Кадерлеләр һәм кадерсезләр

Инде янә ата-бабаларыбыз кебек әдипләребез хәленә, кичерешләренә кире кайтыйк – нәрсә генә димә, аларның тормышы безнекеннән дә фаҗигалерәк булган бит… Безнең әле, шөкер, өс бөтен, борыннан чыга төтен – сигаретларыбыз кулда, баш очыбызда Ильич лампасы балкый, – димәк, каләмебез дә чираттагы юлда!

Татарстан язучыларының тагын бер үтенечен игътибардан үткәрик. Монысы ТАССРның Халык Комиссарлары Советына 9 декабрьдә язылган:

P1000766«Татарстанның иң күренекле язучыларыннан саналган Мирсәй Әмирнең инде ТДАП (ТДАТ түгелме икән? – Ред.) тарафыннан куелуга кабул ителгән Ватан сугышы турындагы пьесасын эшкәртү-кабат эшләү белән мәшгуль булуын, театр репертуарында оборона пьесаларының юклыгын истә тотып, Татарстанның Язучылар cоюзы иптәш Әмировны хезмәт фронтына җибәрүдән азат итү турында боеруыгызны сорый».

Димәк, татар язучыларының ул чордагы иң оста каләмлесен – театр сәнгате өчен бер-бер артлы талантлы, үтемле трагедияләр һәм комедияләрне, көн кадагына суга торган публицис­тик әсәрләрне, җитди һәм юмористик хикәяләрне каләменнән коеп кына торучы әдипне халык теленә «трудармия» булып кергән, теге яки бу сәбәпләр аркасында сугышка җибәрергә ярамаган кешеләрнең коллык урыны дип саналган, авыр хезмәт шартлары белән күпләрне гарипләндергән хезмәткә тыкмак булганнар. Чынбарлыкта аны болай аңларга кирәк: «Чурту-матр, татарин, үзеңне сөйгән, әсәрләреңне сокланып укый торган татарларың белән!..»

Ә инде «трудармия»нең нәрсә икәнен сабый чагымнан ук үзем дә беләм. Чөнки сугыш башланганда кырык сигез яшьлек әткәмне, олы яшьтә булуы аркасында фронтка ук җибәрә алмасалар да, шушы «трудармия»гә аткарганнар – Казанда бил бөккән, иң авыр эшләрдә көне-төне дүрт ел буе иза чиккән… Берочтан анысын да әйтеп үтим: мин әткәмнең нинди кыяфәтле кеше икәнен дә илле өч яшендә генә белә башладым. Ул киткәндә ике яшьлек хәтер утырмаган бала булганмын, ә инде ул кайтып төшкәндә мәктәпкә керү дәрте белән йөрүче малай идем… Үсә төшкәч, әлеге «трудармия»нең нәрсә икәнен әледән-әле сөйләп ала иде әткәй. Инде дә язучыга әверелә башлавымны аңлагач, кайгыга калгандай, әйтеп куйды:

Бәхетең булмас, улым, язучы булсаң… Мин язучыларның хәлләрен «трудармия»дә чакта нык аңладым. Ашарларына да юк иде аларның. Анаң миңа мичтә киптерелгән ит, бәрәңге ташып торды бит. Ул мескеннәр менә шуларны ашашырга килә иде. Ә инде Мәскәүдән китерелгән язучылар илдә сугыш барганын да белмәгәндәй, затлыдан-затлыны эчеп, тәмледән-тәмлене ашап, ирләре сугышка киткән хатыннар белән тансы-мансы кичәләрендә кәеф-сафа кора иде.
Безнең өстән командавайт иткән әфисәрләр дә шулар белән типтерде.

Мирсәй Әмир, беркатлырак итеп фикер йөртсәк, минем әткәй янына җибәреләсе булган. Ләкин җибәрми калдырганнар. «Рәхимлек» кылып… обком кушып фронтка – сугыш мәх­шә­ренең уртасына тыкканнар. Андагы «Ватан өчен» газетасын чыгаруда катнашсын, дип… Шөкер, исән калган! Сугыштан соң да утыз биш ел иҗат итү бәхетенә ирешеп дөнья куйды, мәрхүм…

Сугышка киткән язучыларыбыз үлә-кырыла тора, ә Мәскәүдән, СССР Язучылар cоюзыннан хатлар, телеграммалар һаман агылып тора.

Табылган бер өем документларның кайберләрен укыганда хурлану-гарь­ләнүдән күзгә яшь тә килә кайчак… Күңел сизә, бик сизә: Татарстан Язучылар оешмасы чынлыкта бөтен татар дөньясының Язучылар cоюзы бит инде ул, югыйсә, әмма югары түрәләрнең генә түгел, вак-төяк идарәләрнең дә cоюз белән санлашмавы, аның үтенеч-таләпләрен укып та карамавы, колакка да элмәскә тырышуы, кадерсез күрүе ярылып ята. Мәсәлән, ул чорда татар әдәбиятының аксакалы, иң абруйлы әһеле булган Шәриф Камалның фатиры 25 нче йортлар идарәсенә караган. Союз җитәкчеләре, олуг әдипкә иҗат шартлары тудыруны кайгыртып… «домоуправ»ка үтенечле хатлар яза! Камалның Ленин орденлы язучы булуын, аның фатирында болай да эвакуациядәге ике кешенең урнаштырылуын һәм әдипнең «серьёзно болен» икәнлеген, зур, мөһим әсәр иҗат итүен, шуңа күрә аңа аеруча игътибарлы булырга, тынгылыгын бозмас­ка кирәклеген аңлатырга тырышканнар. Казан шәһәр советы депутаты икәнлеген дә язарга онытмаганнар. Болай ук ваклануның сәбәбе нәрсәдә соң? Сәбәбе шунда: әлеге «домоуправ» әдипнең фатирына тагын ике-өч кеше кертергә карар кылган икән! Файдасы тигәнме соң әлеге үтенечле хатның? Юк. Чөнки, бая (алдагы санда – ред.) аңлап үттек инде: бу хат язылган вакытта Шәриф Камал фатирында дүрт өйдәш яшәгән булса, яңа документ раславынча, ул җидегә җиткән…

Кайсы язучы ничектер, белмим, ләкин үзем мондый хәлдә яза алуымны акылга сыйдыра алмыйм. Бүлмәмдә бер генә кунак уралып йөрсә дә, мин инде язучы түгел, кулым каләмгә үрелми… Шундый хәлдә берничә көн яшәргә туры килеп, зиһенемдә тәмам өлгереп җиткән кайсыдыр әсәремне көнендә-вакытында кәгазьгә бушатмасам, баш миемнең дә, йөрәгемнең дә кабарганын сизәм; эчендәге суы шаулап кайнап утырган, әмма клапаны ачылмый торган пар казаны кебек шартлармын сыман… Мөгаен, Шәриф Камал да шул халәттә яшәгәндер. Чыдагандыр, түзгәндер дә «шартлагандыр»… Чөнки чит-ят кешеләр мыжгыган шушы «базар» уртасында яза алмаудан гаҗиз булып бер генә ел яшәгән һәм кинәт (скоропостижно) үлеп тә киткән ул… Язмамның беренче өлешендә Мәскәү эвакуацияләгән орденлы язучыларның нинди зур хөрмәттә булуын шәйләгән идек инде. Алар Татарстанның кашында, зур түрәләрнең игътибар үзәгендә яшәгән. Ә шундый ук Ленин орденлы татар язучысының язмышы белән куян шулпасының шулпасы дәрәҗәсендәге «домоуправ» та уйный алган, үлемен тизләткән… Әлбәттә, ул чорда тылдагы татар язучылары кичергән күп фаҗигаләрнең бер мисалы гына бу.

Ә өстән таләпчән, мәҗбүр итүчән телеграммалар һаман-һаман килә тора…

«Казань. Дом печати, Союз пистелей. Ицхакову.

Убедительно прошу помочь выездом Чистополь матери писательницы Брайниной из Казани». [1]

«Ицхаков»ка, ягъни Исхаковка икән, димәк, бу хатынның кадерле анасына Татарстан Язучылар cоюзы акча да бирергә тиеш була, дигән сүз. Тик шунысы бар: вак язучы булгандыр бу Брайнина. Аны да энциклопедиягә кертеп «мәшәкатьләнмәгәннәр». Күрә­сез, кем әйтмешли, эте дә, бете дә, аларның туган-тумачалары да хөрмәттә Мәскәүнекеләрнең…

«Ольга Николаевна Дымникка хәбәр итегез: Роговның Мәскәү группасы Казанга чыга, аннары Чистайга. Профессор Дымник та бара».

P1000738«Минем гаиләгә, Ардов, Финн, Катаев гаиләләренә Казанда пропискага кертергә ярдәм итүегезне зинһарлап сорыйм. Алдан ук иптәшләрчә рәхмәт­лемен.
Виктор Гусев».

P1000740«Молния. Прошу встретить содействовать посадке пароход Чистополь моей матери едущей эшелоном писателей. Буду очень обязан.
Фадеев».

СССР язучылар башлыгы Фадеев­ның серле, аңлашылмый торган телеграммасы да бар. Кемгә, ни өчен җибәргәне дә, нинди йомышы барлыгы да билгеле түгел. Адрес та имза – вәссәлам…

P1000741«Балтасинский район, деревня Старая Салаус, Артель Кызыл Тукуче.
Секретарь Президиума ССП СССР, член ЦК ВКП(б) Фадеев».

