Кадерлеләр һәм кадерсезләр

Төп горурлыгы бөек сугышлар, шул сугышларда теләсә кайсы дошманны да бер-бер артлы җиңүләр белән мактанган һәм рухланган бик зур империядә – СССРда үтте без картларның күп гомере… Хәтта ачтан үләрдәй чакларыбызда да коммунистлар партиясенең җиңүләрдән-җиңүләргә алып баруына, тормышны чәчәк аттыруына «куанып» куллар чаптык, ура кычкырдык, аның зирәклегенә мәдхияләр укыдык.

 

Ялангач чакларыбызда да КПСС генсекларының порт­рет­­­­ларын күтәреп, де­монс­­т­ра­­цияләрдә күкрәк киереп атладык. Бигрәк тә кырык миллионлап халыкны канга батырып җиңгән Бөек Октябрь революциясен, утыз миллион­лап халыкның кырылуы белән яуланган Бөек Ватан сугышында җиңүне зурларга өйрәттеләр. Азык талоннары тотып, ипи, ярма, шикәр, тәмәке, аракы, колбаса кебек товарларга су буе чират торган чакларда да ул җиңүләр белән горурландык. Әйе-әйе, башка җәһәттән халыкны куандыра алмаса да, СССР безне «бөек» сугышлар, «бөек» җиңүләр белән рухландырды, «канга – кан, үлемгә – үлем» дигән шигарьләр барыбызны да патриотизм рухында үстерергә тырышты. Һәм патриотлар булып үстек тә! Бөек Ватан сугышында җиңгән буынның уллары Венгрияне, Чехословакияне, Польшаны канга батыру максатына ирештеләр, Әфганстанда ун ел сугыштылар, Вьетнам, Кореяга барып керделәр…

Дөрес, инде ул биниһая зур империя таркалгач, аның урынында Россия генә калгач, кайбер бәйрәмнәр бетте дә… Хәтта Октябрь инкыйлабы да кешелек дөньясындагы зур җинаять дип бәяләнде. Әмма Бөек Ватан сугышы китергән Бөек Җиңүне без елдан-ел тантаналырак, шаулатыбрак үткәрәбез. Быел ул, үзенең 70 еллык юбилеенда, эйфория дәрәҗәсендә бәйрәм ителде: атналар буе шул сугыш турында телевизор каналларыннан бихисап кинолар карап куандык, совет халкының (хәзер инде Россиянең) җиңелмәслеге турында күптөрле пафослы нотыклар тыңладык.

Мин дә читтә калмадым әле. Тарихта, архивларда казынырга яратучы буларак, йөзләрчә документларга нигезләнеп, бу сугышның аерым катлам кешеләренә – язучыларга (дөресрәге, Язучылар берлеге әгъзаларына) ти­гән зәһәре турында шушы язмамны әзерләдем.

Матбугатка бирер алдыннан бер искәрмә ясап үтәм: язмамны иң әүвәл укыячак мөхәррирләр дә, жур­налның меңләгән укучылары да язу рәвешемә бәйләнмәсен, «хаталар» табып аптырамасын: текстта да, бер-бер артлы китереләчәк документ күчермәләрендә дә аббревиатураларны (ССП, ТГАП кебегрәк кыскартылган кәлимәләрне), Табакcоюз, райсовет, обком, домоуправ, гостиница кебек атамаларны, урысча сүзләрне дә шул заманча калдыруны, чор рухын саклап калуны хуп күрдем. Хәтта кайбер хатларны да оригиналдагыча калдырдым. Тәрҗемә итә белмәгәннән түгел икәнен үзегез дә сизенерсез…

***
Сугыш башлану хәбәре килеп ирешкәч, илнең барлык ирләре кебек үк, татар язучылары да юлга җыена. Берәүләре – военкомат чакыруы буенча, берәүләре – үз теләге белән фронтка китә. Әлбәттә, башкалар кебек үк саубуллашалар, гаиләләреннән аерылганда елашалар, илне җаннан кыйммәтрәк күреп сакларга вәгъдәләр бирешәләр. Сугыш чорында фронтка 117 язучы китеп бара. Рәсми тел белән әйткәндә, барлык каләм ияләренең 70 проценты… Сугыш башлануга ук «кара хәбәрләр» килеп төшә башлый: үләләр, һәлак булалар, хәбәрсез югалалар…

Ләкин шунысы гаҗәп: сугышның ба­шында ук Казанга, Татарстанга Мәскәүдән урыс һәм башка мил­ләтләрнең язучылары агылырга тотына. Төрле сәбәпләр белән тылда калдырылган безнең язучыларыбызга, дөресрәге, инде бетә язган Язучылар берлегенә телеграммалар, хатлар, күрсәтмәләр, боерыклар ява…

«Сезгә Лев Соломонович Ларскийны җибәрәбез. Сәламәтлегенең торышы аркасында ул Казанда яшәргә мәҗбүр. Аны әдәби эшчәнлектә файдаланыгыз. Сезгә файдалы булыр, дип ышанабыз.

