Асыл ташлы муенса (хикәя)

Беренче тапкыр гына мәжлестәш булганга күрә, хуҗалар да, кунаклар да бер-берсеннән тартыныбрак өстәл тирәли утырышты. Сый мул әзерләнгән. Хуҗабикә, Нәфисә ханым, һөнәре буенча табиб-терапевт, үзе утырып та тормый диярлек: өстәлгә әле берсен, әле икенчесен куя, йөзендә канәгать елмаю, бар булмышы — ягымлылык, ерактан килгән кунакларның кәефе кырылмасын дигән кебек, сакчыл-ихтирамлы мөгамәлә.

Ире, иллене узган, чәчләренә сирәк-мирәк чал төшә башлаган таза гәүдәле, яшькeлт-соры күзле, куе кара кашлы Динислам, хатыныннан аермалы буларак, аз сүзле. Зур бер оешмада бухгалтер булып эшли. Кəсебенә күрә холкы микән, бәлки, әле теле ачылырлык хәлгә җитә алмыйчарак утыруыдыр. Әмма аның килеш-килбәтеннән, кунаклар ягына сирәк-мирәк ташлаган карашыннан, нечкә билле рюмкаларга эчемлекне аеруча бер дикъкать белән салуыннан аның да хәл-вакыйгаларның шундый үсеш алуына канәгать икәне сизелә.

Хәл-вакыйгалар дигәннән, мәҗлес юкка оештырылмаган. Өстәлнең бер башында пар күгәрчен кебек утырган егет һәм кыз сәбәпче моңа. Гөлфия белән Иршат икесе бер төркемдә медицина академиясенең бишенче курсында укый.

Гөлфия һәм Иршат. Гади дуслыкның мәхәббәткә әйләнгәненә ни гомер… Нәфисә, кызының сөйләве буенча, Иршатны нәкъ менә шундый итеп күз алдына китерә иде дә: буйчан, какча, туры борынлы, үткер карашлы, җиңел сөякле. Кыскасы, кино актёры. Балаң — бавыр итең сайлаган икән, артисттай матур булмаса да, яратыр идең, әлбәттә. Ә бу кызлар бәгырен өздерерлек егет шул. Гөлфия дә чибәр. Гәүдә коеп куйгандай. «Кызың, Нәфисә, артистка булыр, ахры. Күз тимәсен, бигрәк сылу!» — дияр иде ахирәтләре. Юк, Гөлфия әнисенең юлын сайлады. Туа-туганнан гел дәвалау турында сөйләшкәнне тыңлап, үсә төшкәч, медицина буенча китаплар укып, Нәфисә ханымның яшәү рәвешен якын күрде, өйрәнде һәм үзенеке итте. Моңа, әлбәттә, сиксән яше тулганчы хастаханәдә рентгенолог булып эшләгән Сабира картәнисе дә булышлык итми калмады. Картәтисе үлгәннән соң, Сабира Шакировна күңелен оныгына бирде. Әти-әнисе эштән бушамаган һәр гаиләдәгечә, кызыкай, асылда, картәнисе карамагында үсте. Уйнаган уенчыклары — курчак — пациент, шприцлар, ампулалар, таблетка да бинт… Гөлфиягә картәнисе адым саен: «Атадан күргән ук юна, анадан күргән тун тегә. Кыз бала өчен анадан өйрәнгәне — ярты институт. Өйрән!» — дияр иде. Сабира картәнисе күрше подъездда аерым яши. Өстәл башындагы буш урындык аның өчен калдырылган урын. Нишләптер, кереп җитә алмый. Гөлфия генә белә бу соңлауның сәбәбен: ул өенә парикмахер чакырткан. Һәрчакта да бик төгәл Сабира картәнисе соңлый икән, димәк, моңа парикмахер гаепле. Ул вакытында килмәгән.

Яшьтән үзен бик купшы, ыспай тотып күнеккән табиб мондый дәрәҗәле (бердәнбер һәм яраткан оныгы кияүгә чыга!) мәҗлескә һөнәр остасы ясаган причёскасыз килүне килештермәстер…

Бу — танышу мәҗлесе. Икенче төрлерәк, борынгычарак әйтсәң, кызны кодаларга килгәннәр. Иршатның әти-әнисе Гөлфиянекеннән күп булса биш-алты яшькә яшьрәкләрдер. Иршат нәкъ атасы. Суйган да каплаган. Заман исемле бу ир дә табиб икән. Мөлаем ак йөзле, тәбәнәгрәк буйлы, һәрчак елмаеп торган хатыны Вәсилә дә табиб.

— Ике табибтан табиб туа инде, — диде Вәсилә ханым, иренә ялт итеп карап алып, икәү идек, Алла бирсә, дүртәү булырга торабыз.

— Әйе, әйе, бирсен Ходай, — дип җөпләде булачак кодагыен Нәфисә ханым. Оныкларыбыз булып, алар да шул юлдан китсә, потомственный табиблар булабыз.

Шунда кызның атасы да сүзгә кушылды:

— Уже потомственный: Гөлфия — өченче буын табиб.

Шул сүзне генә көткәндәй, кунаклар өстәл тирәли утырган залга гәүдәсен бик туры тотып, таягына сизелер-сизелмәс кенә таянып, өлкән яшьтәге, ләкин бик ыспай киенгән, какча аксыл йөзенә килешле причёскалы ханым килеп керде.

— Саумысыз?! — Ул туп-туры үзенә әзерләнгән урынга юнәлде.  — Яхшы гына килеп җиттегезме? Юл арытмадымы?

— Рәхмәт, диеште кунаклар. Машина өчен ерак ара юк. Выжылдап килеп җиттек.

— Ярый… — Ул килене Нәфисәгә каерылып карады. — Соңлаган өчен гафу үтенәм.

— Гафу итмибез, штрафной сиңа, — дип елмайды улы Динислам.

— Ярый, улым, әниең бер соңлаган икән… Синең отчёт белән утырган чакларыңда… Бөтен мәҗлес сине көтеп, синсез үтеп китә. — Ул инде кода-кодагый тиешле кешеләр ягына карап алды.  — Сөйләшә, аңлаша торсыннар, дидем. Тудырган, үстергән сабыеңның нинди гаиләгә баруы мөһим, бик мөһим мәсьәлә.

— Курыкмагыз! — Вәсилә ханым янәшәсендә утырган бер хатынның беләгенә җиңелчә кагылып алды. — Менә — Нәзифә. Килен булганыма егерме биш ел. Куркынычмы мин, Нәзифә?

— Җиңги дип тә уйламыйм. Син миңа туган апаем кебек. Менә Газиз дә шуны әйтер. Нәзифә, күп сөйләп ташламадыммы дигән кебек, иренә карады. Ире Газиз башын утырганнан бирле беренче тапкыр күтәрде.

— А Васька слушает да ест. Балык тәмле. Килгәндә бер күл аша үттек. Бу…

Шуннан, шуннан… Динислам, кунакларны сөендерә алуына шатлангандай, сүз кыстырып калырга ашыкты. — Балыклы. Күлнең исеме шулай.

Кыстатып, назланып кына, кунак, җитмәсә, булачак кода-кодагыйлык бәхетен белеп кенә, тагы бер-икене күтәрделәр. Азлап кына салатлардан авыз иттеләр. Каклаган каз, казылык кисәкләренә дә чират җитте — алар да тәлинкәләрдә эреп югалгандай кими башлады.

Табынның төп ризыгы бишбармак килүгә, башта ятсынып, чит кешеләр кебек утырган кунаклар да, хуҗалар да ачыла төште. Тартыну, каушау кимеде. Бишбармак килер алдыннан ирләр тартырга, хатын-кыз үзләренә генә билгеле «хәбәр сәфәре»нә чыкты. Сабира Шакировна да язылды. Үз гомеренә ул тəрбияле, зыялы кешеләр белән мәҗлестә аралашуны яратты. Ошады, ахры, аңа булачак кодалары. Нәфисә килене моны карчык алдындагы фужерның икенчегә бушавыннан аңлады. Компания күңеленә хуш килмәсә, шәрабны ул авызына да алмый. Кешеләргә дә, коллегаларына да таләпчән булды карчык. Сиксән яшьтән ашканчы бер урында эшләп ялга киткәненә дә ике генә ел. Нәфисә аннан курыкты да, ихтирам да итте. Тора-бара бу бәллүрдәй саф күңелле гаиләсе, оныклары өчен җанын бирергә әзер хатынны яратты да. Хәзер, каенанасы олыгайгач, аңа карата ниндидер балага караган кебегрәк наз да барлыкка килде.  Хәтта ире Динислам әнисенә турырак бәреп, катырак әйтсә, Нәфисәнең үз йөрәгенә энә кадалгандай:

— Чү, Динислам, әниең булырга кирәк әле сиңа, — ди ул мондый чакта иренә. Кайнәм кебек хатыннарны, «җир тозы», диләр.

— Тозның тәмен син беләсең инде, — ди ире. — Син аның белән күбрәк аралашасың.

Иренең нәрсәгә төрттергәнен Нәфисә яхшы аңлый: яшьрәк чакта каенанасының туры сүзе, төртмә теле аны аз елатмады…

— Үткән эшкә салават, — ди Нәфисә мондый чакта. Тоз үзенең сыйфатын җуйса — яндырмаса, əчеттермәсә — аннан ни кала? Халыкның иманы бит алар, кайнам кебекләр…

Менә шулай яшәделәр киленле-каенаналы Нәфисә белән Сабира. Гөлфиягә дә бу тəрбиянең йогынтысы эләкте. Оныгын ничек кенә яратса да, урыны-урыны, вакыты-вакыты белән чакмый калмады әбисе. Бәлки, шуңадыр да Гөлфия, ахирәтләрем тарта дип, тәмәкегә үрелмәде; бәлки, шуңадыр да, ахирәтләрем кия дип, кендеген күрсәтеп йә кендектән түбән аска төшереп чалбар кимәде.

— Миннән «архаизм» дип көләләр. Гөлфия әбисенә үпкәләгәнен белдерергә булды бер. «Музей экспонаты», диләр.

— Тәкә теләгән кәҗәләр генә койрыгын күтәрә, балам. Булачак табиб — син моны белергә тиешсең. — Җавап шундый булды.

Сабира каенанасының гасырга якын гомерендә ни генә үзгәрмәде дә, ни генә югалмады — мәгәр ул үзенчә калды. Күпләр өчен ул үзе хәзер музей экспонаты.

* * *

— Әйдәгез, утырышыйк. Бишбармакны суытмыйк.

Нәфисәнең ихлас чакыруына кунаклар да, хуҗалар да урыннарына юнәлде. Яңа суелган сарык итеннән пешерелгән ашның исе борынны ярып керә. Динисламга да шактый җан кергән:

— Әйдәгез. Менә борыч, корот…

— Динислам, син рюмкаларны кара. — Нәфисә Динисламга булачак кияүнең дә, аның әти-әнисенең дә ошавын иренең хәрәкәтләренә, йөзенә чыккан сизелер-сизелмәс елмаюына, әзрәк каушаганда өске ирененең тартышыбрак куюына карап белә. — Бишбармак астында калдырыйк. Ул үзе дә фужерга үрелде.

— Әйдә, кайнәм, берне күтәрик. Бәлки, «Уел»ыңны да сузып җибәрерсең…

— «Уел»ны мин… моңланган чакта сузам. — Ул яшьләргә елмаеп карады. — Ә сезгә карап шатланасы килә. Шатланганда… биисе килә. Шулай түгелме?

— О, картəни! — Гөлфия аны иңбашыннан кочаклады. — Туйда, һичшиксез, биетәбез сине!

— Туй… — Бөтенесе дә кашыкка үрелде. Сабира Шакировнаның карашы гына бер ноктада эленеп калды. — Туй…

Бишбармакка ябырылган халык Сабира Шакировнаның каршы бер ноктада туктаганын да, аның алдындагы кашыкның кыймылдап та карамаганын, тәлинкәсенең тулы килеш мөлдерәп утырганын да шәйләмәде. Карчыкның күңелен булачак кодагыеның ачык изүеннән күренгән алтын чылбырга тагылган кулон биләде. Баярак ул күренмәгән иде, әле хатын, эсселәп, кофтасын салган. Ах! Ул кулонны икенчеләр белән бутап булса!

Таңчулпан Гарипова
Ахыры бар
Фото: pixabay

Комментарий язарга