Сугыш чоры балаларының истәлекләре

Бөек Ватан сугышы, тыл ветераннары көннән –көн азаеп бара. Аларның бу дәһшәтле еллар турындагы истәлекләре вакыт үткән саен, кадерлерәк булып бара. Күпне күргән, Җиңү яулаган өлкән бабаларыбыз, әбиләребез, әтиләребез исән чакта яшь буын өчен аларның хатирәләрен язып алырга һәм саклап калырга кирәк.

Әнәс Кариның иҗаты

Әнәс Кари исеме әдәбиятта Бөек Ватан сугышына кадәр үк күренә башлый. «Пионер каләме» журналы, «Яшь ленинчы» газеталары битләрендә аның беренче шигырьләре басылып чыга. Сугыш елларында аның шигырьләре «Кызыл Татарстан», «Совет әдәбияты» журналы битләрендә һәм фронт газеталарында басыла башлый.

Бабам истәлекләреннән

Сугыш… Күпме кеше яу кырларында газиз башларын салды, дөньяның бөтен рәхәтен татырга да өлгерә алмыйча җир куенына керде. Ә бит алар меңләгән аналарның күз карасыдай саклап, кадерләп үстергән газиз балалары иде. Тормышының бөтен матурлыгы, яме булган сөекле баласын югалту ана күңелен нинди газапларга дучар итүен, утка салуын күз алдына китерүе авыр тугел. Бу — гомерлек кайгы, йөрәк ярасы. Ә яраткан ирләрен югалткан хатыннар, әтисез калган нәни сабыйлар?

Әнәс Кари иҗатында кош образы һәм аның тәрбияви әһәмияте

Балалар шагыйре, фронтовик, мөгаллим Әнәс Кариның балалар өчен язган шигырьләрендә кош образы һәм аның тәрбияви әһәмияте эзләнү эшемнең темасы итеп билгеләнде.

Сугыш турында истәлекләр

 

1941 елның 22 июнь таңы туып кына килә иде әле. Илебезнең көнбатыш чикләренә кара тәреле дәһшәтле танклар үрмәләде, болыт төсле ябырылып очкан самолётлар шәһәрләребез өстенә бомба яудыра башлады. Сугыш ялкыны дөрләде. Меңнәрчә, миллионнарча совет кешеләре, эш коралларыннан аерылып, кулларына сугыш кораллары алдылар, фашизмга каршы көрәшкә күтәрелделәр.

Әнәс Кари иҗатында ел фасыллары

Табигать һәрвакыт үзгәрештә. Шул үзгәрешләрнең иң зурысы – ел фасыллары алмашыну. Һәрбер ел фасылы үзенчә матур. Шушы матурлыкны әдәбиятта язучылар үзләренчә тасвирлыйлар.

Туганым — горурлыгым

Укытучы һәм шагыйрь Әнәс Кари улы Кариев 1920 елның 11 июнендә Татарстанның Азнакай районы Уразай авылында туа. Аның әтисе муллалыгын ташлаган урта хәлле крестьян була. Аңа авылның башка малайлары белән үзенең сөекле Чатыр тавында саф чатыр җилен иснәп, аның шифалы үләннәрендә мәтәлчек атып үсәргә туры килми. 1937 нче елда Кариевлар гаиләсенә авыр хәсрәт килә.Аларны авлдагы 10-15 гаилә белән беррәттән кулак дип Пермь якларына сөрәләр.

Рәйсә әбинең сугыш чоры турындагы истәлекләре

Сугыш… Күпме гаиләләрне әтисез, әниләрне ирсез, сабыйларны ятим иткән сугыш. Күпме ачы күз яшьләре түккән, хәсрәт утларында янган безнең газиз әбекәйләребез. Ә бабаларыбыз яшьтән сугыш эчендә кайнап, күбесе бу якты дөньяларны күрә алмыйча, туган якларына кире кайта алмыйча, чит җирләрдә ятып калганнар. Шуларны уйлыйм да, күзгә яшьләр килә.

Авылымның батыр уллары

Бөгелмә районы Иркен авылы гүзәл табигате, ачык күңелле, тырыш, үзләренең акыл сәләте һәм хезмәт сөючәнлеге белән рухи һәм матди байлыклар тудыручы, уңган кешеләре белән данлыклы.

Сугыш урлаган яшьлек

1941 нче елның 22 нче июль таңы туып кына килә иде әле. Илебезнең көнбатыш чикләренә ябырылып очкан самолётлар шәһәребез өстенә бомба яудыра башлады. Сугыш ялкыны дөрләде. Меңнәрчә, милионнарча совет кешеләре кулларына сугыш коралы алдылар, фашизмга каршы көрәшкә күтәрелделәр.

,