31 нче декабрь (хикәянең ахыры)

Хикәянең башын монда укый аласыз

Аерылыштылар, дигәч тә… Юк, аларның аерылышуы да башкаларныкына охшамаган иде. Аралашып, шалтыратышып торалар. Ильяс балалар белән күрешеп йөри, күчтәнәч-бүләкләрен калдыра. Назиләнең үз фәлсәфәсе. Кайчандыр, үз вакытында мәхәббәт тә, ярату да булган, романтика да… Ләкин алар бөтенесе үткән. Һәм бервакытта да кабатланмаячак. Нокта куя белү дә хәерле. Чөнки алга таба андый яктылык юк. Үпкәсез, үчсез башкача яшәргә кирәк.

Үткәннәрдән бүгенгегә кайтарып, мобильнигы смс-хәбәрләр белән җырлады. Коллегалар, дуслар, апасы, энесе… Юк, төш түгел икән: бүген 31 декабрь иртәсе! Яңа елга кадәр ничек барысын да эшләп өлгерергә, ничек җитешергә?! Уйланган эшләрне берничек тә үтәми калырга ярамый. Юкса алар алдагы елга да ияреп керәчәк. Ап-ак, чип-чиста биттән башлыйсы килә Яңа елны! Челтәр-пәрдәләр юып эленгән, өй җыештырылган, кар бөртекләре, мишуралар эленгән. Назилә бер зур эшне башкарган иде инде: дусларга, танышларга открыткалар җибәреп өлгерде. Телефон аша смс җибәреп тә котлап була анысы. Ә болай серлерәк, бәйрәмчәрәк. Кыш бабайлы, чыршылы, кышкы урманлы открыткалар шигъри матур теләкләре белән кайберәүләрне инде сөендергәндер дә…

Яңа еллар яңа хисле булыр,
Әфлисунлы, ылыс исле булыр…
Һәр Яңа ел ул башкача, үзгә —
Кар чәчәкләр төяп килер безгә.
Үткән еллар мәңгелеккә күчәр,
Карлaр явар, йолдыз җиле исәр.
Җан җылысын өстәп бәйрәмнәргә,
Шәмнәр куйыйк көмеш шәмдәлләргә.

31 декабрьдә ничә ел рәттән инде бер үк эшләрне башкаралар: чыршы алып кайталар, аны бизиләр, гирляндалар, серпантиннар эләләр. Бер үк сүзләрне әйтәләр, бер үк җырларны җырлыйлар. Сүз берләшкәндәй, бөтен каналлар «Ирония судьбы…»ны күрсәтә. Өстәлдә мандариннар, «Оливье» салаты. Әйтерсең, шулардан башка берничек тә Яңа ел килә алмый инде! Ул ыгы-зыгы, ул чиратлар! Кем белән? Кайда? Нәрсә кияргә? Нинди бүләкләр әзерләргә? Ничек җитешергә? Баштагы мең төрле сорау да кушылып, бу көнне үзең генә түгел, бөтен дөнья зырылдап әйләнә төсле. Назилә эшли торган ыгы-зыгылы телевидение бер читтә торсын! Һм-м…

Яңа елның икенче көнендә үк туры эфирга чыгасы бар. Аннары мөхтәрәм язучының юбилее, микрофон, камералар күтәреп, оператор Марат белән сюжет төшерәсе… Бәйрәм көннәрендә күрсәтеләсе тапшыру белән дә соңга калып, монтажда утырды кичә. Бөтен видеорәтләр, титрлар күз алдыннан үтте. Әзер сюжетның хронометражын карап алды. Уф-ф! Башны алып каядыр качасы килә кайчак. Кая? Әкият дөньясына, шигырь дөньясына!

Бөтен бүлмәләргә ылыс исе таралган. Рәхәт! Әле балалар да уянмаган. Кичтән икәүләп пышылдашып, серләшеп тә йөрделәр инде.

— Әтием узган Яңа елда миңа глобус бүләк иткән иде, — дип искә алды Зилә.

— Ә миңа футболка! — дип мактанды Надир.

…Тагын телефон шалтырады. Ильяс! Чү!

Уйлар материальләшә, диләр — Әллә чынлап та хак инде?! Бәйрәм белән котлады, балаларны сорашты, Яңа елны кайда каршылаулары белән кызыксынды. Назиләнең: «Өйдә!» — дип әйтәсен белә инде ул, болай гына соравы. «Ә без әле кая барырга да белмибез, барыр җир дә юк», — диде ул аптырабрак. Ә Назилә, әйтерсең, моннан унбиш ел элек булган Назилә иде! Ничектер үз итеп, бернинди риясыз әйтте дә салды:

— Алайса… Туктале… Әйдә, җыеныгыз да безгә килегез!

Ильяс ничектер сөенде кебек:

— Рәхмәт, Назилә! Киләбез, киләбез! — дип кычкырды.

Аннары инде вакыйгалар гел уйламаган-көтмәгән борылыш алды. Вакыт… оча гына! Назилә, ашыга-кабалана, бәлеш ясарга тотынды. Каз ите, ваклап суган, бәрәңге турады, хуш исле әнис сибеп болгатты. Телне йотарлык дип, Ильяс мактый торган бәлеш… Назиләнең киеме әзер инде: билле ак ефәк күлмәген киячәк, муенда — ялтыр муенса, асылмалы алкалар, иңсәсенә таралып төшкән чәчләренә көмештәй мишура урап куйды. Һәм әллә нинди әкияти Кар кызына охшап калды. Ильяс яраткан киемнән булуына оялып, кызарып китте…

Кичен өйдә утлар элeнүгә, кунаклар килде: Ильяс, Зәйнәп, Ләйлә.

— Исәнмесе-е-ез… Назилә, — дип, беренче булып ничектер кыенсыныбрак Зәйнәп исәнләште. Бер генә мизгелгә Ильяс та, Назилә дә сүз әйтә алмый тордылар.

«Һаман шул Назилә… Ичмасам, күлмәге дә шул ук». Ильясны шул уй өтеп алды.

«Зәңгәр күзле, сары чәчле, аксыл йөзле… Гел Ильяска охшаган». Көндәшенә күз салу белән үк, шундый бәя биреп өлгерде Назилә. Аннары үзен кулга алып, бик якын ахирәте килеп кергәндәй ачылып:

— Исәнме, Зәйнәп! Яңа ел белән котлыйм! Килеп яхшы иткәнсез! – дип, кулын сузды. — Кара, Ләйлә нинди зур үскән! — Баланы да игътибардан читтә калдырмады.

— Әти килде! Әти килде! — дип сикергәләде Зилә.

Надир егетләрчә кул биреп сәламләде. Көлешә-көлешә, үзләре ясаган газетаны карый башладылар. Киеренкелек кимеп, бәхетле өйләрдә генә була торган ыгы-зыгы башланды. Телевизордан бәйрәм тамашасы бара, бала-чага чыршы төбендәге бүләкләр белән мәш килә, Назилә белән Зәйнәп табын көйли. Тизрәк, тизрәк! Назиләне сискәндергән тагын бер мизгел яшендәй ялтырады! Ильяс, кулына баянын алып, кайсыгыз җырлый, дигән булып, өздереп уйнап җибәрде: «Өзелгәнсең сиреньнән!..»

…Матур каршыладылар Яңа елны! Надир инде җиткән егет, дусты Айдарларга кереп китте. Назилә дә, Ильяс белән Зәйнәп тә җылы, дустанә булырга тырыштылар. Сүзләрен уйлап, үлчәп сөйләштеләр. Җырладылар да балалар күңелен күреп уйнап та алдылар. Арыткан. Тагын бер четерекле мәсьәлә бар барын… Кемнәрне кем белән йоклатырга… Ильяс белән Зәйнәпкә залга, Зилә белән Ләйләгә кызы бүлмәсенә урын хәстәрләде. Үз мендәрен Надир йоклый торган диванга китереп салды. «Мин кызым белән йоклармын», — диде Зәйнәп, залга узышлый. «Мин дә кызым белән йоклыйм, әйеме, Зилә?» — дип, Назилә дә кызын сөеп-сыйпап алды. Ильяска берүзенә бер диван калды. Әмма барыбер дә ике хатын-кыз аулакта — кухняда – иртәнгәчә сөйләшеп чыктылар.

* * *

…Яңа елдан соң беренче эш көне, гадәттә, кемнең кайда, ничек Яңа ел каршылавын тасвирлап уза. Оператор Марат, соң чиктә генә хәл итеп, хатынын, бала-чагасын машинасына төяп, авылына кайтырга чыгып киткән дә, кинәт буранда адашып, бөтенләй икенче авылда Яңа ел каршылаган. «Лицо канала» дип йөртелгән «телеканал чибәре» Энҗе исә Парижда шампан шәрабы күтәргән. Яшьләр тапшыруының Нуриясе балкып тора: шәп егет белән танышкан бу көннәрдә.

— Ә син? — дип, Назиләгә төбәлделәр хезмәттәшләре. — Сөйләп җибәр. Кем белән, кайда?..

— Өйдә!.. Ильяс һәм Зәйнәп белән бергәләп!..

Авызларын ачып телсез калдылар. Буранда адашу да, яңа егет тә, хәтта Париж да Назиләнең көндәше белән Яңа ел каршылавы янында чүп кенә иде…

 

Эльмира Закирова

Фото: pixabay

Комментарий язарга