Журнал «Безнең мирас»

Искермәгән Искер

Бөек Себер ханлыгының башкаласы булган, үзенең чиксез гүзәллеге, халкының батырлыгы белән дан тоткан борынгы Искер шәһәренең нигезен катлам-катлам тарих тузаннары каплап, эзләре бөтенләй юкка чыккан. Кайчандыр үзәк булып торган әлеге шәһәрнең исеме дә халык арасында онытыла башлаган иде.
Ходайның тәкъдире шулай булганмы, Иртыш елгасының ярында янәдән Искер калка башлады, ел саен оныкларын җыеп кочагына кыса, себер татарларына Күчем ханның варислары икәнлеген искәртеп, күңелләрендә горурлык хисләрен уятырга көч-дәрт биреп тора. Менә инде ун ел дәвамында Себер җирлегендә Искерне торгызу буенча көрәш бара. Нигез урынын, чынбарлык тарихны җәмәгатьчелеккә кайтару, себер татарларын милләт буларак таныту эшләре Себер киңлекләрендәге төбәкләрдә яшәүче татарларны туплап, берләштерә башлады. Ел саен Искергә Төмән, Новосибирск, Омск, хәтта Иркутск өлкәләреннән милләтпәрвәр кар­дәш­ләребез, якташларыбыз, фикер­дәшләребез җыела. Нәтиҗәләре авыз тутырып мактанырлык булмаса да, борынгы шәһәр нигезендә тарихи мәчеткә нигез салынды, шәехләр күмелгән Астанага чардуган куелды, этнографик музей ишекләрен ачты. Ел саен Себер ханлыгының бәйсезлеге өчен һәлак булган бабаларыбыз рухына багышлап хәтем ашы уздырыла.


Искерне торгызу максатын тормышка ашыру нияте белән инде сигезенче ел Тубыл шәһәрендә һәм районында «Искер-җыен» дип исемләнгән себер татарларының тарихи-мәдәни мирасы халыкара фестивале уздырыла. Чараның төп оештыручылары: Төмән өлкәсенең «Мирас» төбәк татар иҗтимагый оешмасы һәм Себер татарларының тарихи-мәдәни мирасын өйрәнү үзәге.


7-9 августта уздырылган быелгы фестивальдә Төмән өлкәсе районнарыннан һәм шәһәрләреннән, Иркутск өлкәсеннән, Новосибирск, Омск, Казан шәһәрләреннән, Казакъстан Республикасының Семей шәһәреннән кунаклар катнашты.


Фестиваль үзе берничә чараны ко­лачлый. Беренче көнне Тубыл шә­һәрендә «Искернең тарихи язмышы» исемле фәнни-гамәли конференция үткәрелде. Конференциянең пленар утырышында төп темага карата берничә галим чыгыш ясады. Этнолог, тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков; Татарстан Фәннәр академиясе каршындагы Археология институтының өлкән фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре докторы Искәндәр Измайлов; профессор, филология фәннәре докторы Хәнисә Алишина; җирле фольклорчы, филология фәннәре кандидаты Луиза Сурметова, филология фәннәре кандидатлары Нәсия Уразова һәм Максим Сәгыйдуллинның чыгышлары аеруча зур кызыксыну уятты.


Кайнар-кискен чыгышларга, җитди бәхәсләргә карамастан, конференция эше дустанә мөнәсәбәттә тәмамланды. «Мирас» оешмасы җитәкчесе Луиза Шәмсетдинова, фестивальнең беренче көненнән актив катнашып, һәрвакыт ярдәм кулы сузып торган Бөтендөнья татар конгрессы Бюросы әгъзасы, БТК БКның рәсми делегациясе җитәкчесе Дамир Исхаковка истәлеккә кылыч бүләк итте. Шулай ук «Мирас» оешмасы әгъзасы, Себер татарларының тарихи-мәдәни мирасын өйрәнү үзәге җитәкчесе Зәйтүнә Тычинскихка да истәлекле бүләк тапшырылды.


Пленар һәм сессион утырыш арасында әле күптән түгел дөнья күргән «Себер татарларының тарихы һәм мәдәнияте» исемле китапны тәкъдим итү булды. Китап басмага Себер га­лимнәре тарафыннан әзерләнеп, Казанда редакцияләнә һәм нәшер ителә. «Бу китап кыска вакытта әзерләнде, – диде үзенең чыгышында басманың фәнни мөхәррире Дамир Исхаков. – Ул күбрәк укытучылар өчен каралган. Без Тубылга 200 данә китап китердек һәм бу китап татарлар күпләп яшәгән районнарда урнашкан һәрбер мәктәп китапханәсендә булырга тиеш». Җыентыкта фәнни хезмәтләре урын алган авторлар – Александр Адамов, Зәйтүнә Тычинских, Равилә Кутумова да фикерләре белән уртак­лаштылар. Сүз барышында тулырак итеп икенче китапның укучылар өчен дәреслек буларак әзерләнүе турында да хәбәр ителде.


Фестивальнең икенче көне табигать кочагында, Себер ханлыгының башкаласы булган борынгы Искер каласы урынында узды.


Искер җирлегенә төрле төбәкләрдән җыелган кунаклар белән беррәттән яңгыр да ияреп килде. Көн дәвамында ул үзенең барлыгын һәм монда хуҗа икәнлеген искәртеп торса да, фестиваль программасы үз эшен дәвам итте.


Кунаклар Искердәге музей белән таныша торды. Монда исә Себер ханлыгы чорыннан башлап бүгенге көнгә кадәр кагылышлы экспонатлар тупланган. Шулар арасында игътибарны җәлеп иткәне – кылыч. Оештыручылар фикере буенча, бу кылыч – Күчем-хан гаскәре коралы. Хәтта әлеге кылычның үрнәк буларак ясалган күчерелмәсе дә музейда урын алган.


Кунакларның кайберләре Күчем ханның тирмәсе торган, гаиләсе һәм халкы яшәгән урынны күзләргә Иртыш ярына юнәлде. Елганың көчле агымсуы, текә ярларны юа-юа, Искернең тарихи нигезен тәшкил итүче туфракларны җимереп, бөтенләйгә җир йөзеннән умырып билгесезлеккә алып китә бара. Дәүләт тарафыннан сакланырга тиешле булса да, бу урында ярларны җимерелүдән туктату буенча әлегә кадәр бернинди дә чаралар күрелми. Бу исә дәүләт органнарының табигать ярдәме белән борынгы татар дәүләте эзләрен, бөек Себер ханлыгының соңгы гәрәбәләрен җир йөзеннән юып мәңгелеккә озатып, себер татарлары язмышының соңгы тарих бит­лә­рен күрәләтә көчләп юкка чыгаруга тиң.


Искернең төп нигезендә казу эшләре алып барыла. Күптән түгел монда җирле археологлар каберлеккә тап була. Бу яңалык Казан галиме Искәндәр Измайловны шулкадәр кызыктырды, яңгыр явып торуга карамастан, җирле археолог Александр Адамовка ияреп әлеге урынны карап кайтты. Галимнәрнең фикеренчә, табылган каберлек Себер ханлыгы чорына карый, әмма кем каберлеге икәнен исбатлар өчен казу эшләре алып бару зарур.


Һаваның көйсезләнеп торуына карамастан, программага кертелгән 74 концерт номерының барысы да жюри карамагыннан узып, иң яхшы дип саналганнары Гала-концертка тәкъдим ителде.
Концерт программасына бер-бер артлы татарча көрәш, ат чабышы, гер ыргыту кебек спорт ярышлары үрелеп барды. Көрәш буенча беренчелекне Вагай районының Тукыз авылыннан Данил Фаттаков яуласа, гер ыргыту буенча «Әхтәмушки» төркеме җырчысы Рөстәм Итанәковка тиң табылмады.


Җыр-биюләре, ярыш-узышлары, яңа ачышлары белән фестивальнең икенче көне дә шулай узып китте.


Халыкара фестиваль Тубылның «Синтез» концертлар залында уздырылган Гала-концерт белән тәмамланды. Тамашачылар исә яратып өлгергән җырчыларын, Күчем хан белән Сүзге ханбикәне кайнар алкышлар белән каршы алды. Өч көн дәвамында барган чараның кунакларына да сүз бирелде. Аларның һәрберсе үз чыгышында «Искер-җыены»н оештыруга көч куючы шәхесләргә, ярдәм итүче меценатларга, сәнгать әһелләренә рәхмәт сүзләре әйтеп бүләкләр тапшырды. «Мирас» оешмасы җитәкчесе Луиза Шәмсетдиновага һәм Искерне торгызучы төп инвестор Дамир Ибраһимовка Бөтендөнья татар конгрессының «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен» медале тапшырылды.


Бер-бер артлы кызыклы чыгышлар дәвам итте. Себер тамашачысы Хәсән Хучашевның һәм Иркутск өлкәсеннән килгән искиткеч скрипкачы Әхтәм Фәйзиевның чыгышларын түземсезлек белән көтте. Хәсәннең йөрәк түреннән агылган моңы һәр тамашачының җанына бал да май булып ятты. Бәрхет тавыш, киң сулыш, мөлаем йөз – барысы да үз урынында! Татар моңнарын скрипкада яңгыраткан Әхтәм Фәйзиевка сокланмаган тамашачы залда калмагандыр. Концерт барышында Әхтәмне берничә тапкыр сәхнәгә чакырып скрипка кылларын иркенләп сузарга мөмкинлек тудырдылар. Беренчедән, ул ерактан килгән кунак, ә себер татарлары бик кунакчыл. Икенчедән, борын-борыннан себер татарларында скрипка иң популяр, хәтта ки милли уен коралы булуы белән билгеле, һәр авылның скрипкада уйнаучы үз осталары булган.


Гомумән, чыгыш ясаучыларның һәркайсы мактауга, кайнар алкышларга һәм әлбәттә бүләкләргә лаек. «Мирас» оешмасы җитәкчесе Луиза Шәмсетдинова һәркайсына диярлек истәлекле бүләкләр тапшырды һәм берничә көн рәттән барган чараларны оештыруда ярдәм иткән химаячеләргә, галимнәргә, фикердәшләренә олы рәхмәтләрен белдерде.


Шулай итеп, быелгы «Искер-җы­ен»ы тагын бер елга кунак­лар бе­лән саубуллашты. Җыенда кат­на­шу­чыларның һәркайсына үз һөнәри өл­­кә­сенә кагылышлы бурычлар билгеләнде. Галимнәр себер татарлары телен саклап калу, тарихны, сәнгатьне өйрәнү, мирасны саклау буенча эш алып барса, төп оештыручылар исә Искерне торгызу, ярларын ныгыту өчен көрәшен дәвам итәчәк.


Фотолар белән биредә танышырга мөмкинhttp://beznenmiras.ru/?s=%D0%B8%D1%81%D0%BA%D0%B5%D1%80

Теги: Мөнирә Сәгыйдуллина Яңалыклар

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру