Журнал «Безнең мирас»

«Гөлбакча»лы әтием

Шагыйрь Әнәс Кари кыска гына 34 еллык гомерендә татар шигърияте тарихында үз йөзен, урынын таба алды һәм, язган әсәрләре белән халыкка тиешле сүзен әйтеп, танылып өлгерде. Аның мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балаларына багышлап язылган «Балаларга бүләк», «Гөлбакча», «Күңелле ел», «Дуслык», «Тамчы тамганда», «Хуш килдегез, кошлар» исемле җыентыклары укучылар соравы буенча кабат-кабат басылды. Әмма әдәбият белгечләре Ә.Кариның иҗаты хакында матбугатта аз язды. Аның зур проблемалар күтәргән «Хаклы җырлар», «Сыналган мәхәббәт» поэмалары кебек күләмле әсәрләре, өлкәннәр өчен язылган лирик һәм сатирик шигырьләре хакында әдәби тәнкыйть тарафыннан җитди сүз әйтелмәде.


Әтием 1920 елның 11 июнендә Азнакай районының Уразай авылында туа. Берничә буын бабам мулла булган, Урта Азиядә гыйлем алган. Әтием дә шәрыкнең мәшһүр акыл ияләре, шагыйрьләренең әсәрләрен балачактан укып үскән. Әти-әнисе, абыйлары Әбрар, Мидхәт һәм Әхәт, сеңлесе Мәдинә белән бергә мөнәҗәтләр, борынгы татар җырларын башкарырга яраткан. Үзе дә, илһамланып, шигырь яза башлаган, кайчагында рәсем ясау белән дә мавыккан. 1935 елдан район, республика газеталары һәм «Пионер каләме» журналыннан башлап, «Совет әдәбияты»на кадәр аның беренче иҗат тәҗрибәләрен теләп басалар. Тик тормышта барысы да шома гына бармый. 1930 еллардагы хуҗалыкларны күмәкләштерү сәясәте җайга салынган тормышны җимерә. Гаиләне «кулак» дип игълан итәләр, зур йортны, мал-туарны тартып алалар, бабамны сөргенгә җибәрәләр.


Әтинең дә Казанда югары белем алу мөмкинлеге чикләнә. Урта белем алу белән 1936 елда туганнары янына – Үзбәкстан ССРның Үргәнеч каласына урнаша, укытучылар институтына укырга керә. 1939 елда аны «бик яхшы» билгеләренә тәмамлый. 1941 елга чаклы ул шул институтта үзбәкләргә үзбәк әдәбияты укыта. Бай китапханәләрдә шәрык китапларын, төрки-татар тарихына караган борынгы кулъязмаларны өйрәнә.


Шәрык дөньясы белән танышу, педагогик белем алу, укытучы һәм тәрбияче булу шагыйрьнең иҗат кыйб­ласына зур йогынты ясый. 1941 елда язылган «Хаклы җырлар» поэмасында XV гасырда яшәп иҗат иткән шагыйрь, гуманист, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Галишер Нәвои образы аша тоталитар системаның чын йөзе ачыла. Әгәр дә әсәргә салынган асыл мәгънәгә мөхәррир һәм цензорлар үз заманында төшенсәләр, шөбһә юк, әтинең бу поэмасын басмаган булырлар иде.


Сарай әһелләре Нәвоиның гаделлек нигезендә илне сәяси үзгәртеп кору турындагы алдынгы фикерен кабул итми һәм аны Астрабад төбәгенә идарәче итеп сөрәләр. «Хаклы җырлар» поэ­масында да шул вакыйга тасвир ителә. Әтием урта гасыр гуманисты образы аша эзоп теле белән тормышта үзе кичергәннәрне кинаяләп сөйләп биргән. Совет илендә узган гасырның 30-50 нче елларында күпләрнең язмышы кыл өстендә торган, аларның иҗатта кинаядән башка әмәле булмаган. Шуның өчен дә 21 яшьлек Әнәс Кари башбаштак хөкемдар Сталин идарә иткән чорга үзенең бәясен кинаяләп бирә.


Куштанланып, илне алдың кулыңа,
Ләкин кердең хаксыз золым юлына.
Пәрдәң җепләре дә илнең җаныннан,
Буяулары исә халык каныннан...


Поэманың төп каһарманы Галишер Нәвои гадел ил турында хыялланган.


Һәм ул уйлый харәбәгә калган
Зур Хорасан иле урынында,
Фәрһад гизгән гүзәл сихри ил күк
Гөлбакча ил төзү турында...


Борынгы шәрык шагыйрьләреннән үк килгән гадел җәмгыять турындагы хыял, төрки-ислам әдәбиятындагы социаль утопия – гүзәл гөлбакча образы Әнәс Карига иҗади дәрт биреп торган. «Гөлләр иле», «Гөлстан», «Гөлбакча» төшенчәләре, борынгы шәрык әдәбияты классиклары Сәгъди, Сараи, Низами, Фирдәүсиләр хыялланган гадел җәмгыять әтием иҗатында да төп проблема булып кала. Белгәнегезчә, балалар өчен язылган шигырь җыентыкларының да берсе «Гөлбакча» дип атала.


Әнәс Кари 1942 елда рядовой солдат булып фронтка китә. Орёл юнәлешендәге сугышларда каты яралана, яңадан укытучылык эшенә тотына, Үргәнеч педагогия институтында укыта башлый, әдәби иҗатын дәвам итә. Аның сугыш кырында күргән-кичергәннәре «Сыналган мәхәббәт» поэмасында тасвирлана. Төрки халыкларның эпос, дас­тан традицияләреннән килгән сюжетка нигезләнгән әлеге әсәрдә, иле өчен утка кергән совет сугышчысының батырлыгы, авыр яралануы тасвирлана. Поэма сюжеты аша ил башлары – Ашиннар нәселе турындагы легенда җанлана кебек. Борынгы риваятьтә, дошманнар һөҗүменнән соң җир йөзеннән кырылып бетү алдында калган төрки кабиләнең, металлдан корал эшләп, мәгарәләрдә ишәеп, яңадан дошманнарын җиңүе тасвирланган. Әсәрнең төп каһарманы да, борынгы легендага ишарәләп, Тимер исемен йөртә. Поэмада Тимернең, төрки батыр кебек үк символик гарипләнүе: бер аяксыз, кулсыз калып, күзләре сукы­­ра­юы тасвирлана. Шулай булуга да карамастан, Ашин ыруы батырының рухы көчле булып, нәселен калдырган кебек, Тимер дә үлемне җиңә. Төркиләр мондый батырларның сыннарын йозак рәвешле итеп ясый торган булалар. Музейларда аларны «Маклашеев җайдаклары» дип йөртәләр. Шул рәвешле, поэмада борынгы төрки һәм Бөек Ватан сугышы батырлары янәшә тасвирлана. Мондый әдәби табышмакның җеп очын әти зирәк әдәбият белгечләренә калдырган, күрәсең.


Автор, дастан традицияләренә туг­ры булып, бөек саф мәхәббәткә дан җырлый. Әсәрдә мәхәббәт тормыш куйган сынауларны да җиңә, дөньядагы бар явызлык ваклана, төсен югалта. Авыру-сызланулар бөек мәхәббәт каршында артка чигенә. «Сыналган мәхәббәт» поэмасы борынгы дастан каһарманнары хакында сөйләп биргән кебек, шагыйрьнең замандашлары характеры да Совет иле шартларында ачыла. Тимер белән Сылу, миллионлаган яшьләр кебек, урта мәктәптә укый, имтиханнар бирә, бәхеткә шатланып яшиләр.


Эш һәм уку кочагында алар
Берсен-берсе шундый сөйделәр, –
Дастаннарда җырланмасалар да,
Җырланырга лаек иделәр.


Поэмада турыдан-туры әйтелмәсә дә, Ашин нәселе кебек, татар халкы да сугыштан соң яңадан күтәрелеш кичерде. Бу тоталитар режим куркытуларына нигезләнгән тормышка яраклашу түгел, ә бәлки мәхәббәткә нигезләнгән, намус иркендәге юлны, авыр һәм кыен сукмакны сайлау иде. Сугышта гарипләнгән егетне кыз үзенә кабул итә, аны тормыш юлдашы итә. Болары исә күпләгән егет һәм кызның сугыштан соңгы язмышы иде. Поэ­ма зур гомумиләштерү көченә ия. Хәер, мондый авырлыклар, батырлык үрнәкләре, төрки-татарларга гына хас түгел, ә бәлки кешелекнең борынгы заманнан бирле килгән тормыш кануны.


Сугыштан соң Татарстан ВКП(б) өлкә комитеты төрле төбәкләргә таралган белгечләрне махсус җыйганда, 1945 елда әтине һәм аның бертуган абыйсы, югары белемле математика укытучысы Әхәт Кариевны юллама белән Арча педагогия училищесына җибәрә. Әтием монда да зыялы җирлеккә тап була, коллектив сәләтле педагоглардан тора. Әтием училищеда әдәби түгәрәк оештырып җибәрә. 1946 елда бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 60 ел тулу уңаеннан Кырлай һәм якын-тирә авылларда үз укучылары белән әдәби кичәләр уздыра. Ач яшьләрне ашату өчен колхозлардан азмы-күпме азык-төлек юнәтә. Мөхәммәт Мәһдиев, Гариф Ахунов кебек җырга-моңга сәләтлеләргә аеруча игътибарлы була.


Бу елларда әтием тоталитар режимның эзәрлекләвенә янә дучар була. Мөхәммәт Мәһдиев «Ачы тәҗрибә» китабында: «Без «Кыскача курс»тан имтихан биргәндә училище өстендә «халыклар атасы»ның кылычы нык уйнап алды. Училищега очраклы килеп эләккән тупас, тәрбиясез бер укытучы, НКВД органнарына донос җибәргән, дигән хәбәр таралды. Җәй эчендә өч ирне юк иттеләр. Бу бит инде 1947 нче елның җәе. Тыныч тормыш җәе. Кемнәрне алдылар соң? Педагогика укытучысы, чын зыялы остаз, керәшен Константин Афанась­евич Ибаевны. Имеш, элек кадет булган. Рус теле, әдәбияты укы­тучысы, карт журналист, тән­кыйтьче, дәреслекләр авторы Хәлим Фәттәхович Искән­дәревне. Имеш, мулла малае икән, Галимҗан Ибраһимов белән дус булган. Физика укытучысы, фронтта утны-суны кичкән Әхәт Кариевны. Монысы шагыйрь Әнәс Кариевның абыйсы, Әнәс Кариев исә безгә татар әдәбияты укыта иде. Әхәт абый, имеш, әсирлектә булган». Шулай итеп, «халык дошманы»ның туганы булган әтине дә Теләче (хәзер Питрәч) районы Янсуар авылына җибәрәләр. Әтием монда да балалар һәм авыл яшьләре өчен әдәби-иҗат түгәрәкләре оештыра, сәләтле укучылары белән армый-талмый эшли. Укыту-методик темаларга язган мәкаләләрен республика матбугатында бастыра. Ә җәй айларында Татарстан укытучылар белемен күтәрү институтындагы курсларга җыелган мөгаллимнәргә лекция укый, Мәскәүдә уздырылган фәнни-практик конференцияләрдә катнаша. Янсуар авылында яшәгәндә хакимият органнары әти-әнигә юк-бар белән бәйләнми. Моның сәбәбе – әтинең фронтташ дус­ты Эчке эшләр бүлегендә эшләве һәм аны еш кына яклап торуында.


Әтием белән әнием Рәшидә җәйге каникулда әниемнең туган авылы Яңа Кырлайга еш кайта иде. Г.Тукайның балалык һәм яшьлек дусты Әһли (Әһлиулла) бабамның шагыйрь турындагы истәлекләре китапларга да кертелгән. Әбием Камилә дә авыру шагыйрь хакында кызыклы истәлекләр сөйләргә ярата иде. «Тукай» романы өчен материал туплап йөрүче Әхмәт Фәйзи дә берничә ай Яңа Кырлайда яшәгән, әти-әнием, әбием белән аралашкан. Республиканың танылган артистлары, рәссамнар, музыкантлар, Кырлайдагы Тукайның замандашлары, шагыйрьләргә илһам бирергә сәләтле авыл халкы – барысы да әтиемнең иҗади тирәлеген тәшкил итте.


Сугыш яралары һәм репрессия борчуларыннан алҗыган әтием 1954 елның 4 апрелендә көтмәгәндә дөнья куя, Саурыш авылында җирләнә.


Әнәс Кариның әдәби мирасы кызык­лы һәм күпкырлы. Беренче чиратта, аның поэмалары үзенчәлекле, көчле хисләргә, проблемаларга корылган. Мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балаларына багышланган сюжетлы шигырьләре исә хезмәткә мәхәббәт тәрбияли. Бу әсәрләр гадел җәмгыять турындагы идеяләр ярылып ятуы белән отышлы. Яшьләргә багышланган бер төркем лирик шигырьләре тормышны данлап, яшәү матурлыгын мактый. Шәрык поэзиясенә хас булган шигырьләре исә нечкә нәзакәтлелеге, лирик геройның вакытлы гүзәллеккә гашыйк булуы белән һәр укучыны җәлеп итә. Мондый тасвири шигырьләр фарсы, япон яки кытай шагыйрьләренең матурлыкка соклануын хәтерләтә. Гомумән, Әнәс Кари әсәрләренең һәркайсы әдәбият белгечләренең игътибарына мохтаҗ.



Редакциядән. Узган елның март аенда «Безнең мирас» журналы редакция­се Азнакай шәһәрендә Әнәс Кариның тууына 95 ел тулу уңаеннан конференция оештырды. Конференциягә тәкъдим ителгән мәкаләләр һәм фоторепортаж  сайтта танышырга мөмкин.

Теги: Ләйсән Кариева Яңалыклар

Галерея

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру