырды.
Раббының тәкъдире һәм күкләрнең хөкеме шулай булды:
Ул шәһәрдә бер олы сәүдәгәр бар иде, исемен Хуҗа Мозаффар диярләр иде, ул шушы мәчеттә намаз кылыр иде.
Беркөн күзе Шапурга төште, аны катына чакырды, әйтте:
– Әй, егет! Кайдан син, бу шәһәргә ничек килеп төштең?
Шапурның уена шул төште: «әгәр үземне мөлкәтле бер бай булган итеп күрсәтсәм, читтә гариблектә [4] йөргән кешегә моның гаебе булмас» дип, сүзгә кереште:
— Олы нәселдән чыккан егетмен, Кәзирун шәһәреннәнмен, күп мөлкәт вә нигъмәт иясе буларак, атаклы һәм билгеле атам бардыр, аты Габдулла сәүдәгәрдер. Мине Хиҗазга [5] бару теләге биләп алды, мең төрле ялыныч һәм тырышлык белән атам-анамның ризалыгын алдым, берникадәр хезмәтчеләр белән Хиҗазга юнәлдем. Багдад тирәсенә җиткәндә юлбасарлар пәйда булдылар, нүкәрләремне [6] үтерделәр, малымны талап алдылар, мине яралап киттеләр. Соңрак бу җиргә тикле килдем, бер кәрвансарай почмагында авырып яттым. Кәрван Хиҗаздан кайтып килгәндә әзерләнеп җитә алмадым, алар белән китә алмадым, авыр хәлдә, ярдәмчесез шушы мәчет почмагын ихтыяр иттем. Тәңренең рәхмәте белән мөселманнар мине карап, кайгыртып, сәдакалар белән исән-сау тоттылар, — диде.
Хөҗа Мозаффар моның бу хикәятен тыңлады, егетне ошатты:
— Нишлисең, моның кебек хәлләр күп була, – диде. Аннан Шапурга
әйтте:
— Кайгырма, Тәңре хушлыклар бирсен. Әйдә, тор, минем өемә кайтабыз, — диде. Алды, өенә китте.
Шапур күрде: бик күркәм җир, биек һәм матур сарай, төрле-төрле төстәге келәмнәр түшәлгән, голәмнәр, кәнизәкләр солтан сараендагыча аягүрә басып, хезмәткә әзер торалар.
Хуҗа Мозаффар Шапурны янына алды, утырдылар, гадәтенчә ширбәт китерделәр. Үзенә салып алды, аннан Шапурга сузды, эчтеләр. Бераздан ризык килде, һәр төстән үзенә бертөрле хәлвәләр алдына куйдылар. Хуҗаның уллары да утырдылар, бергәләп ашады-эчтеләр. Аннан соң табынга дога кылдылар.
Шапурны икенче көнне дә чакырдылар, аш өстәле җәйдереп, кунак иттеләр. Өченче көн дә шулай булды, ашау-эчүдән соң бер укымышлы әзер тора иде, ул Шапурның кулыннан тотып бер аулак бүлмәгә алып барды, әйтте:
— Бу Хуҗаның синнән бер теләге бардыр, кабул итсәң иде, — диде. — Теләге шулдыр: моның чибәрлек иясе булган кызы бардыр. Иренең авызыннан явыз сүз чыккан, талак [7] әйткән. Хәзер инде хатыны аңа хәрам булды [8], шуңа күрә хатынына икенче иргә чыгып алырга кирәк, аннан соң хәләл була. Инде менә никадәр кеше арасыннан атасы сине сайлап алды. Шуны эшләү кирәк булыр: ул кызны бүген сиңа никах итәбез, төнлә аның белән булырсың, иртәгесен аңа талак бирерсең. Бүләк итеп сиңа ун динар бирерләр, шуның белән көн күрерсең, кәрван белән Кәзирунга китәрсең, диде.
Шапур бу хәлне ишетте, үзен төш күрде дип санады, бармагын баш өстенә куйды:
— Яхшы булыр, хезмәт итәм, рәхмәтле булырмын, — диде. Мулла әйтте:
— Мин казыйның урынбасарымын, шәригать хөкемнәрен яхшы белермен, сиңа ант бирәм, таң аткач, озак та тормый хатынга талак бирерсең, — диде. Шапур:
— Хөкем синекедер, — диде. Мулла Шапурны каты ант иттереп, ул хатынны Шапурга никахландырды.
Кич белән кыз катына керде. Күрде: бер олы ятак куелган, түшәкләр салынган, йолдыз кебек нурлы бер кыз ятак өстендә утыра, кояш кебек көләч йөзле. Шапур бу халәтне күреп, акылы китте, һушсыз булып торды, ник дигәндә — ни аның кебек ай йөзлене күргәне юк, ни аның кебекнең тезенә тезен кушканы юк...
Кыскасы, бер-берсе белән сөйләштеләр, бер-берсен белештеләр, холыклары бер-берсенә хуш килде. Ә бу хатынның әлеге талак кылган ире атасының абзасы улы икән, бик холыксыз һәм тотрыксыз икән. Кыз Шапурның үткенлеген, егетлеген күргәч, мең җан белән гашыйк булды. Шапурга әйтте:
— Нишләсәң дә эшлә, тик мине кулыңнан җибәрмә. Таң аткач, казый кешесе килеп «хатынны бушат», диер, ни әйтерсең? — диде. Шапур әйтте:
— И ханым! Мин монда гарибмен [9], якын кешеләрем юк, ни эшләргә дә белмимен. Синең атаң, кардәшләрең һәм якыннарың олы затлардыр, алар белән ничек сөйләшим, ничек эш итим?! Мин сине югалту кайгысыннан үләрмен. Әгәр атам хәлемне белсә, алтын-көмеш, җәүһәрләр, тукымалар йөкләтеп кәрван җибәрер иде, мин аларны бу эшкә сарыф итәр идем, дошманны җибәрмәскә, киртәләргә мәшгуль булыр идем. Әмма бу мизгелдә миңа атам тарафыннан һич ярдәм юк.
Кыз әйтте:
— Һичшиксез һәрнәрсәдән котылу – ул Тәңре Кәрим вә Рәхимнәндер, тик Аннан гына мәрхәмәт ирешсә инде, — диде.
Шапур:
— Фәрман синекедер, кулымнан ни килсә, шуны эшләргә тырышырмын, — диде.
Бу заман болар бу сүздә икән, тыштан бер кәнизәк килде, кычкырды:
— Таң атты, торыгыз, инде бер-берегез белән сөйләшмәгез, кавышуыгызның төне ахырына җитте, аерылышу вакытыдыр, — диде.
Шапур салкын сулыш алып, күзеннән йөзенә кан агызып, кайгы-хәсрәтле булып тышка чыкты. Кыз түшәге өстендә кычкырып елап, йөзләрен тырнап утырды.
Шапур тышка чыккач та бер голәм каршы килде. Шапурны мунчага илтте, башын-тәнен юды. Мунчадан чыккач та бер букчадан чиста, ару киемнәрен чыгарып өстенә кидерде.
Шапур Хуҗа Мозаффар катына килеп, хөрмәт күрсәтеп, утырды. Ширбәт килде — эчелде, ризык килде — ашалды. Аулак калгач, мулла Шапурны алды, бер бүлмәгә алып барды, ун мыскал [10] алтын һәм бер багдади чалма Шапурның уңында куйды. Әйтте:
— Олы нәсел углысың, белерсең: бу эшне яшертен кылырлар, бу шәһәрдә бу эшкә күп кешеләр бар иде, әмма Хуҗа сине ихтыяр итте, сайлап алды. Олы нәселдәнсең һәм гарибсең, инде хатынга талак бир, — диде.
Шапур тавыш күтәрде:
— Мин саный идем: гаделлек, хаклык һәм чын мөселманлык галәмгә хәлифәт башкаласы Багдадтан җәелә, дип. Минем бу уем ялгыш икән, мине бер кызга шәригать тәртибе буенча никахландырдылар, инде бу заман алдап «хатынга талак бир!» дип әйтәләр, мәгәр мондый эшләрне җир йөзенең хәлифәсе, мөэминнәрнең әмире белән, дип уйлыйлармы? Алай булса, ни өчен бу эшләрне болай итәләр?
Муллага мөрәҗәгать итеп әйтте:
— Син олы кешесең, башка моның кебек сүз сөйләмә, югыйсә хәлифә капкасына барып, башыма туфрак чәчәрмен, ул вакыт белерсең — үзеңә ни килер. Мәгәр сез мине гаҗиз һәм ярдәмчесез күрдегез, шуның өчен бу эшне миңа ягасыз. Менә аз көннән атамның коллары килеп җитешсә, кемнең углы икәнен белерсез, — дип бу хакта шактый сүзгә ялган үреп сөйләде.
Мулла Хуҗа Мозаффар катына барды, ишеткәнен җиткерде һәм әйтте:
— Бу кеше мескен һәм борчулы хәлдә, бу сүзләрне комсызлыктан сөйли, ул алтыннарны егерме итик, шаять риза булыр, — диде.
Хуҗа боерды, ун динар китерделәр, теге ун динар өстенә куйдылар, егерме динар булды.
Мулла янә ул акчаларны Шапурга илтте:
— Менә сумма аз дисәң, артыгы белән булды, — диде.
Шапур динарларны күрде, тагы каты тавыш куптарды, өне Гаюк [11] йолдызына җитте. Мулла әйтте:
— Ярар, бүген сабыр итик, иртәгесен эшне бетерербез, — диде.
Шапур торды, өенә китте, маҗараны хатынына сөйләп бирде. Хатын әйтте:
— Эшеңне Тәңре уң итәр, иртәгә тикле ирем булырсың, иртәгесен хәл ничек булыр — күрербез, — диде.
Менә кич җитте, яңадан ишекләрне бикләделәр, таңга чаклы кәеф-сафа сөрүдә булдылар, бер-берсенә мәхәббәтләре сәгать саен артыр иде, гыйшык дәрте күзләрен каплар иде...
Таң вакыты җитте, кыз әйтте:
— Сине иртән иртүк казыйга илтерләр, зинһар, аның янында нык тор, бүген тагын талак әйтүдән котылсаң, бәлки иртәгә берәр җае чыгар.
Таң атты, Шапурны гадәттәгечә мунчага илттеләр. Мунчадан чыкты, мулла яңадан килде:
— Менә тагын бер букча кием, утыз динар китердем, дәүләтеңне кабул ит, башка буш хыялга бирелмә. Әгәр «юк» дисәң, бу да кулыңнан чыгар, рисвай [12] булырсың, таяк ашарсың, — диде.
Бу хакта никадәр сөйләсә дә, Шапур колагына элмәде, муллага юк-бар, ахмак­лыклар сөйләде:
— Моның кадәр хурлаулар, сезнең катыгызда тиешле тоеладыр, мәгәр мең динар бирсәгез дә минем егетлегем, олылыгым янында туфрак кебек түбәндер, әгәр кемдер хатынына талак бирәсе килсә – бирсен, әмма мин бирмим! — диде.
Мулла, гаҗиз калып, Хуҗа Мозаффар катына барды:
— Бу кешедә баш юктыр, бу эшнең тыныч кына бетәсе булмады, моны казый катына илтеп йөз суын түгү кирәк, — диде.
Шулай карар иттеләр, Хуҗа уллары белән бергә кычкырыш һәм кайнарлык белән Шапурны хөкемгә казый янына илттеләр, хәлне аңлатып бирделәр:
— Бу эшеңне уйлап эшлә, ахырда үзеңә зыяны тимәсен. Әгәр ул динарлар гына җитмәсә, илле итсеннәр, тулы хәзерлек белән ватаныңа юлласыннар, хезмәтчеләр бирсеннәр, ә син бу эшне ахырына җиткер, нәфесеңне куй. Әгәр сүземне тыңламасаң, мин шәригать юлы белән бу эшне ахырына җиткерермен, чөнки син боларның тиңе түгелсең, ризык табудан гаҗиз билгесез бер кешесең, дәрвишсең, бу шәһәрдә сине белгән кеше юк, мескен хәерчесең, хатынның атасы һәм туганнары мәшһүр вә маллы хуҗалардыр, синең болар белән ни катышың булсын! — диде.
— Хөрмәтле вә гыйззәтле казый әфәнде! Яшең озын булсын, хәлифәт күләгәсендә һәм аның бусагасы төбендә моның кебек золым тиеш түгел, гәрчә мин гарибмен, читтән килгән бер кешемен, әмма сез уйлаганча түбән кеше түгелмен, мин үз шәһәремдә мал-нигъмәт һәм югары дәрәҗә иясемен, болардан ким түгелмен. Әгәр дә шундый яман вакыйгага юлыкканмын икән, мондый эшләр күп адәмнәрнең башыннан үтәр, моның гаебе юктыр. Бүген-иртәгә атамнан хәбәр килә, мал вә әсбап китерәләр, шулар миңа җитәр, — диде.
Моның бу сүзеннән соң казый артык нәрсә әйтә алмады, мәҗлес таралды, һәркем үз җиренә китте.
Шапур хатыны янына кайтты, баштан үткән хәлләрне сөйләде. Шөкер иттеләр, таңга кадәр кәеф-сафа сөрүдә булдылар.
Таң аткач кыз елады:
— Шуннан куркам: сине субашка [13] илтерләр, җәзаларлар, газапларга түзмәссең, талакны кулдан чыгарырсың, әмма сабыр итә белсәң, түзә алсаң, яхшы булыр иде, — диде.
Шапур өйдән тышка чыкты, күрде; шәһәр халкы капка төбенә җыелган. Шапурны тоттылар, әмир катына илттеләр. Шапур карады: шәһәр башлыгын күрде, нык һәм усал кешедер, ничәмә-ничә ир вә хатын-кыз, азат вә кол диванында [14] торырлар. Курыкты, әмма Тәңрегә тәвәккәл итте [15], үзен-үзе тотты. Бераз торгач, бу бәк әйтте:
— Бу ни эш: син ни кыласың? Шуны белмисеңме: Хуҗа Мозаффар кебек олы кеше сиңа кызын куячак түгел, биргәннәрен кабул итеп, хатынны үз юлына җибәрсәң, син үз юлыңа китсәң, ни булыр? Бу син эшләгән эш ни тилелек? Юкса, шуны телисеңме: боерам, таяк белән суктырып таныклыгыңны алырлар, — диде. Шапур әйтте:
— Әгәр Багдад шәһәрендә, хәлифәтнең чыганагында гадәт шундый булса, икрар таяк белән суктырудан алына икән, алыгыз, ни эшлим, гадел хөкем бары тик Аллаһтандыр, — диде. Шулвакыт әмир әйтте:
— Шулкадәр үгетләдем, тыңламады, инде җәза мәйданына күтәрсеннәр! — диде.
Шунда ук җәза урынына күтәрделәр, йөзгә якын таяк ордылар. «Аһ!» дигән аваз чыгармады, талакны әйтмәде...
Ахыры киләсе санда
Ред.: әсәрнең журналдагы исеме - "Кирпеч ясаучы Шапур һәм Хуҗа Мозаффар хикәяте"
Текстны басмага Нәҗип Нәккаш-Исмәгыйль әзерләде.
__________________
1. Кәзирун – Иранның көньяк-көнбатышындагы шәһәр.
2. Рәбаб – кыллы музыка уен коралы.
3. Газәл – җиде яки күбрәк ике юллыктан торган лирик мактау шигыре.
4. Гариблек – читтә йөрү.
5. Хиҗаз – Мәккә һәм Мәдинә шәһәрләре урнашкан урын.
6. Нүкәр – кораллы хезмәтчеләр, сакчылар.
7. Талак – хатынны аерырга теләгәндә ир кеше тарафыннан өч мәртәбә әйтелә торган сүз.
8. Хәрам булды – талактан соң ул хатын белән бәйләнешкә керү ярамый.
9. Гариб – читтән килгән кеше.
10. Мыскал – авырлык үлчәме, 4,6 грамм.
11. Гаюк – иң якты йолдызларның берсе.
12. Рисвай булу — хурлыкка калу.
13. Субаш — полиция башлыгы.
14. Диван — сарайда утырышлар, җыелышлар залы.
15. Тәвәккәл итте — тапшырды.

Теги: Нәҗип Нәккаш-Исмәгыйль Яңалыклар

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру