Илһам канатларында
Билгеле булганча, егерменче гасырда татар халкының телен рәсми даирәләрдә гамәлгә кертүдә, ул үтәгән вазифаларны киңәйтүдә, әдәбиятыбызны үстерүдә, тарихыбызны өйрәнүдә зур уңышларга ирешелде.Моңа әле инкыйлабка кадәрге елларда ук ныклы нигез салына башлады: Г.Тукай, Г.Исхакыйлар чорына күз салу да җитә. Сүз дә юк, бу алгарышка 1925 елда Казан Көнчыгыш педагогия институтында татар теле һәм әдәбияты кафедрасының оештырылуы да зур этәргеч ясады.
Аның юл башында күренекле галимнәр Г.Сәгъди, Г.Рәхим, Җ.Вәлиди, Г.Шәрәф, Н.Мөхетдинов, Г.Нигъмәти, М.Корбангалиев, М.Фазлуллин, Г.Алпаров, Х.Бәдигый, Н.Хәкимов, бераз соңрак М.Гайнуллин, Х.Госман, М.Мамин, Җ.Вәҗиева, Я.Агишев, Л.Җәләй, Х.Ярми, А.Сайганов, М.Сәгыйтов, Ф.Вәлиева, М.Җәләлиева һәм башкалар тора. Институт эшчәнлегенең беренче елларыннан ук алар татар бүлегендә иҗади мохит булдыруны максат итәләр. Бу яктан Гали Рәхим аеруча тырышлык күрсәтә. Әдәби түгәрәк оештырып, яшь егет-кызларның иҗат белән мавыгып китүләренә этәргеч бирергә тырыша. 1924 елда (әле кафедра оештырылганчы ук) биредә дивар газетасы чыгарыла башлый. Аңа Гадел Кутуй тәкъдиме белән «Укы-төзе» исеме бирелә. Беренче санын тулысынча Хәсән Туфан яза. Газета айга ике тапкыр чыгарыла. 1924 елда унике саны дөнья күрә. Һәр санында Х.Туфан актив катнаша. (Казан утлары. – 1987. – №2. – Б.179-181.) 1926-1929 елларда татар бүлеге үзенең иҗтимагый-сәяси һәм әдәби журналын чыгара. Ул «Яшь педагог» дип атала. Басмада Г.Кутуй, Г.Кашшаф, Ә.Еники, Ф.Даутов, М.Богданова, М.Кашафетдинова үз әсәрләрен бастыра. 1928-1929 уку елында, мәсәлән, биредәге фәнни-әдәби түгәрәктә иллегә якын студент шөгыльләнгәне мәгълүм. 1926-1927 уку елында институтта Һ.Такташ, Г.Бакир белем ала. Һади Такташ кулларына иҗат каләме алган яшьләр белән даими очраша, аларны үзенең әсәрләре үрнәгендә рухландыра. Г.Кутуйның да әлеге түгәрәктә еш чыгыш ясавы билгеле. 1932-1933 уку елыннан биредә булачак шагыйрь Хәбра Рахман укый. Аны әдәби түгәрәк җитәкчесе итеп сайлыйлар.
Әмма утызынчы елларның икенче яртысыннан соң (репрессияләр көчәйгән чорда) иҗади мохит зәгыйфьләнә, әкренләп юкка чыга. Аннан сугыш еллары... Ниһаять, илленче еллар башында биредә иҗат эшләре яңадан тернәкләнеп китә.
Менә минем алда 1954 елда Казан дәүләт педагогия институтының татар әдәбият-иҗат түгәрәгендә катнашучылар чыгарган кулъязма альманах – «Яшьлек тавышы». Аның тышына «№5» дип куелган. Димәк, әле монысына кадәр дүрт сан булган инде дигән сүз. Бәлки, алтынчысы, җиденчесе дә булгандыр. Әмма хәзергә табылганы – шул берәү генә. Ул югары уку йортыбызның татар теле һәм әдәбияты кабинетында сакланган. Укырга теләгән кешегә аны, нәкъ китапханәдәге кебек, формуляр белән биргәннәр. Шушы нөсхә эченә очраклы рәвештә, күрәсең, тагын бер формуляр килеп кергән. Ул «Яшьлек тавышы»ның өченче саныныкы. Бу сан 1951 елда чыккан. Аны шушы кабинеттан 1952 елның 26 октябрендә икенче курс студенты Илдар Юзеев алып торган. Формулярда Илдар абыйның бик тә таныш култамгасы бар. Күрәсең, аның биредә эшләүче иҗат түгәрәге эше белән кызыксына башлавы, анда катнашучыларның иҗат үрнәкләре белән танышырга теләве булган.
