Журнал «Безнең мирас»

Акчуриннар һәм Ф.Мөхтәрова

Фатыйма (Фатма) Саттар кызы Мөхтәрова (1893-1972) 1914-1917 елларда Мәскәүдә С.И.Зиминның мәшһүр опера театры солисты була, хәтта бөек җырчы Федор Шаляпин белән дә бер сәхнәдә җырлый. Опера җырчысы үз заманында Россиядә генә түгел,ә чит илләрдә дә Кармен партиясен иң оста башкаручы булган.


Фатыйма, С.И.Зиминның опе­ра театры сәхнәсеннән кала, Баку, Свердловск, Харьков, Мәскәү һәм баш­ка шәһәрләрдә дә җырлый. Соңрак ул Грузия ССРның атказанган артисты һәм Азәрбайҗан ССРның халык артисты буларак таныла. Шунысын да искәртик: мәшһүр җырчының әтисе фарсы (кайбер мәгълүматлар буенча азәрбайҗан), ә әнисе Сара Хәсән кызы – татар милләтеннән.

001 (2)Җырчының танылган татар эшкуарлары Акчуриннар гаиләсе белән элемтәсе яхшы булган. Эре фабрикант һәм юмарт химаяче Хәсән Акчурин үзе исән вакытта Фатыйма Мөхтәровага ярдәм иткән. Соңрак ул хатыны белән Мәскәүдә җырчының концертларын тамаша кыла, аның киләчәгенә зур өмет баглый.


Атаклы хәйрияче 1916 елда вафат булганнан соң, Фатыйма аның хатыны Зөһрә Батыргәрәй кызы белән даими аралаша. Зөһрәгә зур өйдән бер бүлмә дә бирәләр. Совет власте елларында җырчы Мәскәүдә аның йортында туктала. Гастрольләре вакытында да еш кына шунда яши.


Шунысын әйтергә кирәк: Фатый­маның атаклы фабрикантлар белән мөнәсәбәте Хәсән һәм аның хатыны белән генә чикләнми. Безнең ачыклавыбызча, Исмәгыйль Курамша улы Акчуринның кызлары да җырчыны яхшы белгән. Аның гаилә альбомында Зөләйха, Фатыйма, Мәрьям Акчуриналарның танылган опера җырчысы Фатыйма Мөхтәрова белән төшкән фотосурәте бар. Фото 1910 елларга нисбәтле. Җырчының кызлар белән фотога төшкән урыны Сембер каласы яки Акчуриннар биләмәсе – Сөнгәләй өязенең Зөябаш авылы булырга мөмкин.


Акчуриннарның гаилә архивында Фатыйманың үз фотосы да сак­ланып калган. Бу рәсем дә атаклы фабрикантларның җырчы белән дустанә мөнәсәбәттә булганлыгын дәлилли. Фоторәсемнең алдына «Ф.Мөхтәрова» дигән язу да җырчының үз кулы белән язылгандыр, мөгаен.


Исмәгыйльнең кызы, Сембер кызлар гимназиясен тәмамлаган зыялы туташ – Зөләйха турында аерым әйтергә кирәк. Туганы М.Я.Акчурин сөйләвенә караганда, Зөләйха, 1917 елгы революция сәбәпле, югары уку йортын тәмамлый алмый. Әмма музыка белән шөгыльләнүен Урта Азиядә яшәгәндә дә дәвам итә. Аның еш кына рояльдә уйнап утыруын күргәннәр. Әмма Зөләйха рояльне Бөек Ватан сугышы чорында матди кыенлыклар сәбәпле сатып җибәрергә мәҗбүр була. Ташкентта Зөләйха Акчуринаның Вар­вара исемле педагогтан музыка дәресләре алуы да мәгълүм.


Фатыйма Мөхтәрова һәм Зөләйха, Фатыйма, Мәрьям Акчуриналар. 1910 еллар Фатыйма Мөхтәрова һәм Зөләйха, Фатыйма, Мәрьям Акчуриналар. 1910 еллар

Акчуриннар нәселеннән булган кыз­ларның музыкага мөкиббән икән­леген тагын бер чыганак дәлилли. Бу гаиләдәге грампластинкалар безнең көнгә кадәр сакланган. Аларга рус классик музыкасы яздырылган. Кызганыч, пластинкалар арасында татар көйләре юк.


Акчуриннарның бөек опера җыр­чысы, милләттәшебез Фатыйма Мөх­тәрова белән мөнәсәбәтен дә­лилләүче чыганаклар менә шулар. Югарыда сөйләнгәннәрдән чыгып, җырчыныңбашка Акчуриннар белән дә таныш булганлыгы турында гөман кылырга була. Бу, беренче нәүбәттә, Ибраһим Курамша улы Акчурин, аның кызлары һәм улларына да кагыла. Чөнки ике гаилә (Исмәгыйль һәм Ибраһим Курамша угыллары) дус-тату яшәгән. Шуннан чыгып фикер йөрткәндә, Ибраһим гаиләсенең дә Фатыйма белән дуслык мөнәсәбәтендә булганлыгы бернинди шик уятмый.

Теги: Наил Таиров Илһам Таиров Яңалыклар

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру