Асыл ташлы муенса (хикәянең ахыры)

Хикәянең башын монда укый аласыз

 

1943 ел. Сабира Ташкент қаласында хәрби госпитальдә шәфкать туташы. Институтның өченче курсында укыган чагында, ахырда укуны дәвам итү шарты белән, аны шунда эшкә җибәрделәр. Динисламның атасы Гимадислам белән дә алар шунда танышты. Авыр яраланган иде егет. Сабира аның Башкортстаннан икәнен белгәч, аңа тиз ияләште, аеруча якын күрде.

Сабира Ташкентта госпитальгә якын гына яшәгән Мөхәммәтсадыйк дигән үзбәк бабаенда фатирда тора иде. Карт, астма белән чирләгәнлектән, аеруча шәфкать туташларын фатирда тотарга тырыша. Сабира аңа укол кадады, чирнең көчәюеннән сакларга тырышты. Карт оста ювелир. Сугышка тиклем заказга кытлык булмаган. Белəзек, алка, йөзек кебек бизәнү әйберләре ясаган. Сугыш башлангач, кешедә икенче уй. Төп хәсрәте — азык табу. Сабираның игелегенә җавапсыз каласы килмәде картның. Ул үзендә булган ташлардан, калган көмештән тырышып-тырышып нидер чүки башлады.

— Их, алтын да булса… чак кына алтын, – диде ул беркөн Сабирага.

Кыз, уйлап та тормастан, кулындагы йөзеген салып бирде:

— Шушы алтын микән? Булса, ал. Сез бит миннән фатирда торган өчен бер тиен дә алмыйсыз. Ичмасам…

— Мин бу әйберне, кызым, сиңа дип ясыйм. Кулымнан күп затлы әйбер үтте. Дөньяга таралды. Берсе дә юк үземдә. Бу — соңгы эшем. Изге күңелле кыз син. Соңгы эшем, соңгы сулышым синең күкрәгеңне бизәсен.

— Ай, олaтай! Андый затлы әйбергә мин хаклы түгел лә!

— Хаклысың. Йөрәгеңнең җылысы белән соңгы көннәремне яктырттың. Теге иптәш егетеңне китереп күрсәт. Фатихамны бирәм.

— Гимадислам госпитальдән чыккач, икәүләп килделәр карт каршысына. Шунда үзбәк карты Сабираның муенына шушы кулон кидерелгән көмеш чылбырны такты.

– Алмаз — борынгы таш. Оста кулына килеп кергәч, ул гәүһәргә әверелә, — диде оста. Кызлар да шулай: яхшы кешегә барсалар, байбичәгә әвереләләр, яманга эләксәләр, бичара хәленә төшәләр. Сабира – саф алмаз, аннан гәүһәр ясау синең кулда, егет.

— Рәхмәт, олатай, — диде Гимадислам, колакларына тиклем кызарып. — Васыятең итеп кабул кылам сүзеңне.

Яз иде. Җимеш агачлары котырып чәчкә аткан мәл. Сабираның өстендә ак җирлеккә сандал кызыл вак чәчкәләр төшерелгән кыска җиңле ситсы күлмәк. Биленнән түбән төшеп торган калын чәч толымнары, ачык изүеннән йә гранат тамчысыдай балкыган рубин, йә ямь-яшелгә төренгән язгы дөньядай ачык яшел хризопраз, йә күкнең һәм җирнең барлык төсләрен үзенә җыйган гәүһәр йә бер, йә икенче кыры белән күзне чагылдыра.

— Матур, əйе бит, — ди Сабира, муенындагы асыл ташка карап.

Син үзең дә шушы асыл ташларга охшагансың, — ди Гимадислам. — Гәүһәр тамчы кебек син, Сабира…

Куллар җитәкләшкән. Дулкыннарын ашыгып-ашыгып каядыр илткән арык буйлап атлады алар. Өскә карасаң, өрек чәчкәләре болыты. Гимадислам савыгып чыкты, Сабираның ялы. Әгәр егетнең кесәсендә кич китәчәк поезд билеты ятмаса, алар шулай барыр да барыр иде, мөгаен.

— Синең күзләрең хризопразга, иреннәрең рубинга, чигәләрең шушы гәүһәргә охшаган.

— Исәр. — Сабира бер кайгысыз рәхәтләнеп көлә.

— Асыл ташлы муенсам син минем!

Сәгать көндәгедән шәбрәк йөгерде, поезд кузгалды.

Поезд Гимадисламны көнбатышка — фронтка алып китте.

Сугыштан соң Гимадислам белән өйләнештеләр, бик тату яшәделәр. Башта Фәхрислам, аннан Зөбәйдә, шуннан Динислам туды. Фәхрислам буй җиткерүгә, Әфган сугышы (хәзер «кампаниясе» диләр, башланды. Ул шунда ятып калды. Зөбәйдә укытучы һөнәрен сайлады. Урал аръягында интернат-мәктәптә эшләде. Шәһәрдән ерак түгел зур, данлы күл бар икән. Балаларның җәйге ялын шул күл буенда оештырганнар. Бер бала ераккарак йөзеп киткән, бата башлаган. Зөбәйдә, ярым-йорты йөзүенә карамастан, баланы коткармакчы булып суга ташланган.

Гимадислам белән Сабира барып җиткәндә, Зөбәйдәне дә, баланы да тапкан иделәр. Икесе дә моргта. Кызына унсигез яше тулган көнне шушы кулонны — асыл ташлы муенсаны бүләк иткән иде ул.

— Нигә үзең такмыйсың, әни? — дип сораган иде Зөбәйдә.

— Минем асыл таштай балкыган мәлләрем үтте, балам, — диде Сабира, кызының иңбашыннан кочаклап. — Син так хәзер, зур үстең бит инде. Мин…

— Ә син, Сабира, минем өчен һаман Ташкент вокзалында кулыңны болгый-болгый поезд артыннан йөгергән кызыкайсың. — Гимадислам иренен Сабираның чәчләренә тидерде. — Чәчләреңнән дә һаман Ташкент өрекләре чәчкәсенең хуш исе килә, асыл ташкаем минем…

«Баламның шешенеп төсе бозылган булса, муенындагы кулоннан танырмын. Ул кулон дөньяда берәү генә», — дип уйлаган иде Сабира. Әмма… кызын чәченнән таныды: муенында чылбыры бар, ә кулон юк иде…

— Кайнəм, ah-ah, нигә авыз да итмәгәнсең ул бишбармактан?!

— Минем өчен борчылмагыз. — Сабира көчләп булса да, шаяруга борырга тырышты. — Ашарымны ашаганмын. — Үзе мәҗлестәге сүзгә колак салды: сүз ни хакында, нәрсә сөйләшәләр… Туйның вакытын билгелиләр, ахры, Сабира җайлап аңына килә башлады, хатирәләр чолганышыннан котылмакчы булып башын чайкады. Тормышта беткәнме очраклы хәлләр. Ул күлнең исеме колак төбендә. Кайдан гына килмиләр анда. Дулкын бәреп чыгарса, яр читеннән табып алулары да бар. Әй кеше язмышлары…

— Институттан соң шул калага җибәрделәр һәм шунда калдың инде? — Динислам моны булачак кодасыннан сорады.

— Шунда, – булды җавап. — Вәсилә — терапевт.

— Ә сез? — Сорауны кинәт сүзгә кушылган Сабира Шакировна бирде. Карашы үткер, бораулый, чәнчеп еккандай. Бөтенесе дә сагайды, хәтта кода булачак әзмәвердәй ир дә каушый төшкәндәй. Бу караш төбәлсә, рентгеның читтә торсын. Юккамыни аның хастаханәдәге кушаматы «Рентген карчык».

— Мин ни… Моргта. Табиб-патанатом.

— Алай… Ә егерме ел элек анда кем эшли иде?

— Егерме өч, юк… Егерме дүрт ел эшлим мин анда. — Заман, сүзен дөресләтүгә шаһит эзләгәндәй, хатынына карады.

Вәсилә сүзне шундук эләктереп алды:

— Заман Вахитовичны… бик ихтирам итәләр. Ул бик көчле диагност. Менә улыбыз, Алла бирсә, укуын бетерсә, атасы кулы астында тәҗрибә туплар дип торабыз. Атасы юлын куар…

— Әни, син допрос алган кебек сөйләшеп, кoдаларны куркытып куйма. Ишетеп утырасыңдыр, бер айдан туй. Безнең дә, аларның да отпуск. Балалар да каникулга кайта.

— Алай… — Сабира бер кулы белән — таягына, икенчесе белән өстәл кырына тотынып торырга чамалады да кире утырды. — Мин сезнең моргта бер булган идем.
Балаларның атасы белән…

— Әни… әллә кайчангыны… Тапкансың вакыт… — Динислам ризасызлыктан җыерылган йөзен әнисенә борды.

— Бала… — Сабира Шакировна, һава җитмәгәндәй, тирән сулады, — бала кайгысын вакыт дәваламый, Динислам улым.

— Ярый, ярый. — Заман Вахитович, карт әни өчен кичерү сорагандай, карашын Динисламга төбәде. — Без бит табиблар. Мәҗлестә дә, өйдә дә, хәтта йоклаганда да шул хәлдәбез…

— Минем сеңелкәш… күлдә… батып үлде. Сезнең кала янындагы күлдә… Бер укучыны коткарам дип.

— Ә-ә-ә! Ул укытучы! — Вәсилә, нидер исенә төшерергә тырышып, иренә карады: — Син хәтерлисең аны! Озак эзләделәр. Таба алмагач, унике икмәк пешереп, көймә белән күл өстенә ыргытып чыктылар. Икмәкләр бер урынга җыелган урыннан таптылар… Укытучыны да, укучыны да, алар…

— Анысын мин белми идем. Сабира Шакировна карашын янә кулонга төбәде, шуннан күзләрен егете белән ни хакындадыр пышылдашкан Гөлфия оныгына күчерде, тагы Заманга карады. Ул ашый башлаган бишбармагын кашык белән бутый, бутый да бутый, маңгаеннан бөрчек-бөрчек тирләр бәреп чыккан. Мондый чакта маңгай салкын була, җан тире бәреп чыкканда, ул гел шулай була.

— Ничек оныттың син аны? Бөтен район гүләде… — Вәсилә, шаккатып аптырап, башкаларга күз йөгертте. — Дөнья тар, шундый тар! Менә бит…

— Дөнья тар гына булса бер хәл. — Сабира Шакировна башын күтәрде: — Ул — куласа. Ә куласа, әйләндереп килеп, бер баса. Туй… ахры… булмас.

— Син нәрсә? — Динислам сикереп торды.

Гөлфия әбисе янына ашыкты, учы белән әбисенең битеннән тотып, күзенә карады:

— Син бит шаяртасың? Шаяртасың бит, әби?

Каенанасының баядан бирле үз-үзенә охшамый утырганын тойган Нәфисә генә кымшанмады: белә ул карчыкны. Ничәмә дистә еллар килен булу өстенә бер коллективта эшләделәр. Тузга язмаганны сөйләми кайнəсе. Ул үз гомерендә буш сүз сөйләмәде, сәбәпсез кеше рәнҗетмәде.

— Мин… берни аңламыйм, — диде Вәсилә. — Иршат, әллә син… берәр… — Ул, сагаеп, җавап көтеп, улына карады.

— Мин үзем берни төшенмим. — Кияү егете Иршат аягүрә басты. — Мин Гөлфияне… җанымдай күрәм!

Заман… Заман Вахитович кына эндәшми, маңгаеннан бәреп чыккан тир бөртекләре инде күз кабакларына төште, чигәсе буйлап агып, ап-ак күлмәгенең якасына тама башлады. Хатыны түзмәде, урыныннан торды:

— Заман, сиңа ни булды? Саңгырауландыңмы әллә?

Картәни дә шулай ук урыныннан торды:

— Мин… кайтам инде. Тик… бер соравым калды сезгә. — Таягының очлы ягын ул Заманга төбәде. — Кулон белән бергә… нигә чылбырын да салдырмадың Зөбәйдәнең? Затсыз дидеңме?

Вәсилә күкрәгендәге гәүһәр, хризопраз, рубин ташларын алтын белән бизәкләп, могҗизалы сырлар ярдәмендә купшылап эшләнгән кулонга ябышты:

— Кулон?! Аны бит син, Заман, көньяк кешесеннән сатып алдым, дигән идең. Мин… — Ул, яклау эзләгәндәй, тирә-ягындагыларга каранды. — Моны ничек аңларга?

— Әти! — Иршат, сикереп торып, кинәт тышка атылды.

…Әле генә кояш нуры уйнаган табынның яме бетте. Әйтерсең, уйламаганда килеп чыккан кара болыт табын өстенә кара япма ташлады.

 

Таңчулпан Гарипова

Фото: pixabay

Комментарий язарга