Аның каруы, өченче белән бишенче саннар арасында без И.Юзеевның шагыйрь буларак шактый танылуга ирешүен күрәбез. Байтак шигырьләр белән беррәттән, шушы ике-өч елда ул «Тормыш җиңә» дигән поэма да язып өлгергән! Аны «Яшь сталинчы» газетасының 1953 елдагы 132, 134, 135 саннарында һәм «Үсү юлы» альманахының алтынчы китабында бастырып чыгаруга да ирешкән. «Яшьлек тавышы»ның без сүз йөрткән санында исә шушы поэмага карата Марс Шабаевның бәяләмәсе урнаштырылган. Ул шәриктәшенең әсәре турында үз итеп, яратып, шул ук вакытта, таләпчәнлек күрсәтеп яза. Киләчәктә үзе дә шагыйрь булып китәчәк М.Шабаев И.Юзеевның күренекле элгәребез Һ.Такташ шигъри мәктәбенең дәвамчысы икәнлеген әйтә.
Поэма кинәт авырып китеп хастаханәгә юлыккан Равил исемле студент егетнең уй-хисләрен бирү белән башлана:
Институт!
Синнән аерылуга
Ике көн дә әле булмады,
Сагындым да инде...
Күңелемне
Әллә нинди уйлар чорнады.
Сагындым мин
Якын дусларымны,
Институт, якты залларыңа
Кайчан кайтырмын соң тагын мин?
Бу шигъри юллардан без үзе укый торган институтның лирик герой (һәм автор) тормышында нинди мөһим урын тотканын күрәбез. Бу – яшь каләм ияләренең һәммәсе өчен уртак хис, уртак уйлар. Язмалардан Казан педагогия институтының аларга никадәр якын, кирәкле һәм кадерле урын булганлыгы анык сизелә.
Марс Шабаев үзе дә шигырьләр яза. «Шаян күзләр» исемлесе башлап язучы өчен шактый уңышлы тоела. Егет очраклы рәвештә күреп калган бер кызга гашыйк була. Шуннан соңгы көннәре аны кабат очратырга теләп уза. Ниһаять, очрата. Кыюлыгы җитеп таныша да. Әмма бу танышу аңа шатлык бирми.
Без таныштык.
Исеме – Халисә.
Гади генә итеп әйтеп куйды:
– Син булырсың «запас колесо»?!
Ягъни, лирик герой теге кыз өчен яратышып йөри торган бишенче (!) егет булып чыга. Тегеләрнең берәрсе юлда төшеп калган очракта гына, «запас» булудан туктап, «төп тәгәрмәчләр»нең берсенә әверелүе мөмкин. Кайсы чын егет өлешенә тигән бу көмешенә риза булсын, ди? Шуңа күрә мондый нәтиҗә табигый дә:
Кыскасы шул:
Ул кемлеген ачты.
Сүз әйтергә аңа чиркәндем.
Телим, дуслар, кабат очрамавын
Шомырт кара күзле «иркәмнең».
Менә шундый табышлар тагын очрап тора әле. Авторлар арасында без С.Сафуанов, Х.Камалов, Ә.Заманов, С.Поварисов, Г.Энҗе, Р.Шакиров, Р.Гарипов, Г.Мөхәммәтшиннарны күрәбез. Барысы да диярлек институтның татар теле һәм әдәбияты бүлеге студентлары. Аларның киләчәге дә матур булды. Суфиян Поварисов – фән докторы, Башкорт дәүләт университеты профессоры, классик әдибебез Галимҗан Ибраһимовның тормыш юлына багышланган трилогия иҗат итте; Хисам Камалов – Татарстанның халык язучысы, Ватан сугышы хакыйкатен чагылдырган трилогия авторы; Суфиян Сафуанов – әдәбият галиме, Башкорт педагогия институтында кафедра мөдире, доцент булды. Һәммәсе дә сүз сәнгате, мәгариф, фән үсешенә зур өлеш керттеләр.
Аннан соң бу эстафетаны Гөлшат Зәйнашева, Ләбиб Айтуганов, Роберт Әхмәтҗан, Ренат Харис, Лена Шагыйрьҗан, Эльс Гадел һәм башкалар дәвам итте.
Альманахның редколлегия составы да күрсәтелгән. Иң беренче булып М.Җәләлиева исемен язып куйганнар. Әйе, илленче еллар башыннан әдәби түгәрәк белән кафедраның яшь укытучысы Мәдинә Җәләлиева җитәкчелек итә. Түгәрәккә «Яшь көч» дигән исем дә бирәләр. Шул исемдәге дивар газетасы да булдырыла. Ул, биш-алты метр озынлыкка җитеп, айга бер чыгарыла. Анда урнаштырылган әдәби әсәрләр һәм бизәлеше, һәм эчтәлеге ягыннан укучыларның игътибарын ала, бигрәк тә сатира-юмор өлеше кызыклы итеп оештырыла.
«Татарстан яшьләре» газетасының 1967 ел 16 сентябрь санында, әлеге түгәрәккә багышлап бит тутырып материал биргәннәр. Аны М.Җәләлиеваның «Безнең түгәрәк» дигән мәкаләсе ачып җибәрә. Хөрмәтле укытучыбыз иҗат коллективының үткәне, традицияләре, шул еллардагы эшчәнлеге белән таныштыра. Аннан соң алтмышынчы елларда укыган студентлар каләменнән төшкән күңел әсәрләре тәкъдим ителә. Алар арасында Рафаэль Баяновның «Тукай шигырь укый», Нурулла Гаптуллинның «Рәйхан», Фәһим Миначевның «Синең күзләрдән мин куркам», Разит Сибатовның «Укытучыма» дигән әсәрләре бар.
1974 елда мин институтка укытучы булып эшләргә чакырылдым. Беренче очрашуда ук Мәдинә Шәйхи кызы:
– Мин әдәби түгәрәк эшен егерме елга якын тартып киләм. Шулай да, яңа сулыш кирәклеген сизәм. Әйдә, шушы эшне син алып кит әле, – диде. Кафедра мөдире Фәрит Хатипов белән сөйләшкәннән соң, без түгәрәкнең эшчәнлеген колачлырак итеп оештырырга булдык. Иң әүвәл аны иҗат берләшмәсе дип атадык. Исемен дә уйлап таптык – «Илһам». Дивар газетабыз да шул исем белән атала башлады. Рафис Гыйззәтуллин, Зиннур Хөснияр, Марат Закир кебек хәзер инде чын-чынлап танылган язучылар нәкъ шул елларда үсеп чыкты.
Миннән соң бу иҗат коллективы белән үзе дә шагыйрь булган Әмир Мәхмүдов җитәкчелек итте. «Татарстан яшьләре» газетасының 1984 ел 1 май санында аның «Илһам юлдаш булсын сиңа, Илһам!» дигән мәкаләсе һәм бер төркем талантлы яшьләрнең шигырьләре урын алган. «Хәзерге көндә, – ди Әмир Гобәй улы, – әдәби студиянең эшендә кеше тормышының үзенчәлекле якларын ачып бирергә омтылучы, кешенең уй-кичерешләрен тасвирлаган әсәрләр авторы Рәшит Фәтхерахманов, лирик хисләрне чагылдыручы Роза Зайцева, табигать күренешләре турында җылы итеп, үзенә генә хас фикерләр әйтүче Фәридә Фәйзрахманова, тормышчан шигырьләр иҗат итүче Венера Салахова, мәхәббәт хисләрен шигъри юлларда гәүдәләндерүче Рухия Ахунҗанова, Зөлфия Хәмзина, Раушания Сәхапова, Нәфисә Гыйззәтуллина кебек яшь язучылар һәм шагыйрьләр актив катнаша». Исемнәре аталган яшьләрнең әсәрләре дә тәкъдим ителгән. Рухия Ахунҗанованың, мәсәлән, «Син» дигән шигыренә күз салыйк:
Синең тормыш – тирән дәрья,
Үзең мәгърур тау идең.
Шау чәчәкле болыннан мин
Сиңа карап баш идем.
Тоярга теләдем сине
Илаһи бер зат итеп.
...Ләкин киттем җанны кыйган
Авыр сүзең ишетеп.
Рухия хәзер шигьри җыентыклар авторы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Р.Фәтхерахманов исә – филология фәннәре кандидаты, республика газеталарында үткен-үткен мәкаләләр бастыручы журналист.
Мәгълүм булганча, 2005 елда Казан дәүләт педагогика университетына Татар дәүләт гуманитар институтын куштылар, ике югары уку йортыннан берне ясадылар. Ул Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты дип атала башлады. Гуманитар институтта «Дастан» исемле түгәрәк эшләп килгән. Шулай итеп, иҗат берләшмәләре дә кушылды, тагын да киңәйде, ныгыды. Миңа, ул вакытта татар әдәбияты кафедрасы мөдире буларак, әлеге талантлы яшьләрне бергә тупларлык сәләтле җитәкче табарга кирәк иде. Шушы җаваплы эшкә аспирантлардан Рамил Ханнанов белән Марат Миндубаевны билгеләдек. Тора-бара анда Рамил үзе генә калды. Ул диссертация яклады, филология фәннәре кандидаты исемен алды, кафедрада укытучы булып та хезмәт кыла башлады. Бер үк вакытта «Илһам» иҗади берләшмәсе эшен яхшы ук җанландырып җибәрде.
Әйе, соңгы елларда «Илһам» иҗат берләшмәсенең исеме, Татарстан чикләрен үтеп, милләттәшләребез яши торган башка төбәкләргә дә барып җитте. Ник дигәндә, аның эшчәнлек даирәсе нык киңәйде. Ел саен «Илһамлы каләм» дигән иҗади конкурс оештырыла (быелдан ул «Илһам» дип кенә атала башлады). Анда, Татарстаннан тыш, башка республикалардан, өлкәләрдән һәм крайлардан өлкән сыйныф укучылары катнаша. Апрель аенда – Габдулла Тукайның туган көне алдыннан – йомгак ясала, җиңүчеләргә бүләкләр тапшырыла, иң яхшы әсәрләрдән «Илһам канатында» дигән җыентык чыгарыла.
2010 елда чыкканына кереш сүзне Татарстанның беренче президенты М.Ш.Шәймиев язды. Аерым алганда, анда мондый юллар бар: «Заманында биредә белем алган Шәйхи Маннурның бер шигыре искә төшә:
Агымсулар язда ярсуын
Күреп үскән яшь дус, яшь буын!
Биреп бөтен яшьлек җылыңны,
Син дәвам ит инде җырымны, –
Син җырлап бир инде чорыңны!..
Минем исәпләвемчә, бу шигъри юллар шулкадәр тирән мәгънәле. Әйе, без һәрберебез үзе яшәгән чор өчен җаваплы. Бөтенесе дә бездән, шушы вакытта яшәүчеләрдән тора. Иҗатта да шулай. Заманында Кол Гали, Мөхәммәдьяр, Гаяз Исхакый, Галимҗан Ибраһимов, Муса Җәлил, Фатих Кәримнәр булган. Алар үз чорларында җилкәләренә төшкән бурычларны мөмкин булганча хәл иткәннәр. Тарихта бөекләр булып калганнар. Әмма бүгенгене алар җырлый алмый инде. Бу сезнең өлешкә төшә. Шәйхи бабабыз шул турыда әйтә. Без, бүгенгене иҗат итеп, тарихны тудырабыз. Килер буыннар аны сезнең әсәрләр ярдәмендә өйрәнеп беләчәкләр. Нәкъ менә сезнең каләм ярдәмендә татар әдәбияты башка кыйтгаларның сүз сәнгатьләренә якынаячак. Әмма, шул ук вакытта, үз традицияләребезне дә күз карасыдай сакларга тиешбез. Башка халыкларга без шуның белән кызыклы. Менә сезнең алда нинди катлаулы, олы бурычлар тора. Аларны бары тик сез – бүгенге югарылыктагы белем белән коралланган яшьләр генә хәл итә аласыз. Бу юлда хәерле, куанычлы иҗат юлдаш булсын!»
Әлеге җыентыкны тәкъдим итү кичәсе ел саен зур бәйрәмгә әверелә. Биредән үсеп чыккан Рүзәл Мөхәммәтшин Муса Җәлил бүләгенә лаек булды, Рүзәл Әхмәдиев тә китапларын чыгарып куандырды.
Әйе, иҗат берләшмәсенең эше елдан-ел колачлырак була бара. Алга таба да талантлы яшьләрне үстерү кебек игелекле гамәлен ул яңа көч белән дәвам итәр, дигән ышаныч зур. Ник дигәндә, алга таба «Илһам» классик университеттагы бертуганы – «Әллүки» иҗат берләшмәсе белән бергә атлап китәчәк.
Хәер, сүз башым – «Яшьлек тавышы» иде бит.
Укучыларыбыз игътибарына шул кулъязма журналдагы берничә шигырьне тәкъдим итик әле...
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА