31 нче декабрь (хикәя)

Иртәнге җиде. Утлары бер балкып, бер сүнеп, ишегалды чыршылары Яңа ел якынлашуын искәртә. Төнлә өчәүләп чыгарып элгән стена газетасы затлы келәм кебек күренә! Елның иң кызыклы фотолары белән чуарланган үзе. Берсеннән спорт киемле улы Надир елмая, кызы Зиләнең нәрсәгәдер шатланган бәхетле мизгелләре, үзе… Әллә нинди көлкеле хәлләр, маҗаралар турында язып бетергәннәр! Сөенеч өчен күп кирәкме?! Назилә вазадагы нарат ботакларына да очынып йөри әнә. Хәер, декабрьнең соңгы көнен зарыгып, вакытны, ай-көннәрне ашыктыра-ашыктыра көтә ул. Һәрвакыт. Һәр елны. Чөнки ул көн чынга охшаган әкият йә өнгә охшаган төш сыман… Еракта калган мәктәп ёлкасын, шул чакның матур мизгелләрен искә төшертә.Ул һәрчак Кар кызы булып киенә иде. Бу үзенә күрә иң чибәр, иң дәрәҗәле, иң купшы кызлар гына башкара торган роль була инде… Әй, ул гомер буе Кар кызы булып, башкалар күңелен күреп, башкаларга бәйрәм ясарга тырышып йөрде бугай ла. Мәктәптә дә, студент елларында да… Яңа ел өчен, һичшиксез, ефәк ак күлмәк сайлый: йә тектерә, йә сатып ала. Бервакыт тулай торакта Кар кызы киемендә (3 нче курста чакта!) Ильяс аны күреп hушсыз кала язды. «Карсылу» дип яңа исем дә кушты. «Кышкы романс» җырына талгын биюгә чакырган иде. Аннары ул исем әле Карчәчәк, әле Кар бөртеге, әле Акчәчәккә әйләнде. Хыялый, ваемсыз чаклар… Ильяс… Архитектура-төзелеш институты студенты Ильяс белән университет тулай торагында шигырь кичәсендә танышканнар иде. Бүлмәдәше Нәсимәнең үкчәле туфлиләре, Розаның кызыл муенсасы аны тагын да матуррак, буй җиткән кыз итеп күрсәтте. «Син болай София Ротаруга охшап калдың! Күр дә тор — бар егетнең күзе синдә генә булачак!» «Юк, койган да куйган Анна Ахматова!» — дип, кызыл почмакка озаттылар. Назилә үз шигырьләрен укыячак. Әнә аны игълан итәләр: «Журналистика бүлегенең 3 нче курс студенты Назилә Зәйнуллина!» Ул, дулкынланып, төнлә язган шигырен укый:

Бөдрәләнеп, сирень чәчәк атар,
Бакчаларны төреп алыр ямьгә.
Шундый чакта ярым табылыр кебек,
Чөнки язлар юкка килми җиргә!

Берәү әнә бер дә күзен алмый кыздан. Алкышлар… Назилә урынына барып утыруга, теге егет тә аңа табарак елышып утырды: «Искиткеч, Назилә!» — дип пышылдады. Аннары бишенче каттагы бүлмәсе ишеге төбенә кадәр озатып куйды. Әллә нинди үзе серле, үзе җитди, үзе олы сыман иде бу зәңгәр күзле, озын буйлы егет. Группадагы бала-чага кыяфәтле Мөнирләр, беркатлы Дамирлар, такылдык Сәгыйтьләр түгел инде! «Сау булыгыз, Назилә!» — дип хушлашулары… «Мин кабат очрашуга өметләнә аламмы?» — дип, күзгә төбәлеп карап торулары… Әллә артык акыллы, әллә кыяфәте шундый — яшенә караганда олырак күренә.

Танышуларына атна-ун көн үтүгә, бер-берсенә ярыйсы гына ияләшеп тә киттеләр. Казанда хәзер аларның үзләре генә белгән яраткан урыннары бар. Черек күл буендагы аркалы капка — гашыйклар капкасы. Кара-каршы басып, исемнәрен кабатлыйлар. Тавыш, яңгырап, әллә каян тирәннән үк ишетелә:

— На-зи-лә-әү!

— Илья-а-ас!

Студент Ульянов һәйкәле янындагы «таба»да Ильяс, ничектер җае туры килеп, Назиләнең зарубежкадан имтихан биргәнен көтеп утырды. Әнә ул балкып килеп чыкты да зачёткасын егеткә сузды: «Син яклаучы фәрештәм!» — ди.  Ильяс кичтән калдырып киткән шомырт чәчәкләренең бер кечкенә тәлгәше — зачётка арасында. Карт профессорны да эреткән бу талисман: «бишле» куйган хыялый кызга.

— Озак утыргач борчыла башлаган идем инде, — дип, Ильяс Назиләнең кулларына кагылды.

— Ә син башка чакта сәлам хаты калдыр, — диде үз тапкырлыгына үзе дә шаккаткан кызый. — Кара, шәп идея бит бу, Ильяс! Көн дә күрешә алмаганда, бик кирәкле сүзләрне язaбыз да менә бу эскәмия астындагы ярыкка кыстырып калдырабыз.

Егетнең тулай торагы ераграк. Ә университет тирәсе кай тарафка да юл өсте. Чынлап та, үтешли-сүтешли дә туктап була ич. Ильяс Назиләне хыялый дип, яратып, сокланып тыңлап торды.

Икенче көнне инде үзенә адресланган кош теле кебек хатны эскәмия ярыгыннан табып алды. Таныш язу, бала-чага почерклы бераз авыш хәрефләр башта шигырь юллары булып тезелгән дә иясенең кайдалыгын хәбәр иткән:

Синең генә күзләр шундый серле —
Андый күзләр беркемдә юк бүтән…
Аңлашылды хәзер: минем сине
Яратуым шундый төстә икән!

Югалтма! Мин читалкада. Тау куышы кебек мәгарәдә — гротта утырам. Н.З.

Ильяс блокнот битенә тиз-тиз үз хәлләрен тезде: Сине бүген үк күрергә кирәк! Сагындым! Иртәгә соң була! Иртүк безнең «Факел» Чаллыга китә. 5тә парк янында көтәм.

«Факел» Ильяслар укый торган институтның студентлар төзелеш отряды исеме ул. Алга таба ниләр булды соң әле? Ә, әйе, паркта очрашкач, Ильяс үзе яшәгән бүлмәгә алып кайтты кунак кызын. Сюрпризлар ишектән керүгә үк башланды. Стенада — китап киштәсе белән янәшә Назиләнең зурайтып ясалган фотосы эленгән. Өстәлдә матур чәй табыны көтә. Аннары альбомдагы фотоларны карап утырдылар. Баянын кулына алып, Ильяс бик матур бер җыр җырлады:

Яулыкларың әллә синең, әллә синең чигелгән.
Юлларыңа әллә сирень, әллә сирень сибелгән…

Назилә өр-яңа шигырен укыды:

Карама күземә, аһ, матур, димәче!
Күзләргә сокланып янмачы, көймәче!
Сөюем җилләргә очканда таралып,
Күзләрем моңнардан калган бит каралып…

Алар, керфек какмый, җырдан, шигырьдән, моңнан, мәхәббәттән исереп, таңгача утырдылар.

…Ə иртән — музыка, шат авазлар, бәхетле йөзләр. Барысы да яраткан «Казан кичләре» яңгырый, аны Александра Пахмутова җырлары алыштыра…

Яростный строй гитар,
Яростный стройотряд…

…………………………………..

И с нами на все времена —
Любовь, комсомол и весна…

— Моя любовь на третьем курсе, минем өченче курстагы мәхәббәтем! — дип пышылдый Ильяс, Назилəне кысып кочып. Әнә шул халәттә Назилә егетен «КамАЗ» төзелешенә озатып кала. Ике арада хатлар йөри башлый. Сагыну, сагыш, сөю тулы хатлар. Назилә инде шигырьләтә генә җибәрә:

Хатларың укыйм да,
Мин тагын моңланам.
Бергә чак бар иде,
Шул хакта уйланам.
Арада юл озын,
Күрешү мөмкинме?
Күп айлар буена
Зарыгып көтимме?
Очрашыр көн ерак —
Син шуны бел әле,
Шулкадәр сагындым —
Төшемә кер әле!

Бар да әнә шулай матур иде. Ильяс диплом алуга, көзен өйләнештеләр. Надир туды, аннан Зилә…

Аннары… аннары әллә нәрсә генә булды шунда. Ильяс үзгәрде. Ул инде — зур бер төзелеш оешмасында җитәкче. Элеккеге романтик студент егет түгел. Назилә шигырьләре аны сөендерми. Алай гынамы! Газета-журналларда басылган ул шигырьләр аны чыгырдан чыгара кебек. Йөзендә ниндидер көнчелек чаткылары да чагылып китә. «Йә, кемгә багышлап яза инде минем хатын?» — дип тә төртелеп ала.

Их, Ильяс! Шигырьләр — күңел халәте ул, бик беләсең килсә! Хыял сурәтләгән рәсемнәр, шигырь калыбына буйсынып, кәгазьгә күчә икән, күңел каядыр оча, омтыла икән — бу һич тә конкрет берәүгә гашыйк булу дигән сүз түгел. Җан авазы, күңел кыңгыраулары, хисләр өермəсе, төштә күргәннең өндәге дәвамын эзләүдер ул, бәлки… Бервакыт Ильяс, уйный-көлә генә, әнисенең килененә дигән сүзен җиткерде. Әйт Назиләгә, шигырь язу шайтан шөгыле, имеш! Ә иң хәтере калганы — студент чактагы уртак дуслары, туйда шаһит булган Зөлфия килгәч, Ильясның кайтмый калуы булгандыр. И гарьләнде Назилә шул вакыт! Ишек тавышларын сагаеп тыңлап, əледән-әле караңгы урамга күз салгалап көтеп карады. Зөлфия дус кызының хәлен шундук аңлады, ләкин сиздермәскә тырышты. «Ярар, кайтыр, ул кадәр үк бетеренмә. Йә ашыгыч кына командировкага китәргә туры килгәндер», — дип юатмакчы булды…

Ильясның андый «командировка»лары ешайды. Һәм көннәрдән бер көнне инде алар бер түбә астын да яши алмаячакларын аңладылар. Тавышланмый, кычкырышмый, мал-мөлкәт бүлешми генә аерылыштылар. Имеш-мимешләр, Ильяс чуалган хатын-кызлар турында җиткереп торучылары да табылды. Ә шәфкать туташы Зәйнәпкә өйләнүен ул үзе хәбәр итте: «Синең кебек чибәр түгел, әмма гади, уңган, күп сөйләшми, мине хөрмәт итә», — диде. Кызлары туу турында да үзе әйтте: «Безнең хәзер Ләйләбез бар. Нәкъ Зилә инде!»

 

Ахыры бар

Эльмира Закирова

Фото: pixabay

Комментарий язарга