Журнал «Безнең мирас»

Белоруссия татарларының кулъязма мирасы

Бөек Литва кенәзлегендә татар теле турында тәүге мәгълүмат XIV гасыр башына нисбәтле. 1324 елгы франциска елъязмасында: «Литва дәүләтенә Христос тәгълиматын өйрәтер өчен җибәрелгән монахлар, көтмәгәндә, ниндидер ханнан килгән кешеләрне һәм аларның үзләренчә дога укуларын күрәләр», – дип язылган. Инглиз патшалыгының илчесе Жилбер де Ланнуа (1386-1462), 1414 елның февралендә Вильнүстән Тракай аша Пруссиягә барганда, көндәлегенә күп авылларда татарларның шактый ишле булуын һәм аларның туган телләрендә сөйләшүен теркәп куйган.


Бөек Литва кенәзләренең курку белмәс, батыр татар ир-атларын үзләренә хәрби хезмәткә чакыруы гадәти хәл булган. Тевтонлыларга каршы 1319 елгы сугышта да татарлар бөек кенәз Гедимин (1316-1341) гаскәренең иң алгы сафында кан койган. Соңрак Литваның бөек кенәзләре Кейстут (1381-1382) һәм Ольгерд (1345-1377) Тәре йөртүчеләр ордены белән бәрелешләрдә, Польша һәм Мәскәүгә каршы сугышларда да еш кына Дәште Кыпчак татарлары белән килешү төзегән. Шул вакыттан ук кайбер татар гаскәриләре, литва кенәзләренә даими рәвештә ярдәм итеп һәм аларда солдат хезмәтен башкарып, шундагы шәһәр һәм замок тирәләренә төпләнеп тә калганнардыр, мөгаен.


Татарлар яшәгән иң зур авыл XIV гасыр азагында, ягъни бөек кенәз Витовт  идарә иткән елларда (1350-1430) оешкан. Аның заманында Алтын Урда дәүләте һәм Гәрәй нәселеннән булган Кырым ханнары белән тыгыз элемтә урнаша. 1569 елда, Польша патшалыгы һәм Бөек Литва кенәзлеге арасында булган Любин килешүе нигезендә, Речь Посполитая оешкач та, Кырым ханлыгы белән уңай мөнәсәбәтләр дәвам иткән.


Мостафа Мискевич күчереп язган Коръән. Минск районы, Узда. 1853 ел

Бөек Литва кенәзлегенә XIV-XV гасырлар чигендә Алтын Урда һәм Кырымнан күчеп килгән татарлар чагатай телендә сөйләшкән. Белоруссия татарларының шул чорда язылган хамаилләрендә (догалыкларында) дә  чагатай телендәге текстлар шактый күп. Алтын Урда составына кергән кабиләләрнең төрле диалект-шивәдә аралашуы бәхәссез, әмма язма һәм сөйләм теленең үсешендә хәлиткеч рольне югары катлам вәкилләре сөйләшкән чагатай теле уйнаган. Бу тел белорус татарларының борынгы кулъязма мирасында, кайбер фамилияләрдә, герб һәм азык-төлек атамаларында сак­ланып калган.


Белорус татарлары XVI гасырдан башлап госманлы мәдәниятенең көчле йогынтысы тәэсирендә яши. Татарлар изге хаҗ сәфәрен кылганда Госманлы дәүләтендә туктала торган булганнар.  Бу йогынтының бер дәлиле булып 1558 елда Польша татарлары турында язылган «Risale-i-Tatar-i-Lech» кулъязмасы тора. Әмма бу чорда татарлар чагатай телен оныта башлый, Казан һәм Идел буе, Урта Азиядәге төрки дөнья белән элемтә өзелә, күпмедер дәрәҗәдә якын булган Кырымның да теле һәм мәдәнияте госманлаша. Төркиягә сәфәр кылган татарлар госманлы телен бик тиз үзләштергән һәм үзләре белән дини китаплар да алып кайткан. Шуның нәтиҗәсе буларак, Белоруссия татарларының XVII гасырда һәм аннан соң күчерелгән кулъязмаларында госманлы телендәге текстлар еш очрый.


«Risale-i-Tatar-i-Lech» исемле хезмәттә шәһәрдә яшәүче татарларның телне онытулары, әмма үз динен саклау­лары турында мәгълүмат та теркәлгән. Шул ук вакытта төрекчә сөйләшүче татарлар да булган, гадәттә аларның күбесе Госманлы дәүләтендә яшәп кайткан кешеләр.


Татарларның XVI гасырда ук туган телне онытулары турында башка чыганаклар да дәлилли. 1581 елда билгесез авторның Давид Хитраэсуга язган хатында белорус татарларының җирле телләрдә сөйләшүе искәртелә. XVII гасыр башында кайбер татар авылларында яшәүчеләр төрекчә сөйләшкән. П.Чижевский үзенең 1616 елгы «Alfurkan tatarski» китабында белорус татарларының үзгә, гадәти булмаган телләре турында яза. Әмма XVII гасыр дәвамында белорус татарлары тулысынча диярлек төрек телен дә оныта, моны шул чорның күренекле тарихчысы Ибраһим паша язмалары дәлилли.


Татарларның чагатай телен, соңрак госманлы төрекчәсен дә онытулары славян телле гарәби язулы китаплар барлыкка килүгә сәбәп булган. Аларның белорус теленә беренче тәрҗемәләре XVI гасырда, ә поляк телендәгеләре XVII-XX гасырларда барлыкка килә.


Әлеге китапларның эчтәлегенә килгәндә, алар Коръәннән өзекләр, пәйгамбәрләрнең, беренче чиратта Мөхәммәт с.г.в.нең тормыш-көнкүрешеннән мәгълүматлар һәм хәдисләрдән гыйбарәт. Мигъраҗ, ягъни пәйгамбәребезнең (с.г.в.) Аллаһ хозурына күтәрелүе турындагы риваять XVIII-XIX гасырларда күчерелгән биш китапта һәм Белоруссия галиме Ибраһим Канапацкийның шәхси туп­ланмасындагы Ибраһим Хәсәневич кулъязмасында да (1832) очрый. Шәр­кыятьче Г.М.Мередит-Оуэнс һәм белорус мәгърифәтчесе А.Надсон бу риватьяне Лондондагы Британия ки­тапханәсендә сакланучы 1831 елгы китапта таба. Әлеге риваять Белоруссия Милли китапханәсе коллекциясендәге кулъязмада да бар. Шулай ук әлеге китапларда сюжеты Коръәнгә нигезләнгән башка әсәрләрне дә табарга мөмкин.


Ибраһим Хәсәневич гарәп, белорус, поляк телләрендә күчереп язган китап. Минск районы. 1832 ел

Һәр китап, кагыйдә буларак, әх­лакый тәрбия бирүне максат итеп куйган. Аларда ата-ананы, өлкәннәрне, авыру-ятимнәрне, күрше-тирәне, галим-голәмәне, имамнарны хөрмәт итү – үзәк темалардан. Биредә XVIII  гасырда күчерелгән бер китапның бүлек исемнәренә тукталып үтү урынлы булыр: «Ата-анага ихтирамлы мөнәсәбәт турында», «Ятимнәргә итагатьле мөнәсәбәт турында», «Күршеләр белән яхшы мөгамәлә турында», «Кунакларга кадер-хөрмәт белдерү», «Өлкәннәргә һәм галимнәргә хөрмәт», «Исерекләр турында хикәят». Китапларда кеше тормышындагы рухи-әхлакый кыйммәтләр турында сөйләүгә зур урын бирелгән.


Безнең фикеребезчә, нәкъ менә шу­шы китапларда  белорус татар­ла­рының тарихи риваятьләре дә сакланып калган. Кызганыч ки, хәзерге көнгә кулъязма мирасның күп өлеше юкка чыгу сәбәпле, XIX гасырның беренче яртысында яшәгән авторларның әсәрләреннән кайбер өзекләр генә билгеле. Аларда кыпчак ханнары, биләмәләре, хан басмачылары турында мәгълүматлар бар.


Күп китапларда ислам дине кануннары турында, гореф-гадәт, йолалар, мөселманның бурычлары, ураза, сәдака бирү, намаз, хаҗ кылу хакында тәфсилле итеп язылган. Бу хезмәтләрдә иң үзәк мәсьәлә – иман һәм Аллаһның барлыгы, берлеге. Төшлекләр, Коръән хәрефләре белән киләчәкне фаразлау, йолдызнамә, шә­рыкның маҗаралы сюжетларына корылган әсәрләр күп күчерелгән.  Шуңа күрә, әлеге китапларны эчтәлеге буенча дини-фольклор әсәр буларак тасвирларга мөмкин.


Белоруссия татарларының язма мәдәниятен өйрәнгәндә хамаилләр – төп тексты гарәп һәм төрки телләрдә язылып, белорус яки поляк телендә мәгънәләре аңлатылган догалар җыен­тыгы да кызыксыну уята. Зур күләмле хамаилләрдә, догалардан тыш, календарь, төрле авыруларны кыска дога белән дәвалау ысуллары, авыр көннәр турында мәгълүмат, төшлекләр, астрологик фаразлаулар да бар. Слоним шәһәрендә догалары гарәпчә, ә аңа аңлатмалары чагатай телендә язылган  хамаил сакланып калган. Чагатай хамаилен хәзерге урыс яки поляк теленә тәрҗемә ителгәне белән чагыштырып карасак, гарәпчә текстның шул ук икәнлеге күзгә ташлана. Хамаилләрнең дә эчтәлеге китаплар кебек үк төрле, андагы кайбер текстларны башка китап­ларда да очратырга мөмкин.  Хамаилгә, гадәттә, аеруча еш укыла торган догалар кертелгән һәм алар күп күчереп таратылган. Форматы гадәти китаплардан гаять кечкенә булуы аларның көндәлек, белешмә әдәбият сыйфатында куллану өчен яраклаштырылганлыгы турында сөйли. Нәкъ менә хамаилләрдә чит этник тирәлектә һәм башка климат шартларында Белоруссия мөселманнарының дини күзаллаулары, мөселманча яшәү рәвешләре ачык чагыла. Бу чыганак­ларда ислам диненең славян гореф-гадәтләре һәм ышанулары белән ярак­лашуы күзәтелә.


Татар халкының дини әдәбиятында тәфсирләр дә төп урынны алып тора. Коръән текстлары, тәфсирләрдән өзек буларак, барлык төр язма истәлекләрдә, аеруча дини китапларда һәм хамаилләрдә еш очрый.


Гарәп, белорус, поляк телләрендә язылган тәфсир. Китапның хуҗасы Ягъкуб Мейшутович булган, ә аннары –Исмәгыйль Канапацкий. Минск районы, Смиловичи. 1797 ел

Тәфсирләр – Коръәннең юл арала­ры­на язылган шәрех-аңлатма һәм тәрҗемәләрдән гыйбарәт. Аларда белорус теленә поляк теленең йогынтысы һәм поляк телендә белорус теле элементлары ачык күренә. Коръәннең белорус теленә тәрҗемә ителгән кулъязмасы табылмаса да, аерым китапларда белорусча тәфсирләр еш очрау аның булганлыгы турында фаразларга нигез бирә.


Тәфсирләр нигездә зур форматлы кәгазьдә язылган, уртача күләме 1000 биттән гыйбарәт. Хәзерге көнгә берничә тәфсир табылган, алар арасында иң борынгысы – Минск мәчете имамы Үрәш бине Исмәгыйль тарафыннан 1686 елда күчерелгән «Минск тәфсире». Татарлар Коръәнне дөрес укырга өйрәтә торган китапларны – тәҗвидләрне дә еш күчергән.


Дини китапларны гадәттә мулла-мөәзиннәр, шулай ук физик хезмәткә сәләтсез, әмма иманы нык булган картлар күчереп язган. Китап язу – саваплы гамәл, бу эшне башкарган кеше зур ихтирам һәм хөрмәткә ия булган. Коръәнне аеруча матур каллиграфик хәрефләр белән җентекләп күчерергә тырышканнар, ә хамаилләр гадәттә тиз язылган. Язу өчен каләм – каз каурые, язу карасы итеп өйдә эшләнгән энкауст – кара буяу яки зәгъфраннан ясалган кызыл кара файдаланылган. Энкауст атмосфера йогынтысына гаять чыдам булган. Китаплар әйбәт сыйфатлы кара, ялтыравыклы энкауст белән яхшы кәгазьгә язылган, кайбер ядкярләрдә, мәсәлән, хамаилләрдә энкауст начар булып, вакыт узу белән кулъязманың сыйфаты шактый начарайган. Китап­ларда баб, ягъни бүлек исемнәрен язар өчен кызыл энкауст файдаланганнар. Шундый китапларда аятьләр дә кызыл кара белән күчерелгән. Ляховичи шәһәрендә кабергә куеп калдыра торган догалыклар да яхшы сыйфатлы зәгъфран белән язылган.


Китап язу вакытны күп алган. Бу хезмәт шактый кыйммәт булу сәбәпле, аннан нигездә татарның хәлле кешеләре файдаланган. Белоруссия татарларында китап буыннан-буынга кадерле ядкяр булып күчкән. Коръән һәм догалыкларга аеруча сакчыл мөнәсәбәт күрсәтелгән, аларны кыйммәтле асылташ кебек саклаганнар. 1529 елда Польша короле Сигизмунд I нчегә үтенеч белән мөрәҗәгать иткән кенәз Мәхмүт һәм Фирс Юхнович Ассанчуковичлар сөйләвенә караганда, абыйлары Килдеш Дмитрович Петрович алар исеменә, «сарай  һәм төрле  күчемсез милек белән бергә, көмеш, китаплар, крепостнойлар, атлар һәм мөгезле эре терлек» кебек мал-мөлкәтен яздырган.


Китапны сәнгати яктан аеруча зәвыкле итеп күчерүче кешеләрдән «мугир» (мөһер, казан татарларында шәмаил) язуын үтенгәннәр. Гадәттә Коръән аятьләре янына мәчетнең рәсеме дә матур итеп ясалган. Рамга салынган «мугир»лар белорус татарларының йорт һәм мәчет диварларын бизәгән.


Китап азагына күчереп язучы үз исемен, датаны теркәп калдырган. Мәсәлән, хәзерге Польшадагы татар авылы Куршиняныда табылган XVIII гасыр китабына гарәп язуы белән: «Бу китап Мөхәммәт пәйгамбәрнең (с.г.в.) Мәккәдән Мәдинәгә күчкәненең (ягъни  һиҗри белән) мең ике йөз дә алты йөзенче елында, җөмадиәл ахирнең бишенче көнендә Сандыковщизнада Литва гаскәре наместнигы Йосыф Хәлишевич тарафыннан язылды», – дип теркәлгән. Аннан соң шундый ук эчтәлектәге ике җөмләдә китапның милади вакыт хисабы белән 1792 елның 29 гыйнварында язылганлыгы күрсәтелгән. Аның беренчесе поляк телендә поляк хәрефләре белән, икенчесе белорус телендә кирилл графикасында язылган. Аңлашыла ки, бу язмалар белорус татарларының дини әдәбияты тарихын өйрәнгәндә, кулъязмаларны тасвирлаганда гаять зур әһәмияткә ия.


Белоруссия китапханәләрендә һәм Гродно шәһәренең дин тарихы музеенда татарларның XVII гасыр азагы-XIX йөзнең беренче яртысына нисбәтле  39 кулъямасы (шул исәптән кулъязма фрагментлары) бар. Белоруссиядәге коллекция, дөньяның башка дәүләти тупланмалары белән чагыштырганда, шактый бай. Чагыштыру өчен: Литвада – 40 (XVIII гасырның беренче яртысы-ХХ гасырның беренче яртысы), Россиядә – 8 (XVII гасырның уртасы-XIX гасырның беренче яртысы), Украинада – 1 (XIX гасыр башы), Польшада – 10 (XIX гасыр башы-ХХ гасырның беренче яртысы), Англиядә – 3 (XVIII гасырның беренче яртысы-XIX гасырның беренче яртысы), Германиядә 1 (XVII гасырның беренче яртысы) кулъязма саклана.


Белоруссия татарлары кулъязмаларын өйрәнү белән шөгыльләнүчеләр арасында Лондондагы Франциск Скорина исемендәге белорус китапханәсе директоры А.Надсон, поляк галимнәре А.Дрозд һәм Ч.Лапич, Швейцариянең тел галиме П.Сутер, Литва галиме Г.Мишкинене һ.б. бар. Белоруссия ФА Үзәк фәнни китапханәсенең Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бү­леге хезмәткәрләре М.Тарелко һәм Е.Титовец тарафыннан, әлеге китапханәдә сакланучы кулъязма мирас белән бергә, Белоруссия Милли китапханәсе һәм Гродно дәүләт дин тарихы музеендагы татар китаплары да тикшерелде. 1997 елда Минск, 2000 елда Варшава, 2003 елда янә Минск, 2005 елда Вильнүс шәһәрләрендә татар кулъязма китапларының каталогы басылып чыкты*. Ибраһим Канапацкийның тырышлыгы белән 1997 елда Белоруссия дәүләт мәдәният һәм сәнгать институты музеенда, 2001 һәм 2003 елларда Белоруссия ФАнең Үзәк фәнни китапханәсендә белорус татарларының кулъязма мирасы туп­ланган күргәзмә оештырылды.


Татар китабын каталоглаштыру эше болар белән генә тәмамланмады. Кулъязма мирасның шактый өлеше шәхси тупланмаларда да саклана, әмма аларның күбесе исәпкә алынмаган һәм өйрәнелмәгән. Кызганыч ки, белорус татарларының әдәбияты турында тар даирә белгечләре генә белә. Әлегә кадәр бер генә гарәби язулы язма мирас та, басылып чыгып, хәзерге укучысын тапмады. Аларны киләчәк буынга җиткерү, хәвеф-хәтәрдән саклау өчен электрон күчерелмәләре дә алынмады.


Белоруссия татарларының кулъязма мирасы славистлар һәм шәркыятьчеләр өчен шактый зур фәнни әһәмияткә ия булуы турында А.Зайончковский, Е.Карский, И.Крачковский, А.Самой­лович кебек галимнәр язып чыкты. Әдәби-дини җәһәттән тыш, алар, борынгы белорус теле ядкяре буларак, тарихи-лингвистик  яктан да игътибарга лаек.


Шуны әйтергә кирәк: иске белорус теле кирилл хәрефләренә нигезләнеп, язуда әлеге телнең XVI гасырдагы кайбер үзенчәлекләре чагылыш тапмаган, әмма болар XVI-XVIII гасырда күчерелгән гарәби язулы татар язма истәлекләрендә сакланып калган.


Е.Карский фикеренчә, нәкъ менә гарәби язулы кулъязмалар «XVI-XVIII гасырдагы белорус теле турында шактый кызыклы мәгълүмат бирә. Әгәр дә гарәп графикасында язылган барлык белорус текстларын укып чыгабыз һәм тикшерәбез икән, телнең традицион орфографиядә язылган ядкярләрдә чагылыш тапмаган шактый кызыклы үзенчәлекләре табылыр иде».


Шулай итеп,  гарәп графикасында язылган белорус телле татар кулъязмалары, башка чыганакларга кара­ганда, бу телнең фонетик үзенчәлекләрен яхшырак чагылдыра. Татар кулъязма китабы тарихын өйрәнү белорус теле тарихындагы ак тапларны бетерергә ярдәм итә. XVII гасырда башланган поляклашу белорус телен гамәлдән кысрыклап чыгарганнан соң да,  татарлар дини генә түгел, дөньяви эчтәлектәге язмаларны да элекке гадәт буенча белорус телендә күчергән. Кулъязмаларның полякча язылган дип саналганнарын да нык белоруслашкан поляк теленең җирле сөйләм варианты дип әйтергә мөмкин. Шуңа күрә, гарәби язулы татар кулъязма мирасы белорус-поляк телләре багланышын өйрәнгәндә дә мөһим чыганак булып хезмәт итәргә мөмкин.


_________________________


Мәкалә Татарстан Республикасы Милли китапханәсе һәм Саба муниципаль районы хакимияте 2016 елның 14-15 июлендә Ә.Г.Кәримуллин истәлегенә багышлап оештырган укуларда чыгыш ясаган Белоруссия дәүләт университеты доценты, тарих фәннәре кандидаты Зорина Ибраһим кызы Канапацкаяның доклады нигезендә әзерләнде.

Теги: Зорина Канапацкая Яңалыклар Тарихи мирас Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру