Үтерүче (Хикәянең дәвамы)

Хикәянең башын монда укый аласыз

Яттылар һәм йоклап та киттеләр. Таң алдыннан торып, кулда булган бар ризыкны ашап тагы юлга юнәлделәр.

Ягъкуб:

– Синең ахрысы, Каюм, юлга азыгың да юк?

Каюм:

– Мин аны каян алыйм? Кәсеп итеп тапкан акчам бар иде дә, аларның барысы да шул каһәр төшкән төрмәдә калды. Аның өстенә күбрәк кәсеп итәргә син ирек бирмәдең. Анда сиңа да өлеш чыккан булыр иде. Мәңге рәхәтләнер идең.

Ягъкуб:

– Син кызык кеше, Каюм! Авылда чакта син болай түгел идең. Син мондый уйларны төрле шәһәрләрдә йөреп тапкансың.

Каюм:

– Ичмасам тик тор инде! Анда синең эшең юк! Менә нәрсә, иптәш: син инде кайтсаң, кайткач та иң элек хатыныңа, аннан старшинага, аннан соң бөтен авылга сөйләп йөрерсең: менә Каюм фәлән җирдә бер кибетне таламакчы булган иде, мин аны хуҗага барып әйттем дә, талый алмады, аннан икенче көнне аны солдатлар белән төрмәгә алып киттеләр, диярсең?

Ягъкуб:

– Юк, Каюм, син мине белмисең бит, кеше гайбәтен сатып йөрүнең алама эш икәнлеген үзең дә беләсең. Монда минем эш түгел, Ходай эше. Ул теләсә нишләр. Син тәүбә итсәң, ярлыкар. Абынгансың икән, торырга мөмкин!..

Каюм:

– Билгеле инде, тәүбә итәм. Менә шушы көннән алып намаз укый башлыйм. Мәсҗедкә йөри башлыйм, ләкин шунысы начар – акча юк. Син генә изгелек итеп бирмәсәң… Карале, Ягъкуб! Дөрестен генә әйт әле! Сиңа теге ниләр… йозаклар өчен хуҗа күп бирдеме?

Ягъкуб:

– Бу тугрыда мин гаепле түгел. Йозакларны мин әйтмәдем, үзе белде.

Каюм:

– Сөйлә инде юкны… Шулай да, бераз алгансыңдыр әле?

Ягъкуб:

– Әлбәттә, алдым, анысын яшереп булмый инде. Киткән чакта бер-ике сум чәйлек бирде шул.

Каюм:

– Аның өстенә эшләп алганың, барысы күпме акча алып кайтасың?

Ягъкуб:

– Кем белә аны? Тугрысын әйткәндә, мин санамадым да. Күпме биргән, шуларны алдым да киттем.

Бу сүзләрне сөйләгәндә Ягъкуб дер-дер калтырый, йөрәге тибә иде. Төн булганга, аның өстенә алар икәү генә булып, Каюм да аңа караганда күп көчле булганга, андый-мондый нәрсә булыр, диеп йөрәге ярылырга җиткән иде.

Каюм:

– Күптер, күрәсең? Шуңа күрә санап та өлгерә алмагансың. Соң нишлимез, уртак бүлмибезме?

Ягъкуб:

– Ничек ул уртак?..

Каюм:

– Ничек булсын? Бик ансат. Уртак ничек бүләләр, шулай бүләмез! Ихтимал барысын да биреп куярсың? Әгәр барысын да бирсәң, менә мин сине иптәш, чын иптәш, дияр идем!

Каюм шундый сүзләрне сөйли, үзе бу сүзләрнең Ягъкубка ничек тәэсир иткәнлеген тикшерә, аның куркуы белән кәефләнә, аның болай Ягъкубны куркытуы мәченең тычкан белән уйнавына охшый иде.

Ягъкуб:

– Син ни сөйлисең, Каюм?

Ягъкуб бу сүзләрне чак-чак ишетелерлек итеп кенә әйтте. Аның тавышыннан бертөрле ялыну да, үпкәләү дә ишетелә иде.

Каюм:

– Йә, тагы синең акчаларың белән… күрәсең, ул бик күптер, юкса бу кадәр каушамас идең, әнә шул усак яфрагы шикелле калтырамас идең. Син, бәлки, кайткач: «Каюм юлда мине талый язды», – диеп сөйләп йөрерсең?

Ягъкуб:

– Алла сакласын! Син юкны уйлыйсың. Мин бит сине бер кешегә дә сөйләмәм, диеп әйттем инде. Менә ант итәм, бер кешегә дә сөйләмәм.

Каюм:

– Ант ит!

Ягъкуб ант итәргә кереште. Аның бу вакыттагы килеше шулкадәр үзгәргән иде ки, аны карап кызганмаслык түгел иде.

Каюм бер уч туфрак алып Ягъкубка бирде дә:

– Йә, ант ит! Менә бу туфракны барысын да йот, шулвакыт ышанам.

Ягъкуб ант итте. Туфракны алып, азаз гына кабып бөтенләй ашап бетерде.

Моны күргәч, Каюм, җиңеләеп киткән кеби озын сулыш алып:

– Менә шулай, иптәш! Хәзер инде мин дә сиңа ышанам!

Шуннан соң алар тагын бераз алга таба киттеләр. Кояш чыкты. Алар баруларыннан тукталмадылар. Кояш гәрчә бик югары күтәрелмәсә дә, бик нык кыздыра иде. Шуңа күрә юлчылар ахырда юлдан урманга борылып хәл җыярга яттылар.

Төшкә табан эсселек чыдарлык дәрәҗәдән дә үтте. Җилнең әсәре дә юк иде. Бар нәрсә тынды. Тын алырга да кыен була башлады.

Каюм белән Ягъкуб, гәрчә арыганга, бераз йокласалар да, кояш артык пешерә башлагач, тәмам тиргә батып, торырга мәҗбүр булдылар. Алар башта урман алдында гына ятканнар иде. Анда тагын да бөркү булды. Өстә кояш, аста тынлык, җил исми, тәмам яккан мич кеби иде. Бер җирдә эзләп су да таптылар. Эчә-эчә корсаклары ярыла язды. Ахырысында, түзәргә әмәл калмагач, баз казып, шунда кереп яттылар. Базда җир җылынганчы суык булса да, ул да тиз җылынды, анда да эссе булды. Кич җиткәнче алар тәмам хәлдән тайдылар.

Кичкә таба чак-чак кына аякларын кузгатып, тагы юлга чыктылар. Көн бераз сүрәнләнде, юлчылар урманнан чыгып иркен һавада азрак сулыш алып, алга таба юнәлделәр.

Ягъкуб:

– Ялкауланмасак, таң белән өйдә дә булырмыз, бу җирдән авылга кадәр бары егерме генә чакрым.

Каюм:

– Иншалла, булырга кирәк иде. Син миннән генә калма! Шәбрәк атла!

Алар җиде чакрым чамасы да китеп өлгермәделәр, тегендә офыкта (җир читендә) бер кара болыт күренде. Бара-бара бу болыттан кояш нурына кызарган икенче болытлар аерылып тарала башладылар. Төркем-төркем болытлар бер аерылалар, бер кушылалар, төркемләп йөриләр иде. Кояш бөтенләй югалды. Кошлар, бер көтүгә җыелып, әллә кая качтылар. Ата кошлар ана кошларны ашыгыч-ашыгыч чакыралар, кайсылары балалары янына ашыгалар, балалары булмаганы әллә нинди куркыныч сизгән кеби, кая булса да ышыкланырга тырышалар иде. Бераздан соң бөтен дөнья тынды. Бер үлән булсын селкенми, бер кош та кычкырмый иде. Бер зур куркынычны көткән төсле, һәрнәрсә тәмам тынды, посты, үлде.

Тагы бераз торгач, әллә каяндыр ерактан дөбердәү ишетелде. Гүя, әллә кая еракта зур диңгез дулкыннары ташларга бәрелә, гүя, каршы килгән нәрсәләр белән көрәшәләр төсле иде. Яшеннәр бертуктаусыз кап-караңгы күкне яралар. Тирә-якны берәр мизгелгә ялт иттереп китәләр иде. Күптән түгел генә кыздырган кояшның әсәре дә юк, аны бу кара болыт үз артына әллә кая, алмаслык җиргә яшергән иде.

Каюм:

– Ни эшлимез, иптәш? Алга ничек барамыз? Тиздән дөм караңгы булыр. Күзгә төртсәң дә күренмәс. Юлсыз баруы куркыныч бит?

Ягъкуб:

– Әнә, анда кечкенә генә урман күренә, әйдә, шуңа барыйк!

Каюм:

– Кая анда урман? Мин ул урманны түгел, сине дә чак-чак кына күрәм!

Ягъкуб:

– Менә көтеп тор әле, яшен яшьнәр, син карап тор! Шулвакыт юлның уң ягында урман күренер. Әйдә, тизрәк! Һаман караңгылана.

Алар, ашыгып-ашыгып, урманга таба киттеләр. Кара стена тәмам якынлашты. Тирә-як дөм караңгы булды. Яшен яшьнәмәсә, юлчылар берен-берсе күрә алмыйлар иде. Кара стена якынлашып тарала башлады. Бер минут эчендә бөтен дөньяны – кояш чыгышыннан алып кояш батышына кадәр – болыт каплады. Шул болытның һәр җиреннән диярлек чатырдап-чатырдап күк күкри, күзне сукырайтыр дәрәҗәдә яшен ялтырый башлады. Күк күкрәү тәмам дәһшәткә әйләнде. Нәкъ түбә тугрысында нечкә генә чатырдау башлый да, тирә-якка таралып, әллә кая еракта җуанга әйләнеп туктый иде. Кемнеңдер дөнья зурлыгы, кулы салават күпере шикелле күпердән зур-зур ташлар тегермәне төсле иде. Ул бетми, тагы икенче җирдән ялт итеп яшен яшьни һәм аның соңында күк күкрәү ишетелеп, бөтен дөнья тоташ бер тавышка әйләнә иде. Күк күкрәү туктаган арада әллә нәрсәнең ерактан гөжләп килгәне дә ишетелә иде. Аның өстенә яшен дә кушылып, тәмам куркынычлыга, каты вакытындагы пожарга әйләнгән сымак булган иде.

Каюм:

– Ягъкуб! Кайда син? Мине кулдан тот! Юкса мин егылам. Аяклар тыңламый башладылар. Тәмам хәлдән тайдым.

Каюмның тәмам коты очкан, аяклары куллары калтырый иде.

Ягъкуб:

– Кил, миңа тотын, ерак түгел инде. Әнә, яшен яшьнәгәндә күренеп тора.

Каюм:

– Ягъкуб, иптәшкәй! Зинһар, минем яннан китмә инде! Мин бу яшеннән бик куркам. Эх, тизрәк урманга җитәргә иде! Күрәсең, нинди куркыныч! Менә яңгыр да төшкәли башлады. Әйдә, әйдә, тизрәк! Йөгерик!

Каюм бар көче белән Ягъкубның кулына асылынды. Ягъкуб үзе дә көчсез булганга, Каюмны чак-чак кына сүрәп алып бара иде. Көч-хәл белән куе агачлык арасына барып керделәр. Каюм шундук агач төбенә егылды. Ягъкуб та хәлсезлектән ятты. Шул минутта урман өстеннән бик каты җил үтеп китте. Давыл бар көче белән өрә, сызгыра, урмандагы агачларны урталай бөгә, ботаклар сынып-сынып төшәләр иде. Якын гына җирдә әллә нәрсә шаулап бөтен урманны яңгыратты. Әллә нәрсә шатырдап җиргә егылды, бөтен җир селкенеп китте. Анда күк яңадан күкрәп бөтен дөньяны дерелдәтә, тегендә давыл иркенлек белән дуылдап, җуан-җуан имән агачларын каерып ташлый иде. Бераздан соң яңгыр чиләкләп түгә башлады. Бөтен урман су астына калып, тау сыман җирләрдән елгалар ташыган шикелле булып ага башладылар. Күк күкрәү, яшен, давыл, ташкын – бары бергә кушылып шулкадәр куәтле тавыш купты ки, зилзилә вакытында да андый тавыш булмас төсле иде. Бертуктаусыз ялтырый торган яшеннән, чиләкләп түгә торган яңгырдан, гөжләп торган давылдан урманның иң куе җиренә качып та котылырга мөмкин түгел иде.

Каюм бер җирдә ята да, тора да, утыра да алмады. Ул бер урыннан икенче урынга күчә, йөгерә, кычкыра, кулларын уа, тәмам шашкан иде.

– Ягъкуб, Ягъкуб, син кайда? Йокламыйсыңмы? Бернәрсәдән дә курыкмыйсыңмы?

Ягъкуб:

– Юк, йокламыйм да һәм бернәрсәдән дә курыкмыйм да!

Каюм:

– Яшен сукса?

Ягъкуб:

– Ходаның язмышы! Шуңа күрә мин аңа ялварам да…

Каюм:

– Аңа ялварсаң, ул ярлыкыймыни? Ах, карале анда ничек шартлый!

Ягъкуб:

– Ярлыкый, бары тәүбә генә ит!

Каюм:

– Миндәй гөнаһлы кешегә ничек тәүбә итәргә, мине ничек Алла ярлыкасын!.

Ягъкуб:

– Нигә? Син тик чын күңелдән генә тәүбә ит! Синең гөнаһларың Алла каршында бик кечкенәләр. Син гөнаһлы булсаң, башка кешеләр дә гөнаһлы бит… И Ходаем, гафу ит! Бу ни бу!

Шул сүздән соң алар икесе дә җиргә яттылар. Уттан ясалган ук, бер секунд эчендә бөтен һаваны кисеп, Каюм яңа гына яныннан киткән бер агачны бәреп сукты. Агач бик зур һәм ботаклы иде. Яшен аны башыннан алып тамырына кадәр йомычкага әйләндерде. Ботаклар бер якка очтылар. Агачтан эз дә калмады.

Каюм көч-хәл белән генә күтәрелде. Бу эш күп булса, алардан ун сажин җирдә генә булган иде. Каюм бераз гакылын җыеп, Ягъкубны кулыннан тотты да, ялына башлады:

– Әйдә, Ягъкуб, киттек, качыйк бу җирдән! Мине харап итмә! Бу җирдә мине Хода сугар!

Ягъкуб:

– Кая соң качарга?

Каюм:
– Күрәсең бит, әнә агач яна, аны яшен сукты, инде бөтен урманга ут кабар. Без кайда торырмыз, кая китәрмез? Ах, куркыныч, коточкыч! Әнә, күрәсеңме, әллә нәрсә, әллә кем куак артында тора, ике күзен миңа текәгән?..

Ягъкуб:

– Нишлисең син? Анда бит берәү дә юк. Ходага ялвар! Дога укы, бернәрсә дә булмас!

Каюм:

– Мине инде Хода ярлыкамый! Син мине кем диеп беләсең? Ах, битем яна!

Ягъкуб:

– Алла гафур, тәүбә генә ит!

Каюм:

– Юк-юк, миңа ярлыкану юк инде! Мин явыз! Эштән чыккан явыз кеше! Авылымызда бөтен угырларны эшләүче, сезнең малларыңызны алып китүче – мин, барысын да мин эшләдем. Миңа башка кешеләр өйрәттеләр. Кибетне талаучы да мин. Мине тотып төрмәгә яптылар, аннан да качтым. Сине дә үтермәкче булган идем… Аһ, иптәш, зинһар, коткар! Әнә теге куак эчендәге нәрсә миңа карый, миннән көлә, тотарга тели. Сакла, зинһар, сакла!

Каюм, тәмам гакылыннан шашып, йодрыклары белән күкрәгенә сугып, киемнәрен җыртып, шулай ялына иде. Кинәт кенә аларның башы очында шытырдап күк күкрәде. Алар икесе дә һушсыз булып җиргә егылдылар. Суга чыланып күшегеп беткән Ягъкуб, исенә килгәч, тирә-ягына каранды. Бу вакыт Каюм тирәләп әйләнеп йөри, нәрсәгәдер йөгерә, үзе: «Мин карак кына түгел, мин кеше үтерүче! Бер хәерчене үтердем, аның акчасын алырга теләдем, кулымны канга болгадым, яныннан бары өч кенә тиен акчасы чыкты. Әнә шул хәерче хәзер мине, мине… минем артымнан йөри. Әй, Ходаем, коткар! Гафу ит!», – диеп сөйләнә, нәрсәдәндер агачлар арасына качарга тырыша иде.

Ягъкуб көч-хәл белән торды да, Каюмны тотып, исенә китермәкче булды.

Каюм:

– Юк, мине Хода җәзалар, яшен белән сугар. Әнә агачны суккан шикелле мине дә яшен сугар! Мин разбойник, мин юри кеше күзенә яхшы күренергә тырыштым, бар гаепне кеше өстенә аударырга тырыштым. Сине суярга теләдем. Сине өйгә кайтып сөйләмәсен, дидем. Хәзер инде сөйлә! Инде минем актык минутым җитте. Барысына да минем нинди кеше икәнлегемне белдер!

Ягъкуб:

– Тукта әле, Каюм, тынычлан. Сиңа ни булды? Миңа ышанма, Ходага ышан! Мин үз антымны бозмам инде. Антымда торачакмын һәм синең тугрыда бернәрсә дә сөйләячәк түгелмен!

Шулай итеп, Ягъкуб Каюмны тынычландырырга тырышты. Анда күк күкрәү үз эшен эшли, яшен дә туктаусыз ялтырап тора иде.

З.Ишаев

Фото:  pixabay

Ахыры бар

 


З.Ишаев. Үтерүче. Хикәя (русчадан үзгәртелде). Нашире: Г.Гобәйдулла. – Казань: Электро-Тип. «МААРИФЪ», 1914. – 36 б.

 

Комментарий язарга