СССР ССП агитация һәм пропаганда бүлеге мөдире Скосырев».

Уң кулның ни эшләгәнен сул кул белми, дигән сыман, бу хатларны СССР Язучылар cоюзының аппаратын­да эшләүче һәркем яза кебек. Хәер, башка оешмалардан да агыла алар.

«Сезгә, Татарстанга, РСФСР ха­­лык мәгарифе комиссариатыннан ас­пирантура тәмамлаган Кратова-Лейбович юнәлтелә. Ул талантлы, сәләтле, үз эшен белүче кеше. Яхшы лектор. Горячо рекомендую её Вам.

Мәскәү дәүләт педагогия институтының кафедра мөдире профессор И.Нусинов».

P1000733«Фронттагы язучыларның балалары, хатыннары, карт язучылар поезд белән унбишендә кичке 16 сәгать 08 минутта Казанга киләчәк. Каршы алуыгыз сорала. Исхаков белән элемтәгә керегез. Сәлам.

ССП партком президиумы уполномоченные Берестинский».

Монда фамилиясе телгә алынган Исхаков, һичшиксез, Әхмәт Исхак. Чөнки ул 1939 елдан ук СССР Язучылар cоюзы Әдәби фондының Татарстандагы вәкиле итеп билгеләнгән. Шуңа күрә аңа мөрәҗәгать итәргә кушу аңлашыла. Шушы Мәскәү кадерлеләрен кайгырту, урнаштыру өчен, сораганнарын, боерганнарын тәэмин итү өчен аңа «өстән» акча да килә тора…

P1000732«СССР Совет язучыларының Президиумы ашыгыч рәвештә иптәш Алемасовка мөрәҗәгать итүегезне, орденлы шагыйрь Пеньковскийның дүрт кешедән торган гаиләсен Островский урамындагы 23 нче йортта яшәүче абыйсына пропискага кертүегезне сорый. Ул гаилә cоюз рөхсәте белән Казанга чыгып китте. Панферов».

Өстән-өстән генә укып китсәң, бигрәк тә Алемасов дигән фамилиягә игътибар итеп тормасаң, аның кемлеге белән кызыксынмасаң, бу телеграмма да гади һәм башкаларыннан аерылмый кебек. Әгәр дә ошбу журналны укып яшәүчеләрнең ата-бабалары, туган-тумачалары, авылдашлары һәм башка якыннары дәһшәтле утызынчы еллар тегермәненә эләккән, кызыл концлагерьларга ташланган, НКВД подвалларында гарипләнгән яки эзсез-нисез юкка чыгарылган икән, беренче чиратта шушы Алемасовны искә алып каһәр яудырсыннар! Ул – Татарстан, бигрәк тә татарлар өчен чын мәгънәсендә кеше сурәтендәге Газраил була. Дистәләрчә мең адәм баласы шушының имзасы, боерыгы белән фани дөньядан гүргә күчә.

Аны, ВКП(б)ның Воронеж шәһәр комитетында икенче секретарь булып утырган Алемасовны, коточкыч репрессияләргә куәт бирсен өчен, 1937 елда Татарстанга эчке эшләр комиссары итеп куялар. Нәкъ менә ул килгәч, каршылык күрсәтүгә хокукы да булмаган гөнаһсыз бәндәләрне, төрле ялалар ягып, күпләп кыру башлана! Мондый репрессияләр вакытында, гадәттә, халыкның милли рухын көчәйтүче, китаплары аша һәр өйгә кереп, кешеләрне уйландыручы, акыл бирүче, яшәү мәгънәсен ачып салучы әдәбият әһелләренә ныграк ябырыла карательләр… Чөнки яхшы беләләр: язучылары кимегән саен милләт үз йөзен югалта, шанлы тарихын оныта, горурлыгы коргаксый, кыюлыгы сүрелә, сүзсез, ләм-мим буйсынучы көтүгә әверелә һәм бетүгә юл тота… Сүзне артык озайтмыйча әйтсәк, менә шушы Алемасовлар чорында татар язучыларының кимендә өчтән бере үтерелә, шактые республикадан чыгып кача… Мөгаен, ВКП(б) Алемасовның безне канга батыруын зур да, мактаулы да батырлык дип таныгандыр, чөнки аны шул ук елда Татарстан обкомының беренче секретаре итеп куялар. Татарстандагы «каһарманлыклары» өчен, күрәсең, шул елларда ук Кызыл Байрак орденына, бераздан хәтта Ленин орденына лаек табалар, күкрәгенә медальләр тагалар…

Хәер, телеграммадан ераграк ки­телгән… Орденлы Пеньковскийның хәлен кайгыртып кайсы татар язучысы Алемасовка баш иеп керде икән? Ул хакта кул астымда документ юк. Әмма сизенәм, бик сизенәм: Газраил тупсасын атлаганда йөрәге дә, аяклары да калтырагандыр бахырның…

P1000730«23 июльдә, иртәнге сәгать 7дә 204 нче поезд белән егерме бер бала, утыз дүрт өлкән кеше Казанга чыгып китте. Каршы алуны, пароход белән Чистайга утыртып җибәрүне тәэмин итегез.

Брайнина, Хотимский».

Килә торучыларның һәркайсына хезмәтче кирәк: каршыласыннар, пароходка утыртып җибәрсеннәр, сәламәтлеген кайгыртсыннар, багажларын күтәреп йөрсеннәр, фатирга урнаштырсыннар, теркәсеннәр, ризык-кием юнәтсеннәр… Шушы урынга җиткәч, көлми түзмәдем: ярый әле «абзар артында тәпи дә тотсыннар», димәгәннәр… Ә хезмәтчеләре кемнәр соң? Татар язучылары!

P1000729«Казандагы «Татарстан» гостиницасындагы Маршак гаиләсен кайгыртуыгызны сорыйм. Хәлләренең ничек­леген хәбәр итегез.

Панферов».

Ошбу телеграмманың астына Язучылар союзы башлыгы Төхфәт Имаметдинов мондый искәрмә язып куйган: «Маршак гаиләсе Островскийдагы 9 нчы йортның 5 нче квартирына урнаштырылган».

P1000744«Улым Иммануэль Маршакны эзләп табуыгызны, сәламәтлеген белүегезне, телеграф аша хәбәр итүегезне ялварып сорыйм. Минем адрес: Алматы, Чайковский урамы, 69, квартира 4. Маршак».

P1000737«Островский урамы 9/5 яшәүче орденлы язучы Маршакның гаиләсенә карата кайгыртучан булуыгызны сорыйбыз. Системалы рәвештә медицина ярдәме оештырыгыз, көнкүреш шартлары тудырыгыз.

СССР ССП секретаре Кирпотин».

Укучыларыбыз игътибар иткәндер: Мәскәү кадерлеләренең бер генә гаиләсенә хезмәт күрсәтү өчен генә дә күпме татар язучысы йөгерергә, мәшәкать чигәргә, турысын әйткәндә, тәлинкә тотарга тиеш булган! Язып үткәнемчә, йөзләрчә документларымда андый мисаллар күп, бик күп…

P1000736«СССР ССП секретаре В.Я.Кир­потин­ның хатыны хәзерге вакытта Чистайда яши. Ул үзенең кызын операция ясату өчен Казанга китерергә тиеш. Аны берничә көндә тораклы итүегезгә, яхшы врач табып яхшы больницага урнаштырып, ярдәм итәчәгегезгә ышанам. Алдан ук барысы өчен дә рәхмәтлемен. Кирпотин исеменнән дә рәхмәт белдерәм».

Имзасы танырлык түгел. Шул ук Кирпотин үзе генә әфтәрләгәнгә охшый бу хат…

Табылган документларның берсе – танылган шагыйрә Марина Цветаева хаты. Аны укыганда авторын кызганып та куйдым. Әле ике ел элек кенә, ягъни, 1939 елда татарны эткә тиңләп шигырь язган Марина бит инде бу! Татарстан Язучылар cоюзына шушы хатны язганда ниләр уйлады икән ул? Бик каушаган, ахрысы, хәтта Имаметдинов фамилиясендә ике хата җибәреп, кат-кат төзәткән. Хатының юллары, өметен югалткан һәм кайгыдан бетеренгән кешеләргә хас булганча, кәгазь читенә таба аска бөгелеп-бөгелеп төшкән. Эчтәлеге дә кызганыч…

P1000753«16 август. Сезгә язучы-тәрҗемәче Марина Цветаева яза. Мин Литфонд эшелонында Кама буендагы Алабуга шәһәренә эвакуацияләндем. Миндә Сезнең исемгә Гослитиздат директоры вазифасын башкаручы Чагинның мине урнаштыруда эшлекле катнашуыгызны, тәрҗемәче итеп файдалануыгызны сорап язган хаты бар. Мин үземнең Алабугада эшкә урнаша алуыма өмет багламыйм, чөнки әдәби һөнәремнән башка бернинди дә һөнәрем юк. Шулай ук миндә шул ук имзалы һәм шул ук үтенечле икенче хат та бар. Анысы Гослитиздаттан Татгосиздат исеменә.

Шушы көннәрдә мин Казанга барам һәм әлеге хатны тапшырам.

Сездән һәм Язучылар cоюзыннан мине Казанга күчерүегезне һәм шунда эшкә урнаштыруда мөмкин булганның барысын да эшләвегезне бик тә, бик тә үтенеп сорыйм. Минем белән 16 яшьлек улым да бара. Шигъри тәрҗемәче буларак бик файдалы булачагыма ышанам.

Марина Цветаева».

Укучы игътибар иткәндер, Цветаева Литфонд эшелонында эвакуацияләнүен язган. Ә эшелон ул, күпләребез белгәнчә, дистәләрчә вагоннар таккан поезд, ягъни бик озын состав. Кайчак аларның буе чакрымгача сузыла. Һәр вагонда 50-60 кеше дип исәпләсәк тә, «чакырылмаган кунаклар» саны меңнән артып китә. Димәк, СССР Язучылар cоюзының Әдәби фонды – барлык әдипләрнең уртак акча капчыгы – бай булган, шулкадәр язучыны Мәскәүдән, сугыш барган яки фронт якынлашкан төбәкләрдән җыеп, илнең тыныч һәм хәвеф-хәтәрсез якларына озату өчен «өлеш» чыгара алган.

Инде менә ярты гасырдан артык гомердә без Сталинны тиран дип бәялибез, каргыйбыз, сүгәбез, фаш итәбез. Чөнки хакыйкать шундый. Ләкин аның күп очракта дөрес сәясәт белән яшәвен дә онытмыйк. Әйтик, ул язучыларны илнең акыл чүлмәкләре, халыкның рухи тәрбиячеләре, иҗатлары белән йөзләрчә милләтләрдән укмашкан ватанның бербөтенлеген, бердәмлеген алыштыргысыз саклаучылары, көрәш­челәре итеп күрә белгән. Театр, кино һәм, гомумән, сәнгатьнең башка төрләре дә язучыларсыз яши алмавын аңлаган. Менә мондый эшелоннарны оештыру һәм аларга каләм ияләрен утыртып озату да Язучылар cоюзы яки Литфондның гына хәленнән килә торган торган эш түгел. Юкса, мондый гамәл дезертирлык, зур җинаять буларак бәяләнер иде. Шуңа күрә тыныч якларга озатылучылар исемлеге, һичшиксез, Сталинның үзе белән килешенгән, дип уйларга кирәк. Инде Цветаевага килсәк, совет власте урнашуга ук чит илгә китеп, унҗиде ел гомерен Чехословакиядә, аннары Франция башкаласы Парижда үткәргән (кыскасы, рәхәт, назлы тормышта көн иткән) шагыйрәгә коммунистик режим үгисетебрәк караган. Бәлки, бу эвакуация аның өчен үзенә күрә сөрген дә булгандыр? Бер көн килеп, татар язучылары хозурына елый-елый (хатта тамчы эзләре сизелә) үтенечле хатлар да язармын, татар җирендә асылынып үләрмен, каберем дә шунда булыр, дип уйладымы икән ул бәгырькәй? Шушы хатын язып төгәл ике атна үткәч, элмәккә менә…

Моннан егерме еллар элек, Алабугага командировкага баргач, аның каберен күрү өчен зиратка да кердем мин. Ташына карап торганда, җир астыннан калыккандай, көянтәдәй бөгелгән, картаюның чигенә чыккан, каралып кипкән марҗа әби пәйда булды:

– Ни карыйсың, улым?

– Бөек шагыйрә Марина Цветаева­ның каберен карап торам менә, әби. Аның җәсәде шушында бит, – дип җавапладым. Карчык кыркылдап көл­де генә.

– Ташы гына монда аның, сы-ы-но-ок! Ә гәүдәсен шул төндә үк казып алдылар да, әнә тегендә күмеп куйдылар. Белә идем мин ул хатынны, – дип сөйләнә-сөйләнә, инде җире иңгән, чардугансыз, таш-мазар кую түгел, казык та кагылмаган ятим каберне күрсәтте. Шул кабер янында торганда, тагын бер яңалык әйтте карчык: – Малаеннан да зур казалар күрде инде, мәрхүмә…

Шулай… Карчыкның сүзе хак булса, Цветаева гәүдәсенең кайда булуы да шикле икән бит әле. Әх, язмышлар… Дөнья – куласа, бер әйләнә, бер баса, дигән мәкалебез дә искә төшә.

Язучылар cоюзына килгән телеграм­маларның берсе Приморскидагы Фроловкадан. «Срочно» диелгән һәм болай дәвам ителгән:

«Телеграф аша ашыгыч рәвештә Яковлеваның Казандамы-түгелме икә­нен минем адреска хәбәр итегез.
Баталов».

Исеме күрсәтелмичә, фамилиясе бер генә «т» белән язылган булса да, монысының кем икәнен чамалау кыен түгел. Ул, әлбәттә, горур һәм берчакта да вакланмаган, һәр җәһәттән кыю, башбирмәс Салих Баттал булырга тиеш! Яшьлегендә үк очучылар мәктәбен тәмамлаган, үзе әйтмешли, күп елларын күктә – бөркетләр белән янәшә уздырган, гел биектә булуы аркасында репрессиягә дә эләкми калган, шул чорда әдәбият мәйданында да талантлы шагыйрь сыйфатында танылган Салих Баттал! (Җәя эчендә булса да бер искәрмә ясап үтим әле: әдәбиятны әйле-шәйле белгән танышларым мине аның туганы яки кардәше, дип уйлап ялгыша. Кем әйтмешли, капка баганаларыбыз да бер урманда үсмәгән…) Ул сугыш чыгуга ук фронтка китә һәм Тын океан флотында очучы булып хезмәт итә башлый, күп батырлыклар күрсәтә, бүләк-медальләргә лаек табыла. Әле Гитлер Германиясе җиңелгәч тә каһарман очучы сафта кала – япон империалистларына каршы яуда катнаша.

Белгәнемчә, Салих Баттал дүрт мәртәбә өйләнеп, бер-бер артлы Мәрьям, Ольга, Кадрия, Мәдинә исемле хатыннар белән яшәгән. Башкаларын тагын кем белгән… Язучылар cоюзыннан менә шул Ольга дигәнен барлатмады икән?

Күпчелек язучыларның сугыш башлануга фронтка озатылуын, шунда кырылуын, хәбәрсез югалуын искәрттем инде. Ләкин тылда калганнары да иҗат итүдән мәхрүм икән ич. Шуның бер сәбәбе: болай да тарлыкта, кысрыклыкта яшәүче татар әдипләренең фатирына эвакуацияләнгән Мәскәү язучыларын тутыра башлау… Һәм аларны гына да түгел…

P1000758«Бауман райсоветының Башкарма комитеты председателе иптәш Коршуновка.

Совет язучыларының Татарстан cоюзы идарәсе Сездән киләчәктә Касаткин урамындагы 35 нче йортның 2 нче квартирында яшәүче профессиональ язучы М.Галинең (Мөхәммәт Галиевнең) квартирын моннан гайре тыгызлатмавыгызны сорый. Чөнки хәзер иптәш М.Галинең ике бүлмәле квартирында 4 кеше яши. Бер бүлмәсен тулаем шул килүчеләргә биргән. Икенчесендә үзләре икәү. Йортлар идарәсе тагын 2 кешене кертергә ниятли. Ул очракта яшәүчеләр 6 кеше булачак һәм профессиональ язучы иптәш М.Гали иҗат итәр өчен минималь шартлардан да мәхрүм калачак. Шуңа күрә Совет язучыларының Татарстан cоюзы идарәсе катгый төстә Сездән иптәш М.Галинең квартирын ары таба тыгызлауга юл куймавыгызны сорый.
2 декабрь, 41».

Өч көннән соң язучыларның иҗади рухын сакларга тырышучы, аларга иҗат шартлары тудыруны армый-талмый, өзлексез кайгыртучы Төхфәт Минһаҗетдин улы Имаметдинов агаебыз шундый ук хат белән өстәрәк утыручыларга да мөрәҗәгать итәргә тәвәккәллек кыла. Ләкин бу юлы бер-ике каләм иясенең язмышы турында язу белән генә чикләнми. Тылда калган татар язучыларының иҗат итәргә шартлары булмавы турындагы «зар»ын Казан шәһәре Башкарма комитеты рәисе Муринга адреслый. Хаттан күренгәнчә, ул чордагы каләмдәшләребезнең хәле тәмам коточкыч булып тоела…

Мәсәлән, Островский урамындагы 15 нче йортның классик әдибебез Шәриф Камал биләгән 2 нче фатирында, 40 квадрат метрлы торак мәйданда, 7 кеше яшәгән. (Адресларына кадәр күрсәтүемнең хикмәте шунда: хәзерге һәм киләчәк буын кешеләре дә олуг язучыларыбызның кай тирәдә, кайсы йортларда гомер кичереп, кайсы урамнар буйлап йөри-йөри фани дөньядан китүләрен тыштан карап булса да белсен, кызыксынулары уянса, кереп карарга да мөмкинлек тапсын, диюем…)

P1000762Мәшһүр драматургыбыз Таҗи Гыйззәт шул ук Островский урамындагы 4 нче йортның 9 нчы фатирында торган. 38 квадрат метрда 6 кеше… Комлев (хәзерге Мөштәри) урамы, 13 нче йорт, 10 нчы квартир адресы буенча яшәгән Нәкый Исәнбәтнең торак мәйданы иркенләп иҗат итәрлек булган – 48 квадрат метр! Ләкин Мәскәүдән һәм тагын әллә кайлардан эвакуацияләнгән, сугыш афәтеннән качырылган-яшерелгән күпләрне тутыра торгач, анда яшәүчеләрнең саны да унбергә җиткән! Базар түгелмени?!.. Имаметдинов төзегән бу исемлектә дүртенче булып бая игътибарга алынган Мөхәммәт Гали теркәлгән. Анысыннан без хәбәрдар инде… Хәер, исемлеккә Төхфәт үзен дә керткән: язучылар башлыгы дип тормаганнар, аның да 24 квадрат метрында 5 кеше яшәп яткан… Шәйхи Маннурның (Островский урамы, 9, кв. 23) 28 квадрат метрына 7 кеше «сыйган»… Мәгълүм ки, Гомәр Бәширов-Разин соңгы ярты гасыр дәвамында яхшыдан-яхшы фатирларга лаек булды, күпләр көнләшерлек шартларда гомер итте. Баксаң, мондый кадерләүләр аңа да бик иртә килмәгән икән: шул ук 1941 елда 15 квадрат метр­лы фатирында (Ак ком асты урамы, 8, кв. 9) 5 кеше яшәгән алар!

Гази Кашшаф (Тукай урамы, 87, кв. 5), Кави Нәҗми (Международная, 18, кв. 23), Гадел Кутуй (Комлев урамы, 33, кв. 1), Әхмәт Исхак (Тукай урамы, 32, кв. 7), Афзал Шамов (Тельман урамы, 13, кв. 8), Фатих Хөсни (Островский урамы, 9, кв. 30), Мирсәй Әмир (Бутлеров урамы, 4, кв. 6)… Барысының да фатирларына ким дигәндә эвакуациядәге ике-өч кешене тыкканнар, ягъни адәм башына күп дигәндә 3-4 квадрат метр туры килгән!

Шушы ук исемлектә Михаил Бубеннов дигән урыс язучысы да бар. Бу исем балачагымны, мәктәп елларымны искә төшерде. Аның «Ак каен» дигән романын татарча тәрҗемәдә һай яратып укый идек без! Шул Бубеннов булырга тиеш инде бу… Татарстан Язучылар cоюзы аның фатирын да тыгызламауны сорый. Ул да Казанда яшәп яткан икән: Дзержинский урамы, 1 нче йорт, 20 нче фатир. 18 квадрат метрда 8 кеше. Ышанырлык түгел-түгелен, әмма акка кара белән баскан документка ышанмый да булмый…

«28 ноябрь, 41.
Главнефтесбытка.
Совет Язучыларының Татарстан cоюзы Тукай исемендәге иҗади кабинетка һәм cоюз членнарына 500 литр керосин бирүегезне сорый».

Язучылар – төнге хезмәт кешеләре. Алар, гадәттә, тирә-як мохит тынып калгач, көндезге ыгы-зыгылардан, яшәеш матавыкларыннан арынгач, балалары, оныклары йокыга талгач иҗат итүчән. Әгәр төн икән, язасың икән, һич югы сукыр лампа яктысы кирәк… Бу документтан күренеп торганча, Сталин җитәкчелегендә чәчәк аткан, муллыкта утырган Татарстанда сугыш башлануга ук керосин да сатылмый башлаган. Үзеңне шул чор язучысы урынына куеп карасаң, хәл бөтенләй харап. Фатирыңа чит-ят кешеләр кереп тулган булса да, ятагың тирәли чаршау корып, азмы-күпме язар да идең әле, бәлки. Әмма яктылык юк…

Шулай да керосин бирделәр микән, бирсәләр һәр язучы өлешенә күпме литр тиде икән, дип уйланып йөргәндә, шушы ук ихтыяҗга бәйле тагын бер документка юлыктым. Монысы инде ачыргаланып язылганга охшаган һәм ул Татарстанның Наркомторгына, хәзергечә әйтсәк, сәүдә министрлыгына адресланган:

«Совет Язучыларының Татарстан cоюзы идарәсе 60 язучыга 600 литр керосин бирүегезне сорый. Язучылар, иҗади хезмәт работник­лары булуга карамастан, гадәти билгеләнгән тәртип нигезендә керосин белән тәэмин ителүгә ирешә алмыйлар. Шуңа күрә Язучылар cоюзы бу мәсьәләне бик тиз арада хәл итүегезне үтенеп сорый».

Димәк, беренче гозергә уңай җавап алынмаган. Бусыннан соң да вазгыять үзгәрмәгәндер, ахры – ялварулы хатлар якын атналарда да кат-кат язылган…

«8 декабрь, 41.
Табакcоюзга, иптәш Повелкинга.
Совет язучыларының Татарстан cоюзы татар шагыйре Һади Такташның үлеменә 10 ел тулу кичәсенә, акчалата түләп алу шарты белән, Сездән 300 кап папирос бирүегезне сорый.
Имаметдинов».

Шундый ук үтенеч Наркомторг башлыгы Мөхәммәтҗанов исеменә дә җибәрелә. Бу юлы инде тәмәке кирәклегенә Такташ үлеме генә түгел, ә 5 декабрьдә билгеләп үтеләсе Сталин Конституциясе көне (кичәсе) дә «сәбәпче» була… Бәлки, Сталин исеменә, аның Конституциясенә таянып сорасаң, бирми калмаслар, дип өметләнү…

Һай ул тәмәке!.. Тарткан кеше өчен ул, Тукайчарак әйтсәк, җан ашы! Валлаһи, көненә ике телем ипи һәм өч бәрәңге белән яши алырыма ышанам, әмма бер кап тәмәкесез калсам, кояшым да сүнәр, иҗатым да бетәр сыман. Язып утырган чакта алай-болай тәмәкем бетеп китсә, төн уртасында ларёкка чыгып йөгерәм…

Шаярта бу, дисезме? Һич юк! Татар әдәбиятын үстергән, алга тарткан иң зур кодрәт – тәмәке икән бит, җәмәгать! Бөек Тукаебызны, Такташны, Хәсән Туфанны, чордашларыбыз Гамил Аф­залны, Зөлфәт белән Мөдәррис Әгъләмне дә галиҗәнап Тәмәке иң зур, иң сөекле шагыйрьләребез иткән! Яле, әйтегез, шулардан башка милли әдәбиятыбызны күз алдыгызга китерә аласызмы?

Инде җитдиләнсәк, теге елларда татар язучылары тәмәке булып тәмәкедән дә мәхрүм калган. Дөрес, Мәскәү «путёвкасы» белән татар җиренә килеп тулганнары һәр җәһәттән махсус складлар аша тәэмин ителгән. Шул исәптән, тәмәке белән дә. Татарлар исә шуларның тартуына кызыгып, тө­теннәрен иснәп куанган. Ара-тирә «аткалаганнар»дыр да. Урыслар ара-тирә биргәләгәннәрдер. Ни дисәң дә, «милләтләр дуслыгы чәчәк аткан» илдә яшәгәннәр ләбаса! Моны «килмешәк» язучылар да аңлаган. Әйтик, гаиләсе белән эвакуацияләнгән драматург Константин Треневның Татарстан Язучылар cоюзына язган хатында мондый җөмләләр бар:

«Многоуважаемый тов. Имамутдинов! По поручению группы Московских писателей (в том числе и лично от меня), я хотел бы выразить признательность за то внимание и ласку, с которыми Вы встретили в Казани наших жён и детей. Этот трогательный прием не лишнее свидетельство той великой дружбы народов…»

Ләкин, үзләре әйтмешли, «дружба дружбой, а табачок – врозь» булган шул. Бер генә як «ласкать» иткән…

Язган үтенечләренең уңай нәтиҗә бирмәвен аңласа да, Имаметдинов тынмый. Шул ук көнне Совнарком башлыгыннан эвакуациядәге язучыларның балаларына алты пар киез итек бирүне сорап яза. Ләкин үзебезнең танылган язучыларыбыз Әхмәт Фәйзи, Әхмәт Ерикәй һәм Риза Ишморат та аяк киемсез калган… Алар кышкы зәмһәрирләрдә республика колхозларына һәм хәрби госпитальләргә әдәби хезмәт күрсәтеп йөрергә тиеш икән, югыйсә. Әлбәттә, бу исемлекне Мәскәү язучыларының балаларыннан башлау да хәйләнең бер төре генә, аларга итек биргәндә, татар язучыларына да бирерләр, яланаяк калдырмаслар, бәлки, диюдән генә…

Никадәр гаделсезлек, кадерсезлек! Оят һәм хурлык! Нинди генә түбәнлекләр кичермәгән безгә кадәрге әдипләр?!

Бәй, соңгы ике-өч җөмләмне язгач, сискәнеп куйдым һәм… үземнең, үз чорым каләмдәшләренең хәлен барлый башладым… Баксаң, үзебез дә ил һәм түрәләр хозурында кадерсез икәнбез бит! Соңгы егерме елда шулкадәр гарьлеккә, түбәнлеккә юлыктык ки, кайбер язучыларыбыз хәтта каләмен дә ташларга мәҗбүр булды. Әйе, югарыда утыручы түрәләрнең әдәбиятны да, әдипләрне дә бөтенләй санга сукмавы сер түгел. Әле туксанынчы еллар уртасында ук Татарстан радиосы аша иҗади хезмәтебезгә Башкортстан язучыларыннан унҗиде мәртәбә кимрәк гонорар түләнүе хакында сөйләгән идем. Ул теманы матбугатта да күтәреп чыктым. Соң, адәм көлкесе бит, башкорт язучыларына китаплары өчен машиналар алырлык, коттеджлар салырлык гонорар түләгәндә, бездә, шундый ук күләмдәге китапларга, базардан ике-өч мәртәбә тамак ялгарлык азык-төлек алып кайтырлык кына түлиләр иде. Бүгенгедәй хәтердә: күренекле язучыбыз Нияз Акмал, йодрыгын күтәреп, Матбугат йортының дүртенче катында – китап нәшрияты коридорында – әрле-бирле үкереп, сүгенеп йөрде: «Күгәрчен сөте» исемле китабы өчен гонорар алгач, малаена велосипед бүләк итмәкче иде ул, мәрхүм… Ләкин велосипедка җитәрлек акча тимәгән. Хәер, шул ук вакытта минем дә «Гөнаһ шомлыгы» исемле йөзләп юморескам туп­ланган китабым басылган иде. Арзанлы гына җәйге пальто алырлык булды. Кызыма кунакка барганда күчтәнәчкә чәкчәк белән ярты кило карамель дә алдым әле. Тагын… Тагын Мөдәррис Әгъләм искә төште. Аңа акча курслары җилфердәп уйнаган елларның берендә, махсус указ нигезендә, Тукай премиясе бирергә тиешләр иде. «Акча юк» сылтавы белән шактый айлар көттерделәр аны, акча чүпкә калып беткәч кенә бирделәр… Шуннан базарга киткән бу. Сыер башына беркетелгән бәя кәгазенә күзе төшсә, ни күрсен: Тукай премиясе шуны алырга да җитми икән ич! Сатучыдан:

– Бәясен төшермисеңме, – дип сораган.

– Төшерүен төшерәм, ләкин телен кисеп алам, – дип җаваплаган сатучы.

– Үз телен югалткан милләтнең кадере булмаган кебек, телсез калган сыер башы да – баш түгел, – дип, нәни гигантыбыз китеп бармакчы булган. Шулвакыт мәгълүм шагыйрәбез Нәҗибә Сафина килеп чыккан да җитмәгәнен үзе өстәп түләгән!

Болар хакында язуым кемгәдер кызык та тоелгандыр, бәлки. Ләкин мин милли әдәбиятыбыз әһелләренең шундый кадерсезлеккә калуын уйлый-уйлый күз яшьләремне сөрткәләп утырдым язганда…

 Ахыры журналның 7 нче санында.

Комментарий язарга