Мондый телеграмманың хикмәте нәрсәдәдер – белгән юк. Ә инде «Старая Салаус» дигәне зур да, борынгы да Иске Салавычтыр…

P1000742«Директив инстанцияләр белән килешү нигезендә, эстон язучысы Хийрның хатыны Айми Карловна Хийрны Балтач районындагы Курмала авылында яшәүче эстон язучысы Оскар Ургарт гаиләсе белән яшәрлек итеп урнаштырырга».

Бу телеграмманың кайдан килүе дә билгеле түгел. Серле… Ул, Татарстанның ВКП(б) обкомы секретаре Алемасовка адресланса да, архивта Язучылар cоюзы документлары белән бергә тупланган. Димәк, «к делу» дигән тамганы сукканнан соң, гамәлгә ашыруны Язучылар cоюзына йөкләгәннәр. Бу эстоннарны ни өчен Татарстанга качыруларының сәбәбе дә аңлашыла… 1940 елда, ягъни сугышка бер ел кала, Сталин гаскәрләрен Эстониягә кертеп, бу илне канга батыра һәм анда совет власте урнаштыра, тиз генә Йоганнес Варес дигән шагыйрьгә партбилет тапшыртып, аны премьер-министр итеп куйдырта. Шушы Варес тарафына карь­ера яратучы кызыл фикерле берничә шагыйрь да туплана. Алар коммунистик рухтагы әсәрләр язып, эстон халкының нәфрәтенә дучар була. Сугыш башлангач, бу төркем, гаиләләре-ние белән Эстониядән ашыгыч рәвештә кача. Мөгаен, Хийр белән Ургарт та шулар «әртил»еннәндер. Әдәбиятта уңышлары чамалы булганлыгы шәйләнә: аларның исемнәрен дә энциклопедиягә кертүне кирәк тапмаганнар…

Шушы юларны язганнан соң, мин кабат архивта казынып кайттым. Тырышкан табар, ташка да кадак кагар, дигәндәй, берсенең – Оскар Ургарт дигәненең Татарстан Язучылар cоюзына язган хатына юлыктым. Сизенүем алдамаган икән – бу икәү чыннан да әлеге Йоганнес Варес янына елышкан затлар булган! Хатын болай башлаган Ургарт:

«Курмала, 28 август, 1941.
Июль аенда мине, ягъни эстон язучысын, Эстония совет язучыларының Оештыру комитеты членын, КП(б)Э Үзәк Комитеты каршындагы әдәбият-сәнгать мәсьәләләре буенча инструкторын Эстониядән эвакуацияләделәр. Август уртасында мин Татарстанга килдем һәм гаиләм белән бергә колхозда эшлим…»

Хат ахырында төгәл адресын да күрсәткән: «ТАССР, Шәмәрдән станция­се, Балтач районы, Курмала авылы».

Бу хат ул кешегә азмы-күпме ихтирамымны да уятты хәтта. Эвакуацияләнгән каләм ияләре арасыннан бердәнбер Ургарт татар әдәбияты белән кызыксынуын белдергән, «эштән бушаган чакларымда бик тә татар әдәбияты һәм мәдәнияте белән танышасым килә, шуңа күрә татар әдәбияты һәм мәдәнияте турында урыс телендә язылган кулланма китапларның кайсыларын укырга икәнен күрсәтсәгез икән лә», дигән… Изге нияте аңлашылды, тик шунда ук яңа сорау туды: курмалалылар Эстония коммунистлар партиясенең Үзәк Комитетында (!) дәрәҗәле кеше булган Ургартның үзләрендә колхозчы булып эшләвен онытмыйча тарихларына кертә белделәр микән? Ни дисәң дә, тарихи мизгел бит бу! Горурланырга кирәк! Әмма теге Хийрның миссиясе аңлашылып бетмәде. Ул да, директив инстанцияләр белән килешенеп җибәрелгәч, гади генә Хийр булмагандыр инде. Затлы Хийр булгандыр! Бәлки, аның хакында шул Курмала тарихында кайбер мәгълүматлар сакланадыр? Алар үзбелдекләре белән генә килеп урнашмаганнардыр бит инде бу авылга? Балтач аша килгәннәрдер, һичьюгы, авыл советында теркәлгәннәрдер…

Әйе, андыйларны, әҗәлдән аралап, эшелоннар белән бик тә ышанычлы, кунакчыл милләт куенына меңәрләп ташыганнар, кадер-хөрмәттә яшәткәннәр. Ләкин шул ук дустанә милләтнең үз улларын һәм кызларын шул ук эшелоннар белән әҗәл кочагына – сугышка аткарып торганнар! Бу җәһәттән яудан исән кайткан әдипләребезнең сөйләгән хатирәләре дә онытылмый… Сугыш башланган атналарда Мәскәүдән Казанга килүче һәм Казаннан фронтка китүче ике эшелон, бер вокзалда тукталып, юлда очрашканнар. Ике эшелоннан да күпләп төшкән халык, бер-берен күреп, кочаклаша, хәл белешә башлаган. Баксаң, тегеләре дә, болары да әдәбият-сәнгать әһелләре икән:

Кая барасыз?

Эвакуациягә. Сезнең Татарстанга. Чөнки фашистлар якынлаша. Үлемнән саклану кирәк… Ә сез кая барасыз?

Фашистларга каршы сугышка. Илне сакларга…

…Татар әдипләренең бөтенләй кырылып бетү ихтималыннан пошаманга төшкән идарә башлыклары Мәскәүгә яңа үтенеч юллыйлар:P1000734«СССР Совет Язучылары Идарәсе Президиумының Җаваплы секретаре иптәш Фадеевка.

Күпчелек татар язучылары Ватан сугышының алгы позицияләрендә катнаша. Соңгы өч айда күпләреннән хәбәр дә юк. Бу рәхимсез сугышта татар әдәбиятының революция үстергән күп кадрларын югалтуы ихтимал. Әгәр Муса Җәлил, Мәхмүт Максуд, Сибгат Хәким, Абдулла Алиш, Гариф Галиевләр һәлак булса, мондый хәл татар халкы өчен аеруча зур югалту булачак. Бу язучылар һәм шагыйрьләр егерме елда искиткеч әсәрләр бирде һәм татар халкы алар белән лаеклы горурлана. Аеруча талантлы һәм танылган язучыларны, шагыйрьләрне сак­лап калу максатында, шушыларының булса да хәвефсезлеген кайгыртуны бик мөһим санап, ТАССРның Совет язучылары cоюзы һәм аның ВКП(б) башлангыч оешмасы тиешле органнардан бу татар язучыларын тылда эшләүгә күчерү (переброска) турында кайгыртуыгызны (ходатайство белдерүегезне) сорый.
Совет язучыларының Татарстан cоюзы идарәсенең җаваплы секретаре: Имаметдинов.
Совет язучыларының Татарстан cоюзы идарәсенең ВКП(б) башлангыч оешмасы секретаре: Разин».

Шәрехләү дә кирәк түгел: ошбу үтенеч тә, бүтәннәре кебек үк, игътибарсыз кала. Аның барып җитү-җитмәве дә билгесез. Чөнки Мәскәүдә җавап бирүне дә кирәк тапмаганнар… Ә нәтиҗәсен беләбез: Муса Җәлил белән Абдулла Алиш, ил өчен көрәшә торгач, әсирлеккә төшә, гитлерчылар тарафыннан үтерелә; ә инде Сибгат Хәким, Гариф Галиев һәм Мәхмүд Максуд сугышның ахырына кадәр фронтның алгы сызыгында булып, исән кайталар. Хәвефләрдән кайсыдыр «ходатай»лар түгел, Ходай үзе саклаган!

…Тагын йөзләрчә бит дәвам итәрлек тарихи материалларым булуга карамас­тан, туктатам мин бу язмамны… Бик кирәкле, халык белергә тиешле тема икәнен аңласам да, авызлыклап сезнең карамакка калдырам, җәмәгать. Туйдым… Йөрәккә авыр…

Ләкин тынып, бергә-бергә аз гына уйланып утырыйк, дөнья бөекләренең сугыш хакында әйткән-язган фикерләре белән танышып алыйк.

Томас Манн: «Сугыш ул тынычлык вакытындагы проблемалардан куркак­ларча качу».

Бөек Фридрих: «Әгәр дә безнең солдатлар ни өчен сугышканыбызны аңласа, аларны сугышка алып барып булмас иде».

Вольтер: «Мин сугышта җиңеп чыккач баеган бер генә халыкны да белмим».

Герберт Гувер: «Сугышны картлар башлый, ә үлемгә яшьләр бара».

Уршула Козел: «Сугыш ул бетми, ял итеп кенә тора».

Джон Кеннеди: «Йә кешелек сугышны бетерер, йә, алай булмаса, сугыш кешелекне бетерер».

Уолтер Мондейл: «Өченче Бөтендөнья сугышының ветераннары булмаячак».

Йә, уйландырамы акыл ияләренең фикерләре? Киләчәктә дә сугышырга дәртегез бармы әле?

Мин, карт язучы буларак, бары тик үземнән соң яшәячәк каләмдәшләремә бер генә васыять әйтеп калдырам: сугышта җиңүчеләр турында да, андагы батырлыклар хакында да язмагыз. Халыкны рухландырып, яңа сугышка тыгарга теләвегез, дип исәпләнер…

Мәкаләнең башын журналның 6 нчы саныннан укый аласыз. 

Комментарий язарга