Журнал «Безнең мирас»

"Яшьлек тавышы"

Сезнең игътибарыгызга Казан дәүләт педагогика институты татар әдәбият - иҗат түгәрәге әгъзаларының "Яшьлек тавышы" дип исемләнгән кулъязма альманахыннан берничә шигырь тәкъдим итәбез. Әлеге журнал турында Фоат Галимуллинның "Илһам канатларында" дигән мәкаләсеннән укый аласыз.


Хисам Камалов


***
Саф сөюең мине җилкендерде,
Куәт бирде авыр булганда.
Шуның өчен рәхмәт укыйм безне
Очраштырган якты юлларга.
Ләкин бүген
Шул ук юллар сине
Еракларга алып чаптылар.
Мин ялгызым калдым кулым изәп,
Ә йөрәгем янды көйрәп-көйрәп,
Күз яшьләрем шунда актылар...
Арабызда хәзер биек таулар.
Тик шулай да миндә мәхәббәтең
Кайнарлана, һаман яктыра.
Кояш та бит ерагайган саен
Үз җылысын ныграк арттыра.
Аерылышу авыр сагыш түгел,
Кавышу язы алда булганда.
Мин һаман да рәхмәт укыйм безне
Очраштырган якты юлларга.
***
Юк, Миңнегөл,
Фотоң бүләк итмә.
Үзең нәкъ гөл,
Үзең нәкъ чәчкә
Кебек менә
Күңелемдә һаман үсәсең,
Синең белән шундый җиңел миңа,
Син бәхетле мине итәсең.
Сылу сының
Һаман тамыр җәя,
Чәчәк ата минем күңелдә.
Давылларга бирешмәслек булып
Һәм кичәрлек булып диңгезләр.
Юк, фотоңны бирмә,
Болай да әле
Ташу кебек җаным ашкына.
«Минем образ синең йөрәгеңдә
Булсын, диген», – шунсы яхшырак.
***
Гомер үтә...
Алмагачлар тагы
Чәчкә түгел,
Ак бәс белән инде төренгән.
Чал толымлы башын иеп, каен
Тезенә тиң көрткә күмелгән.
Кыш, утырып агай мыегына,
Өйгә кайткан басу түреннән...
Кыш шулай ул,
Бөтен нәрсәләрне
Буйсындыра, имеш, үзенә.
Тик без кышка һич тә бирешмәбез,
Гомер үтә диеп,
Күңелләрне төшереп йөрмәбез.
Карлар яусын,
Ачы суык булсын,
Кышын шулай матур бигрәк тә.
Буран булсын,
Кар муенга тулсын.
Кыш булмасын ләкин йөрәктә.

Газиз Мөхәммәтшин


 Карга белән төлке


(Крылов буенча)
Начальник итеп куйдылар карганы,
Зур бер портфель тоттырдылар аннары.
Авызына портфель кабып,
Бер чыршы ботагы табып,
Кунды карга.
Шул чыршыда тыныч кына утырганда,
Карганы хәйләкәр төлке күреп
Агач төбенә килә дә, туктап кала.
Уйлый хәзер безнең төлке эчтән генә:
«Бүре дусны очраттым кичә генә;
Ташларга бу авыр эшен,
Башка җиргә күчү өчен
Печать баскан буш кәгазьләр кирәк,
диде,
Тик табалмыйм, чөнки алар сирәк,
диде.
Ә минемчә,
Ул кәгазьләр шушы портфель эчендә.
Төшерәлсәм әгәр аны кулларыма,
Симез тавык бүләк итәр бүре кода».
Портфельдән һич тә алмый күзен,
Юхаланып башлый сүзен:
– Ах, кадерлем!
Зур урында эшләвеңне бик соң белдем,
Тик шулай да,
Карамыйча башкаларга,
Ашыктым сине котларга.
Дусларыма мактыйм сине һәр урында,
Каргадан да акыллы кош юк дөньяда.
Җырласа, ул бар кошларның
һушын ала.
Каргаларны тыңлаганда,
Хәтта җырчы сандугач та тынып кала.
Шатлыгымнан көчкә алып
сулышымны,
Бик еш тыңлыйм сине – җырчыбызны.
Җырла, дустым!
Ишетим моңлы тавышыңны!
Бу мактаудан тәэсирләнде
безнең карга:
Төлке сүзеннән туктауга,
Каркылдады ямьсез итеп.
(Портфель җиргә китте төшеп.)
Шуны көтеп торган төлке
Җитез генә алды аны,
Ә аннары
Яшерен кәгазьләрнең барсы
белән бергә
Алып китте бүре дусның өенә.
Кайвакытта портфель ала каргалар,
Һәм еш кына төлкеләрнең тозагына
каба алар.

Суфиян Поварисов


 Студент кызга


Китабыңны тотып уң кулыңа
Син каршыма, иркәм, чыгасың.
Айлы кичтәй булып, алларыма
Гөлдәй сының белән торасың.
Керфекләрең сирпеп карыйсың да,
Кулларыңнан алсаң, качасың.
– Сөям... – дисең үзең, ә соң нигә
Мине түгел, китап кочасың?
Беләм, дускай, якты киләчәккә
Шул томнардан син көч аласың,
Яшьлегеңнең ямен, тормышыңның
Матурлыгын шуннан табасың.
Мин дә шулай корыч станокны
Йөрәк җылым белән яратам.
Күпкә түгел, чирек минутка да
Аерыласым килми заводтан.
Син – ВУЗ кызы,
Ә мин – завод улы,
Бер үк хисләр белән янабыз.
Бер савытта үскән пар гөлләр күк,
Безне үстерә Ватан-анабыз.
Син беләсең моны...
Белмисең күк
Йөрәгемнең көю ялкынын.
Китабыңны кысып кочкан кебек,
Мине дә коч инде, алтыным!

Тракторчы җыры


Матурлыгың белән чорнап безне,
Әй, тыныч яз, тизрәк кил инде.
Хезмәт дәрте белән ярсып типкән
Йөрәк ашкынуын бел инде.
Тракторым минем күптән әзер,
Гүя, ул да түзми, эш көтә.
Җәйге таңда басу гөрләтүләр
Искә төшеп мине җилкетә.
Җылы нурларыңны, кояш, чәч тә
Эрет инде тизрәк карларны,
Әллә нигә, күңел түзми һич тә,
Бик сагындым иркен кырларны.
Матур итеп, кызлар тасмасыдай,
Буразналар килә сызасы.
Очар кошлар кебек талпынамын,
Кырга тизрәк килә чыгасы.

Чын мәхәббәт


Күзләреңнән сөю ялкыннарың
Кирәк булган өчен эзләдем.
Карашыңда күргәч керсез нурлар,
Әйтми, дустым, сиңа түзмәдем.
Бик күп күзләр миңа һаман әле
Сөю карашлары ташлыйлар.
Ләкин алар минем күңелемдә
Синекедәй урын тапмыйлар.
Тик берәүгә, сиңа, яшьлегемнең
Кайнар мәхәббәтен бирәмен.
Чын мәхәббәт аша тормышымның
Яктылыгын күбрәк күрәмен.

Теги: Фоат Галимуллин Яңалыклар

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру